СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Кояш Тимбикова «Шикәр Гайшә”

Күрше Гөлшат авырый башлагач, Гайшәнең җанын борчу басты. Инде ничә көннән бирле ашның тәмен тоймый, кеше төсле, онытылып китеп, йоклаганы юк. Төн уртасында әллә нинди шомлы төшләр күрергә тотына, тыны кысылып, буылып уяна да яңадан изрәп китә алмый.
Тынычлыгының кай тарафка китеп югалганын да бик яхшы белә Гайшә. Белмәгән кая?! Утыз-утыз биш ел буе үзәгеңне өзеп, телгәләп торсын әле! Вакыты-вакыты белән Гайшә бу хакта оныткалап та җибәргәли иде. Җанын рәхәтлек басканда, аңа дөньядагы бөтен кешеләр дә бәхетле күренә, әллә кай заманнарда булып узган ул вак-төяк вакыйгаларга күңелдә бөтенләй урын калмый. Әйтерсең дөнья һәрчак шундый мул, аның кешеләре гүя гел бәхетле дә киң күңелле генә булып торган. Юк шул, гөнаһ шомлыгына каршы, дөньяның асты өскә килеп болганган чагы да бар иде. Ул чайкалганда, Гайшә дә, табигатендә кешеләргә карата һичнинди яман уй йөртмәгән, инсафлы Гайшә дә, абынып-абынып куйгалады. Шул еллар шаукымыннан ул әле һаман арынып җитә алганы юк. Гомер соңгы елларын җыя. Ул ашыккан саен, үз вакытында алай әллә ни зур да тоелмаган кырын эш калкурак, олырак була бара сыман.
Кем белә: бәлки, хилафлык тигән кеше бу турыда әллә кайчан оныткандыр, күңеленә дә кертеп чыгармый торгандыр. Борынгылар дөрес кисәткәннәр: уйламыйча эш эшләсәң, авырмыйча үләрсең. Бөтен җирең сау-сәламәт килеш, моннан дистәләгән еллар элек кылган гөнаһың өчен интегеп яшә инде!
Бүген таңда, йокысызлыктан җәфаланып ята торгач, Гайшәнең күңеленә якты бер уй килде. Ничә мәртәбә талпынып-талпынып та тәвәккәлли алмаган эшне башкарырга карар кылды. Беренче карашка, моның бер кыенлыгы да юк кебек. Баскыч алды мәйданына чыгып, күрше ишек яңагындагы кнопкага бармагыңны гына тидереп аласың. Ишекне бик тиз ачып, сине түргә чакырачаклар. Гөлшатныкылар ачык йөзле, тәмле теллеләр — кермәс җиреңнән керәчәксең. Түренә дә узарсың, авыруның хәл-әхвәлен дә сорашырсың, тик теге сүзне ничек башлап җибәрергә соң? Асылынсаң, асылын агачның асылына, диләр. Булган булган олы бер йомыш яки телгә алырдай зур җинаять булсын икән! Башыңны аска ияр идең дә, маңгай тамырларыңны бүрттергәнче кызарынып, гафу үтенер идең. Юк бит, телгә алсаң, телгә эләкмәслек сүз, кысыбрак тотсаң, бер учка сыешлы нибары илле грамм шикәр бит ул! Нибары илле грамм...
Ә теге чакта, кеше башына иллешәр грамм шикәр алыначак ул көнне Гөлшатлар өендә ничек сабырсызланып көттеләр! Үзе бухгалтериядә эшләгәч, ана кеше хәбәрне алданрак ишетеп кайткан иде. Иртәнге чәй табынында, күзләрен мөлдерәтеп утырган балаларга, конфет-шикәрсез генә сыек чәй чөмерә-чөмерә авызлары суелып беткән каенанасы белән каенатасына дөньяның иң татлы ризыгын тәкъдим иткәндәй:
— Тиздән безгә шикәр бирәчәкләр! —диде Гөлшат.— Карточкаларын әзерләп яталар инде, бер-ике көннән өләшәчәкләр...
