СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әмирхан Еники "Төнге тамчылар"

(Дәвамы)
Ул көнне университетның гыйльми советында чит шәһәрдән килгән бер егет кандидатлык диссертациясен яклады. Профессор Хәлил Ишмаев оппонентларның берсе иде. Диссертацияне яклау күптән килгән тәртип һәм кагыйдә буенча үтте. Булачак яшь галим кирәк дәрәҗәдә әдәп һәм тыйнаклык саклап, кирәк дәрәҗәдә генә бәйсез һәм кыю булырга тырышып, бераз гына дулкынланып һәм бераз гына масаеп, диссертациянең кыскача эчтәлеген сөйләп чыкты. Оппонентлар да коры рәсмилеккә беркадәр җылы хәер- хаһлык кушып, күбрәк мактап, азрак тәнкыйтьләп, кыскасы, бөтен шартын китереп, диссертация турында үз фикерләрен әйттеләр. Ахырдан булачак галим өлкән галимнәргә түбәнчелек белән үзенең рәхмәтен белдерде, тиешле вәгъдәләрен бирде, аннары гыйльми совет членнары шар салып, егетебезне бик хаклы рәвештә кандидат ясап куйдылар.
Шуннан соң инде максатына ирешкән бәхетле егет, күптән килгән йола буенча, үзенең оппонентларын һәм утырышта булган кайбер якын кешеләрен «Казан» ресторанының аулак бер бүлмәсенә кичке ашка алып китте. Әзер табынга унбишләп кеше утырды, тамада итеп мондый мәҗлесләрнең берсеннән дә калмый торган бик борынгы кандидат Кәли иптәшне сайладылар. Кәли иптәш аягүрә басты, тамагын кырды, көлдерергә теләп нидер әйтте, көлүче булмагач, пычак сырты белән шешә муенына сукты һәм коньякларны, столичныйларны рюмкаларга салырга кушты... Монда инде яңа кандидат, яшь килендәй, баштан ук алдына карап, тыйнак кына утырырга тиеш иде, чөнки хәзер аның исеменә мактау сүзләре китәчәк. Һәм чынлап та рюмкалар күтәрелгән саен, мактау сүзләре егетнең бик дөрес уйлый белә торган өметле башына ява гына торды.
Мондый мәҗлесләр Хәлилгә бик таныш иде. Ул моның шикелле «юу» мәҗлесләрен котылгысыз бернәрсә итеп санарга һәм анда артык сөенмичә-көенмичә генә чыдап утырырга күнеккән иде инде. Чамалап кына эчү, чамалап кына ашау, чамалап кына сүз кыстыру һәм ахырдан шулар бәрабәренә, килеп, мәҗлесне бизәп утыруы өчен рәхмәт ишетеп китү—менә аның күнеккән гадәте шул иде.
Ләкин бүгенге мәҗлескә ул башта ук күңеле тартмыйча килде. Кәефе начар, җаны тыныч түгел, йөрәгендә ниндидер бер суырылмас сызлавык утыра кебек... Ни калган миңа монда дип, эче пошып, хәтта үкенеп тә куйды. Шулай да хуҗа егет бик зурлап каршы алгач, өстәлнең түренә үк узып, алдына карап, сүзсез генә утыра бирде. Мәҗлес башланды, яшь кандидат хөрмәтенә тостлар күтәрелде. Һәм, гаҗәп хәл, моңарчы бик сакланып кына эчә торган Хәлил бу юлы, кеше рәтеннән, салган бер рюмкасын эчеп бетерә барды. Шулай эчеп, бераз җиңеллек табарга уйлады, ахрысы... Ләкин исерү алып килгән бу җиңеллек гадәттәге ваемсыз, кәефле җиңеллек түгел иде. Ничектер болытлардан ачыла башлаган күктә тулы ай күренгәндәй, аның да бераз яктыра төшкән хыял күгендә... Ләйләсе акрын гына калкып чыкты. Һәм аңа шул җитте, шул минуттан ул барысын да онытып, үз эченә йомылып, бары Ләйлә турында гына уйланып утырды. Бу кызыксыз, шау-шулы мәҗлестә, ялгызлыкка бирелеп, Ләйләне генә уйлап, Ләйләне генә сагынып утыру аңа гүя ниндидер моңсу, хәсрәтле бер рәхәтлек китерде.
