Карт, электричкадан төшеп, төнлә генә явып узган беренче кар өстеннән тимер юл буендагы моңсу дачаларга таба китте. Аның иңендә шактый таушалган кара пальто, башында уңа башлаган эшләпә, кулында, үзе кебек үк, яшен яшәгән, дөнья күргән сумка иде.
Ул, кар өстендә эзләр калдырып, салмак кына атлап бара. Бераз баргач, тәбәнәк рәшәткә белән тотын алынган бакчаның җил капкасын төртеп ача да эчкә үтә.
Монда тынлык. Әле кайчан гына тормыш кайнап торган дачалар бушап калган, биредә хәзер эт-фәлән юк. Карт, тәмәкесен суыра-суыра, үткән җәй турында уйлый, сәерләнеп калган бакчасын, бакча уртасындагы печән чүмәләсен, күрше йортларның карлы түбәләрен күздән кичерә.
Аннан ул йозакны ача да өйгә керә. Эчтә бермәлне арлы-бирле йөренгәч, кулына чүкеч һәм калай банка тотып, болдырга чыга, аларны ишек төбендәге озын эскәмиягә куя да өй артындагы сарайга юнәлә. Бераз сарайда югалып торгач, аннан такталар күтәреп килеп чыга. Такталарны ул болдыр каршысына ыргыта да пальтосын кага, аннан, чүкеч һәм кадаклар алып, шул такталар белән тәрәзәләрне томаларга керешә. Эшли торгач, тәрәзәләр, ниһаять, кадакланып бетә, һәм ул, бераз читкәрәк китеп, хушлашуга охшаш моңсулык белән яшел төстәге гади өенә карап тора. Аннан баскычка килеп утыра, тәмәкесен кабыза, уйга чума...
Узган ел җәй уртасында һич көтмәгәндә ялгыз калды ул. Алай авырып-нитеп тә йөргәне булмады югыйсә карчыгының. Тик кайвакытларда гына, йөрәгем әллә нишләп куя, дигәли иде, әмма андый кәеф китеп торулар картларда түгел, яшьләрдә дә еш була бит.
Ул көнне карчыгы көн әйләнә кояш астында эшләп йөрде. Көн кичкә авышканда гына, башым шаулый, йөрәгем кыса дип, өйгә кереп ятты. Ләкин хәле аңа карап җиңеләймәде, торган саен авырая барды. Болай булмас, ахры, өйгә алып кайтырга, врачлар чакыртырга кирәк дип, бакчага машинасы белән килгән танышыннан зинаһарлап сорагач, тегесе, атлыгып тормаса да, гозерне кире кагарга яхшысынмады. Әмма шәһәргә кайткач, телефоннан чакырткан врачлар килеп җиткәнче, картын якты дөньяда калдырып, өзелде дә куйды җәмәгате. Картның үз кулында өзелде. Соңарып килгән врачлар: «Йөрәк!» — диделәр.
Әйе, көтмәгәндә ялгыз калды карт. Күңелсез, моңсу көннәр башланды. Өйдә дә, дачада да үзенә урын таба алмый йөрде. Дөньясы кинәт бушап калды. Тормышның бар яме шул карчыгы булган икән. Элек, карчыгы исән чакта, ничектер бу хакта уйланылмаган. Тигез, тату гына яшәлгән дә яшәлгәи...
Карт, бусагада утырган килеш, яшел түтәлләргә карап:
- И карчык, карчык... Үзең утырткан, үзең тәрбияләгән әйберләрдән авыз да итә алмый киттең, — дип куя иде.
Ә бераздан аның уйлары кияүдәге кызына килеп тоташа, һәм ул, янәшәсендә карчыгы утыргандай:
- Әйттем мин сиңа, тырышма ул кадәр, бетермә үзеңне, дип... Безгә, карт белән карчыкка, күпме кирәк соң?! Аларның хәзер үз тормышы... Үстердек, аякка бастырдык, гомер буе ата-ана җилкәсендә утырырга димәгән, үз көннәрен үзләре күрсеннәр... — дип сөйләнеп ала.
Җирләү, өчесен, җидесен уздыру мәшәкатьләре үткәч, кызы да әтисе янына килүен сирәкләтә төште. Хәер, әллә нигә бер, сумкаларын тотып, ире белән дачага килеп чыккалыйлар да тегесен-монысын алып китәләр. Ата белән кыз арасындагы салкынлык күптән килә иде. Хәзер, анасы китеп баргач, аралары тагын да суына төште.
Менә җәй дә үтте, көз җитте. Исән булса, карчыгы бу вакытларда тозлыйсын тозлап, киптерәсең киптереп, кайнатасын кайнатып, мәш килеп кышка әзерләнеп йөрер иде. Аш-суга оста, гаилә тәрбияләргә бик хирыс кеше иде шул, мәрхүмә, авыр туфрагы җиңел булсын. Ә хәзер кайда ул алай дәртләнеп йөрүләр... Яныңда якын кешең, эч сереңне бушатырлык җан булмау авыр икән ул.