Нәкъ Гөлшат көткәнчә, шикәр турындагы шул бер-ике сүз генә дә өйдәгеләрнең йөзен балкытып җибәрде. Арада иң кечкенә булган Миләүшә, биек урындыгыннан төшеп, әнисенең чабуына килеп ябышты.
—Миңа да бирәләрме, әнием? —дип сорады.
—Һәммәбезгә дә, кызым, сиңа да, апаларыңа да, әбиең белән бабаңа да...
Каенана да:
—Күп түгелдер инде ул? — дип куйды. Тавышыннан ук аның азына да бик риза икәнлеге сизелеп тора иде.
Гөлшат бу сорауга да, гадәтенчә, кешеләргә рәхәт бирердәй җавап тапты.
—Аз да түгел, күп тә түгел — төп төгәл алты йөз грамм алачакбыз,— диде.— Кеше башына илле грамм.
Олылар шатлыкларын эчтән кичерсәләр дә, бу яңалык бала-чага өчен башка сыймаслык сөенеч булып тоелды. Чыр-чу, сикереш китте.
Күбәү иде алар. Гөлшатның биш баласы, каената белән каенана, өч балалы каенсеңел — барысы бергә унике җан яшиләр иде. Ишле гаиләнең шатлыгы да, кайгысы да җитәрлек була. Менә хәзер дә алар өстәлдәге шикәр савытын тутырып куйганнан соң да артып калырлык итеп алты йөз грамм шикәр алачаклар. Миләүшә генә бу зурлыкны күз алдына китерә алмый.
—Күпме була инде ул, әнием, алты йөз грамм шикәр?—дип, ябык йөзендәге чем-кара күзләрен шардай итеп сорый да сорый.— Чәй эчкән саен ашарга җитәме?
—Шикәрне ашамыйлар аны, кызым, чәй йотар алдыннан тешләп кенә алалар.— Гөлшат кечкенәсен алдан ук шикәрне чамалап тотарга өйрәтә.
Әбисе аннан да остарак аңлата:
—Хәзер тешләп үк чыгарырга да ярамый,— ди.— Телне тидереп куйсаң, шул җиткән!
Бу сүз Гөлшат күңеленә яңа уй салды.
— Без болай итәрбез, алайса,— диде ул. — Кибет һәркайсыбызга тигез бирә икән, өйдә дә шуны тип-тигез итеп бүләрбез. Сынап торабыз: кемнең сабырлыгы күпмегә җитәр?
Шаярып кына әйтелгән шул сүз бала-чагага җитә калды. Башта, бары бер булып, «ура-а-а!» кычкырдылар. Аннары Миләүшә тагын сорады:
—Күпме була соң ул, миңа ничә шикәр тия?
Гөлшат, һөнәре өйрәткәнчә, төп-төгәл җавап кайтарды.
—Бер килода — йөз сиксән шакмак; безгә бирәләр алты йөз грамм; тия-де-ер йөз дә сигез шакмак; кеше саен тугызар!
Иң нык сөенгәне Миләүшә иде. Ул әле саный да белми, әмма әнисе әйткән «тугыз» сүзе аңа бик тә ошады. Аның өчен шушы минутта үзе калын, үзе озын, үзе яңгыравыклы шушы «тугыз» сүзеннән дә матуррак берни дә юк кебек иде. Кызчык бу сүзне көне буе кабатлап йөрде. Хәтта кичен, олы апасы фронттагы әтиләренә хат язарга утыргач, тагын кычкырып җибәрде:
—Алма апам, яз, әтигә дә әйт, миңа тугыз шикәр бирәләр, диген!
Өйдәгеләр барысы да көлеп җибәрделәр. Каенана гына авыз эченнән: «И-и нарасый, и-и сабыем!»— дип сөйләнеп, почмакка борылды, яулык чите белән күзләрен сөрткәләп алды.
