Университетта уку-укытулар башланып китәргә санаулы көннәр генә калып бара иде. Эссе җәй үтеп тә китте. Профессор Хәкимов шәһәр читендәге бакчасыннан үзенең фатирына кайтты. Аны уку-укыту эше дә сагындырып өлгергән иде. Хәер, күңеле дә яңарган, кәефе дә күтәренке. Фатирындагы эш өстәленә, күр инде моны, тузан куна башлаган түгелме? Тәртипсезлек бу, ярамый!
Өстәлне сөртим дигәндә генә, телефон шалтырады. Аны күтәреп, сүз башлап исәнләште. Ул да түгел, Хәкимовның йөзенә аптырау билгеләре чыкты.
— Ничек инде? Алай да буламыни?.. Әйе... Хәзер юлга чыгам... — диде дә трубканы куйды.
Өйдә үзеннән башка һичкем дә юк иде. Профессор Хәкимов, хәлсезләнеп, диванга килеп утырды. Сулыш ала алмыйча газапланды. Йөзе артыгы белән җитди, күзләре тирәнәйгән, гүяки хәтере калган кеше кебек күңеленнән нәрсәләрдер барлый, әмма таба гына алмыйдыр сыман тоелды. Аннары ул ашыга башлады, йорт эчендә кия торган киемнәрен ак күлмәк-галстук һәм костюмга алмаштырды да ишеккә таба юнәлде. Шушы кырык сигез яшьлек, озын буйлы, нык гәүдәле, ир уртасы яшенә җиткән профессорның бу кадәр хафага калуында олы бер сәбәп булырга тиеш иде.
Хәлен аңлатыр өчен, аңа шалтыраткан кеше ул эшли торган университетның проректоры булып, сөйләшәсе сүзе барлыгын әйтүен, кичекмәстән килеп җитәргә тиешлеген белдергәнен генә искәртә алабыз. Ә сәбәпнең нәрсәдә икәнлеген Хәкимов үзе дә белми калды. Җитәкчеләр шушындый да мәгънәсез инде алар: төшендермиләр, әйтмиләр, «киңәшәсе бар иде» дигән булалар да, чакыртып алып, өстеңә эш өяләр.
Тукталышка җиткәнче дә, автобусны көткәндә һәм утырып барганда да, профессор күп кенә нәрсәләрне уйларга, хәтерендә яңартырга өлгерде. Аларның кафедра мөдирләре җитмеш яшьлек бер карт кеше иде. Дөрес, тыштан ул үзен яшьләрчә тота, җитди, таләпчән адәмгә охшаган иде, әмма акылында, эшләрне оештыруында таркаулык, хәтта мәгънәсезлекләр дә сизелә. Бәлки, аның белән бәйле чакырталардыр? Проректор кадәр проректор юк-бар мәсьәлә белән борчымас бит инде? Ә менә мөдирне алыштыра калсалар, аның урынына килергә кыбырсып, зур тырышлыклар күрсәтеп йөрүчеләрдән түгел Хәкимов. Университетның дәрәҗәсе шактый төште. Кичәге завхозлар бүгенге фән җитәкчеләренә әверелә. Заманасы шундый инде, нишләтәсең!.. Әмма замана бит ул — кешеләр, кешеләрнең үзләре. Замананы табигать тә, галәм дә тудырмый, кешеләр тудыра. Фән докторлары, профессорлар гыйлем дөньясын җитәкләп барудан мәхрүм. Дөрес, Хәкимов, профессор буларак, дәрәҗәсе аркасында һаман да мөдирнең тыныч күңел белән җәелеп эшләвенә комачаулык тудыручы буларак бәяләнеп килде. Әмма ул мөдир үзе дә профессор түгелмени? Кимсенерлеге юк! Тик менә шул, алай гына булмый икән, булмый... Аптырагач, Хәкимов: «Миңа мөдирлек эше фәнемне алып баруга комачаулык тудырачак. Гыйлемдә, фикердә хөрлек, иркенлек кирәк! Мөдирлек эше җаваплылык сорый!» — дип, күңелендә булганны яшерми сөйләп йөри башлады. Бу аның җитәкчелеккә урын дәгъваламавын белдерүе иде.