Кышка кергәч, карт бераз тынычлана, ялгызлыгына күнегә төште. Аяз көннәрдә урамнарны урап кайта, үзе кебек ялгыз картлар белән танышып китеп, сөйләшеп йөри.
Шулай кышның моңсу айлары үтеп тә китте.
Берзаман кояш югарырак күтәрелә башлады, кар да пыяла сипкәндәй җемелди, күзләрне камаштыра. Бу яз галәмәте иде. Күп тә үтмәде, түбә кырыйларында сөңге очыдай бозлар хасил булды, карның төсе үзгәрде, чәрдәкләнеп эри башлады.
Борынына яз исе килеп кергәч, картның да күңеле кузгалды. Ул хәзер табигатьнең тизрәк көч җыюын, гөрләвекләр шаулавын, сулар агуын, бозлар китүен һәм дачасында кабат җир ачылуын көтә иде. Дачасына барып, кечкенә капканы төртеп ачса, каршысына карчыгы килеп басар төсле тоела башлады. Ул үзе моның хыялый уй икәнен дә аңлый, үз-үзен әрләп тә карый, әмма өмет барыбер үзенекен итә, бимазалапмы-бимазалый. Көн саен котыртып, ымсындырып торган өмет бик рәхимле, юмарт кояшлы бер иртәне аерата көчәеп китте, һәм карт, түземен җуеп, электричкага утырды да бакчасына китеп барды. Ләкин анда карчыгы көтеп утырмый иде, әлбәттә, җир дә кардан ачылмаган иде әле. Ул өен бер әйләнеп чыкты да, эчкә кереп тормыйча гына бераз бусагада утыргач, кире кайтып китте. Шуның белән йөрәге азрак басылгандай булды.
Яңадан ул бирегә карлар эреп бетеп, җирләр тәмам ачылгач кына килде. Беренче көнне арлы-бирле йөренеп, эшкә керешкән күрше-күләннең хәл-әхвәлен сорашып, язның шифалы кояшында сөякләрен җылытып уздырды. Күңеле тулы уй иде картның, һәм алар әллә ни куанычлы түгел иде.
Ничә уйласа да, һаман бер нәтиҗәгә килә иде ул: шушы бакча ди-ди дөнья куйды түгелме соң карчыгы? Бик эшчән, тырыш хатын иде шул, мәрхүмә. Эш дигәндә үзенә авырлык килер дип тормый, кул кушырып утыра белми иде. Нәкъ менә карчыгының тырышлыгы, булганлыгы аркасында бердәнбер кызлары ялкаулыкка, анасына салынырга өйрәнеп үсте дә. Ниемә кирәк иде аңа шушы тикле әйбер утырту, иртә таңнан кояш батканчыга хәтле түтәлләр арасында йөрү... Шулай эштән чыкты карчыгы, тыңламады картының сүзен, саклый белмәде үзен. Элегрәк, әле шәһәргә күчеп килгәнче, кичке ашка утыргач: «И-и, нигә җитә икән шушы кичләр, күпме эшкә өлгерер идем», — ди торган иде. Әйе, яшерен-батырын түгел, уңды ул хатыннан. Гомер буе ир итеп, зурлап-хөрмәтләп тотты аны карчыгы. Кечкенә бала кебек карый иде ул аны. «Ирләр бит алар бала-чага төсле, бер генә дә үзләрен кайгырта белмиләр», - ди торган иде.
Күп уйланды карт ул көнне, төрле яклап уйланды һәм төпле бер фикергә килеп йокларга ятты. Иртәгесен шәһәргә китеп барды һәм бакчага кич җиткәч кенә әйләнеп кайтты. Сумкасында азык-төлектән башка тагын ниндидер пакетлар да күренә иде.
Беренче эш итеп ул менә ике ел инде корым, кайрысына хәтле куба башлаган алмагачларны кисәргә булды. Пычкы белән берәм-берәм кисеп аударды да утынга турады, өй артына алып барып өйде. Алмагачлары байтак иде, моңарчы ул аларны, күршеләр киңәше буенча, алынып китмәсләрме дип, кисмичә тотты. Юк. Теге суыклардан соң алынмадылар алмагачлар. Дөрес, бер-икесе төптән ботак җибәрде җибәрүен, ләкин кыргый алма бирәчәк ботаклар иде алары.
