— Вәкъкас абый, синең атны дүшәмбе көнне иткә озатачаклар икән. Бригадир Хәтмулла абый хәбәр итәргә кушкан, — дип, укытучы Вәлия килеп әйтте аңа. Югары Сондагы туганнарына барган булган икән. Хәбәрне шуннан ишетеп кайткан.
Бөтен гәүдәсе эсселе-суыклы булып ките Вәкъкасның. Милициянең участок инспекторы булып эшләгәндә үзендә туган, шактый еллар җигеп йөргән, пенсиягә киткәч, «Яке» совхозына илтеп тапшырган, аның директоры Харис Кече Сонга саткан Юрта кушаматлы кашкасын үзе дә һаман оныта алмый иде. Аның ялларын тарый торган каты щёткасы бүген дә исән әле. Аны бер истәлеге итеп саклый. Атны Түбән Якедә калдырганына да шактый еллар узды бит инде. Картайгандыр малкай. Кече Сонга турыдан — урман аша гына ките Вәкъкас. Үз гомерендә бу юллардан ничә тапкырлар узды икән? Саный китсәң, очына чыгарлык та түгел бугай. Сон, Кирмән, Яке, Ушма авылларының бар урман-таулары, юллары, ерганаклары яхшы таныш аңа. Кече Сонның фермасы авылның Усали ягындагы башында. Беренче машинаның әрҗәсенә иткә җибәрәсе малларны менгереп бастырганнар иде инде. Сыерлар арасыннан биек булып күтәрелеп торучы атын кара йонлы гәүдәсеннән үк танып алды ул. Юрта да элекке хуҗасын әллә күреп өлгергән иде, әллә йөрәге белән сизде, аның ягына башын борды. Атның тоныклана башлаган күзләрендә сөенеч очкыннары уйнап алды, баскан урынында тупырдап куйды. Аның да йөрәге дөп-дөп кага. Йа Хода, атның күзләреннән яшьләр ага түгелме соң?! Атлар да елый дип сөйләшәләр иде элек өлкәннәр. Дөрес икән! Атлар кеше түгел шул, күз яшьләрен сөртеп ала алмыйлар. Иртәнге кояш нурларында җемелдәп-җемелдәп куялар алар. Кан басымы күтәрелгәнен тоеп, бераз читкәрәк китте Вәкъкас.
— Хуш, Юрта! Рәнҗеткән булсам гафу ит, балакай, — дип пышылдады.
Ни галәмәт, әллә аны ишетеп, әллә күз төбендәге чебеннәрне куып, ат башын чайкап куйды.
Милициядә эшләгәндә, Кече Сон да аның карамагына керә иде. Бөтен авыл халкы аны танып белә. Берәм-берәм килеп күрешә башладылар. Маллар озату мәшәкате белән йөргән бригадир Хәтмулла да килеп җитте.
— Бөтенләй җигеп йөрмәдек без аны. Синеке икәнен белгәнгә генә Харистан яшьрәк атка алыштырып алдым. Иләкне чиләккә алыштырдым дип сөенгәндер дә әле. Картайганы гәүдәсеннән үк күренеп тора иде бит инде. Җигәргә кызгандык, — дип сөйләп алды ул.
Ат та җан иясе. Гомер-гомергә авыл кешесе атка үзенең булышчысы, дусты, канаты итеп караган, үзенең соңгы телем ипиен ашаткан. Кеше сиңа ничек караса, атыңа да шундый мөнәсәбәт күрсәтә. Чирек гасыр милициядә эшләп, берәү дә миңа зыяны тиде дип әйтә алмый аңа карата. Берәүне дә нахакка рәнҗеткәне, юк өчен дә җинаять эшләре ачып, төрмәгә утыртканы булмады. Бүген кеше алдында йөзе ак. Бөтенесе сыкранмыйча килеп күрешәләр хәзер.