Ихласлыгына ышанмадылар, билгеле. Хәйләле сүз йөртә дип уйладылар. Димәк, утлы телләрне тынычландыруда алардан файда булмаган.
Соңгы араларда мөдирлек мәсьәләсе кабат калкып чыгып, бу вазифаны ректорат әле бер доцент ханымга, әле икенчесенә тәкъдим итеп, аларны төрлечә кызыктыру-кызыксындырулары турында Хәкимов хәбәрдар иде. Бик оста шахматчылар, янәсе. Уйный беләләр, имеш. Профессор Хәкимов күпләрнең хисабында олы санда йөртелсә дә, ректор кабинетына юл салмады, аның анда хәтта бер тапкыр кереп караганы да булмады. Чөнки идарәчеләрнең уен тактасындагы фигуралардан түгел икәнлеген аңлый иде ул. Моның сәбәбен үзе дә белә: хәйлә белән акылны бутаган, ялганга, астыртын гамәлләргә, ак-караны бутауга корылган идарә итү тәртипләреннән гайрене белмәгән, бер-берсенә ялагай, югарыларга куштан түрәләрне яратмый. Мантыйксыз гамәлләрнең сәясәт икәнлеген яхшы аңлаганга күрә, ул ваклыкларга да бирелмәде, һәм менә аны проректор чакырта. Нәрсәгә? Ни өчен? Әллә соң башларына бер-бер хәерле уй кергәнме? Әмма аны мөдирлеккә генә кыстамасыннар!
Автобус һәр тукталышында озаклап торган кебек тоелды. Җәйнең соңгы эссе көннәре димәссең, кояш туры карый, көйдерә торды. Бу вакытта авыл басуларында урак өсте, урып-җыю эше бара. Талгын җил истеме, ачык тәрәзәләрдән, ишекләрдән йорт эченә икмәк исе кереп тула торган иде. Авыл малае Хәкимов моны яхшы хәтерли. Яшьлегендә шул тойгыларын ничә тапкыр күңелендә яңартты. Аларга тәмам ияләшеп җитте. Тәрәзәләрне ачтымы, җиләс җилгә ияргән басу-кырларның тук башаклары исе тынчу шәһәр урамнарының һавасын алыштырып йөргән җиреннән килеп керәдер кебек тоела иде. Туып үскән туган туфрагын сагынып яшәде, шулай олыгая бара. Монысын да яшьли аңлады. Инде ун еллар бар, күптәнге хыялын тормышка ашырып, кулына акча җыелуга, беренче эше итеп бакча сатып алды. Аның да авыл җирендә булуын яисә бер-бер авылга якын торуын теләде. Бәхетенә, теләгәне насыйп булып, шәһәрдән читтәге бер салада иске ташландык, ярым җимерелгән, хәтта инде тарала башлаган ихатаны сатып алды, тәртипкә китерде, йортын-башкасын үз кулы белән төзеде. Балта-таш эшенә күңеле ятып тора иде. Җае белән осталыгы да барлыкка килде. Шулай соңгы ун елы узып китте. Әле кайчан гына ул фәннәр докторы исемен алган иде, алга таба гыйльми тикшеренү эшләре җанына канәгатьлек китерер, зур-зур хезмәтләре язылыр дип белде. Тик ул уйлаганча барып чыкмады...