Берничә көне шулай алмагачлар белән маташып үтте, аннан ул бакчаны җыештырды, чүп-чарны, коры яфракларны яндырды һәм үз җаена казырга тотынды. Кыймылдый торгач, атна-ун көн үткәнне сизми дә калды. Аның хәзер, көннәр җылынгач, шәһәрдәге буш һәм салкынча квартирына кайтасы килми иде. Азык-төлеккә дип бер әйләнә дә бар вакытын бакчасында үткәрә. Дөресен генә әйткәндә, алмагачларны бетергәч, бакчаның хәзер бакча диярлеге дә бетте. Өй артында бер-ике төп чия белән рәшәткә кырыйлап утыртылган карлыганнар гына утырып калды. Уртада — күп тиресләүдән карга канаты шикелле җемелдәп торган кап-кара җир.
Беркөнне карт, шәһәрдән алып кайткан теге пакетларны ачып, аннан килеп чыккан орлыкларны зуррак бер тартмага бушатты да аларны казып-тырмалап күпертелгән җир өстенә селтәнә-селтәнә чәчеп йөрде.
Бу көнне карт үзен ниндидер чикне үткәндәй хис итте, гүяки ул таныш бер ил туфрагына аяк басты һәм аның юллары буенча китте. Эчкәрәк үткән саен, ил аңа ачыла барды. Бу ил аның үткәне иде. Хатирәләргә ул хәзер ешрак бирелә, узган гомеренә ешрак әйләнеп кайта, тирәнгәрәк үтеп керә иде. Шуннан җанына азык, күңеленә дәва таба иде карт. Гомерне яңадан кичереп утырулар аңа аерым бер ләззәт бирә иде.
Беркөнне өйлә җитәрәк — ял көне иде, ахрысы, чөнки карт хәзер, хаҗәте калмагач, нинди көн икәнне анык кына белеп тә бетерми иде, — елмаеп, юантыктаза гәүдәсен кыймылдатып, бакчага кызы килеп керде. Карт баскан саен авышып йөдәткән бусага тактасына кадак сугып ята иде. Тавыш ишетеп борылып караса, кызы басып тора.
— Исәнме, әти, — диде кызы, кулындагы сумкасын җиргә куеп. — Ярый әле монда икәнсең. Мин сезгә кергән идем дә, бикле булгач, туры бакчага килдем.
— Менә шәп булган, — диде карт, инде байтактан күзгә күренмәгән кызы килеп чыгуга сөенеп, һәм эшен бер читкә куйды да казылган бакчага карап торган кызын өйгә чакырды.
Верандага керделәр. Кызы, сөйләнә-сөйләнә, алып килгән күчтәнәчләрен бушатты, карт исә, күңеле булып, плитәгә чәйнек куеп җибәрде, табын әзерләргә кереште.
Бераздан чәй дә өлгереп җитте. Өстәл янына утырдылар. Кызы өй хәлләрен сөйләде, иреннән зарланып алды, аннан бакча турында сүз чыгып, сорап куйды:
— Алмагачларны кискәнсең икән, әти.
— Ие шул, кызым, кистем. Алынып китмәделәр бит.
— Яхшы иткәнсең. Барыбер файдасы юк. Урын алып кына торалар.
Кызы тәрәзә аша бермәл бакчага карап торды.
— Бакча хәзер ничектер киңәеп калган шикелле, — диде.
- Ие-ие, — диде карт, кинәт җанланып, - алмагачлар булмагач, ачылып, зураеп китте бакча.
- Ярар, әти, кайгырма. Җир тик ятмас. Нишләргә икәнен белербез, — диде кызы Һәм шул чакны, нидер искәреп, кабат бакчага карап алды. — Карале, әти, күрми дә торам, викторияләрне дә бетергәнсең ич! — Аптырап әтисенә төбәлде. Җавап көтте. Карт дәшмәгәч, чыдары бетеп, үзе сорады: — Яңаларын утыртырга уйладың мәллә?
- Юк, кызым, моннан соң утыртмабыз, ахры, викторияне, - диде.
— Ничек? — Кызы, нидер сизенгәндәй, җавап көтте. Карт, уңайсызланып, алдындагы чынаягына иелде, күзләрен яшерде.
— Хәзер әниең дә юк, авырга килер, дим.
— Килмәс, әти, килмәс, үзебез булышырбыз.
— Юк, кызым, көчләмә инде син...
Кызы тагын да аптырый төште, күзләрендә хәтәр чаткылар күренеп алды.
— Ә нишләп ятмакчы буласың ул бакчада? Әллә суган белән кишердән кайнатырбызмы вареньеларны?
Яшь хатын сүзен ачуы кабаруын сиздерерлек итеп әйтте. Әтисенең дә сүзеннән кайтучылардан түгеллеген белә иде ул.
— И-и, әти, үзең дә уйлап чыгаргансың. Их, әни исән булса, кайнатыр иде хәзер эшне! Синең шикелле тик ятмас иде...