Юрта — Тайга исемле беренче атының колыны. Милициягә эшкә кергәч, Мамадышка тикшерүче булып күчкән Равил калдырып киткән иде аңа Тайганы. Ул елларда участковыйларга атлар бирәләр иде шул. Машиналар түгел, мотоцикллар да юк. һәркайсының карамагында биш-алты авыл Советы. Алардагы тормышка күз-колак булып торырга, берәр хилаф гамәл кылулары турында хәбәр итсәләр, шунда ук чыгып китәргә кирәк. Атларын җигеп тә, аларга атланып та чабарга туры килә. Ә аларны асрау үзләре җилкәсендә. Әле дә рәхмәт, колхоз рәисләре печәнен, фуражын кызганмадылар. Юрта аның абзарында туды, күз алдында үсте. Егерме еллап хезмәт итте аңа. Тугры дус та, киңәшче дә булды. Юл йөргәндә, уйларын аңа сөйләп бара торган иде. Атларда кеше зиһеннәре бар, диюләре дә, бәлки, дөрестер. Бер узган юлларын онытмыйлар алар. Моңа әллә ничә тапкыр үзенең дә ышанганы бар.
Нурфиганы Иске Комазанга семинарга чакырдылар. Авыл китапханәсендә эшли иде ул. Иске Комазан Мамадыштан Кукмарага бара торган юл өстендә кала. Турыдан — Югары Ушма, Комазан урманчылыклары аша да барырга була. Болай эшләгәндә, Кече Кирмән белән Иске Комазан арасы егерме чакрым чамасы. Тик ике урман аша чыгасы була. Кич өйдә ничек барасы турында киңәшеп алдылар.
- Үзем алып барырмын, — диде Вәкъкас.
— Эшләрең болай да күп. Берәр авылдан шалтыратсалар нишлисең? Таба алмыйбыз дип, Мамадышта да тавыш кубара башларлар, — диде Нурфига, ирен мәшәкатьлисе килмичә.
Җәмәгате сүзләрендә дә хаклык бар иде. Район эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, иртәгә үзенең Иске Комазанда буласын әйтеп куйды.
— Кирәк булсам, китапханәдән эзләп табарсыз, — диде.
Ат машина түгел. Чана юлы төшәргә өлгерсә дә, бөтен юлны чаптырып барып булмый. Семинар сәгать унга билгеләнгәч, иртәнге биштә үк юлга кузгалдылар. Акрын гына җәяүле буран йөгерә. Җир өстенә бер чирек калынлыгы да ятарга өлгермәгән карны ерганакларга ташып бетерәчәк икән. Нурфигасын, туңмасын дип, чана алдына толыпка төреп утыртты. Юрта яшь, җегәрле, җилдереп кенә бара, куалыйсы да түгел. Аръяк үрен дә җиңел генә менеп китте, Казыган тауны сизмәде дә диярлек. Аны Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан тау битен көрәкләр белән кисеп ясаганнар. Озынлыгы ярты чакрымнан артыграк. Бүген дә халыкка хезмәт итә. Колхоз машиналары, тракторлары хәзер дә шуннан йөриләр. Бурсык елгасы да, урман да артта калды. Иске Заводта тире җыючы Кавигә кереп, Иске Комазанга ничек барырга кирәген сорады. Комазан урманчылыгыннан авылга туп-туры юл төшә икән. Урманчылар көн саен Дүсмәт ягыннан агач өстерәтә, адашмассың, диде. Туктап торган арада ат күшекмәсен дип, өстенә иске шинелен кисеп ясаган кормасын япкан иде. Мал кадерен белергә авылда кешене бала чагыннан ук өйрәтәләр. Мал да агач түгел. Чирли, кадерләмәсәң, егылып үләргә дә мөмкин. Кавиләрдән чыккач, аның җилкәсендәге тирләрне сөртеп алды да, яңадан юлга кузгалдылар.
