Ак тәпине әнисеннән елатып аердылар. Ул, әнием янына кире кайтарыгыз, дип, шыңшый-шыңшый ялынды. Яңа хуҗалары салып биргән сөткә әйләнеп тә карамады. Аның сөт ашыйсы килми, әнисен имәсе килә иде. Юк шул, тыңламадылар аны. Алай гына да түгел, иртәгәсен болын хәтле бүлмәдә берьялгызын калдырып киттеләр. Бу инде Актәпигә бөтенләй ошамады. Көчек сузып-сузып елады. Корсагына ятып та, арт тәпиләренә чүгәләп тә, аркасында тәгәрәп тә елады. Елый торгач, тамагы карлыкты, тәмам хәле бетте, авызы кипте. Инде нишләргә белми тора иде, шулчак стена буендагы идән ярыгыннан «чи-чи» дигән нечкә генә тавыш ишетелде. Актәпи тынып калды. Салпы колагын торгызды, күзләрен зур ачып, шул якка карап тора башлады. «Чи-чи», — диде ярыкта кемдер. Аннары, бераз тынып торгач: «Син кем? Кайдан килдең?» — дип өстәде.
Актәпи тагын елап җибәрде. «Уа-уу», — дип, муенын бора-бора елады. Ярыкта нәни генә тычкан баласы күренде. Ул, кара төймә кебек күзләрен мөлдерәтеп, як-ягына карап алды, очлы борынын мәзәк боргалап, иснәнде. Аннары: «Син монда үзең генәме? Мыеклы ерткыч юкмы яныңда?» — дип сорады. Юк, Актәпи янында берәү дә юк иде. Моның шулай икәненә ышангач, тычкан баласы, ялт кына идән өстенә чыгып, арт тәпиләренә утырды, ал тәпиләре белән битен юып алды, озын койрыгын төзәтеп куйды.
«И, син бик бәләкәй икәнсең шул әле. Бәләкәйләр генә елак-мылак, ертык колак була. Менә мин, зур булгач, еламыйм да, колагым да ертык түгел. Исемем дә матур — Чи-чи», — диде.
Актәпи моңа бик гаҗәпләнде, тәпие белән колак артын капшап карады. Аның колагы да ертык түгел ич, әнә нинди зур, салпы. «Син үзең бәләкәй, әнә ич нинди бәләкәй!» — диде Актәпи аңа.
Чи-чи бәхәсләшеп тормады (зурлар һәрчак юл куя белә!), тавышсыз- тынсыз гына бүлмәне әйләнеп чыкты. Актәпигә дип салган сөт савыты янына килде. Иреннәрен ялмап куйды. Ул тәртипле бала иде, бик ашыйсы килсә дә, хапыр-хопыр итеп сөткә тотынмады. «Нигә сөтеңне ашамыйсың? Бик тәмледер ул?» — дигән булды.
Актәпи, савыт янына килеп, сөткә телен тидерде. Әйе шул, сөт чынлап та тәмле иде. Актәпи бер-ике ялманып алды. «Әйдә, икәү ашыйк», — диде Чи- чи. «Әйдә», — диде Актәпи.
Чи-чи тәпиләре белән тәлинкә читенә менеп басты. Икәүләп ашый торгач, сөтне ялт иттереп куйдылар. Актәпигә рәхәт булып китте. Чи-чигә дә күңелле иде. Ул Актәпинең койрык очыннан тартты да өстәл астына качты. Алар, дөнья бетереп, качышлы уйнарга керештеләр. Чи-чи шкаф астына, сөт савыты артына, киез итек эченә кереп качты. Кая гына качса да, Актәпи аны шундук эзләп таба торды. Ул кап-кара почык борынын бора-бора исни дә Чи-чине чаптырып эзли китә. Чынлап та, бәләкәй ул үзе, йөгерә башлауга, шома идәндә аягы таеп, лып итеп егыла, аннары үҗәтләнеп тагын торып баса. Бик күңелле булды аларга качышлы уйнавы. Ләкин тиз арыды Актәпи, йокысы килде. Ул тәрәзәдән төшкән кояш күбәләге өстенә ятты да күзләрен йомды. Чи-чинең дә йоклар вакыты җиткән икән. Ул Актәпинең муен астына кереп ятты. Икәү булгач, йоклавы рәхәт, тыныч иде. Чи-чи йокыга киткәнче үзе турында сөйләде.
Алар гаиләсе шушы йортның идән астында яшәгән икән. Күптән түгел яшел күзле, үткен тырнаклы, мыеклы ерткыч Мияу-мияу аның әти-әнисен, туганнарын тотып ашаган. Чи-чи менә шушы ярыктан идән өстенә чыгып кына котылып калган. Бик явыз ул Мияу-мияу, күргән бер тычканны каба да йота. Идән астында яшәве күңелле үзе болай. Анда төрле-төрле ризыклар бар. Бу йортта яшәүчеләр кышка дигән ризыкларын идән астында саклыйлар. Анда мондый тәмле сөт кенә юк икән. Идән астына ул әле Актәпине дә алып төшәр. Анда аның уенчык кыңгыравы бар. Торба янына эленгән бер тимер кисәге. Шуңа асылынып тирбәлсәң, чың-чың иткән тавышлар чыга. И күңелле була шул чагында!..