Хәтере калды картның бу сүзләргә. Атна-ун көн эчендә күпме эш әйләндереп ташлады, бакчаны берүзе казыды, нинди юан алмагачларны кисте. Ә кызы ни дип тора? Карт кызының ачулы күзләренә, турсайган иреннәренә, ниндидер ят булып тоелган йөзенә карап алды да, авыр сулап, өстәл яныннан торып ук китте. Нәкъ менә сезнең өчен тырышып китеп барды да бит анаң, димәкче иде ул, әмма тыелып калды. Әйтәсе сүзе тышка авыр көрсенү булып кына чыкты.
Карт ишек яңагына килеп сөялде, бермәлне кояшлы бакчага карап торгач:
— Моннан соң мине, тегене чәчик, моны утыртыйк дип, аптыратасы булма. Эшләргә барыбер киләсегез юк. Барысы да минем өстә калачак. Мин үземә кирәген чәчтем, - диде.
— Ни чәчтең тагын?
— Үлән! — диде ул, үзе өчен күптән уйланылган, хәл ителгән нәрсәгә нокта куйгандай итеп, һәм бусагадан тышка атлады.
Өй эченнән әле байтак вакыт кызының ярсып кычкыруы, әллә ниләр әйтеп әтисен әрләве ишетелеп торды. Ә бераздан ул, кызарып-бүртенеп, бакчадан чыгып ук китте.
Күк күкрәп, җылы яңгырлар явып үтте. Җир яңарып сулыш алды. Картның бакчасында, уҗым тишелгәндәй, бихисап яшел энәләр күренде. Алар әле шулкадәр кечкенәләр, зәгыйфьләр, үсеп китүләренә дә ышанасы килми иде. Әмма көн үткән саен, алар зурая, ныгый бардылар, буй җибәрделәр. Менә өсләреннән инде аксыл-яшел дулкыннар йөгереп уза, җил, боргаланып, юнәлешеп үзгәртсә, үлән тирбәлә дә, өстендә төрле бизәкләр хасил була. Төсе, төсе бик тә матур иде тишелеп чыккан яшел үләннең... Үзе әйтеп бетергесез чиста, ниндидер күзләрне иркәли торган назлы иде ул. Шушы үләннәр тирбәлүе бусагада утырган картның җанына әллә нинди ял, сихәт бирә иде. Уйлары белән ул әллә кайларда йөри, томаннар эчендә калган ерак елларны урап кайта. Шунысы гаҗәп: болай утырганда исенә һаман якты хатирәләр генә килә иде аның. Тормыш булгач, төрле хәлләр башыннан кичте югыйсә. Ә күңелендә менә яктылар гына калган... Димәк, берәүгә дә ачу сакламаган ул, көнләшеп, үчләшеп яшәмәгән. Кулыннан ни килсә, шуны эшләгән, эшенә күрә ашын ашаган, кеше өлешенә кул сузмаган. Шуңа күрә карт көнендә күңелен берни дә тырнамый, вөҗданы тыныч. Эх, менә кызы гына ул дигәнчә булып чыкмады.
Дулкынланып утырган үләннәр буын чыгарды, ныгыды, айканып чабарлык булып өлгерделәр. Гаҗәп хәл: баштарак кайсы ачыктан-ачык көлеп, кайсы җирне әрәм итмәскә үгетләп йөргән күршеләр, үз бакчаларында эшне бетереп, ял иткән сәгатьләрендә карт янына килеп утыра, хәл-әхвәл сораша торган булып киттеләр. Үзләренең казык кагарлык та буш җир калдырмый файдаланылган бакчаларына караганда, күпереп үскән ямь-яшел үлән белән хозурланып утыру аларга да рәхәтлек бирә иде булса кирәк. Карт моны бик хуп күрде, сөенде, шулай булыр дип көткән иде. Янына берәрсе килеп утырганда, нилектән икәнен үзе генә белеп, сизелер-сизелмәс кенә елмая иде. Кызы соңгы сөйләшүдән соң бөтенләй күренмәс булды. Әтисеннән тагын да суынуы, ерагаюыдыр, мөгаен. Ә болай кеше белән утырганда үзен ялгыз итеп тоймый иде карт.
Кайвакыт эскәмиягә җыелганнар арасында кызык кына сүзләр дә чыгып куя иде.
Беркөнне, үзе шикелле куна-төнә бакчада яшәп яткан күршесе Шәйхи белән картларча мыдыр-мыдыр сөйләшеп утыргаңда, яннарына Рафаэль килеп басты. Ул да күрше. Җәйләрен бакчада яшәргә тырыша, эшенә электричка белән йөри. Менә бүген дә, эшеннән туры бакчага кайтып, ашап-эчкәч, һава алыштырырга дип, өеннән чыкты һәм, эскәмиядә картларны күреп, яннарына килде.
