СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фарсель Зыятдинов "Йомышың төшкәч"

Тирләп салкын су эчкән иде Белми, нык кына салкын тидерде, тамагы авырта башлады. Көннәр үтте, авырту һаман басылмады. Гыйльми ярдәм итәр иде итүен, тик узган атнада ачуланышканнар иде шул. Ни булса шул булыр дип, Белми иске дусты янына барырга булды. Бу бәладән коткарса, ул гына коткара ала.
Белми килгәндә, Гыйльми умарта бакчасында бал кортларына шикәр суы биреп йөри иде. Иске дустының капкадан керүен күргәч, ул баллы суны агач төбенә куйды да кулларын сөртә-сөртә Белмигә каршы юнәлде:
— Кайда югалдың син, малай? — диде ул. — Килмисең дә. Авырмагансыңдыр бит?
Белми исә сүзне нәрсәдән башларга белми азапланды. Ни өчен килгәнен башта ук әйтеп салса: «Үзеңә кирәк чакта гына йөрисең шул син», — дип уйлавы бар Гыйльминең...
— Юк ла,— диде ул. Аннары сүзне икенчегә борды.— Бал кортларын сыйлыйсың, ахры? Син инде кайчагында арттырып ук җибәрәсең. Җәй уртасында, бөтен дөнья чәчәктә утырганда, шикәр суы биреп, кортларны узындырасың түгелме?
Белми үзенә калса шәп әйттем дип уйлады, ахрысы: Гыйльми генә түгел, Белми дә кайбер нәрсәләрне белә дигәндәй, астан гына елмаеп куйды.
Гыйльминең моңа бер дә исе китмәде.
— Әйе, шикәр белән сыйлыйм, кыярларны коткарырга кирәк, — диде.
— Ничек инде кыярларны?.. — дип башлаган иде Белми, тик шикәр суында яткан кыяр чәчәкләрен күргәч тынып калды.
Нәрсә кылана инде тагын? Әкәмәт тә кеше бу Гыйльми. Кыяр чәчәкләрен өзеп суга салгач, аннан нәрсә үссен ди?
Белминең күз алдында шикәр суына бер-бер артлы бал кортлары очып куна башлады. Алар балны җыялар да очып китәләр...
Белми карап торды-торды да, ачуы чыкты:
— Алдамасаң күңелең булмыймы әллә синең, Гыйльми? Кыярларга түгел, кортларга куйгансың бит шикәр суын.
Гыйльми көлемсерәде:
— Эшнең хикмәтен белсәң, бер дә болай дип әйтмәс идең. Әнә кара! Ширбәттә нигә кыяр чәчәкләре ята дип уйлыйсың?
— Белмим, берни дә белмим, — диде Белми.
— Әнә теге ике түтәлне күрәсеңме? Ул — минем кыярларым. Тик кыяры сирәк күренә, кыярланмыйлар. Чөнки тирә-якта чәчәкләр шулхәтле күп, бал кортлары кыяр чәчәкләренә бөтенләй игътибар бирмиләр диярлек. Менә шуларның игътибарын арттырмакчы, дөресрәге, хәйләләмәкче булам, Белми дус. Әнә, күрәсеңме, бал кортлары кыяр исе сеңгән шикәр суын ташыйлар. Бу аларга җиңел бирелә. Шуңа күрә кыяр чәчәге исе аларның миенә сеңеп калачак. Күрерсең, иртәгә алар барысы да минем кыяр түтәлемдә булырлар. Төшендеңме инде?
Ниһаять, Белмигә йомышын әйтү өчен уңай вакыт җитте кебек.
— Бер дә белмәгәнең юк инде, Гыйльми дус, — диде ул, елмаерга тырышып. — Ә мин, юләр, шуннан файдалана да белмим. Бәлки, әле син минем әниемнең тамагын ничек дәваларга икәнен дә әйтерсең.
— Әниең авырыймыни? — диде Гыйльми. — Ә мин аны кичә генә күргән идем. Ул: «Улым Белминең тамагы бик авырта», — дип зарланды. Ә мин, килсен, чарасын табарбыз, дигән булдым тагын...
Белминең колак очлары кызарып чыкты.
— Гыйльми дус, коткар мине, тамак чиреннән дә, ялган сөйләүдән дә коткар...
— Тамагыңны дәваларбыз анысы, — диде Гыйльми, көрсенеп, — тик менә икенче чирдән, ай-һай, дәвалап булыр микән сине? Анысыннан котылу ягын үзең кара инде.
— Ә тамакны ничек төзәтәсең?
— Аның өчен умарта җилеме — прополис кирәк. Шуны майда эретеп капкаласаң, авырту басылыр. Умарта кортлары — шәп бакчачылар гына түгел, менә дигән докторлар да алар.
Гыйльми умартасына таба юнәлде. Кортлар очып чы гып йөри торган тишекне зуррак ачып куйды. «Ник алай эшлисең?» — дигәч, Белмигә: «Иртәгә күрерсең», — дип кенә җавап бирде.
Иртәгесен Гыйльми белән Белми бакчага чыктылар. Бал кортлары кыяр түтәлләре өстендә гөж килә иде.
— Әнә кичәге ширбәтле кыяр суы ничек ошаган үзләренә. Димәк, кыяр мул булачак, — диде Гыйльми.
Аннары умартага юнәлделәр. Бал кортлары зур итеп ачып калдырылган ярыкны бөтенләй кечерәйтеп куйганнар иде.
— Кортлар өчен зур ярыкның кирәге юк,— диде Гыйльми.— Шуңа күрә кортлар аны, бал урлаучы бөҗәкләр кермәсен өчен, прополис белән сылап кечерәйткәннәр. Хәзер мин прополисны кырып сиңа бирәм дә ярыкны элеккечә итеп калдырам. Аның бер зыяны да юк.
Белми, прополисны алгач, Гыйльмигә рәхмәт укып, эчтән генә башкача бер дә алдашмаска ант итә-итә өйләренә йөгерде...
2025-07-22 15:53