Шулай, тәмләп сөйләшә-сөйләшә, йокыга китеп баралар иде инде. Кисәк «мияу-у» дип сузып кычкырган тавыш ишетелде. Актәпи белән Чи-Чи куркып сикереп тордылар. Тышкы тәрәзә пыяласына мыеклы йөнтәс башын һәм үткен тырнаклы тәпиләрен терәп, мәче басып тора иде. Аның яшькелт күзләреннән ялт-йолт килеп утлар чәчеләмени! «Мияу!» Ул тагын усал итеп кычкырды. Чи-чи калтырап төште, аяклары йөрмәс булды. «Шул, шул үзе, бәдбәхет!» — дип пышылдады ул Актәпигә һәм, соңгы көчен җыеп, ярыкка чумды. Актәпинең Мияу-мияуга бик ачуы килде. Ул, күкрәген киереп, тасыраеп басып торды. Мәче һаман китми, мыекларын кыймылдатып, утлы күзләрен ялтыр-йолтыр китереп, өй эчен барлый иде. Актәпи аннан әллә ни курыкмады да. Дусты Чи-чине генә кызганды. Әмма сабый чакта йокыдан татлы берни юк. Ул бөгәрләнеп ятты да йокыга талды.
Кичен хуҗалары кайтты. Актәпи аларны койрыгын болгый-болгый каршылады. Ул аларга Чи-чи белән дуслашуы турында сөйләргә теләде, өргәндәй итте. Хәтта идән ярыгы янында утырып та торды. Ләкин хуҗалары Актәпинең телен аңламадылар. (Кешеләр үз телләрендә генә сөйләшә беләләр ич алар!) Шулай да көчекнең яңа йортка тиз ияләшүенә бик куандылар, аркасыннан сыйпадылар, пешкән ит бирделәр. Актәпи итне яратып ашап куйды. Үзе һаман Чи-чинең чыгуын көтте. Ул аны хуҗалары белән дә таныштырырга тели иде. Ул да монда яшәсен, янәсе. Чи-чи белән бергә-бергә яшәсәләр, аңа күңелле булыр. Их, бу кешеләрне, берни аңламыйлар...
Төн җитте. һәммәсе йокларга яттылар. Актәпи үзенә дип җәйгән йомшак җәймә ягына әйләнеп тә карамады. Ул, өстәл астына кереп, идән ярыгына башын куйды. «Ярый, — диделәр хуҗалары, — бу урынны ошатасың икән, менә сиңа җәймә, шушында йокларсың».
Ут сүнде. Өйдә тавышлар тынды. Тынлыкта Актәпинең сизгер колагы йомшак кына кыштырдау ишетеп алды. Озак та үтмәде, ярыкта Чи-чи күренде. «Әллүки, мин монда, исәнме!» — диде ул һәм идәнгә сикереп чыкты. И куанды Актәпи, и шатланды! «Мыеклы ерткыч киттеме?» — дип белеште Чи-чи, аннары Актәпинең аш савыты янына килде. Очлы борынын уйната- уйната иснәнде, савыт тирәли йөгереп чыкты һәм, үзенең зур икәнен онытып, чыелдап елап җибәрде: «Үзе ит ашаган. Миңа калдырмаган да...»
Бик кызганды аны Актәпи. Дустына ит калдырмаганы өчен үз-үзен ачуланды. Аннары аның сыртыннан ялап юатты: «Елама, яме, иртәгә алар миңа тагын ит бирерләр, икәү ашарбыз, яме», — диде.
Әллә үпкәләде Чи-чи, әллә кешеле өйдә озак каласы итмәде, Актәпи ни кыстаса да, кире идән астына төшеп китте.
Иртән хуҗалары Актәпигә чынлап ит бирделәр. Көчек аны иснәп кенә карады да урынына барып ятты. Ул хуҗаларның чыгып китүен түземсезлек белән көтә иде. Ниһаять, алар артыннан ишек ябылды. Актәпи шундук колакларын торгызды.
Чи-чи дә озак көттермәде. Ярыкта иң элек аның очлы борыны күренде, аннары елтыр күзләре ялтырады, башы калыкты. Ул, гадәтенчә, як-ягына каранды һәм ялт итеп идәнгә чыгып утырды. Актәпи куанычыннан, ал аякларына тезләнеп, койрыгын болгый-болгый башын аңа таба сузды, шатланып өргәндәй итте. Аннары тырт-тырт сикергәләп алды. Чи-чи дә бик шат иде. Ул, Актәпине күзәтә-күзәтә, алгы тәпиләре белән битен юды, борынын уйнатып, иснәнде: «Тәмле ис килә, тәмле ис килә», — дип чиелдады. Актәпинең аңа дип ит саклап торуын белми иде әле ул.
