СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәмзия Габделхакова "Китмә!"

Подъездда ут юк иде.
Шакирә дөм караңгыда, кармалана-кармалана, баскыч култыксасын эзләп тапты, суга батучы үзенә сузылган коткаручы кулларга ничек ябышса, ул да аңа шулай килеп ябышты. Әллә кемнәрнең тирле учлары сыйпап үткән бу култыкса аны, турылыклы дусты сыман җитәкләп, өскә-үзе яшәгән җиденче катка алып менәчәк иде.
Җәйге көн ни озын булса да, вакыты җиткәч, шәһәр өстенә кара чапанын җәеп, төн сузылып ята. Караңгылык өркетә, шикләндерә. Бина эчендә бигрәк тә. һәр борылышта хәвеф сагалап тора кебек. Ишекләр бикле. Андый-мондый хәл була калса да, алар ачылмаячак. Берни күрмәдек, берни ишетмәдек... Шулай тынычрак. Заман кешеләрне битараф булырга өйрәтте. Шаһит белән корбан бер сызыкта басып тора. Бүген-шаһит, иртәгә-корбан...
Шакирә тавыш-тынсыз гына атларга тырыша. Әмма, ничек сак басса да, дулап-ярсып типкән йөрәк тавышы үз колагында гына түгел, бөтен подъездга яңгырый кебек. Ул балачактан ук караңгылыктан курка иде. Күңеленнән генә әбисе өйрәткән догаларны пышылдады: «Ләхәүлә вәлә күәтә... Иа Ходаем, юньсез бәндәләрдән сакла! Үз өемә исән-имин кайтып керергә насыйп ит!»
Менә инде бишенче кат. Тагы икене менәр дә үз бусагасыннан атлап керер, ике ишеген өч йозакка бикләп, иркен сулап куяр... Үз өем-үз өнем, үз тынычлыгым.
Алтынчы катны үтеп, җиденчегә күтәрелгәндә, хатын чак кычкырып җибәрмәде. Ике кат арасындагы мәйданчыкның тәрәзә төбендә тезләрен кочып, ниндидер кеше утыра иде. Ир-ат. Урамнан төшкән саран ут яктысында тузгыган чәчләр, киң маңгай, туры борын, бераз алга чыгып торган ияк шәйләнә.
«Наркоман!»-Болай да куркудан куырылган йөрәген сискәндереп, тәненең һәр әгъзасын чеметеп, башыннан шул шомлы уй йөгереп узды. Бу бәндә үз акылында булса, киерелеп ачылган тәрәзә төбендә шулай иркенләп, җәелеп утырыр идемени?! Чак кына сулга авышты исә, түбәнгә атылачак бит.
Шакирә күләгә-кеше яныннан шым басып, тыныч кына үтеп китмәкче иде, тегесе үзе сүз катты:
- Мин сине көтәм...
Кое төбеннән бәрелә-сугыла күтәрелгән кайтаваз сыман калтыравык, тынгысыз тавышны ишетеп, хатын шып туктады, дәшүчегә арты белән баскан килеш:
- Нигә?-дип сорады.
- Миңа шаһит кирәк. Югыйсә аңламаячаклар.
- Мин сине күрмәдем, - диде хатын һәм юлын дәвам итте.
- Ә мин синең күрүеңне телим!
Шакирә ярты сыны белән генә тәрәзә ягына борылып, кайгыртучан, йомшак тавыш белән шәүләгә дәште:
- Егыласың бит.
Шүрләвен сиздермәскә, саксыз сүз әйтеп, тәрәзә уемындагы билгесез затны ярсытмаска кирәк иде.
- Ә, бәлки, минем егыласым киләдер,-диде күләгә-кеше һәм кискен хәрәкәт белән кулларын кош канатыдай як-якка җәеп җибәрде.
Сул яктагы бушлыкны уйлап, хатынның тәне чымырдап, тез буыннары калтырап китте. Егетнең йөзендә исә илаһи тынычлык иде.
