Диңгез шавына колак салып, оеп ята торгач, ул онытылып, йокымсырап киткән кебек иде. Ак болытлар өстендә гүләгән самолет тавышын, диңгез дулкыннарының ярга кагуын, кошлар сайравын басып, кинәт кенә әллә ниткән таныш аваз колагын чыңлатты. Башын күтәреп кызы йоклап яткан урын-җиргә күз салды. Көмеш сукмак сыман сузылып төшкән ай нуры почмакларга поскан караңгылык пәрдәсен сизелер-сизелмәс кенә дерелдәтә. Ә бүлмәдә әллә нинди серле нур йөзә. Шәм кебек төз, зифа көньяк агачлары тәрәзәгә үрелеп карый, ни-нәрсә күрмәкче булалардыр?! Хәер, алай хәвефләнерлек берни юк бугай.
Баягы серле аваз колакта янә чыңлый башлады. Хатын гүя ерак калган балачагына, үткәнгә, авыл тормышына кайткандай булды. Әллә нинди таныш, йөрәккә якын, газиз-кадерле авазлар белән бүлмә тулган. Күзләрен йомып янә онытылырга тырышса да, йокысы качкан иде.
— Ят кош сайрыймы соң? Таныш та сыман... Баядан бирле тыңланып ятам, аера алмыйм. — Кызы да үзе кебек йокылы-уяулы ятса, аңа да ишетелерлек, әгәр йоклап киткән булса, тәмле йо кысын бүлдермәслек әкрен-сак тавыш белән үзалдына сөйләнде: — Әллә цикада дигәннәре шулай сайрый инде?!
— Картая башлагансың, әни, — диде кызы, ваемсыз, дорфа гына. — Бөҗәк безелдәвен кош сайравы белән бутыйсың.
— Бөҗәк? Нинди бөҗәк соң ул?
— Нинди булсын, гап-гади сверчок. Чикерткә буламы татарчасы?
— Гаҗәп. Җылы якта да чикерткә яши диген, ә?!
— Яшәмәс сиңа... Сверчок дип белеп әйткәннәр. Ишетмисеңмени, как будто сверлит! Колакны бораулый гына.
— Чикерткә сайрый алайса, үзебезнең чикерткәкәй!
— Кәкәй дисәң дөресрәк булыр. Җырламый ул, алдый.
— Ничек алдый?
— Алдыйм дип алдамый, әлбәттә. Без алданабыз. Чикерткә җыры дип исебез китә. Наданлыктан инде. Ул шулай черелдәп канатынмы, тәпиенме чистарта. Шул чакта ашказаны ризык эшкәртә. Ә безгә җырлаган булып тоела.
—И-и, белсәң, без үскәндә болында кү-үп иде алар! Печән дә күп, калын була иде. Җәйләр дә кызурак. Печән өстендә, төшкелеккә туктагач, бер ун минут баш төртим әле дип чүмәлә төбенә чүмәшүең була, тотыналар сайрарга! Уңда да чикерткә җыры, сулда да, җирдә, күктә һәркайда. Өздереп, берсен берсе куәтләп әле йомшак, әле көчлерәк авазлар кушыла, оркестрларың бер якта торсын. Шулкадәр матур, рәхәт итеп җыр сузалар, хәтта елыйсылар килә...
— Әни... Кайчаннан бирле бөҗәк черелдәп җанны игәүләве җитмәгән, инде син тотындыңмы? Йоклыйк инде.
— Йокларбыз әле, кызым. Йокы кәҗәгә тансык.
— Таң ата бит инде. Юлда килү бик арытты.
— Син йокла, аппагым минем.
Кызы тигез генә мышнап йоклап китте. Ә хатын күзләрен тәрәзәдән сузылган агачларга төбәп ята да ята менә. Чит җиргә, ят урын-җиргә, ят кешеләргә авыррак ияләшә шул ул. Шуңа йоклый алмый бугай. Шуңа гынамы икән? Чикерткә качырды йокысын, чикерткә! Мич арты сандугачы, дияр иде әбисе иркә итеп. Әбисе, әбекәсе... Ул картәни — әбекәсе белән үсте. Кичләрен кызу итеп ягылган мич артында сайраган чикерткә җырын тыңларга яраталар иде икәүләп. Тышта буран улый. Өй җылы. Әбисе оекбаш йә бияләй бәйли, кыз дәресләрен карап утыра-утыра да әбисенең кочагына сеңеп йокларга ята.
— Әбекәй, дим... Ник бер дә күзгә күренми икән ул? Көндез кая качып ята икән?