«Кафедраның дәрәҗәсен төшермәскә, мөдирлеккә лаеклы кешене куярга булганнар! Чакыртулары шул хакта киңәшү өчен! Димәк, миннән кандидатура тәкъдим итүне көтәләр!» дигән уйлары профессор Хәкимовның күңелендә әле калкып, әле югала барып йөзделәр дә йөзделәр. Әмма «Ай-Һай, алай булырмы икән? Алар, ул мин кемлектә азган фән түрәләре, үзләрен генә акыллыга саныйлар түгелме соң?» дигән шикләнүе аңа төгәл генә бер карарга килергә комачаулык итте. Ул хәтта күңеле изелүен сизде. Башын юк-бар юраулар белән катыруыннан туктарга теләп, башка нәрсәләр хакында фикер йөртергә тырышты. Хәтеренә фән дәрәҗәләре бирү белән бәйле анда-санда җыелгалаган утырыш вакыйгалары килде. Ул аларга яратып йөри, бәхәсләренә әзерлекле килә, анда күтәреләсе фәнни мәсьәләләр белән алдан тирәнтен кызыксына иде. Соңгы вакытта бу утырышлардан да күңеле кайта барды. Араларына ике яңа әгъза кертелеп, аларның төрле аңлашылмаучылыклар тудыра башлаулары, мәгънәсезлек күрсәтүләре аны борчыды. Җитмәсә, җәй башында гына булган шул киңәшмә утырышында шул икесе, тагын берничә кешене үзләренә ияртеп, бер диссертантның эшен юкка чыгардылар. Бу хәл аңлашылмады. Югыйсә берничек тә алай булырга тиеш түгел иде. Үзләрен шушы советка кертергә тәкъдим иткән галимә җитәкчелегендә язылган диссертация иде ул. Болай кыланулары, бер кара вакыйга кебек уелып, Хәкимовның күңелендә калды. Җәй буе шул хакта уйланды. Диссертантның фәнни җитәкчесе мондый нәтиҗәне көтмәгән иде. Әлбәттә, ул утырыш ахырында хәтта:
— Мин эшне болай гына калдыра алмыйм! — дип белдерде.
Аңлашыла: төрлечә компроматлар җыюга керешкән булуы бик мөмкин. Күп утырышларда, мәҗлесләрдә алар бергә аз булмадылар. Хәзерге мөмкинлекләр белән әллә нинди сурәтләрне тудырырга була! Бәлки, аның шикаятенә бәйле чакыртадыр ректор ярдәмчесе?
Килә-килә, бер сәгать вакыт узып та киткән. Хәкимов үз тукталышында автобустан төшеп калып, университетка таба ашыгып атлауга күчкән генә иде, аңа ике ханым сәлам биреп калдылар. Туктап борылып караса, күптәнге танышлары икән. Ашыкса да, ике-өч авыз сүз алыштылар, хәлләр белешеп, «дөнья матур, дөнья киң» икәнлеген дә ачыклап өлгерделәр.
Аннары Хәкимов проректор ишеге төбенә килде. Аны шунда ук эчкә чакырып та алдылар. Хәлләр белешеп, бераз сөйләшкәләп алгач, проректор:
— Гыйльми совет... — диде дә сүзендә тукталып калды.
Профессор Хәкимов шунда ук сүзнең нәрсә хакында барырга тиешлеген гөманлап өлгерде һәм:
— Әйе, кызганыч... Шулай килеп чыкты шул... Диссертациясенең яртысыннан артыграк өлеше компилятив булуы ачыкланды, - диде.
Проректор аңа, белмичә сөйлисез дигәндәй, ят күз белән карап куйды. Профессор Хәкимов тын калды. Ул инде дикъкатен җыйган, шушы яшь, әле кайчан гына, насыйбына канәгать булмыйча, ничек кенә булса да түрәләр тәхетен алырга атлыгып торган кешедән хәзер нинди сүз көтәргә дә белмичә аптырап калган иде.
— Сезне эштән азат нтәргә приказ төште! — диде кинәт кенә проректор. Аның тавышы тигез, сүзләре җитди һәм төгәл иде. Ә «төште» дигәне — ректордан булуына ишарә!
Шушылай әйтерләр дип башына да китермәгән, кырык сигез яше дә тулмаган, кыяфәтенә галимлек мәртәбәсе чыккан профессор тораташ булып калды. Аның бары тик бер генә авазы, анысы да ыңгырашып чыкты:
— Ы ы-ы!..
Якты көн әгәр дә шушы мизгелдә караңгыланып калса, Хәкимов моны искәрер идеме? Ул бары тик аягы астындагы җирнең убылып киткәнлеген тойды. Гүяки һәммә нәрсә шунда ишелеп төшә барды.
Бу тойгыларны кичергәндә күпме вакыт узгандыр — ул моны искәрмәде.
Проректор:
— Нигә шушы кадәр борчылдыгыз әле? — дигән сорау бирде.
Канәгать кешеләр менә нинди булалар! Проректор әфәнде бу вакытта бәхет эчендә чәчәк ата иде.
Профессор Хәкимов үзенең табигый халәтенә акрынлап кайтты. Баштарак тавышы баздан, упкыннан килгәндәй ишетелде. Шулай да:
— Аңламадым?.. Ничек инде ул? — дигән сорауларын ачык итеп әйтә алды.