Актәпи тизрәк аш савыты янына килде. Чи-чи савыт читенә сикереп менде. Алар пешкән итне бик тәмләп ашадылар. Икесенә дә чын бәйрәм булды. Ашап туйгач, тагын качышлы уйнадылар.Чи-чи бик җитез тычкан булып чыкты. Өстәл өстенә дә, шкаф башына да үрмәләп кенә менеп китә. Актәпинең дә бик менәсе килә, сикергәләп тә карый, ләкин булдыра алмый. Чи-чи аны юата, идән астына алып төшәргә вәгъдә бирә. Актәпинең дә идәк астын күрәсе килә. Чи-чи чыккан ярыкка хәтта тәпиен дә куеп карады. Юк.
анда сыңар тәпие дә сыя торган түгел. Чи-чинең исе дә китми. «Син борчылма,— ди, — менә минем тешләрем нинди үткен. Идәнне кимерәм дә ярыкны зурайтам. Берәр тәмле әйбер салынган әрҗәне мин гел кимереп тишәм».
Чи-чи шундук эшкә дә кереште. Актәпи, башын боргалый-боргалый, аның идән кимерүен күзәтеп торды. Шактый озак эшләде Чи-чи. Аннары көчекнең ал тәпиен ярыкка тыгып карадылар. Юк, ярык әле тәпи сыярлык түгел иде. һәй, аны бер көн эчендә зурайтырга кирәк дигән сүз юк ич! Актәпи белән Чи-чи тагын качышлы уйнадылар, аннары рәхәтләнеп ятып йокладылар.
Ике дус шулай күңелле генә яшәп яталар иде. Хуҗалары Актәпидән ит- май кебек тәмле ризыкларны кызганмыйлар. Актәпи исә дустына һәрчак өлеш чыгара. Икесе дә гаҗәп матур булып үсеп киләләр. Актәпинең йоннары кап-кара, үзе уенчак, шаян. Чи-чинең сырты карасу-соры төстә, койрыгы озын. Ул койрыгы белән урындык аратасына асылына да, чи-чи килеп, Актәпигә мактана. Актәпи үзенең тубал кебек йөнтәс койрыгына карап-карап ала. Нихәтле генә тырышса да, ул алай койрыгына асылынып тора алмый шул.
Яз җитте. Кояш көннән-көн ныграк җылыта иде. Актәпине хуҗалары урамга йөртергә алып чыккалый башладылар. Тышта ул Мияу-мияу явыз белән берничә тапкыр күзгә-күз очрашты. Актәпине күрүгә, мәче аның юлына аркылы төшә дә, сыртын кабартып, тешләрен ыржайтып мырлый башлый. Курыкмас җиреңнән куркырсың. Ярый әле, хуҗабикә бик тиз куып җибәрә, юкса, ул Актәпине тырнап бетерер иде.
Көннәрдән бер көнне бөтен йорт халкы ишегалларын, бакчаларны чүп- чардан чистартырга чыктылар. Актәпи белән Чи-чи, өйдә үзләре генә калгач, гадәттәгечә, качышлы уйнарга тотындылар. Ләкин, һич көтмәгәндә, Мияу- мияу, бөтен гәүдәсе белән тәрәзәгә капланып, ямьсез итеп мияулап җибәрде. Актәпинең аңа бик ачуы килде, каты итеп өрергә тотынды. Чи-чи ялт кына идән астына чумды. (Кешеләрнең җилләтергә дип әле генә подвал ишекләрен ачып куюларын белми иде шул ул!) Мәче шундук, тәрәзәдән аерылып, ишеккә томырылды. Бераздан идән астында Чи-чинең ярдәм сорап чыелдаган тавышы ишетелде. Актәпи ары-бире ташланды. Ул дустына ничек ярдәм итәргә дә белми иде. Тәрәзә төбенә сикереп менде, ярсыды һәм Мияу-мияуның, авызына Чи-чине кабып, ашыкмый гына бакчага кереп баруын күреп калды. Мескен Чи-чинең мәһабәт койрыгы җирдән сөйрәлеп бара иде. Актәпи үзен үзе белештермичә өрде, чинады, елады. Хуҗабикә ишек ачуга, тышка ыргылды. Ләкин соң иде инде: Мияу-мияу, күзләрен ялтыратып ялмана- ялмана, куак төбендә утыра, Актәпигә ул мәсхәрәле караш ташлап, бик эре кыяфәттә китеп барды.
Дустын югалту хәсрәтен Актәпи бик авыр кичерде. Чи-чи чыгып йөри торган ярыкка башын куеп, көннәр буе хәрәкәтсез ятты. Иң тәмле ризыклардан да баш тартты. Ялгыз көн үткәрүләре бик авыр иде аңа.
Хуҗалары, Актәпинең боегып калуын күреп, тәмам аптырадылар. Нинди уенчак көчек иде, тик торганда үзгәрде дә куйды. Әллә авырый-нитә микән соң дип, баш ваттылар. Ник аңламадылар икән алар Актәпине? Дусны югалту хәсрәтен, ялгызлык ачысын беркайчан да татып карамадылар микәнни соң?!