Хәл-әхвәл сорашып, мондый очракта әйтелә торган сүзләр әйтелгәч, алар беравык тынып калдылар. Өчесе дә, күпереп үскән печәнгә күз салгалап, кичке тынлыкта аеруча матур яңгыраган чикерткә тавышын, ара-тирә тимер юлдан ишетелгән рельслар гүләвен тыңлап, картайган кояшка карап утырдылар. Шул вакыт килеп туктаган Рафаэль, көндезге шәһәрдән, аның ыгы-зыгысыннан, бөркү урамнарыннан котылуына шатланып булса кирәк:
-- Их, рәхәт тә сон, монда... — дип куйды һәм ачык изүеннән күренеп торган күкрәген сыйпап алды.
— Әйтмә, энекәш, — дип алып китте карт. — Шәһәр кешесе җәйләрен хәзер бакчада ятып үткәрә инде. Башка чарас ы калмады...
— Әйе-әйе... Соңгы ун-унбиш елда бакчалар бигрәк ишәеп китте. Элегрәк, без яшьрәк чакта, кирәге юк шикелле иде...
- Элегрәк аның шәһәре дә бүтәнчәрәк иде шул. Урамнары, йортлары хәзергедән кайтышрак булса да, тынычлыгы зур иде,— Хуҗа күкрәк кесәсеннән портсигарын чыгарды да сигарет алды. — Э хәзер өйгә кайтып тәрәзәне ачарлык түгел. Ул тавыш, ул тузан...— һәм ул, сөйләп торуның кирәге юк дигәнне аңлатып, кулын гына селтәде.
- Ә һавасы, һавасы, — дип элеп алды Шәйхи карт.— Машина исен инде әйткән дә юк. Аның заводлары да үтә хитриләнеп китте... Ял көн җиттеме, атна буе җыйган газларын чыгара башлыйлар. Ярый ла көне җилле туры килсә, юкса газ һавада тик асылынып тора.
— Әйе... Кайбер төшләрдә хәзер завод чыгарган истән агачлар ук корый башлаган, дип сөйлиләр. Әле дә ничек чыдый бу кеше дигәнең, ә?
Карт сигарет киертелгән мундштугын авызына капты да ут кабызды.
- Табигатьнең көе китте. Нинди афәт бу? Болай барса, белмим... Ничек кенә булып бетәр.
Шәйхи карт, хуҗаның сүзен җөпләп, башын чайкады һәм, сүзгә кушылмый гына тыңлап утырган Рафаэльгә борылып:
— Син, энекәш, менә укымышлы кеше. Бәлки, әйтерсең, кая бара бу дөнья? — диде.
Рафаэль дигәннәре кырык яшьләр тирәсендәге күзлекле бер адәм иде. Ул тыйнак кына елмайды да, күзлеген баш бармагы белән кашына шудыртып:
— Шул шул. Моның ише сүзләрне еш ишетергә туры килә, — дип куйды,— Галимнәр дә бу хакта күп язалар хәзер. — Рафаэль, тукталып, топольләр челтәре аша чәрдәкләнеп күренгән шәфәкъ кызыллыгына, каурый сыман алсу болытларга карап торды һәм, картларның җавап көтүен күреп, сүзен дәвам иттерде: — Ярар, әллә ни еракка китмичә башта менә үзегез телгә алган дача, бакчаларга тукталыйк... Тирәнрәк уйласаң, дача дигәнең ул заман китереп чыгарган нәрсә, икенче төрле итеп әйткәндә: мин табигатьтән көчле, мин — аның хуҗасы, мин апы буйсындырам, дип шапырынган кешенең җиңелә баруын күрсәтә торган бер мисал. Үзегез уйлап карагыз: кеше гасырлар буе тырыша-тырыша прогресска омтылды, яңадан-яңа җирләр ачты, зур-зур шәһәрләр корды, шәһәрләрдә заводлар төзеде, табигатьнең бихисап серләрен ачты. Аның хыялы җир йөзен гөлбакча итү, үзенә матур, уңайлы, рәхәт тормыш төзү иде. Ә нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты соң? Кеше үзе сулый торган һаваны бозды, елга-суларны пычратты, бик күбесен корытты, бик күп урманнарны кырды, тереклек ияләрен юк итте. Кеше гасырлар һәм гасырлар дәвамында бүгенге көн ихтыяҗлары белән яшәп килде. Алга карый белмәде, кылган эшләренең нәрсәгә китерәсен уйламады, һәм менә бүгенге көнне кешегә үзе төзегән зур шәһәрләрдә һава җитми, яшәве авыр, елдан-ел йөрәк һәм нерв авырулары белән җәфаланучылар саны ишәя. Кыскасы, анасы-табигатьтән бик тә ераклашты кеше. Аның дачада качып ятуы үзе буйсындырырга тырышып караган Табигать-Ана каршысына килеп тезләнүе, әнкәсе кочагында аз гына булса да ял итеп, көч җыеп, какшаган нервларын, сәламәтлеген ныгытырга омтылуы түгелме соң? Миңа калса шулай...