Аның бу вакыттагы халәте проректорга көлке тоелды. Башкача була да алмый. Ул, үзенең өстенлеген тойган хәлдә, затлы күп урындыгында боргаланып алды. Күкрәген киереп җибәрде. Профессор Хәкимов аның мондый кыяфәте алдында бөтенләй дә бөршәеп, чарасызлыктан йолкыш хәлгә калды. Үзен җыярга теләгәне аның нидер әйтүеннән, әмма сүзләрне таба алмавыннан күренә, яхшы сизелә иде.
— Ничек инде? — диде ул тагын да.
Бу соравы проректорга түгел, әллә кая, әллә кемгә юнәлдерелгән иде. Диндар кеше булса, мөгаен дә: «Син кая, Аллаһы Тәгалә? Юкмы соң әллә?» — дип кычкырып җибәрер иде!
— Менә шулай! — дип елмайды проректор, гүяки шунда «Дөнья безнең кулда!» дигән сыман тойгы уятып.
— Ничек инде? Мин бит әле ике ай элек кенә үземнең кандидатурамны конкурска куйдым. Университетның гыйльми шурасы минем профессор вазифамны кабат озайтты. Профессор дипломым да бар. Проблемалар юк кебек иде. Башкача була да алмый. Кафедрада дипломлы профессор, хәтта бердәнбер шундый дәрәҗә алган профессор түгелме мин? Ничек инде болай? — дип, онытылып китеп, Хәмимов берьюлы озын-озын сөйләргә мәҗбүр бүлды. Әмма аның үзенә исә бик аз әйтелде, проректорның акылына барып җитәрлек дәрәҗәгә җиткерелмәделәр сыман тоелды. Әмма яңа сүзләрне башларга теләмәде, алар аның беткәннәр, һәм инде күңеле бу дөньядан тәмам киселгән иде.
Проректор бәхет эчендә йөзде. Аның халәтен күреп торган профессор Хәкимов, тәкъдирдән ирешкән насыйпка канәгать итми мөмкин түгеллеген аңлаган хәлдә, җиңелчә генә мыскыллы елмайды да:
— Хәзер миңа нишләргә? — дигән сорауны бирде.
Бу аның «гаризаны кем исеменә язарга» дигәне кебек тоелды.
Профессор Хәкимов үзе белән шушы рәвешле кадерсез гамәл итүләрен берничек тә аңлый-аңлата алырлык хәлдә түгел иде. Тагын да проректорга карап куйды. Ницше фәлсәфәсеннән күңеленә кергән олы, өстен адәм турындагы фикер йөдәтте. Аңа таянса, тездән сыгылып төшәргә тиеш иде Хәкимов. Ә проректор әфәнде, бөек адәм буларак, аны тәмам типкәләп ташларга тиеш. Җитмәсә, кешесе кем бит әле? Буе — бер карыш, башы — ярым пеләш, педагогика буенча фән кандидаты, әмма теше-тырнагы белән карьера арканына ябыша алган һәм теләгенә ирешә белгән адәм генә югыйсә! Хәзерге заманда егылганга кул бирү әдәбе юк, киресенчә, таптап кына китәләр, тагын да түбәнсетәләр, аскарак этеп төшерәләр. Һо бөек Ницше, син кешелек дөньясы мең еллар буена дәгъвалап килгән әхлакны бер фәлсәфәң белән әйләндереп ташладың, буржуаз заманага иркен сулыш алырга юлларны ачтың! «Гомерем буена зур гыйльми табышларга юлыктым, ачышлар ясадым, фәндә олы казанышларга ирештем, фәннәр докторы, профессор булдым» дип, инде тынычлана, сабырлык белән гамәл кыла башларга тиешле Хәкимовны — илле яше дә тулмаган, әле алга таба да зур эшләрне башкарачак галимне — университеттан чыгарып ташласыннар инде?! Нәрсә бу? Нинди ил? Нинди халык?