...Ул тагын һәм тагын эчте, исерә башлавын бик ачык сизсә дә, юри тыелырга теләмәде. Чөнки эчкән саен акылын-җанын буып торган тышаулардан үзен бу шана барган шикелле тойды. Уйлары гаять ачыкланып, тирәнәеп, үткенләнеп киткәндәй булды. Мәхәббәт турында, язмышлар турында, заман һәм кешеләр турында тирән фикерләр, әче хакыйкатьләр күңеленә килде. Ләкин монда аларны әйтерлек сылтавы да, кешесе дә юк иде, алар барысы да хәзергә, эсседә кузгалган умарта күчедәй, аның эчендә генә кайный иде.
Ахырда ул үзенең шактый нык исерүен аңлады. Мәҗлес әле кызып кына барса да, кузгалырга вакыт
җиткәнлеген чамалады. Ә бераздан ул үзен ничек тә айнык тотарга тырышып урыныннан торды һәм тотлыга биреп, кайтырга рөхсәт итүләрен сорады... Мәҗлестә утыручылар аңа бик сәерсенеп карадылар, шунда гына аның исереп киткәнлеген сизеп алдылар, ләкин шулай да гаҗәпләнгән булып: «Профессор, бу ни эш бу?.. Сөйләмәгез әле, Хәлил Кәримович, утырыгыз әле, утырыгыз, сездән башка мәҗлеснең яме китә бит!»—дип кыстарга, юмаларга тотындылар. Профессор, артык сүз ычкындырмас өчен, бары кулын күкрәгенә куеп, башын гына чайкады, мәҗлес хуҗасының кулын кысып, аркасыннан какты һәм, гәүдәсен аеруча текә тотып, ишеккә юнәлде. Аны кемнәрдер түбәнгә кадәр озата төштеләр, пальтосын, эшләпәсен кидерделәр, портфелен кулына бирделәр. Кемдер аңа: «Хәлил Кәримович, озатып куйыйм сезне, булмаса!»—дип тә карады, ләкин ул елмаеп кына башын селекте дә үз аягы белән ашыкмыйча гына чыгып китте.
Чыккач та ул аулак урамга борылды. Мондый кыяфәттә үзәк урамнан кайтуның хәтәр булуын яхшы белә иде, әлбәттә. Булган икән шул, шактый күп булган икән, хәерсез! Күпме генә туры барырга тырышмасын, аяклары әледән-әле чалыш-чолыш атлап киткәлиләр иде.
Әмма аның акылы гаҗәп ачык, үткен иде, бик кыю, бик кызу эшли иде. Моңарчы эчендә генә кайнаган уйлары хәзер, ялгыз калгач, атылып чыгарга гүя юл эзлиләр иде. Һәм менә ул, ниндидер бер ярсулы рәхимсезлек белән, үзенең үткән тормышын, эшен, гамәлен тәнкыйтьләргә тотынды; искиткеч батыраеп, үз-үзенә ачьр хакыйкатьләрне ярып әйтә башлады.
Йә, ничек яшәдең син моңарчы, профессор Хәлил Кәримович Ишмаев? Профессор! Син, егерменче елларның ахырында Бөгешле авылыннан җәяүләп чыгып киткән чабаталы йолкыш малай, менә кем булдың бит! Молодец! Дан сиңа, дан! Ләкин, әйт, ничек ирештең син моңа? Акылың, талантың бик зур булып, башка Галимнәр белән гадел рәвештә ярышып, фән дөньясына үз буразнаңны ерып килеп кердеңме? Шундый чын галим булып күтәрелдеңме син? Йә, әйт, курыкма!
Әйе, хакыйкатьне әйтмичә булмый... Син, иптәшкәем, болганчык авыр бер заманда, күп кенә укымышлы ирләр үлгәннән соң, бушап калган урынга килеп утырдың. Сиңа беркем белән бәхәсләшергә дә, нидер исбат итәргә дә, үзеңнең ниндидер принципларыңны, карашларыңны яклап маташырга да туры килмәде. Хәер, дөресен генә әйткәндә, алар синдә беркайчан да булмады да. Син баштан ук үзеңнән өстеннәргә буйсынып, алар авызына карап, алар әйткәнне генә кабатлап килдең. Конъюнктурага яраклашып нәрсәнедер мактадың, нәрсәнедер яманладың, каһәргә юлыккан кешеләрне тизрәк гаепләргә ашыктың, хаклыгына үзең дә ышанмаган теорияләрне яклап мәкаләләр язган булдың... Ә асылда, бу минеке дип, горурланып, кулыңа тотарлык бер җитди, төпле хезмәтең дә юк синең!