Рафаэль артык мавыгып кпгүен сизеп алып, туктап калды. Кабат борын очына шуыша башлаган күзлеген төзәтеп куйды. Картлар да, яшь галимнең сүзләрен уйлап, ахрысы, тын гына утыра бирделәр. Тынлыкта чикерткә черелдәде, колак төбендә озынборын безелдәде. Күп тә үтмәде, тимер юлдан электричка сызгырып узды, һәм беравык ераклаша барган рельслар гүләве ишетелеп торды. Шул вакыт хуҗа кеше, онытылып, мундштугында сүнгән сигаретын капшап карады да телгә килде:
— Сине тыңлаганда, энекәш, мин яшьлегем узган авылымны уйлап утырдым әле, — диде ул. — Безнең авылда Күл буе дигән җир бар. Мин бала чакта анда чыннан да җикән камышлы шактый тирән күл бар иде. Шунда әтиләрнең ат коендырып, балык сөзеп, чиләк-чиләк кәрәкә тотканнары хәтердә калган. Әтинең сөйләве буенча, әлеге күлдә аның әтисе дә (минем бабай) ат коендырган, балык сөзгән. Димәк, элегрәк табигать ул кадәр үк тиз үзгәрмәгән. Ә менә хәзер, минем күз алдында диярлек, әлеге күл буйлары бөтенләй бетте. Исеме генә Күл буе аның хәзер. Күл үзе күптән юк. Ләм басты, кипте, тигезләнде ул турлар... Тирә-юньдәге тугайларны сөреп, бер-ике ел файдаландылар да ташладылар. Хәзер анда алабута котыра...
Әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәнең, җиргә иңгән караңгылыкта эри барып, офык читенең дә шәмәхә төскә авышкан шушы мизгелендә картның тавышы аерата ачынулы яңгырады. Ул, сүнгән сигаретын аяк астына ташлап, мундштугын кулына кысты да, үзен борчыган бөтен нәрсәләргә берьюлы җавап алырга өметләнгәндәй, сорау бирде:
— Әйт әле, энекәш, нигә бу кадәр кадерсезлиләр җирне? Ярамый бит болай. Чиге булырмы соң моның? — диде карт.
-Булыр. Булырга тиеш. Табигать аны мәҗбүр итәчәк. һәм кеше моны үзе дә аңлый бара.
Шундый сөйләшүләр дә булгалый иде картның эскәмиясендә.
Яшь чагында ярты гомере шәһәрдә үтәр дип уена да килми иде картның. Әмма язмышның кая борыласын алдан күреп булмый икән. Аннары шунысы да бар: авыл җиренең тәмен татыган, анда күпмедер тир түккән кеше гомер буе шәһәргә ияләшә алмый икән ул, күңелнең кайсыдыр чите өзелеп авылда калган була, һаман аны сагына, аңа тартыла икән...
Карт та менә, шәһәргә күчкәч, яңабаштан тормыш та төзеде, тату да яшәделәр, ләкин барыбер вакыты-вакыты белән яшьлеген, егет чакларын, өйләнеп кеше арасына кергән авылын юксына иде. Ә карчыгы менә шәһәргә бик тиз ияләшеп китте, барысын да юнәтергә, кешедән калышмаска тырышты. Әлеге бакча дигәнең дә ул үгетли торгач кына булдырылган нәрсә. Монда да карчыгы арттырыбрак җибәрә иде, монда да күрше-күләннән калышмаска, кешедә ни булса, үзендә дә барысын булдырырга тырышты. Картның сүзен тыңламады, үзенә авырлык килсә килде, ләкин йөзенә кызыллык китермәде карчыгы. Андый зат түгел иде шул, мәрхүмә, яткан урыны йомшак булсын.
Ә печән чәчеп яхшы итте әле ул. Җитәр җирнең җелеген суырырга. Бирәсен бирде инде ул, карт үзе исән чагында бераз ял итеп, тын алсын җиркәй, күкрәгендә үскән печәннең салмак кына тибрәнүеннән иркәләнсен әле бер... Аннан соң кемнәр кулына калыр бит...
Әнә күрше бакчаларны гына күр син. Их, гомере буе сөймәде шул һәрнәрсәдән файда эшләүчеләрне! Бәлки, аларга үч итеп чәчкәндер әле бу печәнне. Көлсеннәр, көлә бирсеннәр... Килеп утыралар бит аның эскәмиясенә, помидор ка зыкларына төбәлеп утыру түгел бит ул. Картка шунысы да җиткән...