Вакыт бик тә ашыга, көнне — төн, төнне — көн, ул арада алар бер-берсен алыштырырга да өлгергән кебек иде. Әмма диварга сөялгән олы, алтын сәгатьнең мизгелләрне күрсәткеч теле генә хәрәкәттә булды. Профессор Хәкимов кызмады, кабалан мады. һаман да тыныч калырга тырышты. Бу вакытта үзенең сабырлыгына да тәмам хәйран калган иде ул. Профессор кадәр профессор, яше әлегә илле дә тулмаган, зур гыйльми дәрәҗәләр казанган галим белән болай кыланырга хаклары бармы икәнни боларның? Алар шуны да аңламыйлармы? Әллә бу сәясәт ил башлыкларыннан киләме?
Алдында яткан фәрман кәгазенә ул тагын бер кат күз салды. Кайнарланасы урынга, акылы ни өчендер тагын да суына, ныгый төшүен тойды. «Фәрман» дип язылган кәгазьне кабат укыды. «Килешүгә кул куймавы сәбәпле, профессор Хәкимовны эшеннән азат итәргә», — дип язылган иде анда. Алга таба ректор имзасы, көне күрсәтелгән.
— Ярар... — диде профессор Хәкимов, фәрманга ризалыгын белдереп. — Миңа нишләргә киңәш итәсез инде? Көтмәгән идем... Көтмәгән... Җәйге ялга китәр алдыннан гына диярлек, хәтерегездәдер, университетның гыйльми шурасы миңа кагылышлы «профессор вазифасын дәвам итәргә» дип карар чыгарган иде. Әле эшләрменме әллә дигән идем... Ярый инде...
Ул хәзер тәмам тыныч күңел белән калган иде.
Дәрәҗәсен мыскыллауны әле яңа гына тойган профессор Хәкимов үзендә эчке үзгәрешләр барлыгын сизде: ул гүяки зурайды, үсте, буе болытларга кадәр күтәрелде. Дәүлек, мәгърурлык аңа килешә иде. Әмма йодрыгы да йомарланмады, күңеле дә эремәде, акылы да кайнарланмады. Олы, өстен адәм булып тоелган проректор аның күз карашында тузан бөртеге хәленә калды. Кулындагы кәгазьләре кыштырдый, гүяки аларны кимерергә итә. Аның урынында Хәкимов хәтта бушлык кына тойды. Каршында һичкем юк, бары тик коры шәүлә генә, сүз, хәйлә, мәкер өеме генә! Фәннәр докторы да түгел бит әле, җитмәсә, гади кандидат кисәге! Ә нәфесе зур, менә бит нинди дәрәҗәгә менеп җитте. Олы кеше булды. Ике-өч ел эчендә шушы кадәр күзләрне әйләндергеч карьерага иреште. Башы эшләми түгел, эшли икән, эшли!
Профессор Хәкимов ничек тә үзен кечерәйтергә, шуның белән мескенлеген тоярлык хәлгә килергә тиеш иде. Моның өчен холкын басарга тырышмады түгел, тырышты. Әмма эчке халәтен җиңәрлек куәт табуы авыр иде. Проректор бу вакытта, көттерми гафу үтенгәндәй сөйли башлап, ни әйткәнен дә белми, кат-кат кабатланып аклана башлады:
— Минем гаебем юк монда! Белми калынган. Миннән башка...
һәм аңа ияреп профессор Хәкимов үзенекен дә әйтеп куйды:
— Димәк, университетка профессорлар кирәк түгел... Кафедрада бердәнбер дипломлы профессор идем...
— Ничек? Анда профессорларыгыз бар түгелме соң? — диде шунда проректор, бераз кеше сурәтенә кереп.
— Шулай да бит... Әмма алар вазифа башкаручылар гына, дипломлы түгелләр... Берсе доктор булды, әлегә диплом алырлык таләпләргә ирешә алганы юк, яше дә бар анысы. Тагын да ике кандидатыбыз профессор буларак аталып йөртелә, әмма... Үзегез дә яхшы беләсез... Аталып кына йөртеләләр... Егерме кафедра әгъзасы арасында андыйлар да кирәк. Ректорыбызның остазлары бит, студент елларында укытканнар, белемен үлчәп, гадел билгеләр дә куйганнар...
— Ничек инде?
Профессор Хәкимов, үз дәрәҗәсе югалмавын тойган хәлдә, чын кыяфәтенә тәмам кайтты. Фәрман язылган кәгазьне үзенә кире алып, кызыл папкасына салып куярга ашыкты. Бу күренеш профессор Хәкимовның йөзенә елмаю йөгертте. Ул инде тыңлап кына утыра, үз бөеклеген исәпкә алуларын сизенүдән сөенеч кичерә башлады.