Әбисе «Кем ул?» дип сорамый. Оныгының шул моңлы авазларны тыңлап юанганын белә ич ул.
— Мич астында яши ул, кызым. Мич арты сандугачы дип тиккә әйтмиләрдер. — Әбисенең елмайганын кыз сизә.
— Үлән арасында чертләп йөргән чикерткә кебек ул да яшелме икән? Тотып карыйсым килә, күренсен иде безгә.
— Күренмәсә соң... Җыры белән куандыра ич. Шул җиткән. — Кышкы озын кичләрдә җәй ямен искә төшереп, бер юатырга әле дә чикерткә җыры бар дип юанган нарасый балачак. И-и, гомернең ачылмаган бөре кебек саф чагы! Аһ, ерак калган балачак истәлекләре! Авыл өе, әбисенең татлы әкиятләре! Аны назлап, кадерләп үстергән әбекәсе! Ниләр уйлый, ни эшли икән? Вакыт аермасы күп, йоклыймы икән, әллә оныгын уйлап, сагынып елап аламы?
— Маһинур карчыкның иртәдән бирле күңеле урынында түгел. Әллә нигә, бер дә юктан кыбырсып, тынгысызланып торуын күр. Ак челтәр пәрдәле тәрәзәләргә күз текәп тузанлы юлны күзли, берәрсе кайтып килмиме?! Тавык-әтәч заты тибенә-тибенә юл тузанында коена. «И мәхлуклар, бетегезне коясызмы?» — дип, пыяла аркылы ул кикриге шиңгән җирән әтәч белән күксел төскә кергән тавыкка дәшеп тә карады. Бу кадәр бөркүдә нишләсеннәр соң? Әй, шулар белән дә сөйләшмәгәч, карчык кем белән серләшсен? Япа-ялгызы бит, япа-ялгызы! Авылы ят, балалары эштә...
— Иптәшкә йөртә торган шомарып беткән таягын үрелеп кулына алды да аның белән киңәшләшкәндәй:
Миңзифа кортканың хәлен белешеп чыгыйкмы әллә? — диде. Баскыч такталарын саный-саный, авырлык белән генә төште. Бигрәк биек шул болдырлары! Карчык кешегә мондый биектән менеп-төшеп йөрү газап газабын. Яшьрәк чакта исеме Җилле Маһинур иде дә бит, картая-картая эреп бетә икән көч-гайрәт. Саулык та, сиздермичә, бармак арасыннан аккан су кебек агып китә, дәрт-дәрманы да. Болай сызланып азапланганчы җылы җәй айларында үз куенына алса да үпкәләмәс иде ул газиз Җир-әнкәгә...
Капка келәсен күтәргәч, артына борылып, соңгы кат күргәндәй, таза нык йортка карап торды. Ишегалдына чыга торган дүрт тәрәзәнең дүртесе тиң ап-ак челтәр өленгеләре белән көлеп, озатып калды. Ак челтәр артында калын пәрдәләр. Күләгә. Затлы кәнәфи, бәллүр тулы шкафлар, келәмнәр күләгәне үз итә, кояш нурын кирәксенми, күрәсең. Их, кашагалар артында да нур күбрәк булсачы!
Карчык, көфер уйларымны берәрсе ишетмиме дигәндәй, як- ягына каранып алды. Ризыктан аермаган, җылы урын жәлләмәгән килене белән улына рәнҗи башласа, аяз көнне яшен сугар, Ходай үзе сакласын.
Ак чыршыдан салынган мунча морҗасыннан әкрен генә аксыл төтен күтәрелә башлаган иде.
«Якканнар! Түзмәгәннәр! Мунча якканнар!» Яшен тизлеге белән башыннан узган уй аны гүя тетрәтте, тез буыннары йомшаруын, кинәт хәлсезләнүен сизде.
Менә көткән сәгать суккан да! Иртәдән үк йөрәге урынында түгел, башында корт күче гүләде! Шуңа икән!
«Хәерле булсын! Яшәмәдем түгел, яшәдем!» Кычкырып та әйтмәде шикелле... Алтмышның өстенә чыккан, бөкрәеп, картлар кыяфәте керә башлаган улы Лотфулла лапастан башын сузып аңа дәште:
Карале, дөньяңны онытып йөрмә син. Якты күздә мунча кереп чыгарсың. — Зәп-зәңгәр күзләрен карчыкка төбәп, ул, елмайгандай, өстенә кунган пычкы чүбен кагыштыргандай итте.