-Уң якта - караңгы, пычрак подъезд. Бу-тормыш,-диде ул.-Ә сул якта-ирек, биеклек, чиксезлек. Бу-үлем. Кайсы як сөйкемлерәк? Үлем түгелмени?
Шакирә эченнән генә тиргәнеп алды: «Кысыр хәсрәт! Төн уртасында саташып, кеше куркытып йөрмәсәң соң!» Күңелендә кайнаган ачулы уйлар, сүзләргә әверелеп, караңгылыкка сибелде:
- Канга батып, асфальтта чәчрәп яткан мәет сөйкемледер шул...
Хатын, юлын дәвам итмәкче булып, бер генә адым ясарга өлгерде.
- Китмә!-дип кычкырды егет.
Китмә... Китмә! Кайчандыр ул да әрнеп-өзгәләнеп шулай кычкырган иде... Тик китүчене барыбер туктата алмады.
Шакирә, артка борылып караудан үзен көчкә тыеп, алгы баскычка күтәрелде.
-Китмә!-дип кабатлады егет.-Соңгы мизгелдә ялгыз буласым килми. Очышымны кемнеңдер күрүен, мине озатып калуын телим.
Шакирәнең бу сәер затның җүләр уенында катнашырга бернинди теләге юк иде, әлбәттә. Тегенең ачу-ярсуын кузгатмас өчен, йомшак кына аклангандай итенде:
- Минем эштән кайту, үлеп ашыйсым килә. Көне буе бер кабым ризык капмадым.
- Курыкма. Бу... озак булмаячак. Мин очам да китәм.
- Синең канатларың юк. Таштай түбән атылачаксың.
Егетнең хәтере калды:
- Мин таш түгел...
- Синең канатларың юк,-дип кабатлады хатын.
Ул бары өч баскыч күтәрелгән иде, артында кабат үзәк өзгеч тавыш яңгырады:
- Китмә!
Хатын иренеп кенә артына борылды, берничә баскыч түбән төшеп, салкын диварга сөялде:
- Ни кирәк сиңа? - Тавышы арыган да, битараф та иде.
- Нигә качасың син? Нигә мине калырга үгетләмисең?
«Сине үгетләрлек көчем булса икән...»
- Мин язмышны үзгәртә алмыйм, балакай. Әгәр сиңа бүген тәрәзәдән сикереп үләргә язган икән, син барыбер сикерәчәксең. Тәкъдирне узып булмый. Аннары сине көйләп утырырга вакытым да юк. Синең үз тормышың, минем үземнеке. Арыдым мин.
-Мине беркем аңламый. Аңларга да теләми...-Ике яр уртасында икеләнеп басып торган мизгелдә каршында пәйда булган бу җан иясен егет үз яныннан җибәрергә теләми иде бугай.
- Ә син кемне аңлыйсың соң?!
Ләкин сорау егеткә ошамады, ул аны җавапсыз калдырды. Аңа бу хатынның үзен кызгануы, «китмә!» дип ялваруы, үгетләве кирәк иде. Ул чагында дөньяга булган бар ачу-үпкәсен аның өстенә түгеп калдырачак иде.
- Миңа шундый авыр... Мин гел ялгыз булдым...
-Барыбыз да ялгыз,-диде хатын. - һәркемнең үз сукмагы.
- Мине саттылар. Хыянәт иттеләр.
- Беренче тапкырмы? Беренче хыянәт бик авыр була шул...
- Калганнары җиңелме?
-Беренче хыянәт авыр,-дип кабатлады хатын. - Аннары өйрәнәсең.
- Хыянәткә өйрәнеп буламыни?
- Хыянәткә өйрәнеп булмый. Ышанмаска өйрәнәсең.
- Ышанмыйча ничек яшәргә соң?
- Шуңа күрә тормыш катлаулы да инде, балакай. Таяныр кеше табу авыр.
- Ник бу җирдә явызлык күбрәк?-дип сорады егет.
- Яхшылыкның кадерен белү өчен.
- Мин яхшы булдым. Ләкин ул мине барыбер ташлады.
- Димәк, яратмаган. Яратса, ташламас иде.