— Ректорга гариза күтәреп керсәгез дә, ул аңа кул куймаячак! — диде шунда проректор.
Әмма Хәкимов моңа каршы һичбер сүз әйтмәде. Ә проректор аңлатып бирергә ашыкты:
— Эштән җибәрүләрен сорап гариза язмагыз! Ул аңа барыбер кул куймаячак! Үземә әйтте! Үзара контракт-килешүне дәвам иттерсәк, алга таба озайтсак иде?
Профессор Хәкимов үзе белән бала-чагаларча уйнауларын тәмам төшенде. Шунлыктан проректорның күңел кылларына йомшак кына, әмма үтемле итеп чиртеп алды:
— Ә минем ул хакта уйлаганым да юк иде!
Проректор кинәт кызарып чыкты. Моңа кадәр салкын һәм тыныч тоелган кешенең болайга үзгәрүе бер дә күңелле хәл түгел иде. Ул хәтта:
— Ничек инде? — диде, ашыга-кабалана сөйләп. — Мондый авыр заманда эш табуы мөмкинме? Юк! Уйламый әйтәсез! Уйламыйча!
Профессор Хәкимов инде хәзер үзе рәхәт елмаюга күчте, сүзләрен, уйнатудан арындырып, тәмам төзәтеп кабатлады:
— Минем китәргә җыенганым да юк!
Шушы сүзләрне ишеткәч, проректор да тиз тынычланды. Хәкимовның каршысына кәгазь салып, аның кулына каләм суз ганда:
— Ректор исеменә контрактны озайтуны сорап гариза языгыз, датасын куймагыз! — дип әмер бирде.
Профессор Хәкимов күптән табигый, гадәтләнгән хәлендә иде. Бала-чага уены да, сәясәт тә корырга теләмәде. Гаризасын яза башлады. Проректор исә һаман да сөйли-сөйләнә торды:
— Кафедрагыз җитәкчесе эше бу! Кадрлар бүлеге башлыгына кереп, ике сәгать буена сезне яманлап сөйләп утырган. Башын катырып бетергән. Сүзләре белән йоклата язды, ди. Эштән китәрго тиешлегегезне әче телләнеп расларга тырышкан. Ректор да, мин дә белмичә калганбыз. Ярый әле фәрманга ректорыбыз имзасын төртергә ашыкмаган. Үзегез белән сөйләшергә кушты. «Китәм дип гариза тотып керсә дә, эшеннән алмыйм, кул куймыйм», - дип әйтте!..
Язуыннан туктап, профессор Хәкимов шунда проректорга «бу ат кәмитен шулай да ямьсез уйнадыгыз» дияргә теләгәндәй каранып алды да, гаризасын имзасы белән тәмамлап:
— Ярый, рәхмәт! — диде.
Ул хәзер урыныннан күтәрелер, чыгып китәр. Аны анда чын тормыш көтә!
Хәкимовның рәхмәт сүзләре катгый тонда, өстенлеген сиздереп әйтелделәр. Ул арада Ницше фәлсәфәсендәге олы адәмнең үзеннән түбәннәргә, гадәтп кешеләргә рәхмәт әйтми икәнен дә уйлап алырга өлгерде. Әмма кече күңеллелек аның табигатендә иде.
— Сез гаризагызны миңа калдырыгыз! Хәзер төшке аш вакыты. Җитәкчелекне таба алмассыз. Имзаларын алып, үзем әзерләп куярмын!
Проректорның болай сөйләвенә гаҗәпләнеп, профессор Хәкимов ишеккә таба китте. Проректорның каләмен алып чыгып барганлыгын искәрде, аны иясенә кайтарып бирде дә, рәхмәтен кабатлап әйтеп, тыныч адымнар белән чыгып китте. Әмма бара-бара уйлана торды: «Рәхмәтемне болар ат кәмитләре өчен әйткәнгә нисбәт итмәсләрме?» һәм шиккә дә төште. Вакыты булганга күрә, кафедра бүлмәсенә таба атлады. Анда һичкем дә юк иде. Күрше бүлмәдә урындык күчкән тавыш ишетелеп алды. Анда кафедра мөдире үзе булырга тиеш. Профессор Хәкимов, кафедра бүлмәсеннән чыгып, мөдир ишеген шакыды да, кереп:
— Гафу итегез! Исәнмесез! — дип, түргә таба атлады. Җитмеш яшен тутырып та эштә буталып йөрүендә булган җитәкче аны олы куаныч белән каршы алды:
—О, килдегезме! Сәлам-сәлам! Бик шатбыз! — дип, урындыгыннан каушаган халәттә күтәрелде.
