СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәүбәнова "Тиктормас болыт"

Каф таулары артында үзенең балалары белән болыт яшәгән. Ул балаларының исәбен-хисабын үзе дә белмәгән. Олысы да, кечесе дә, эресе дә, вагы да булган балаларының. Алар арасында яңгыр болытлары да, кар болытлары да, боз болытлары да булган. Ул болытлар Җир шар кирәк чагында кар, кирәк чагында яңгыр, кирәк чагында дым белән туендырып торганнар, ди.
Болыт, балаларының санын белмәгән кебек, үзенең ничә яшьтә икәнлеген дә белмәгән. Аның бу турыда уйларга вакыты да булмаган, җәен дә, көзен дә, язын да, кышын да һәрвакыт эшләргә туры килгән аңа. Төннәрен дә күзен йоммаган ул. Ул кайда кар кирәк - шунда кар болыты, кайда яңгыр кирәк, шунда яңгыр болыты җибәргән. Балалары озак кайтмый торса да, әнкә болыт берсе өчен дә кайгырмаган. Чөнки әле бер генә болытның да кайтмый калганы булмаган.
Болытларның бер дә тиктормас, бик шук энеләре булган. Ул аларның иң төпчеге, иң кечкенәсе икән. Әлегә ул гел әнисе янында гына яшәгән. Бервакыт аны әнисе, абыйларына ияртеп, җир сугарырга җибәргән. Тиктормаска алар белән шулхәтле ошаган, әле яңгыр булган, әле парга әйләнгән, әле кар булган. Бәп-бәләкәй генә булса да, болыт булган шул ул.
- Шундый рәхәт, шундый иркен! - дип әле өскә, әле аска сикергән.
- Шулай йөри торгач, болытлар кайтыр юлга борылганнар. Тиктормас:
- Минем кайтасым килми, - дип киреләнгән.
- Уйныйсың килсә, уйна. Болытның югалганы юк әле. Уйнап туйгач, юлны үзең табарсың, ә без ашыгабыз, - дип, туганнары кайтып киткән.
Тиктормас:
- Яңгыр булуы да рәхәт! Пар булуы да рәхәт! - дип шаяра-бөтерелә башлаган, бер җиргә төшкән, бер күккә менгән. Шулвакыт аңа бер кыз килеп бәрелгән. Кыз, аптырап, тирә-ягына караган һәм нәни болытны күргән.
- Син кем? - дип сораган ул аннан.
- Мин - Тиктормас. Мин - болыт, - дигән Тиктормас.
- Минем әле болытны бер дә якыннан күргәнем юк иде, - дип гаҗәпләнгән кыз. - Бигрәк бәләкәй бит син.
- Син үзең бәләкәй, - дигән Тиктормас.
Кыз исә:
-Мин - кеше. Кеше башта бәби, аннан сабый, аннан менә минем кебек була. Аннан абыйга я апага әйләнә, - дип аңлаткан.
- Болытлар да үсә. Үскәч, алар яңгыр, кар, боз болытына әверелә, - дигән Тиктормас.
- Ә син нинди болыт буласың?
- Әлегә мин яңгыр болыты булам.
- Әйдә, икәү куышлы уйныйбыз!
Шулай көне буе уйнаганнар болар. Кич җиткәч, кызны әнисе өйгә чакырган. Болыт исә:
- Берүзем нишләрмен, кайда йоклармын инде, - дип кайгырган.
- Әйдә, мин сине кочаклап йоклыйм, - дигән кыз.
- Мин юеш бит, миннән яңгыр тама. Син чыланырсың, - дигән болыт. Кыз:
- Алайса, мин сине төнгә чәйнеккә салып куям, - дигән.
Болыт чәйнек эченә кергән дә чумган. Иртә белән кызның әнисе чәйнекне кайнатырга куйган. Тиктормас, кызуга чыдый алмыйча, чәйнек капкачын ачып, башта - түшәмгә, аннан ачык тәрәзәгә сикергән, тәрәзәдән урамга чыккан, урамнан һавада очып йөргән болытларга ияргән, ил әре янына кайткач:
- Мин шундый җирдә кундым, андый кайнар җирдә сезнең берегезнең дә булганы юктыр, - дип мактанган.