Ничек кенә тартып-сузып йөрмәсен печән чабуны карт, ул көн барыбер килеп җитте, печән каерып чабарлык булып өлгереп җитеште. Җилдә дулкынланып уйнаган печәнгә сокланып утыру кебек үк, бу эшнең дә карт өчен үз мәгънәсе, үз ләззәте бар иде.
Чабарга тәгаенләгәч, ул каравылчыдан чалгы сорап алды, аны үзенә яраклаштырып көйләде, чөйләрен какты, тимер-томыр әрҗәсеннән өч кырлы игәү табып кыргыч ясады һәм, ашыкмыйча гына чалгысын кырып, чөен суга батырды да, эшне иртәгәдән башларга ниятләп, чалгыга ул көнне кагылмады.
Иртәгесен карт кояшның беренче нурлары агач башларына, юеш түбәләргә кагылып узганда ук уянып китте, һава тып-тын, аяз иде. Чыклы үлән тагын да куерып, калынаеп күренә, парланган пыяладай аксылланып утыра.
Карт, йокыга талган дачаларның тынычлыгын бозып, беренче тапкыр чалгысын янаганда, кояш инде бераз күтәрелгән, бакчаның теге башындагы үлән өстенә асылташлар сибелгәндәй җемелдәп куя иде.
Чалгысын янап бетергәч, бермәлне карт, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, чабасы үләненә, аяз күккә, тын иртәгә карап торды, аннан учына төкерде дә, үзенә генә билгеле борынгы сүзләр пышылдап, күкрәк киереп селтәп җибәрде. Җанга рәхәт чалгы тавышы ишетелде, сөрлегеп үлән ауды, икенче селтәнүдә, яшькелт сызык булып, чалгы астында чиста җир ачылды... Картның байтак еллар инде кулына чалгы тотканы юк иде, әмма онытылмаган икән әле печән чабулар! Аның хәрәкәтләре элеккечә төгәл, салмак, һәр мускулы чалгыны тоеп бара. Күңелен иркәләүче көйгә бирелеп селтәнде дә селтәнде карт. Селтәнгән саен чалгы тавышы аның йөрәгенә сихәт өсти, тәне кызганнан-кыза, торган саен җиңеләя, бүртенгән тамырларында көч-куәт арта, күлмәккә бәреп чыккан тир еллар авырлыгыннан арындыра бара һәм күңелендә дә нидер үсә, яңара, җанланганнан-җанлана иде. Хәзер аның уйлары, бу печәнне чәчкән язгы көндәге шикелле, әллә кайларда йөри, еллар томаныннан онытылган күренешләр, төрле йөзләр калкып чыга, һәм алар, бүген генә булгандай, күз алдына килеп баса. Менә алтын йөгертелгән кырлар буенча лобогрейкалар тартып атлар йөри, аларның берсендә кулына агач сәнәк тотып, карт үзе (ул вакытта әле яңа өйләнгән егет) утыра, ә ак яулыгын бәйләгән карчыгы (ул чакта әле яшь килен) хатыннар белән бөгелә-сыгыла көлгә бәйли... Ул кырларны икенче күренешләр алыштыра. Менә алар болында, аркан белән урап, чүмәлә тарттыралар. Кипкән печән исе борыннарны кытыклый, талгын җил исә, хуш исне болынга тарата. Күренешләр алышына тора, үткән гомер әле бер тәрәзәсен, әле икенчесен ачып юата картны. Картның күз тирәләрендә елмаю туа һәм йөзенә тарала...
Тукталып хәл алган чакта, бакчасы кырыеннан үтеп баручы кепка кигән бер ирне күреп алды карт. Теге ир дә, картның ни белән шөгыльләнүенә гаҗәпсенеп булса кирәк, башта адымнарын акрынайтты, аннан бөтенләй туктап, чабылган печәнгә, чалгы сабына таянган картка карап торды да дәшми-нитми китеп барды. Бераз киткәч, тагын борылып карады. Ирнең йөзе картка таныш кебек тоелды. Кайдадыр күргәне бар иде, ахрысы.
Ул көн шулай печән чабу белән узды. Иртәгесен дә карт күтәренке күңел белән торды. Кичәге эштән тәне генә азрак сызлагандай итә иде. Кояш бераз күтәрелеп, төнге чык кипшенгәч, бакча тутырып кичә чапкан печәнен таратып салды ул, аннан эскәмиясенә килеп ял итәргә утырды. Үзенең кечкенә печәнлегендә барысын да яңадан татып карыйсы, тирләп эшлисе, кибеп яткан печәнне кузгаткандагы башны әйләндерә торган хуш исне, шифалы һаваны күкрәк тулганчы эчкә аласы, шушы эшләр белән мавыгып, үзенең картлыгын онытып торасы һәм картлык алып килгән ялгызлыгыннан, сагышлы уйларыннан беркадәргә арынып яшисе килә иде аның.