- Яратты! Тик аңа хәерчеләр кирәкми. Акча, байлык кирәк, машина... Ул мәхәббәтне байлыкка алмаштырды.
- Мәхәббәтне байлык алыштыра алмый. Ул моны аңлар. Ләкин ул сиңа кирәкми. Хыянәтчеләр өчен яшь түкмиләр, тәрәзәдән дә сикермиләр. Аларны үз сукмагыңнан куарга кирәк, бары шул гына. Тормыш сукмагында чүп-чар ятарга тиеш түгел. Югыйсә абынуың бар.
- Ул киткәч, мин кулымдагы бөтен акчаларны яндырдым,-дип шыңшуын дәвам итте егет.-Алар бәхетсезлек алып килә. Акча үзе явызлык чыганагы. Шул пычрак кәгазьләр хуҗа булган дөньяда яшисем килми. Акча мәхәббәтне үтерә...
- Ялгышасың, балакай. Мәхәббәтне акча түгел, хыянәт үтерә.
- Син хаклыдыр, бәлки... Ләкин хыянәт булса да, мәхәббәт үлмәде бит! Ул хәзер дә миндә яши. Үземнеке генә түгел, аныкы да... Артык күп ул, артык зур. Бәлки, шуңа күрә миңа авырдыр. Ике кешелек мәхәббәтне берүзем ничек күтәрим...
- Алай булгач, син үзеңне түгел, мәхәббәтне үтерергә телисең. Аныкын, үзеңнекен, Аллаһныкын...
- Аллаһның монда ни катнашы бар? Бармы соң ул? Минем аны күргәнем юк.
- Без күрмәгән нәрсә юк дигән сүз түгел...
Егет, тезләрен кочкан килеш, үз уйларына чумып, байтак дәшми торды.
Икесе дә караңгылыкта, тынлыкта ялгыз калдылар. Тугыз катлы йортта да шундый тынлык булыр икән, алардан башка биредә бер исән кеше калмаган диярсең. Ни менүче, ни төшүче күренми. Бу саташкан бәндәне төне буе берүзе саклап утырмас бит инде Шакирә. Китәргә кирәк. Терәк табудан сөенеп ойый башлаган сынын дивардан көчкә аерып, ул әкрен генә баскычларга таба чигенде. Ләкин егет аның ниятен сулышыннан сизеп алды бугай, ялт итеп бу якка борылды:
- Китмә! Мине кемдер тыңларга тиеш. Бәлки, бу соңгы теләгемдер.
-Мин арыдым,- диде хатын.-Гафу ит, минем сине юатырлык көчем юк.
Ләкин егеттә аның кайгысы түгел иде, елак, мескен тавыш белән үз зарын түкте:
-Юатма, тыңла гына. Ул-минем сулар һавам, эчәр суым иде. Кояшым иде! Шашып-саташып яраттым мин аны. Хәтта әниемнән дә артык яраттым. Барысын да оныттым. Ул гына калды. Ул гына! Мин ансыз бер көн дә, бер мизгел дә яши алмыйм. Теләмим дә.
- Ә ул яши ала! Андыйлар озак һәм рәхәт яши. Буш җаннарны җил күтәреп йөртә.
- Мин китсәм, ул үкенәчәк.
- Ялгышасың. Үкенмәячәк! Кабереңә дә килмәячәк.
Шакирә сөйләнә-сөйләнә артка чигенде.
-Китмә!-дип ялварды егет.-Минем киткәнне кемдер күрергә тиеш. Аңа сөйләргә. Мин аның елавын телим.
- Җүләр! Еласа-еламаса... Сиңа соң... Мәеткә барыбер түгелмени?
- Иртәгә монда журналистлар, тикшерүчеләр киләчәк. Аларга сенсация кирәк. Син сөйлә, барысы да белсен: минем үлемемдә ул гаепле.
-Сине төртеп төшергән кеше юк,-диде Шакирә тыныч кына.-Үз гаебеңне башкаларга аударма.
Егет аны ишетмәде дә бугай:
- Син минем соңгы теләкне үтәргә тиеш!