Ни өчен болай булды соң бу? Ни өчен ул, ташу өстендәге йомычка шикелле, җиңел генә чайкалып акты да акты? Үзе генә гаеплеме ул моңа? Әйе, аның яшисе, эшлисе, үсәсе-күтәреләсе килә иде. Иленә һәм халкына ихлас күңелдән хезмәт итәсе килә иде. Әмма ләкин ул елларның кырыс шартлары аны, аны гына түгел, бик күпләрне әнә шулай ирекле кол итте; мөстәкыйль фикерләүне, шәхси намусны үз кулың белән буарга мәҗбүр итте. Бер ише кешеләр, җан саклауны, хәвеф- хәтәрсез яшәүне бөек идеаллар хакына дигән сылтау белән аклап, ихтыярсыз курчакка, обывательгә әверелде. Менә фаҗиганең тамыры кайда!.. Замана үзгәрде, кеше язмышы белән уйнау бетерелде, кешегә намусы кушканча яшәргә, иҗат итәргә мөмкинлекләр туды, ә шулай да теге еллардан канга сеңеп калган коллык зәхмәте һаман чыгып беткәне дә юк. Кем әйтмешли, эчкә кереп оялаган куян һаман калтыранып утыра әле. Шуны озын колагыннан сөйрәп чыгарырга көчең җитми,батырлыгың җитми синең... Кызганыч бәндә син! Кукыраеп йөрүче буш куык син!
...Хәлил ниндидер бер урам чатында тукталды. Кулын тирләгән маңгаена куйды, күзләрен йомды һәм бераз вакыт тик кенә тынып торды. Якында гына нәрсәдер тып-тып тама. Хәлил газап тулы күзләрен ачты. Иа Хода, яз ич бу, яз! Ләйлә ич бу, Ләйлә! Тамчылар шуны тукыйлар бит аңа: ак күбәләгең яз булып, яшәрү булып, яңару булып кайтты, диләр!..
Хәлил тирән итеп бер сулады, кулы белән йөзен иягенә чаклы сыпырды, аннары кисәк кенә кузгалып, чалыш-чолыш атлый-атлый китеп барды. Ул болай ашыгып кая баруын, нишләргә теләвен ачык кына белми иде, ләкин бара торгач, аяклары үзләре аны бер киң урам чатына китереп чыгардылар. Бу—Чехов урамы иде. Каршы чатта биек цемент баганада бик якты булып электр яна. Аңардан өч-дүрт метрда гына газета- журнал киоскысы тора. Хәлил, бу таныш чатны күргәч, тукталып калды һәм, үзенең ни хәлдә булуын исенә төшереп, бераз куркып-борчылып та куйды. Ләкин киң урам буш иде, тын иде. «Йә, менә килдең,—диде Хәлил, башын салындырып.—Йә, ни күрдең, ни таптың? Кем көтә сине монда, исерек җүләр!»—Һәм оятыннан, хурлануыннан кая таба барырга белмәгәндәй, каршы чатка таба атлады. Барып җитәрәк кенә, тротуар буенда тор ган киоскының икенче ягыннан бер ханым килеп чыкты да Хәлил яныннан кызу-кызу гына үтеп китә башлады. Хәлил аны күз кырые белән генә күреп өлгерде. Әмма үзенә һич исәп бирмәстән, бөтенләй танымыйча- нитмичә, гүя актыккы өметен сынар өчен генә ул ят хатынга дәште.
—Ләйлә... Ләйлә ханым!..
Ханым ишетте. Ишетү генә түгел, артына борылып карады һәм кинәт тукталып та калды. Башта, куркуыннан булса кирәк, аз гына артка чигенгәндәй итте, аннары күпмедер вакыт өнсез калып, Хәлилдән күзләрен алалмыйча карап торды. Тик шуннан соң гына ул, артык гаҗәпләнүдән, пышылдап:
—Хәлил абый!.. Хәлил абый, сезме бу?—диде, ниһаять.
Хәлил дә үз күзләренә үзе ышанмыйча өнсез катып калган иде. Берьюлы айнып киткәндәй булды ул, ләкин шул ук вакытта бөтен зиһене чуалып, бөтен реаль чынлыкны югалтып, ниндидер галәм бушлыгына чумгандай хис итә иде үзен. Тик иреннәре генә: «Ләйләмени бу, Ләйлә шушымыни, төш кенә түгелме, «ярабби!» — дип әйтергә тырышкандай, кыймылдыйлар иде. Шуңадыр инде Ләйләнең сүзләре дә аңа каяндыр бик ерактан килеп ишетелгән шикелле булды. Күпмедер секунд үткәч кенә ул, телгә килеп:
—Әйе, бу мин, мин, Ләйлә!—диде, бер үк вакытта көләргә дә, елап җибәрергә дә әзер торган чырай белән.