Алай икән... — диде карчык. Актан, карадан бүтән сүз катмады. Ярар, үзләре белгәнчә, җаннары теләгәнчә эшләсеннәр. Яшәмәде түгел, яшәде, булганына шөкер итәргә вакыт. Бик вакыт!
— Миңзифа карчык, бүтән мал-туар йөргән, тапталган сукмакларны өнәмичә читкә каеруны ярата торган биләмче кара сарыгын тирги-тирги, язгы йонны тигәнәк, чүп-чардан арындыру белән мәшгуль иде. Идән уртасына иске ашъяулык җәеп куйган, аякларын бөкләп утырган, йон белән әвәрә килә. Күршесе авырлык белән генә бусаганы атлауга, урыныннан кузгалды да шунда ук зарланырга тотынды:
—Иртәдән бирле утырам, аяклар оеп беткән.
— Эшеңне куйма. Мин азга гына, — диде карчык, эш кешесен бүлдергәненә кыенсынып.
— Әйтмә дә, сөйләмә дә, туйдым, Маһинурттәй! Гарык булдым. Сарык та булдымы мал! Күрче, чат тигәнәк кенә җоны. Әйдә, ярар. Ялкауга ял булды. Тамак та кипкән ие.
Самавыр колагына ябышкан күршесен кунагы:
— Яңа гына чәйдән кузгалдым, — дип туктатмакчы иде дә, тегесе кул гына селтәде.
— Беләм мин, сезнекеләр самавыр белән мәшәләнми. Газда, чәйнектә кайнаганын Ходай бар итә күрсен. Күмер белән кайнаткан самавыр чәенә җитәме суң? — дип сөйләнә-сөйләнә, мич чыгынтысына менеп кунаклаган җиз самавырны колагыннан өстерәп төшерде, су койды. Озын пычак белән чыра телде, торбасына күмер салып ут кабызды. Ә карчык мең кат эшләнгән шул эшләрне гомерендә беренче кат күргәндәй әсәрләнеп, йотлыгып карап утырды. Иә Ходай, соңгы кат, соңгы мәртәбә күрүедер, ихтимал. Шулай яшәлгән ич, шулай гомер узган. Ярабби... Начар да узмаган үзе. Тик менә кадерен генә белеп бетермәгән, ахрысы. Булгандыр үкенечкә калырлык эшләр, булмый калмас...
— Чыраенда нур сүнгән. Ул-бу булмагандыр ич? — Зирәк күршесе карчыкның халәтен сизә иде, әлбәттә. Тик тегесенең сер бирәсе генә килми. — Әллә, мәйтәм, әпирәсия ясатып карыйсыңмы? Бүсереңне әйтәм. Борчый, ахрысы.
Карчык кул гына селтәде. Бүсер кайгысымыни әле, янәсе. Борчуын борчый инде, иркенләп тын алырга ирек бирми. Әгәр шәһәрдәге оныгы Зөһрә, үгетләп, калада ясатыйк операция, дисә, ул, әлбәттә, ризалашыр иде. Күңеле белән әллә кайчан ризалашкан да иде инде. Тик нишләтәсең, Зөһрәсенең үз тормышы да уң ук булып бетмәде шул.
— Пычак астында үләсем килми әле, — дигән булды сүз куертасы килмичә. — Без инде ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән дигәндәй...
Баланың баласы балдан татлы, диюләре хактыр. Маһинур карчык, унике баласы арасыннан янып бетәлмәгән шәм кебек иртә сүнгән кызын хәтерли дә аның кызы Зөһрәне! Алты улының бишесе сугыш кырында ятып калды. Лотфулласы гына әйләнеп кайта алды, ул да аяксыз булып... Сулкылдап торган ярасы ачыла да, барысы янәдән күз алдыннан уза. Баксаң, кызы да сугыш корбаны икән. Япь-яшь кыз баланы яшьтәшләре белән окоп казырга кудылар, шунда суык тидерде, тиф эләктерде. Шулардан мангып, рәтләнеп китә алмады тәки, яшьләй җир куенына кереп ятты. Аның кызы Зөһрәне, ни хикмәттер, үзе тапкан, баккан унике баласыннан да артыграк яратты ул. Куенында гына үсте шул. Тормыш мәшәкатенә батып, үзенекеләргә күрсәтергә өлгермәгән кадер-хөрмәт, наз-яратуның һәммәсе гүяки ул шул бала өлешенә өелеп калган иде.
