Тамчы иртүк уянды. Уянды да иркәләнеп киерелде. Як-ягына караса, берсе дә — Кояш та, үләннәр Чишмә дә уянмаган. Шаян Тамчы «Хәзер мин сезне уятам!>: дип уйлады да, тып итеп, чирәмгә кунды. «Чык төште», — дип күзен ачты Чирәм. Чирәмнең битләрен юды да, көлә-көлә, Чишмәгә сикергән Тамчы. «Уян, Чишмә, тизрәк уян, әйдә куышлы уйныйбыз!» — диде ул, дустын ашыктырып. Йомры ташлар өстеннән сикерә-сикерә, чәчәкләргә су чәчрәтә-чәчрәтә, Чишмә белән Тамчы озак уйнадылар. Аларның тавышына Кояш та уянып чыкты. Чыкты да, йоклап кала язганын аңлап тиз генә күкнең түренә үрмәли башлады.
Чишмә белән Тамчы, шаярышып уйный-уйный, Инешкә барып җиттеләр. Инеш: «Ай, миңа гел эш тә эш. Бүген эш бигрәк күп инде», — дип зарланып агып ята иде. Аның, чынлап та, эше күп шул: керләр чайкыйсы, каз, үрдәк бәбкәләрен йөзәргә өйрәтәсе, кечкенә бозауларга су эчерәсе... Көне буе Инешкә булышып йөреп, Тамчы белән Чишмә арып-талып беттеләр. Инеш тә арыды. «Әйдәгез, Елгага барып ял итеп кайтыйк», — диде ул кунакларына.
Аларның килүенә Елганың әллә ни исе китмәде. Анда болай да бик күп Тамчылар, Чишмәләр, Инешләр бар иде инде. Безнең Тамчы үзенә бик күп дуслар тапты. Алар белән бергәләп дулкыннарда тирбәлеп уйнады.
Уйнап туйгач, Тамчы дусларына: «Их, Диңгез бабамны да күрәсе иде», — диде. «Юл ерак шул», — диде Чишмә. «Ай-Һай, барып җитеп булырмы икән?» — дип шикләнде Инеш.
«Әйдәгез, миннән калмагыз. Миннән калмасагыз адашмассыз», — дип, Елга Тамчы, Чишмә, Инешне үз артыннан ияртте.
Бик озак бардылар алар. Таулардан сикереп, дулкыннарга утырып, шарлавыкларда агып бара торгач, ак сакаллы Диңгезгә килеп тә җиттеләр. Як-якта ярлар да, агачлар да, үләннәр дә күренми. Ике якта да чиксез офык кына. Диңгезне күргәч: «Мин монда югалырмын, адашырмын», — дип куркып калды Тамчы. «Югалмассың, балам. Миңа бер тамчым да артык түгел. Мин сине саклармын», — диде аңа Диңгез.
Шулай итеп, ул бабасы Диңгез янында яшәп калды.
Ә көннәрдән бер көнне безнең Тамчы уянган җирдә икенче Тамчы уянды. Аның юлы ничек булыр?