СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рафис Гыйззәтуллин “Чигүле бияләйләр”
Таң атып килә. Авыл әле уянмаган. Бары аргы очтагы иң кырый өйдә генә җанлылык сизелә. Аның тәрәзәләреннән яктылык төшә, җыр тавышы яңгырый. Биредә бүген бәйрәм, бу йортка килен төште.
Яшьләрнең шау-шуы алгы бүлмәдә. Эчкәре якта тынлык. Анда кияүнең әти-әнисе — Хәкимулла белән Рәхилә һәм киленнең әтисе Гыйльфан утыра.
Рәхилә тез башына йон бияләйләр куйган. Ул кытыршы куллары белән әледән-әле шуларны сыпыра. Кодалар, бер-берсенә сиздермәскә тырышып кына, аның кул хәрәкәтен күзәтәләр. Рәхилә аларга игътибар итми, аның уйлары әлеге бияләйләр тирәсендә бөтерелә. Чигүле бияләйләр тирәсендә. Кайчандыр, матур булсын дип, үзе чиккән иде ул аларны. Әмма киеп йөрергә генә туры килмәде. Шуңадырмы, әле дә булса өр-яңалар, чиккән чәчәге дә шул килеш. Тик бияләйләрнең аклыгы гына уңа төшкән, озак ятудандыр инде, сары суккан аларны. Моңа кадәр чигүле бияләйнең уңы Хәкимуллаларда, сулы Гыйльфанда иде. Әле берничә минут элек кенә, яшьләр алгы бүлмәгә биергә чыккач, Гыйльфан сул кулыныкын Рәхиләгә бирде. Бу бөтенләй көтелмәгәндә булды.
— Кода-кодагый,— дип башлады ул сүзен, тавышы нигәдер калтыранып чыкты, әйтер сүзен таба алмый торды, кабаланып, куен кесәсенә үрелде һәм аннан әлеге чигүле бияләйне тартып чыгарды,— бу бияләйләрне парлаштырып куйыйк.
— Бу... теге пар бияләйнең сулы түгелме соң? — диде Хәкимулла, нәрсәнедер исенә төшерергә теләп. Кинәт аның йөзе үзгәрде. Рәхилә исә бер сүз дә әйтмәде, тавыш-тынсыз гына почмак якта торучы сандык янына килде, аны ачып, төенчекләрнең берсеннән чигүле бияләйнең уңын чыгарды. «Гомер, диген, егерме елдан артык вакыт узып та киткән»,— дип уйлады ул. Уйлары үткәнгә алып китте.
...Кичке авыл. Яшьләр аулак өйгә җыелганнар. Араларында Рәхилә дә, Хәкимулла белән Гыйльфан да бар.
Гыйльфан Рәхиләләрнең күршесендә генә яши. Яшьтәшләр алар. Кыз сизеп йөри: егет аны ярата. Тик серен яшерә, сиздермәскә тырыша Гыйльфан. Нигә икән?! Бәлки, Рәхилә артыннан Хәкимулла йөргәнен белгәнгәдер. Ә Хәкимулла — кыю егет. Озатып куйган саен: «Кияүгә чык миңа, Рәхилә»,— дип сүз ката. Хәкимулла яшькә дә өлкән, шуңа кыюдыр. Солдатта да булып кайтты, Гыйльфан язын китәргә тиеш...
Рәхилә әле кичә генә үзе бәйләп бетергән бияләенә чәчәкләр чигә. «Моңа кадәр авылда бер кызның да чигүле бияләйләр кигәне юк иде. Ә мин менә киим әле»,— дип уйлый ул. Чигәсе күп калмады инде. Тагын бер кыңгырау чәчәк чиксә...
Кызларның күбесе кулъяулык чигә. Егетләр эшсез, әнә алар уенга чакыралар. Кызлар ялындыра. Тик Гөлчирә генә егетләр яклы. Кызларның әле берсенә, әле икенчесенә бәйләнә. Чират Рәхиләгә җитте.
— Ярар, Рәхилә дустым, тукта,— дип башлады ул сүзен,— кияүгә чыгарга барлык бирнәң әзер, бияләй генә чигәсең калса...
«Күңелнең нечкә кылына кагылды, каһәр». Сүз болайга киткәч, башкалар да күтәреп алдылар.
— Әйе, чигүле алъяпкычларыңны да, сөлге-кулъяулыкларыңны да күптән өлгерттең.
— Туйны кайчанрак ясыйбыз инде, Рәхилә?! Ике егет үзең өчен ут йотып йөри. Кайсын сайлыйсың?
— Я, әйт инде...