Тәрәзә төбен яшәү белән үлем чиге итеп сайлаган бу бәндә күзгә күренмәс җепләр белән Шакирәне гүя үзенә бәйләп куйган иде. Дөрләп янган ут та кешене үзенә шулай тарта, имеш. Әгәр бу хыялый егет янында озаграк тоткарланса, тәрәзәдән икәүләп сикерүләре дә бар...
Хатын, ике арадагы чияләнеп-чуалып беткән җепләрне берьюлы өзәргә теләгәндәй, кисәк борылды:
- Өметләнмә! Мин сине күрмәдем, ишетмәдем. Сүзең булса, язып калдыр. Хуш!-Китешли егеткә шул сүзләрне ташлады да, үзен кабат туктатуларыннан курыккандай, кызу-кызу баскычтан менә башлады.
Аны:
-Минем кәгазем дә, ручкам да юк...-дигән мескен сүзләр куып җитте.
- Булгач сикерерсең! - дип кычкырды хатын өске каттан.
- А-а-а!
Шакирә сискәнеп артына борылды, култыксага таянып, аска үрелеп карады. Егет башын кочып урынында утыра иде...
Ишекне ачуга борынына әчкелтем исләр килеп ягылды, түр яктан таныш тавыш ишетелде:
- Ыгы-гы... Ыгы...
-Хәзер, улым, хәзер...
Шакирә ишек төбендәге трюмо тумбасына килеп утырды да, көзгедә чагылган хатынның аркасына сөялеп, күзләрен йомды. Утыруның никадәр рәхәт икәнен аның кебек аңлаучы бармы икән дөньяда? Ун сәгать буе аяк өсте тору коточкыч авыр, һәр сатып алучыны шат кыяфәт белән елмаеп, сафтагы солдат кебек үрә катып каршылау кирәк. Ул эшләгән кибеттә таләпләр шундый. Көн аралаш алмашып эшләүчеләргә җиңелрәк. Ә Шакирә өч көн рәттән эшли дә бер көн ял итә. Чөнки аңа акча күп кирәк. Чөнки аның үзеннән башка өметләнер, ярдәм итәр кешесе юк. Чөнки аны һәр көнне дүрт күз белән тилмереп көтүче җан иясе бар. Көн буе урында ыңгырашып ятса да, ул җан иясенә дә акча кирәк. Чөнки укол-дарусыз бер көн дә тора алмый...
«Ник яшим мин?»-дип еш уйлый иде Шакирә. Яшәвен балам өчен дип акларга тырыша иде. Ләкин авыру,
имгәк бала кемгә кирәк? Аның булуыннан, яшәвеннән кемгә ни файда? Ул гомере буе урында ыңгырашып ятачак.
- Ник яшим мин?-дип сорады берчак Шакирә нурлы йөзле, җылы карашлы бер яшь мулладан. Бәлки, ул мулла да булмагандыр әле. Башына түбәтәй киеп, бик эшлекле кыяфәт белән мәчеттә йөргәч, Шакирә никтер нәкъ менә аңа ышанып сүз катты.
Аптырап-йөдәп йөргән көннәренең берсендә, җанын кыйнаган сорауларга җавап, күңеленә юаныч эзләп кергән иде ул бирегә. Үзен тыңлаучы табылуга сөенеп, гомерендә тәүге тапкыр күргән шул кешегә зар-моңын түкте.
- Аллаһы Тәгалә безне сынар өчен яраткан,-дип җавап бирде яшь мулла.
Хатын киная белән мыскыллы елмайды:
- Балда-майда йөзүчеләрне дә сыныймы?
- Кемне байлык, кемне юклык, кемне хаста белән сыный, һәркемгә үзенеке.
- Нигә миңа барысы берьюлы? Ялгызлык та, хәерчелек тә, чир дә? Ничек күтәрим, ничек түзим?-дип әрнеп сорады Шакирә.
- һәркемгә күтәрә алырлык бирермен, дигән. Авырлыгына күрә сабырлыгы, чиренә күрә дәвасы, гөнаһына күрә җәзасы бар. Сез көчле. Сез күтәрә аласыз.