Иске Комазан — тау астына тармакланып урнашкан олы гына авыл. Дөрес микән, элек кара баганасы да булган дип ишеткәне бар. Соңгы елларда җинаятьләр белән халык теленә менгәне юк тагын. Иртәнге тугызлар тирәсендә барып җиткәннәр иде инде. Якын-тирә авыллардан алар кебек ат белән килүчеләр дә бар. Китапханәчеләрнең сүзләре озакка барды. Кышкы көн кыскарак та була, узып та киткән. Җыелышлары беткәндә, яңадан караңгылык төшкән иде инде. Кайтырга чыктылар. Юлны бутамабыз микән дип, эченнән генә борчылып та куйды ул. Атын сынап карарга булды: ничек алып кайтыр икән? Дилбегәсен кагып алды да үз иркенә куйды. Аңа әйләнә-тирәсен күзләп барасы гына калды. Комазан урманчылыгына килгән юлларыннан дөрес килеп чыкты Юрта. Алга таба юырттылар. Иске Заводта Кавиләр турына җиткәч, ат, туктаргамы-юкмы икән дигәндәй, артына борылып карады, аның эндәшмәгәнен күргәч, Кече Кирмән ягындагы урманга таба менеп китте. Бу юллардан инде аның бер генә тапкыр узуы түгел. Димәк, алга таба да авылга үзе алып кайтачак. Кайтыр юл тизрәк гә үтелде кебек.
Атларның узган юлын хәтерләп калуы бервакыт җинаятьне ачарга да ярдәм итте әле аңа.
— Вәкъкас туган, Югары Якедә чәчүгә алып чыккан алты капчык арпаны урлаганнар, — дип килеп керде аңа көннәрдән бер көнне «Кызыл партизан» колхозы рәисе Закир Сафин. Колхоз милкенә кул сузу ул елларда иң олы җинаять санала иде. Моның өчен күрсәтмә суд та ясарга мөмкиннәр. Күрсәтмә суд оештыралар икән, статьяның иң катысын чәписеләрен көт тә тор инде. Закир монда андый судны махсус, башкаларга сабак булсын дип тә оештырырга мөмкин. Ул Кече Кирмәнгә рәис булып Түбән Ушмадан килгән кеше. Иртәгә үк булмаса да, барыбер китеп барачак.
Юртаны лапасыннан алып чыгып җикте дә, Югары Якегә киттеләр. Чәчүчеләр Урта Сон ягындагы басуда икән. Алты капчык югалды дип, сөмсерләре коелып тракторлары янында утырмаганнар. Эшләрен дәвам итәләр. Килә-килешкә, Закир аларны учына кыскан чыбыркы сын болгый-болгый сүгәргә кереште.
— Бридительләр! Моның өчен бөтенегезне утыртам мин сезнең! Әйтегез тизрәк, кайсыгыз сатты икмәкне? — дип гайрәтләнде ул.
— Ни тракторчы, ни чәчүче ирләр бер ләм-мим сүз әйтми. Башларын иеп тик торалар.
Вәкъкас аларны берәм-берәм читкә алып китеп сөйләшеп карарга булды.
— Үзебез дә аптыраган инде, Вәкъкас абый. Атчы капчыкларын басу кырыена бушата да кире кайтып китә. Алар янына берәүнең дә килеп киткәне күренмәде кебек. Безнең Чырка уязы ягына төшеп күмелгәнне көтеп торып, тизрәк эләктереп сызсалар гына инде. Капчыклар янында каравыл юк бит, — диде тракторчы Юныс.
Аңа ышанырга була. Тырыш ир, кеше әйберенә кул сузучы түгел. Чәчкечләрдә йөрүче егетләрнең дә телләрен чишәргә теләү бернәрсә бирмәде.
— Чәчкечне карап йөрикме, синең басу читендәге капчыкларыңа карап утырыйкмы?! — дип үпкәләвсн дә белдереп алды Самат исемлесе.
Аның сүзләреннән Закирның яңадан ачуы кабарды. Тагын җикеренергә кереште ул.
Ә атчы Сәмигулла:
— Мин алып киләм дә кайтып китәм. Мин монда причум? — дип, тик иңнәрен сикертеп тора.
Аның моңарчы кыңгыр эш кылганы сизелгәне юк иде.
Кемнән генә шикләнергә соң? Җеп очын каян табарга? Шулвакыт үзенең аты нидәндер борчылып, пошкырып куйды. Аның ягына күз салган иде, башына кылт итеп бер фикер килде. Сәмигулланың атын сынап карарга кирәк! Алар бит йөргән юлларын хәтерләп кала.
