СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габделхәй Сабитов “Өч күңел”

Сирай бабай иртә таңнан урамда каңгырып йөри. Ул сары тунын киң билбау белән буган, бүрек колакчыннарын бәйләп, тун якасын күтәргән. Яка өстеннән Мөслимә әбинең күк шәлен ураган. Борыны да күренми. Тик чал сакал гына тырпаеп яка очлары арасыннан чыгып тора. Гәүдә алгарак сөрлеккән, аяклар, гәүдәне куып җитәргә теләгәндәй, вак-вак юргалап атлыйлар. Әйтерсең күзгә күренмәгән ниндидер көчле кул бабайны, ихтыярсызлап, ак сакалыннан тартып алга илтә.
Колхоз фермасына баручы яшь-җилкенчәк аңа сәлам биреп китә. Атлылар, атларын читкә борып, үзләре юл саба. Өлкәнрәкләр хәл белешергә туктый.
—Исән-саулыкмы, Сираҗетдин агай! Бик иртә кузгалгансың.
— Шөкер, Шәрәфетдин. Менә бераз сөякләрне языйм дип чыктым әле... Үзең кая юл тоттың?
— Трактор чанасына тирес төяргә әйткәннәр иде.
- Йә, ярый, ярый, бар. Тоткарланып торма... Ни, пучты кызы күзеңә чалынмагандыр бит?
Сирай бабай очраган һәр кешегә бер үк сорауны бирә.
— Күренмәде шул, Сираҗетдин бабай. Иртәрәк шул әле, кайтып җитмәгәндер, — диләр аңа. — Интегеп йөрмә, өеңдә генә утыр. Булса, үзе китерер.
— Ие шул. Шулай гына итим әле...
Ләкин ул кайтмый. Кайтса да, капка төбеннән кире борыла. Йорт саен туктала-туктала, кешеләрдән сорый-сорый, хат ташучыны эзләп таба.
— Исәнме, кызым Илгизә! Безнең малайдан хат-хәбәр юктыр бит? — ди Сирай бабай.
Илгизә, гаепле кеше кебек, башын ия.
— Юк шул, бабакай. Бүген хатлар бик аз. Бәлки, иртәгә... Булса, үзем илтермен.
— Алай икән... Әллә нишләп язмый башлады бу арада...
Илгизә дәшми. Сирай бабайның «бу арада» дигәненә быел өч ел тулды. Өч ел буе ачы бураннарда, чатнама суыкларда, язын-көзен, тубыктан пычрак ерып, һәр көн авылның югары очына кадәр бара ул.
Баштарак Илгизә үзе дә зарыгып-зарыгып Әптерәйдән хат көтте. Армиядә вакытта язгалап торды. Алтайдан бер хаты килгән иде. «Эш бик авыр. Җитмәсә, суыгы теңкәгә тия. Акчасы да әллә ни төшми. Озак калмам, ахры. Җылырак җиргә күчәргә исәп. Күчкәч, хәбәр җибәрермен», — дип язган иде. Хатының азагында: «Кавышу көннәрен көт, сандугачым. Башкаларга күз салма», — дип тә куйган.
Көтте Илгизә. Сагынып-моңаеп көтте. Язгы иртәләрдә күн сумкасын асып кыр юлына чыкса, тургайлар җырын ишетсә, каршысына Әптерәй кайтып килер төсле тоела иде. Зәңгәр һаваларга караса да, канат кагып сайраган ялгыз сыерчыкны күрсә дә, шомырт агачлары чәчәк атса да, һаман Әптерәй исенә төшә иде. Айлы төннәрдә Җидегән йолдызга карап, ялгызы таңнар аттырганы булды. Аның белән бергә йөргән каенлыкта зифа каеннарны кочып үксеп елаганы булды. Армиядән җибәргән рәсеме әле дә альбомында. Тик ул хәзер башка бер рәсем астына кыстырып куелган. Әптерәйнең андый рәсеме Сирай бабайларда да бар.
Анысы хәзер дә түр стеналарында, пыялалы рам эчендә.
Мөслимә әби, шул рәсемгә карап, картының кайтканын көтә. Ул бүген әйбәт төш күргән...
Ләкин Сирай бабай буш кул белән кайтып керә. Ул чишенгәндә, Мөслимә әби, нәрсәдер өмет иткәндәй, сүзсез генә карап тора. Итеген салып мич башына ташлагач, әкрен генә сорап куя:
— Юкмыни?
— Юк.