Әмма Хәкимов җылы итеп күреште. Дуслыклары ныктыр сыман тоелды. Очрашуларына, җәйге ялдан соң эшкә чыгу сөенечен белдереп, үз ягыннан профессор Хәкимов шунда мөдирне дә исәнлектә-саулыкта, шатлык-куанычта очрашулары белән тәбрикләде. Урын алып утырып тормады. Сүз арасында гына:
—Университет белән эшне дәвам итү өчен, минем әле контракт-килешүгә кул куелмаган икән. Сездә түгелдер бит аның нөсхәләре? - дигән булды. Максаты гади иде, шуны гына беләсе килде: чыннан да, мөдир әле генә проректор сөйләгәннәрне оештыручы кешеме икән, әллә юкмы?
Карт төлке ачылып китмәде. Йөзенә иңгән караңгылык кына шәйләнде. Шулай да ул:
— Нигә бездә булсын икән? — дип кенә әйтеп куйды.
— Мин уйлаган идем: килешүгә кафедра мөдиреннән башка барып булмый, дип. Сезнең визадан узып, ректор һични эшли алмый, шулай түгелме? — Профессор Хәкимов бу сүзләрен балаларча самимилек белән махсус, күп нәрсәләрне белмәгән һәм аңламаган кешечә әйтте. Аннары: — Зыян юк. Кадрлар бүлегендә булыр, — диде дә бүселергә җиткән мөдирне ялгызын калдырып, саубуллашып чыгып китте.
Кешене ни өчен яратмыйлар? Җеннәре килешмәүдәнме, әллә башка сәбәпләре дә бармы?
Профессор Хәкимов үзен мөдире һичничек тә өнәмәвен һәм өнәмәячәген сизенә, белә һәм аңлап тора иде. Бу очрашу да аңарда шушындый ук хисләрне калдырды.
Кадрлар бүлегенә аның проректорда калдырган гаризасы килеп җиткән булып чыкты. Артык сүзләр сөйләми генә, профессор Хәкимов килешүгә имзасын салды. Әмма, хушлашып чыгып барганда:
- Беразга сабыр итмәссезме? — дигән үтенү сүзләрен ишетеп тукталды. Кадрлар бүлеге башлыгы, ябык кына, зәгыйфь кыяфәтле соры адәм, әле яңа гына йөзгә-йөз таныштылар, ул үтенә икән аңардан.
— Әйе.
— Монда утырмассызмы?
Ул арада башлык артыннан бүлмәсенә таба Хәкимов та узды, өстәле янындагы бер урындыкны урыныннан кузгатырга өлгерде, шунда утырды.
— Бу башбаштаклыкны китереп чыгаручы без түгел идек, - диде кадрлар бүлеге башлыгы, күтәрелеп карарга курыккан халәттә, йөзенә борчылу билгеләре чыгарып. — Аңлагыз! Без эшкә алабыз да, эштән чыгарабыз да. Быел гына да ике профессорны вазифаларыннан азат иттек. Без дә кеше кулы астында эшләүчеләр.
Профессор Хәкимов үз мөдирен исенә төшерде. Шушы кабинетка кереп, ике сәгать буена яманлап сөйләп утырган бит инде! Хәзер Хәкимов шулай итсенме?.. Юк инде... Кирәкми!
— Мин килешүгә кул куйдым, контрактны биш елга озайттыл ар...
— Әйе, мин беләм!
— Рәхмәт сезгә!
Профессор Хәкимов артык башка бер генә сүз дә әйтмәде, Урыныннан кузгалды. Хушлашып чыгып китте. Ул бу вакытта үзе белән уйнарга маташучы, шулардан йөрәк дәртләре өчен сәясәт коручы, башбаштак гамәлләр башкара-башкара халыкны аптыратулардан тәм табучы хуҗалар хакында уйларга теләми иде.