Кызлар Гыйльфан белән Хәкимулла ягына карап көлештеләр. Рәхилә аларга игътибар итмәскә тырышты. «Маңгайга бәреп шулай сораучыларга ни дисең дә, кеше алдында авыз күтәреп, нинди җавап бирәсең?! Йөрәк серен чаң итеп кагалармыни?!»
Менә бияләе дә чигелеп бетте. Ул җебен өзде дә күтәрелеп карады. Гыйльфан кызарып чыккан. Ә күзләре... Карашлар аерылды.
— Кияүгә кемгә чыгасыз дисез инде алайса? — дип кайтарып сорады Рәхилә, бияләйләрен кия-кия. «Кара, ничек матур, килешле булган...» Кыз бияләен салды. Аннан җавап көтәләр иде. Нидер әйтми котылып булмасын сизгәч, наянланды кыз.
—Егетләрнең кайсына бияләемнең уңы насыйп, шуңа,— диде ул һәм җәһәт кенә уңын Гыйльфан ягына, сулын Хәкимуллага ыргытты. Чигүле бияләйләр, ак күбәләкләр кебек, икесе ике якка очты. Кызның һәр хәрәкәтен күзәтеп торган Хәкимулла урыныннан сикереп торды, яшендәй хәрәкәт белән Гыйльфан ягына очкан бияләйне эләктереп алды. Икенчесе, Хәкимулла өлешенә дигәне, идән уртасына барып төште.
Хәкимулла кычкырып көлеп җибәрде, бияләйне кулында сикертә-сикертә бүлмәдәгеләрне күзе белән сөзеп чыкты. Гыйльфанга карагач, көлүеннән тукталып калды.
— Әйттем бит мин сиңа, Гыйльфан дус, Рәхилә минеке булачак, дидем...— Аннары ул Рәхилә ягына борылды:— Әйткән сүз — аткан ук, бәгърем...
Аулак өйдәгеләр, авызларын ерып, аның сүзен кабатладылар:
— Әйткән сүз — аткан ук-к-к...
Рәхилә яңадан Гыйльфанга карады. Егет хәйран калырлык тыныч иде. Тик йөзендәге кызыллык кына кимеп калган. Ул салмак кына урыныннан торды, акрын гына атлап идән уртасында ятучы хәрәкәтсез күбәләкне — чигүле бияләйне алды һәм шул ук салмак адымнар белән өйдән чыгып китте. Боларның барысы да минут эчендә булды, хәтта Рәхилә ни нәрсә булганын абайлап та өлгермәде. Бары тик ишекнең шапылдап ябылган тавышы гына аны исенә китерде һәм ул йөгереп ишегалдына чыкты.
— Гыйльфан-н-н...
Җавап ишетелмәде. Ишектә Хәкимулла күренде.
— Уң кул бияләе безнең бәхеткә,— диде дә, тәвәккәллек белән кызны кочагына алды, иреннәренә үрелде.
Туйларында Гыйльфан булмады. Аны солдатка озатканнар иде инде... Ә авылга ул күп еллар үткәч кенә кайтты. Армиядән соң кайсыдыр шәһәрдә эшкә калган булган, диделәр. Гыйльфан кайтканда, Рәхилә белән Хәкимулла малай үстерәләр иде. Дөрес, Гыйльфан да ялгызы гына түгел, хатыны, кызы белән кайтты. Әмма бергә озак яшәмәделәр. Хатыны авылда яшәргә теләмәде, шәһәргә китеп барды. Гыйльфан әтисе нигезендә төпләнде. Хатыны тегендә икенче берәүгә кияүгә чыккач, кызын үз янына алды. Миләүшәсе авылның үз кешесенә әверелде...
Рәхилә кытыршы куллары белән чигүле бияләен сыйпый. Күңелендә уйлар. «Хәкимулла да Гыйльфан кебек бияләйнең сул кулга дигәнен саклаган булыр иде микән?! Мөгаен, булмас иде. Түзеп-сыкранып булса да яшәлде үзе белән. Язмыш диген. Гыйльфан бияләйне саклаган, кер дә тидермәгән әнә...»
Ул, күтәрелеп, Гыйльфанга карады. «Шул ук күзләр, карашы да шул ук, сабырлыгы да. Тик чәчләренә генә янып артта калган еллар көле сибелгән. Гомер уза шул...»
Уйлары өзелде. Ишектән улы Габбас белән килене Миләүшә кереп килә иде. Рәхилә алар каршына атлады.
— Әй, чигүле бияләйнең икенчесе дә табылган бит. Әти, син аны югалттым дигән идең,— диде Миләүшә. Үзе, гаҗәпсенеп, бер Рәхилә кулындагы бияләйгә, бер әтисенә карады.
2024-10-19 09:31