— Әйдәгез, егетләр, арбага бу капчыкларны яңадан төягез әле, — дип эндәште ул егетләргә.
Алар, аптырашып, бер-берсенә карашып куйсалар да, ул кушканны эшләделәр. Барысы да җавап көтеп аңа төбәлгәннәр иде. Ә ул, беркемгә бер сүз әйтмичә, атның дилбегәсен кулына алды да:
— На-а, әйдә, малкай, — дип кагып куйды.
Ат кузгалып китте һәм урман ягына борылды. Аны үз иркенә куйды ул, дилбегәсен кагып кына барды. Башкалар да аның артыннан иярделәр. Ат тар гына юлдан урман эченә килеп керде һәм бераз баруга тукталып калды. Нәкъ шул төштә югалган капчыклар өелеп тора иде!
— Йә, хәзер сөйлә инде, — диде ул сөмсере коелган атчы Сәмигуллага.
Озак телен әйләндереп сүз әйтә алмады әле тегесе.
— Ничек... ничек... белдең? — дип тезде көрмәкләнгән телләре белән.
Чәчүче егетләр, шаркылдап көлеп, җиргә егылдылар.
Песи, песи, пескәем,
Саклый торган маеңны
Үзең ашап киткәнсең... —
дип такмаклады Юныс.
Колхоз рәисе Закирның да мондый тапкырлыктан исе-акылы киткән иде.
—Вәт бит, ә! Менә ичмасам участковый! — дип тел шартлатты ул.
— Атның хәтере бик яхшы. Бер барган җиренә икенчесендә үзе алып бара. — «Бу капчыкларны да урманга алып керергә кирәк икән», — дип уйлады ул. — Ат бит Сәмигулланың аларны урлаганын белми, — дип аңлатып бирде Вәкъкас, гади генә итеп.
Атчы Сәмигулла кычкырып елый башлады.
— Берүк харап итмәгез. Алты балам бар. Гайни аларны үзе генә ничек кеше итсен. Йа Ходаем, шайтан гына бутады бит, — дип тезде ул.
Ирнең яшьләре күзләреннән түгел, йөрәгеннән тәгәриләр иде. Закир да, усал булса да, кеше хәлен аңлый белә.
— Арпаны таптык. Әллә суд ясап йөрмибезме соң? — дип, үзе эндәште ул Вәкъкаска.
Аңа нәрсә! Закон бозу булса да, колхоз рәисе сүзе белән килешмичә булдыра алмый. Беркетмә тутырып тормады, Мамадышка хәбәр итмәде. Үз гомерендә дөньяга чыгармаган, авылда гына нокта куйган эшләр байтакка җыела торгандыр.
Кайда гына барса да, гел аты белән булды Вәкъкас. Аның белән узган юлларны саный китсәң, бик күпкә тулыр иде. Менә хәзер Юртаны да ит комбинатына җибәрәләр. Ат кына булса да, бик якын кешеңне югалткан, йөрәгеңнең бер почмагы кителеп төшкән кебек. Үзенең дә күңеле тулды. Түземлегем җитмәс дип, маллар яныннан ераграк китәргә тырышты. Башка машиналарны да төяп бетергәннәр иде инде. Чаллы юлына таба кузгалдылар. Атның каерылып-каерылып аның ягына борылып каравын шәйләде ул. Бу аның белән саубуллашуы иде. Үзе дә кулын изәде.
Янәшәдәге машина-трактор паркы капка төбендә бер төркем ирләр җыелышып тора иде. Алар янына тукталды.
— Күрдеңме, Вәкъкас абый, атыңның күзендә яшьләр иде, — диде Нуретдин исемлесе.
Үзенең дә күңеле бушап калган нде. Җавап кайтарып тормады. Юрта җанының бер кыйпылчыгын алып киткәндәй булды. Югалту ачысы онытылса да, ул бушлык башка бервакытта да тулмаячак инде. Әле ярый саубуллашырга килеп өлгерде, соңгы тапкыр булса да күреп калды. Гомергә үкенечкә калган булыр иде.
Күңеле булып, сәфәреннән канәгатьлек тоеп әйләнеп кайтты ул Кече Кирмәнгә.