Аның сүзләре хатынны гаҗәпләнергә мәҗбүр итте:
- Минме көчле?! Ю-у-ук... Мин бик арыдым... Яшәргә теләгем дә, көчем дә калмады. Күземә тилмереп карап яткан чирле улым булмаса... бүген үк... бауга... менәр идем.
Әллә үзен ныграк кызгануларын теләп, әллә хәленең ни дәрәҗәдә авыр, чарасыз икәнен аңлатасы килепме, Шакирә үзе дә сизми арттырып җибәрде. Бауга менәргә аның уенда да юк иде.
Бу чуар, болгавыр дөньяда әле бик аз яшәгән инсафлы егет аның сүзләрен йөрәгенә якын алып, юатырга, үгетләргә кереште:
- Т-т-тәүбә диң, апа. Анда ни көткәнен беләсеңме соң? Үзеңә кул салып, тынычлык табармын дип уйлыйсыңмы? Мордарлык - иң зур гөнаһ бит ул.
Шакирә исә үҗәтләнеп баш чайкады:
- Мин үз тормышыма үзем хуҗа!
-Юк,-диде яшь мулла.-Сине дөньяга әниең тудырган, Ходай җан биргән. Аллаһы Тәгалә әмереннән башка гомер өзәсең икән, ул җан иблис кулына күчәчәк. Син шуны телисеңме? Түзәргә кирәк, апа, газабына күрә савабы булыр.
«Матур сөйләп, акыл өйрәтергә җиңел ул. Үзең минем урында булсаң нишләр идең икән?-дип үртәлде хатын.-Хәер, син минем урында булмассың... Син дә шуларның берсе бит...»
Шуларның берсе Шакирәгә хыянәт итте инде һәм шуннан соң ул бөтен ир-ат затын күралмас булды. Хыянәт үзенең үтмәс пычагы белән тәнен, җанын телә-телә, һәр күзәнәктә нәни кояш булып балкыган мәхәббәт тамчыларын суырып алды. Буш урынга кара кан булып нәфрәт кереп тулды. Күңелендә кара сумала булып кайнаган шул нәфрәт юлында очраган һәр ир-ат өстенә шаулап түгелергә әзер иде. Мәчеттәге тыныч, матур йөзле яшь мулла да, аның акыллы сүзләре дә нәфрәтнең юлын бүлә алмады. Шакирә егетнең яшьлек нуры балкыган матур күзләренә туп-туры карап, тегенең каушап-югалып калуыннан үзенә күрә бер ләззәт табып, эчендәге агуын түкте:
- Без түзәрбез анысы... Ә сез ник түзмисез соң?! Авырлык килде исә, койрыкны сыртка салып, тизрәк качу ягын карыйсыз. Барыгыз да бер! Җиңел, рәхәт яшисегез килә. Ялгыз ананы да, карт хатынны да, чирле баланы да ташлап китәсез. Бөтен бозыклыкның башында ирләр тора. Ирләр, чынлыкта, ерткычлардан берни белән дә аерылмый. Җаныгыз юк бит сезнең... Ходай үзе дә ирләр яклы...
Аның сүзләре егетне тагы куркуга салды, ул хәтта тотлыга ук башлады:
- Ап-п-па, алай ярамый. Т-т-тәүбә итегез. Сез бик куркыныч сүзләр сөйлисез. Улыгыз бар лабаса. Ул да ир- ат җенесеннән. Сезнең нәфрәт аны үтерәчәк бит. Нәфрәт нәфрәт үрчетә. Мәхәббәт кенә терелтә, яшәргә көч бирә. Сабыр булыгыз, апа...
Егет бу сүзләрен ялварып, еларга җитешеп әйтте, күрәсең, ул әле мулла да булмагандыр, шунда укып йөрүче бер шәкерт кенә булгандыр. Чөнки икенче юлы мәчеткә килгәндә, Шакирәне башка кеше, чал сакаллы, бик җитди, тәкәббер кыяфәтле бер карт каршы алды. Үтеп барышлый, аяк өсте генә:
- Намазга бас, мәчеткә хәер бир. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сора,-дип киңәшләрен бирде дә, җил-җил атлап, кызыл ләлә чәчәкләре төшерелгән яшел ишек артына кереп югалды...