Ул көнне Гөлшат эштән елмаеп кайтып керде, өстен-башын салмыйча ук түргә узды: «Менә!»— дип, кулындагы төенчекне озын өстәл уртасына китереп куйды.
Берәм-берәм өстәл тирәсенә җыела башладылар. Миләүшә аларны ашыктыра, тизрәк җыелып бетүләрен тели, сабырсызлана иде. Тыңласыннар өчен, ул туганнарына матур-матур сүзләр таба: «Тәти абыем», «Җылы бабам», «Йомшак әбием»,—дип эретә. Сабыйның шулай итеп чакыруына кем карышсын, кайсысы киреләнә алсын?
Озак көттермичә, табын түгәрәкләнде. Гөлшат, каенатадан башлап, яшенә, гаиләдә тоткан урынына карап, өстәл тирәли утырган кешеләргә үз өлешләрен салып чыгарга тиеш иде.
Өйдә моңарчы урнашкан тәртип буенча, «төпчек» бала Миләүшәгә өлеш иң соңыннан бирелә. Ул үзе дә моңа күнгән инде, азакка кадәр башкаларның шатлыгына ләззәтләнеп утыра да унбер тапкыр кичергән сөенечен үзенә килеп җиткән рәхәтлек белән түгәрәкләп куя. Хәзер дә әнисе тәлинкәсенә салынган шакмакларга күз сирпеде дә нәни кулларында тоткан тәлинкәсен алгарак сузды. Кечкенәсенең бу хәрәкәтеннән әнисе аптырап калды, шикәр төйнәп кайткан чүпрәкне учына кысып: «Бүтән юк, бетте»,— диде. Аннары, кызы күңелсезләнмәсен өчен, тиз-тиз үз алдындагы тәлинкәне Миләүшә каршына шудыртты. «Монда юк, беребезгә өлеш тими».
—Миңа бирмәгәннәр,— диде Миләүшә,— Мин синекен алмыйм, әнием, мә!..
Һәркем үз алдындагы шакмакларны кабат санаган булды: артыклык юк, барыбер тугыз шакмак җитми иде. Бераздан каенана:
—Син, килен, борынгыларча, шакмаклап бүлдең,— диде.— Хәзер кем алай исәпли инде? Хаталанма, бизмәнгә салып кара!
Гаиләгә килгән куаныч сүрелде. Тел тидереп татып та каралмаган килеш шикәр шакмаклары яңадан өстәл уртасына өелде. Ә кечкенә бизмән карточкалар буенча бирелергә тиеш шикәрнең нәкъ бер кешелеге, илле граммы, җитмәгәнен раслагач, өйдә яман тынлык урнашты. Бу юлы каената кеше сорады:
- Кем кибетеннән алдың соң, килен?
—Күршебез Гайшәдән. Ул бер дә ялгышмый торган иде.— Гөлшат, тагы да кечерәеп калгандай төенчекне учына алып, ишеккә борылды. —Үзе дә кайткандыр инде, кереп чыгыйм әле, күрсәтим,— диде.
Каенана, күз ачып-йомганчы ничек өлгергәндер, килене юлына аркылы төште.
—Урлаган бер гөнаһлы, урлаткан мең гөнаһлы, диләр. Кирәкми, вакланмыйк! —диде.— Илле грамм шикәр капмаганнан кителмәбез, сабыр итик. Ялгышлык та үзебездә булса...
-Ничек бездә булсын, ул бит акчаны алты йөз грамм исәбеннән алды.
Каенана үзалдына гына сөйләнде:
—Сабыйлар өлешен алып калып барыбер рәхәт күрмәс!

Гайшәнең үз хәле хәл иде. Кибетенә шикәр тулы капчыклар килеп төшәр алдыннан гына аның бердәнбер кызын, кан азлыктан башы әйләнеп егылгач, мәктәптән туры больницага озатканнар иде. Әллә ни озак дәваламадылар. Врачларның сүзе бер: «Ныгытып ашатыгыз! Шикәр, сөт, акмай кирәк!»