Кичләрен эскәмиягә күршеләр килеп утыргалый иде. Печән исе тарта иде аларны. Картның сәер гамәлләренә инде күнеккән булсалар да, дачада печән чабып киптерү алар өчен үзенә күрә бер тамаша иде, ахрысы.
Беркөнне, өйлә җитәрәк, калдык-постык такталардан, чыбык-чабыктан бакча уртасында куыш оештырып, өстен кыштырдап торган печән белән ябып ятканда, кечкенә капканы төртеп ачып, карт янына бер ир килеп керде. Текәлебрәк караса, бу теге, узып барышлый тукталып, картның печән чабуын карап торган кепкалы кеше икән. Сәлам биреште ләр. Ир кеше, яртылаш ябылган куышка күз ташлап:
- Кызыксынып керүем иде, — диде. — Беркөнне сезнең печән чабып ятканны күреп узгач, моңа, мәйтәм, печәннең кирәге барыбер шулкадәр генә, сатмас микән, кереп белешим әле, мәйтәм.
— Юк шул, — диде карт,— Печән сатлык түгел. Үземә кирәк.
- Әллә берәрсенә ышандырып куйган идегезме? — диде ир, үзенекен итеп. Картка ул ышанмый иде. — Алай булса, мин кыйбатрак та бирә алам.
— Юк, туган, ышандырган кешем юк. Сатмыйм. Ачуланма.
Ир үзенә печән эләкмәсен сизенсә дә, мондый кирелекнең сәбәбен белеп китәсе килде, ахры, ачыкларга кереште.
- Сез шәһәрнекедер бит? — диде ул сак кына.
Карт «әйе» дип баш какты да, сүзне беткәнгә санап, кулына сәнәген алды. Ә ир кеше, атка каныккан кигәвендәй, аның саен төпченүен дәвам итте:
— Шулай булгач, ниемә сезгә печән? Бәлки, сатарсыз? — Аның тавышы кинәт бер-ике баскычка түбән төште.
- Юк, туган, үземә кирәк печән. Күңелеңә авыр алма.
Ирнең кәефе кырылды, ул картның куыш өстен ябуын өнәмичә күзәтеп торды да нигәдер кепкасын салып кабат башына киде. Ир кеше картка бу юлы да ничектер таныш шикелле күренде. Кайдадыр күргәне дә бар кебек, кайда икәнен әйтә генә алмый.
— Килешеп булмады инде алайса, — диде ир, кулын селтәп. — Печән шәп, болай әрәм-шәрәм генә булып бетәчәк... Юкка сатмыйсыз... — һәм ул, теләр-теләмәс атлап, кечкенә капкага таба китте. Теге ир капканы ябарга дип артына борылганда, картның зиһене ачылып китте: дачалар артындагы авыл кибетенә ипигә барганда, бу кешенең бер ишегалдына мотоцикл кертеп ятканын күреп калган икән ул.
Сизелми дә үтеп китте картның бу җәе. Җылы һәм аяз төннәрне ул, астына коры печән түшәп, куышында куна иде. Кайчакларда төн урталарында уянып китә дә, куышыннан чыгып, күктәге эре йолдызларга карап тора, аннан тәмәкесен кабыза. Мондый чакларны картның күңелендә төнге тынлык кебек талгын хисләр тирбәлә, гүя ул инде дөньяда башкарасы бөтен эшен тәмамлаган да ниндидер икенче сыйфатка күчкән һәм бу сыйфатында аяк астындагы ташларга, үсеп утырган үләннәргә, агачларга, хәтта күктәге йолдызларга да якынрак тора. Кеше гомере, дип уйлый иде ул үзенчә, йолдызлар гомере белән чагыштырып карасаң, бер мизгел генә бит югыйсә. Ә шул мизгел эчендә дә кешегә күпме күрергә, күпме татырга язган. Кеше дигәнең табигатьнең бәхетле затларыннандыр, ахры...
Ә бер төнне, уянып китеп, куыш янында басып торганда, кайчандыр колагына кереп калган: «Озак һәм тату гомер иткән кешеләрнең берсе дөньядай китсә, икенчесе дә күп тормый, имеш», — дигән сүзләр исенә төште. Ләкин карт моны бик тыныч кабул итте. Аның өчен бу сулыш алу кебек табигый иде.
* * *
Карт, урыныннан торып, сумкасын кулына алды да капкага юнәлде. Аны шыгырдатып япкач, такта өенә, бакча уртасындагы ак түбәтәй кигән печән чүмәләсенә тагын бер күз салды. «Исән-сау кышларны чыгып, кабат монда киләсе, бакчаны күрәсе иде», — дип уйлады ул һәм, борылып, әйләнгеч юлдан дачалар артындагы авыл аша станциягә китте. Үтешли теге ир янына керәсе, алып кит печәнне, миңа барыбер кирәкми, диясе бар иде әле аның.