Хәер, Зөһрә үзе дә сүз тыңлаучан, әбекәсенә сар, наз-яратуга мохтаҗ, гаҗәп нечкә күңелле нарасый җан иде. Әйбер-кара кирәк булса да башын иеп, оялып кына сорар, икәү генә яшәсәләр дә, тормышның очын очка әбисе зур тырышлык белән ялгаганын күреп-белеп үсте ул. Юк кына бүләк-мазарга да рәхмәтле булыр. Тау кадәр бүләк алган күк мөлдерәп карар. Оланына сөйләгән ул әкият-кыйссалар... Ул аңа гел олан дип дәште. Олан — углан, ул, ир бала икәнен белә иде юкса. Ә кем белә, бәлки, олан олы бала дигәннәндер. Бар нәрсәдән олы бит ул — олан, олы бала!
Күңелле җырлап өстәл уртасында утырган самавыр да арыды бугай. Чәйне алар ләззәтләнеп, арага сүз-гайбәт кертми, рәхәтләнеп эчтеләр. Улы белән килене Маһинур карчыкның күршедә ялгыз яши торган үткен телле корткага кергәләп йөрүен өнәп бетермиләр. Карчык та моны белә. Тик менә иске генә йортта, фәкыйрь генә көн күрүче шушы ихлас күңелле күршесе янында ул үзен иркенрәк сизә, үзе гомер иткән йортына, авылына кайткан кебек була. Миләш кагы белән чәе дә тәмле Миңзифаның. Күңеле киң. Үзләрендәге кебек кая басыйм, ничек утырыйм дип тә аптырыйсы юк. Ничек бар, шулай ярый. Җәелеп сүз сөйләшмәсәлер дә, ярты сүздән бер-берсен аңлыйлар.
— Кодагыең бер дә күренми.
Килен көн-төн үзе шунда ич. Ник йөрсен соң? — Кияү йортында минем яшәвемне күпсенә бугай дими. Монысы уйда кала. Математикадагы кебек, бер сан языла, берсе — күңелдә.
Бая тәрәзәгә караган ием, төтен үрли. Мәйтәм, бу эсседә әллә мунча якканнар?
Ие. Чыгыйм инде. Көтә-көтә көтек булганнардыр.
Ник ашыгасың? Утыр. Йә бөтенләй чыкма.
Ничек инде?
Шулай. Миндә кунарсың. Сәкегә ястык тәгәрәтәм. Мен дә ят. Эзлән керсәләр, чирли, чыга алмый, диярмен.
И, хәйлә дә үзеңдә. Алай гына качып калып булса икән... Әҗәлдән котылу юк ул, туганай.
Иске мунчасы якмаслык түгел иде әле Лотфулланың. Ак мунча, миче менә дигән, шәп тарта, кызуы җитә, хәтта карчык өлешенә дә кала. Аның исәбенчә, кимендә биш-алты ел рәхәтләнеп ягасы да ягасы иде. Искесе киленгә ошамады, имештер, мондый мунча ярлы-ябагайга гына килешә. Эссе салып чабына башласаң, хәл бетә, юынырлык рәт калмый. Әнә әлләкемовлар чабына торган бүлмәсен дә, юына торганын да аерым итеп эшләгәннәр. Җан рәхәте, ди. Ә моның чарачасыннан җил өрә, янәмәсе. Гөнаһысына керергә кирәкми, улы: «Бүлмә бүләрбез!» — дип карады. Ә килен Рәгыйдәнен үз туксаны туксан, яңа мунча булсын!
Бертуктамый шул бер сүзне туглый торгач, бирешми нишләсен, күнде Лотфулласы. Шыңгырдап торган ак чыршы бүрәнәләр кайтарып аударды. Карчыкны бу дөнья белән бәйли торган бер кыл өзелгәндәй булды. Осталар килеп бүрәнәне таслый башлагач, янә бер кыл чыртлап өзелгәнен ул үзе сизде. Озын-озакка сузмыйча, мунчаны мүкләп, чутлап, күтәреп тә куйдылар. Ул арада кыш килде. «Әле мич чыгарырга ни кирпеч, ни мунча ташы кай тарып аударырга өлгермәделәр, тоткарлана бу», — дип сөенде карчык. Кышны ул тыныч күңел белән чыкты. Җәй җиткәч, күңеленә тагын борчу оялады. Ул арада Лотфулланың аягындагы ярасы кузгалды. Сугыштан ияртеп кайткан кургашын кисәге янә үзен искә төшерде. Хастаханәдә дә ятып чыкты.
Маһинур карчык пошаманга калып көткән мунча ташы кайтмады. Үкенечкә калмады, күршесе белән сөйләшердәй сүзләр сөйләшенеп бетте, әйтеләсе әманәт күптән әйтелде.
(Дәвамы бар)