Бу кыярлар белән быел без бөтенләй уңмадык. Беренче тапкыр чәчкәннәренең өстен ябарга онытканбыз, суык алды. Икенче кат чәчеп карадык, орлыкларын корт ашады, ахры, тишелмәделәр. Әле соң түгел, алда җәй озын, шәт, өлгерерләр дип, өченче тапкыр чәчтек. Ялгышмаганбыз. Кыярларыбыз, тигез генә тишелеп, гиз арада күзгә күренеп үсеп киттеләр. Күп тә үтмәде, түтәл өстендә, учлап сипкәндәй, сап-сары чәчәкләр балкып, вак-вак кына кыярчыклар да күренә башлады. Алай да кыярлы булабыз икән әле, болары үссә, җәен ашарга да, кышка тозларга да җитәр дип, бик өметләнеп гора идек инде. Әмма, беркөн торып чыксам, кыяр түтәлебез танырлык түгел, ындыр табагына әйләнгән. Ни булган монда? Түтәлне кем шулай рәхимсез таптаган? Шулчакны өзгәләнгән сабаклар арасыннан, кем дисезме, энәләрен тырпайтып, зур гына керпе күренде. Үзен таяк белән тукмаклап чыгарасы урында, мин сиңа әйтим, бу килмешәк, фыр-фыр килеп, усал фырылдап, мине куркытмакчы, түтәлдән кумакчы була. Нәкъ җәй уртасында безне кыярсыз калдырганга, башта бик ачуым килгән иде дә... Кул белән генә аңа кагыла алмыйсың инде, энәләре бик очлы. Бу чакырылмаган кунакны, агач көрәк очына элеп, койма аша тондырыйм дисәм, аның астында тавык; күкәеннән дә ваграк, үзләре шыр ялангач дүрт баласын күрдем. Керпегә булган ачуым шул минутта ук таралды да бетте. Бу бичаракай бирегә бәбәйләргә килгән бит! Безнең өй артыннан ук урман башлана. Әмма магнитофон күтәргән, транзистор тоткан, гитара дыңгырдаткан ял итүче халык аннан көнен дә, төнен дә өзелми. Җәйге каникул чорларында урман тирәсеннән кайтып кермәгән малай- шалайның да җитмәгән җире юк. Мондый шартларда кайда бала табасың да, аларны кайда үстерәсең? Бәбәйләр сәгате җиткәч, бу бичара керпе безнең кыяр түтәленнән дә тынычрак һәм хәвефсезрәк урын тапмаган, күрәсең. Җитмәсә, күршебездә генә тавык, куян, дуңгыз абзарлары да бар. Анда күсе, тычкан заты да юк түгел. Ана булырга җыенган керпебез боларны да исәпкә алгандыр. Ә балалар үстергәндә, аларны аякка бастырганда, тормыштагы мөмкинлекләрнең кай якларын гына исәпкә алмыйсың?!
Мондый изге ният белән йөргәч, керпегә тимәдек инде. Кибет ишегалдыннан әрҗә күтәреп кайттым. Аның тишек-тошык җирләрен томалап, төбенә йомшак үлән түшәп, ана керпене балалары белән шунда күчердек. Алларына тәлинкә белән сөт, кишер турап куйдык. Ояны бик килештереп, көндезен рәхәтләнеп йоклап, ә караңгы төшә башлау белән ду килеп котырынып уйнап, болар биредә атна-ун көннәр чамасы яшәгәннәрдер. Бала дигән нәрсә кемгә генә газиз түгел дә, кемгә генә кадерле түгел. Керпе дә йомшагым дип әйтер, ди шул. Менә шуның тере шаһиты булырга туры килде безгә. Шул шыр ялангач, үзләре килбәтсез балаларын ана керпенең ялап-ялап, тәпие белән сыпырып-сыпырып ничек иркәләгәнен күрсәгез икән!
Мин ясап биргән оя, алар өчен нихәтле генә уңайлы булса да, ул — барыбер читлек бит. Читлек, тоткынлык — коточкыч нәрсә бит алар. Дөньяда ирекле булуга ни җитә?! Беркөн иртән сөт чыгарсам, чакырылмаган кунакларыбыздан җилләр искән. Ана керпе, балаларым бераз аякка бастылар, инде урманга — төп йортыбызга кайтсак та югалып калмабыз, дип исәп- хисап тоткандыр. Әмма урман тирәсе бик шау-шулы шул хәзер. Кешеләр анда әйтерсең шәһәр тавыш-гаугасыннан котылырга, кайгы-хәсрәтләрен ташлап торып, иркенләп сулыш алырга, бер онытылып ял итәргә түгел, ә бәлки ыгы-зыгы тудыру, гауга чыгару өчен киләләр. Урман ияләренә, бигрәк тә кош-корт халкына, анда көн итү елдан-ел, ай-һай, кыенлаша бара. Шул шыксызлыклары белән матур, гөнаһсызлыклары белән сөйкемле, нарасыйлыклары белән күркәм булган һәм бөтен гаиләбез, күрше-күләннәребез белән яратып өлгергән бу керпе балаларын анда нинди язмышлар көтәдер инде. Өй артында шаулаган урманга карыйм. Керпе балаларын сыйдыра күр инде үзеңә, урман, дим. Үз көннәрен үзләре күреп, исән-имин яшәсеннәр. Син бит кош-кортларың, куян-төлкеләрең, аю-бүреләрең белән матур һәм серле. Эчеңдә күп серләр саклап, сихрилегең белән үзеңә тартып тор!..