Ирләрнең яше дә, карты да аңа сабыр итәргә, түзәргә куштылар. Хатын-кыз бу җиргә түзәр өчен дә, ирләр тормышын бизәр өчен генә киләдер, күрәсең...
Түзми кая барсын, түзә Шакирә... Сабырлык касәләре мөлдерәп тулган гына түгел, ташып аккан инде. Менә утыра бит ярты мәет булып. Урыныннан кузгалырга көч табалмый. Шунда утырган килеш йоклап кына китәсе иде. Башка берни кирәкми. Бары ял гына, бары туйганчы рәхәтләнеп бер йоклыйсы гына! Дөньяда иң татлы нәрсә йокы икән...
Күзләр йомыла, тәнне рәхәт дулкын биләп ала. Зәп- зәңгәр күктән алтын нурлар тама. Күз алдында иксез- чиксез яшел болын җәйрәп ята... Кулына бер бәйләм кыр чәчәкләре тоткан ак күлмәкле егет Шакирәгә таба атлый. Якыная, якыная... Менә инде артка таралган кара чәчләре, куе керфекләре астында йолдыз булып җемелдәгән зәңгәр күзләре, яңакларын чокырайтып елмайган тулы иреннәре дә ап-ачык булып күренә. Шакирә, шатлыгыннан кулларын җәеп, аның кочагына атыла:
- Ризван!
- Ыгы-гы, ыгы...
Хатын сискәнеп күзләрен ачты. Улы аны көтә, чакыра... Улының ашыйсы килә... Асты юеш, чүпрәкләрен алыштырасы бар...
Ләкин кыймылдыйсы да килми. Арыган-йончыган тән үзенә ял, тынычлык сорый. Түзмәс, беркөн өзелер дә инде...
Йокылы-уяулы килеш күргән төше үткәннәр куенында калган мизгелләрне яңартты...
- Илтеп ат моны гарипләр йортына!
- Ни сөйлисең, Ризван?! Ул бит безнең бала.
- Бу минем бала түгел! Безнең нәселдә мондый букайлар юк! Сиңа алкаш баласын тагып җибәргәннәр. Бар, кире үзләренә илтеп бир! Миңа бу утын түмәре кирәкми. Йә мин, йә ул!
- Ул да җан иясе...
- Ә мин? Мин җан иясе түгелме, мин хайванмы? Гомеребезне шул букайны көйләп үткәрикме? Аның мәңге кеше буласы юк! Тыңла сүземне, Шакирә! Мин сине кызганып әйтәм. Сайла-йә мин, йә ул!
Шакирә сайлады. Икесен дә. Хатынга ире, анага баласы артык түгел, икесе дә тансык, икесе дә кадерле, газиз иде. Ләкин карар иргә ошамады...
- Китмә, Ризван... Ялгызым нишләрмен?! Ничек яшәрбез синсез?!
Ир дәшми, очынып-тузынып әйберләрен җыя.
- Ташлама безне, Ризван... Зинһар, китмә... Мин синсез яши алмыйм. Син безгә кирәк!
Шакирә җаны-тәне, күз яшьләре белән ялвара:
-Китмә, Ризван... Нишлим мин синнән башка?! Китмә!
Горурлык турында уйлар чак түгел, гарип баласының, үзенең язмышы, киләчәге шул ир кулында. Ул китсә, иписез калалар.
Сәҗдәгә киткәндәй тезләнеп, кулларын Ходайга ялваргандай күкрәгенә кушырган хатынның аяк астына бер бәйләм ачкыч килеп төшә. Ишек шапылдап ябыла...
«Син-минем сулар һавам, эчәр суым, синнән башка тормышымның яме юк»,-дип, кайчандыр Шакирәнең эзләренә басып йөргән Ризван бу йортта башка кү ренмәде.
Ирләр шундый ышанычсыз икән... Ирләр шундый куркак һәм көчсез икән...