Тагын алар, бер-берсенә карашып, бер мизгел тынып калдылар. Шулчагында Хәлил, үзенең чын хәленә кайтып, исерек булуын исенә төшерде. Һәм шуны сиздерүдән гаять куркып, арты белән киоскыга таба аз гына чигенә төште. Ләкин аны-моны сизеп өлгермәгән Ләйлә ханым, чын шатланудан яктырып:
—Менә нинди көтелмәгән очрашу! Просто гаҗәп!— диде һәм Хәлилгә кулын сузды. Хәлил, түбәнчелек белән башып иеп, аның кулын кысты.
—Нинди җилләр ташлады сезне бу якларга?.. Шу лай соң гына...—диде ханым, инде тынычлана төшеп.
—Болай... кичке прогулкага чыккан идем,—диде Хәлил, тотлыгыбрак. Һәм, шулай дигәч кенә, кулында портфеле барын исенә төшерде. Ләкин ханым моңа игътибар итмәде булса кирәк.
—Килмисез дә, күренмисез дә,—дип сөйләнеп китте ул.—Ничек диләр әле, алты яшәр кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер диләрме?.. Ә сез үзгәргәнсез,Хәлил абый, бик нык үзгәргәнсез... Сәламәтлегегез ничек соң? Ничек кенә торасыз?..
—Рәхмәт, зарарсыз,—дип кенә куйды Хәлил. Ләйлә ханымның үзен бу кадәр тиз кулга алуы һәм шулкадәр гади, табигый сөйләшүе аны тәмам хәйранга калдырды. Әйтерсең, бу ханым аңа беркайчан да мәхәббәт хаты да язмаган, әйтерсең, аулак урамнарда, башын аның күкрәгенә салып, матур хыялларын сөйләп тә утырмаган, курка-калтырана чәчәк иреннәреннән дә үптермә гән, кыскасы, алар арасында берни дә—өзелеп яратышу да, әрнеп аерылышу да булмаган. Әйе, гаҗәп бу, бик гаҗәп!
—Мәрвәр ханым ничек соң, исән-саумы?—диде Ләйлә ханым, шундый ук эчкерсез табигыйлек белән.
«Бусы бигрәк тә инде»,—дип уйлады Хәлил, ачынып, һәм теләр-теләмәс кенә җавап бирде:
—Рәхмәт, тап-таза!
Ул үзе, исерек булуын сиздерүдән һаман әле кур кып, сорашырга яки ни дә булса әйтергә кыймыйча азаплана иде. Бары томанланган күзләрен Ләйлә ханымнан аера алмыйча, гүя белергә, танырга, танып күңеленә сеңдереп калырга теләгәндәй, аңа тик йотылып карап тора иде. Әйе, бу ят хатын, бөтен килеш- килбәте, хәтта өс-башы белән дә ят хатын... Бөтенесе бик модный, бик затлы, бик бай... Әйе, мондый байлыкка һәм, ихтимал, югары бәхеткә ирешкән хатын үткәннәрне оныта, онытмаса, аларга салкын, битараф карый аладыр шул!..
Ләкин шул ук вакытта бу—Ләйлә. Дөрес, шактый нык үзгәргән, әмма матур булып үзгәргән Ләйлә бу... Ничектер буйга үсә төшеп, бераз тулыланып киткән. Кыз чагындагы самими нәфислегенә үзен бик карый белә торган хатыннарга гына хас нәзакәтле гүзәллек өстәлгән... Хәзер аны гамьсез ак күбәләккә түгел, ә горур аккошка охшатырга мөмкин булыр иде... Ә йөзе шул ук тулы иренле, бик чиста йөз, күзләре дә шул ук кара каймалы якты күзләр... Ах, аныкы буласы иде бит, аныкы буласы иде бу зифа сын, бу нәфис йөз, бу якты күзләр!
Ләйлә ханым, Хәлилнең бу кадәр йотылып карап торуыннан борчыла башлап, як-ягына җәһәт кенә каранып алды да ашыгып әйтте:
—- Нигә без чат башында басып торабыз әле. Әйдәгез безгә,апалар ятмаганнардыр әле,мине көтәләрдер... вакытыгыз булса, сез дә кереп чыгарсыз.