Бәлки, хәлен аңлатып кына сөйләсә, ипләп кенә сораса, кибет директоры Гайшәгә карточкасыннан тыш тагын бераз шикәр сатып алырга рөхсәт иткән булыр иде. Бөтен шәһәрендә им урынына гына табыла башлаган нәрсәне үзенә артык итеп сорарга теле бармады Гайшәнең. Электән тәкәббер холкын тиз генә үзгәртә алмады. Акыл урынына кул эшләде. Кайсы карточкадан бер шакмак, икенчесеннән ярты шакмаклап алып кала баргач, көн азагына бер калай чиләк тула язды. Күрше Гөлшат кулында унике карточка күргәч, Гайшәнең нәфес корты яңадан котырды. Көне буе эшләп, бу кадәр шикәр үлчәгәне юк иде әле аның. Зур үлчәмнән олы «тубал» чумырып алды. Соңыннан үзе дә аптырабрак калды. Күршесе кибеттән чыгып киткәнче, әллә кире салыйм микән, дип икеләнеп тә торды Гайшә. Өенә кайткач, барын да онытты: хәлсез кызы шикәрне бик яратып суыра иде шул...
Икенче көнне иртә белән Гайшәнең борчуы кабат яңарды. Таң белән үк, юк йомышын бар итеп, Гөлшатның каенанасы килеп керде. Керде дә, Гайшә өстәлендә катык савыты тулы шикәргә карап катып калды...
Шуннан бирле Гөлшатныкылар Гайшәгә сәлам бирми башладылар, йомышка да кереп-чыгып йөрмәс булдылар. Сугышлар бетте. Икесенең дә ирләре исән-имин әйләнеп кайттылар. Балалар үсеп, таралашырга да өлгерделәр. Картлар дөнья куйды. Гөлшатлар үзләре пенсиядә. Хәзер төпчекләре Миләүшә белән яшиләр. Инде Миләүшәнең үз кызы тәпи йөри, сөйләшергә азаплана.
Шулай да Гөлшат ел саен берничә ай эшләп-эшләп ала. Кемнәрдер ялга чыкканда чакыралар аны. Бер киткәч, барып йөрергә түгел иде инде. Ярамаган бит әнә: бер атна элек аны «ашыгыч ярдәм» машинасы белән кайтардылар, йөрәге туктап кала язган, ди.
Гөлшат урынга егылгач, моңарчы, онытылгандыр дип, өметләнеп йөргән вакыйга, шул илле грамм шикәр вакыйгасы, өр-яңадан олаеп-зураеп калкып чыкты. Гайшәнең утырыр урынын ут алды, җанына капты.
Күршеләрдә аяк тавышы кимегәч, Миләүшә белән кияүнең эшкә китүен сизенеп, Гайшә, тәвәккәлләп, баскыч алды мәйданына чыгып басты. «Куып чыгармас әле, кичерер, җанымны тынычландырыр,— дип өметләнде.— Бәхилләшүебез шул булыр...»
Тонык тавышлы кыңгырау чыңгылдавын тәмамлап та өлгермәде, ишекне ачып җибәрделәр. Гайшәне бот буе гына бала, каенаталарны кушып исәпләгәндә, Гөлшат өендәге дүртенче буын вәкиле, Миләүшәнең кызы каршылады. Каршында күрше әбисен күргәч, ул йөгерттереп эчкә, Гөлшат әбисе авырып ята торган йокы бүлмәсенә кереп китте. Сырхау әбисе аңардан:
—Кем бар анда, балам? — дип сорады. Сабый авызыннан Гайшәнең бөтен шикләренә җавап булырдай сүз яңгырады.
—Шикәр Гайшә!—диде бала.
Гайшәнең аяклары үзеннән-үзе артка чикте. Бала кире чыкканда, ул ашыга-кабалана үз өенә кереп бикләнгән иде инде.