Шәһәр зур түгел, күреп тә, ишетеп тә белә Шакирә:
Ризван шат күңелле яшь хатыны белән тупырдап торган ике бала үстерә.
Ә алар шулай... һаман шулай әле...
Үткәннәрне уйлап, елап утырудан файда юк. Тор, Шакирә, сине улың көтә. Колакка үтә сизгер ул, әнисе кайтканын белә. Ләкин Шакирә ашыкмый. Йокының җылы, йомшак куенына кереп, оеп-изрәп киткән тәнне урыныннан кузгату үлем белән бер. Хатын кызарып шешенгән аякларын, чәнчешеп торган табаннарын ышкый. Бичаракайлар... Кемнәргәдер ярар өчен арып хәлдән тайган нечкә аяклар. Кошларның да аяклары нечкә... Тик аларның канатлары бар. Ходай кошларга канат биргән, ә кешеләр җирдә үрмәләргә мәҗбүр. Ник безгә дә канатлар бирмәдең,. Раббым?! Канаты булса, Шакирә бу тиклем арымас иде бит.
Хатын, аксый-туксый залга үтте, улы яткан карават янына килде. Зур башлы, бака күзле малай, зәңгәр уртларын күрсәтеп, бәхетле елмайды:
- Ыгы-гы...
- Хәзер, улым, хәзер...
Хатын баласының урын-җирен алмаштырды, боз кебек салкын аякларын, мамык сыман йомшак, хәлсез кулларын дымлы сөлге белән сөртте, иртән пешереп калдырган кәбестә ашын, солы боткасын җылытып, тешсез малаена ашатты, алма кырып бирде, кишер суы эчерде. Аннары укол ясады. Малай иртәгә кабат ыңгырашып уяныр, унбер ел буе күзәткән тар, кысан бүлмәне кабат күрер өчен шешенке кабаклы, зур күзләрен йомды... Кичә-бүгенгә, бүген иртәгәгә охшаш, бернинди үзгәреш юк һәм булмаячак...
Бер чынаяк сөтле чәй эчкәч, Шакирә дә урынга ауды. Тик аруы баштан ашса да, йоклап китә алмады. Тәрәзә төбендә бөрешеп утырган теге хәерсез егет кабат күз алдына килеп басһы, аның керделе-чыктылы сүзләре искә төште. Тәки сикердеме икән ул? Өендә, бәлки, бичара әнисе тилмереп көтәдер... Кысыр хәсрәте аркасында чын хәсрәт үрчетеп йөрмәсә соң. Сау-сәламәт кешеләр, исәрләнеп, үзләренә үлем эзләгәндә, авырулар, гарипләр, коточкыч әрнүләргә түзә-түзә, якты дөньяда бер генә көн, бер сәгать булса да артыграк яшәр өчен җан тырмаша...
Сөйгәненең хыянәте аркасында акылын җуйган егетне юата да, яман ниятеннән дә кайтара алмады Шакирә. Китәм дип, яшәү белән үлем сызыгына чыгып баскан кешене юлыннан борып, кабат тормыш кырына кайтару өчен кайдан көчләр аласы да, нинди сүзләр табасы?! Көчсез - көчсезне, мескен мескенне юата аламы? Хәер, көчлеләрдә мескеннәр кайгысымы?! Ләкин... Кем кемне саклап, яклап бетерсен соң бу дөньяда? Чынлыкта һәр кеше ялгыз бит. Ялгыз икән, димәк, көчле булу кирәк. Димәк, бар ышаныч үзеңдә. Кешелек-ялгызлар җәмгыяте...
Үзен аклау өчен күңел төбеннән тартып чыгарылган бу уйлар да Шакирәне әллә ни юата алмады, җанына үзен үзе гаепләү хисе дегет булып ягылган иде. Әгәр икеләнгән, адашкан җан юлына Ходай нәкъ менә Шакирәне чыгарган икән, димәк, шулай кирәк булган, димәк, ул аның көченә ышанган. Упкын каршында басып торган егетне авыр мизгелендә ялгызын ташлап китеп дөрес эшләмәде Шакирә. «Китмә!» дип ялваргач та китте бит... Шакирәдән дә шул сүзне көтте бугай ул. Аңа бу якта калырга, үзенең көчсезлеген акларга бер сәбәп кирәк иде. Сикерәсе кеше бер сәгать буе фәлсәфә корып утырмый лабаса, тота да сикерә. Ә Шакирә аны аңламады, тынычландырасы, үгетлисе урында, ярасына тоз салып, үртәп-үчекләп китеп барды...