Хәлил, авыр гына көрсенеп, башын чайкады:
—Юк, Ләйлә, бүген мин сезгә бара алмыйм, мөмкин түгел.
—Алайса, мине озатып куегыз.
—Рәхәтләнеп!—диде Хәлил, ничектер ашыгыбрак, һәм үз хәлен онытып җибәрдеме, кинәт кузгалуы булды, Ләйләгә таба чайкалып та китте. Ләйлә ханым читкә тайпылып өлгерде. Соң дәрәҗәгә гаҗәпләнеп, ул Хәлилгә карады.
—Ни булды сезгә, Хәлил абый?
—Зарар юк, ул болай гына,—диде Хәлил, кызганыч елмаеп. Тиз генә тураймакчы булды, ләкин гөнаһ шомлыгына каршы, бер тотрыклылыгын югалткан гәүдәсе тагын чайкалып китте дә, ава язып, аркасы белән киоскыга сөялде. Бары менә хәзер генә Ләйлә ханым, аның агарган йөзенә, азрак кан җәелгән күзләренә һәм өс-башының да бик үк тәртиптә булмавына игътибар итеп, эшнең серен сизеп алды.
—Сез исерек бит, Хәлил абый!-—диде ул, коты алынып. Куркынып тирә-ягына каранды, аннары тавышын әкренәйтеп, йомшаграк булырга тырышып әйтте:—Ходаем, сез исереп килгәнсез ич, сезгә кайтырга кирәк, сез кайтыгыз, Хәлил абый...
Әле эшне төзәтергә була иде. Моның өчен аз гына вакыт тынып тик кенә торырга кирәк иде. Шул арада исен җыеп, ныгып өлгергән булыр иде ул. Ләкин җүләрләр белән исерекләр һәрвакыт ашыгалар. Хәлил дә тизрәк акланырга, бөтенесен әйтеп калырга ашыгып, каршысында ташлап китәргә ничектер кыймыйча басып торган Ләйлә ханымга кинәт ике кулын сузды да:
—Ләйлә!.. Ләйлә бәгырем, ...бәгырькәем!—диде, иңрәп-ялварып.—Мин көттем, егерме биш ел буена мин сине көттем... Мин эзләдем, кайтуыңны ишеткәч тә, кичләрен шушы урамга килеп, сине эзләп йөрдем... югалган бәхетемне эзләдем мин... Кичер мине,ташлама мине, Ләйлә!.. Ләйләм!..
—Юк, юк, Хәлил абый!—диде Ләйлә ханым, артка чигенеп һәм агарынып.—Сез ни сөйләгәнегезне белмисез, сез ни хәлдә булуыгызны белмисез!.. Оят ич, килешми ич болай... Гафу итегез!..
Һәм ул кисәк кенә борылды да, йөгерә-атлый китеп тә барды. Хәлил күзләрен йомды, сыны каткандай күпмедер вакыт хәрәкәтсез басып торды.
...Тып-тып тамчылар тама. Тып-тып төнге тамчылар тама. Беркемең дә юк-юк синең, беркемең дә юк-юк синең!..
Хәлил бер-ике адым алга атлады, аннары нәкъ кар шысында торган салкын цемент баганага маңгае белән сөялде дә, калтыранып, үксеп җибәрде.
Икенче көнне ул айныган иде инде.
Бөтен газапларыннан, куркыныч-хәтәр уйларыннан, сүнми килгән соңгы мәхәббәтеннән, күптән югалган Ләйләне эзләп йөрүеннән—барысыннан да айныган иде. Кинәт купкан өермә тиз генә үтеп тә китте. Хәзер инде бу берәүгә дә эчен ачмый, чын сүзен әйтми торган шул ук салкын, йомык, горур профессор Хәлил Ишмаев иде.
Иртәнчәк ул, Мәрвәр ханым тирги-тирги чистартып биргән пальтосын киеп, зур портфелен кыстырып, кафедрасына китте. Мең дә беренче тапкыр аудиториягә керде, мең дә беренче тапкыр татар теленең морфологиясе турында лекциясен укып чыкты. Кеше үзенең күпме еллар буе таптаган сукмагына яңадан кайтып төште. Аның фикеренчә, бу такыр сукмактан чыгу мөмкин түгел, чыгарга соң иде инде.
2026-01-30 08:27