Төнге тынычлыкны бозып, ачкычлар шылтырады, ике ишекнең өч йозагы кабат ачылды...
Подъездда ут бар иде.
Шакирә, берничә баскыч түбән төшеп, аска күз салды. Тәрәзә киерелеп ачылган, шул бушлыктан кое төбедәй салкын күзләрен тондырып караңгылык карап тора иде. Ә теге егет анда юк, ул каядыр киткән...
Каядыр...
Шакирә тәрәзә янына килде, үрелеп урамга карады. Аста киң итәкләрен җәеп утырган бөдрә чәчле сирень куакларын күрде. Урамда тыныч иде. Әллә берни дә булмаган, әллә булган да узган...
«Гомереңне Аллаһ әмереннән башка өзсәң, җаның иблис кулына күчәр...»
Егет киткән, тау хәтле мәхәббәтеннән, йөрәк әрнүеннән котылган. Әллә тотылган... Кем белә, аннан кайтып сөйләүче юк. Үзенә кул салган гөнаһлы җаннарны, бәлки, мәңгелек газап көтәдер... Ә син түз, Шакирә. Йолкынып беткән җаныңны Аллаһы Тәгалә кулына саф килеш тапшыру өчен сакла...
Сирень исләре сеңгән салкынча һаваны сулап, ачык тәрәзә каршында шактый басып торды ул. Җәйге төн серле һәм уйчан иде. Кояш офык артына югалып, җиргә караңгылык иңгәч, кеше күңеленә әллә нинди сәер уйлар килә башлый. Шакирә дә, Галәмнең төпсез күзләренә багып, фәлсәфәгә бирелеп алды: «Менә шулай... Бөтен нәрсә үзгәрә... Тормыш белән үлем гел янәшә. Ә чиксезлеккә азат җан гына оча аладыр. Җан азат булсын өчен әүвәл җирдәге бурычларны үтәп, күрәсене күреп бетерергә кирәктер...»
Кинәт аңа куркыныч булып китте. Гүя урамның кайсыдыр бер ноктасыннан кемдер үзен күзәтеп, сынап-тикшереп тора иде. Төн куенына яшеренгән ул билгесез затка яктылык учында басып торган Шакирә ап-ачык күренәдер. Хатын бу серле карашның көчен җаны-тәне белән тоеп, калтыранып куйды, караңгылык борын сузган тәрәзәдән тизрәк ерагаер өчен, ашыга-кабалана, үз катына менеп китте. Шулчак сул якта лифт тирбәлгән тавыш ишетелде. «Серле сандык» алар катында туктап калды, ишекләрен ачты һәм Шакирә каршында кулына бер кочак сирень чәчәге тоткан тузган чәчле, ак чырайлы егет пәйда булды. «Бер бәхетле җанга тансык кунак килә...»-дип, үзе дә белмәгән кемнәндер көнләшеп куйды хатын. Аңа инде күптән чәчәк бүләк иткәннәре юк иде.
Әмма...
- Бу сезгә...-диде егет. Кое төбеннән кайтаваздай бәрелә-сугыла чыккан калтыравык тавыш хатынга таныш иде.
Егет гаепле елмаеп кулындагы чәчкәләрне Шакирәгә сузды. Аннары кире чигенеп, әле һаман кочагын ачып үзен көтеп торган лифт эченә кереп югалды. Ишекләр шаулап ябылды. Тимер читлек, егетне үз куенына яшереп, аска төшеп китте...
Ап-ак, нәфис чәчкәләрне, сабыен кочкандай, күкрәгенә назлап кыскан хатын җиңел сулап куйды: «Сикермәгән...»