Сирай бабай, бөгәрләнеп йоклаган соры мәчене чак кына этәреп, мич янындагы караватка — карчыгы урынына менеп ята. Мөслимә әби тирән сулап куя да иртәнге эшләрен караштыра башлый.
Көйгән сыртлы кәҗә бәтие мичтән чыкмас өчен мәш килә. Кисәү агачы белән тәпиеннән тарткач, ачуланып кычкыра.
— Мичкә кергәнмени, мошенник? — ди Сирай бабай, юрган астыннан башын чыгарып. — Кундыр сыртына чырагачың белән.
Үзе, чыннан да, кундырмагае дигән кебек, шунда ук өстәп куя:
— Бик каты сукма, сабый бит, нәрсә белә ул! Җылыга елышкандыр...
Күңелле шартлап, мичтә каен утыны яна. Мөслимә әби, каз ите турап, шулпалы бәрәңге куя. Өйгә тәмле аш исе таралгач, Сирай бабай да кузгала. Үзеннән элегрәк өстәлгә килеп утырган чуен чүлмәктән таш тәлинкәгә аш бүлә дә карчыгына дәшә:
— Әйдә, кил, ашыйк кайнар килеш. Бик тәмле күренә.
— Ашый тор, ашый тор, — ди Мөслимә әби. — Хәзер мичне генә томалыйм да...
— Ләкин Сирай бабай ялгызы ашарга теләми. Карчыгының мич томалаганын да, самавыр куйганын да көтеп тора. Аннан соң да вак-төяк эшләренә тотынса гына сабырлыгын җуя:
— Нишләп йөрисең инде тагын? — ди ул, гайрәтләнгән булып. — Кулыңнан җитәкләп китергәнне көтәсеңме әллә?!
— һай Алла, ашый тор, дидем бит.
Утыралар. Ит калҗаларын бер-беренә этә-төртә, икесе бер савыттан ашыйлар. Өстәл артында сүз сөйләшү юк. Гомер буе тату яшәгән кешеләр алар — уйнап-көлгән чаклары да, туймастай булып сөйләшкән вакытлары да булды. Тик хәзер... ярты гасыр.бергә гомер итеп, сөйләшәсе сүз дә беткәндер. Гадәтләр өйрәнелгән, теләкләр сүзсез аңлашыла.
Чәй эчеп алгач, Мөслимә әби көзге артыннан саргаеп беткән бер хат алып килә. Габдрахманның соңгы хаты... посылка тартмасында килгән иде.
- Кычкырып укы, — ди Мөслимә әби.
«Сәлам соңында бераз сүзгә күчәм, — дип укып китә Сирай бабай. — Сезгә посылка җибәрәм. Ике такта чәй, ун лимон, бер кило хәлвә, әзрәк йөзем җимеше... Үзем исән-сау гына. Моннан ике ай элек иске урыннан күчтем. Иптәшләр шунда калдылар. Монда яңа дуслар табылды. Акча әйбәт төшә. Ну бик авыр. Шахтадан җен кебек каралып кайтасың. Бераз акча туплагач, чистарак эшкә күчәрмен дип торам...»
Хат укылып беткәнне генә көтеп утырган кебек, шаулаша-гөрләшә мәктәп балалары килеп керә. Кызлар көянтә-чиләкләргә тотыналар. Берничәсе, өсләрен-аякларын чишенеп, идән юа башлый. Малайлар, балта-пычкы алып, шунда ук яңадан чыгып китәләр. Утынлыкта пычкы чыжылдый, балта тукылдый. Ярты сәгать тә үтми, салкыннан бит очлары алланган җирән чәчле юантык малай кочак-кочак утын кертә башлый.
Сирай бабай аның эшләгәнен күзәтеп тора-тора да туктатып сорый:
— Син кем малае буласың, улым?
Бабай килгән саен шул сорауны кабатлый. Малайның көләсе килә, ләкин ул иренен тешләп кала: Хөснулланыкы, бабай.
—Ә-ә... Оста Хөснулланыкымыни? Беләм, беләм. Бабаң бик шәп кеше иде синең. Ярман сугышында бергә йөрдек. Аклар вакытында да бергә сугыштык. Гаярь кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Балалар утын кисеп, ишегалларын көрәп, бар эшне карап китәләр. Кичләрен еш кына председатель Сафи кереп чыга. Ул, тезләрен чалыштырып, бүреген алдына куеп утыра да хәл-әхвәл сораша.
—Йөдәмисезме? Ашарыгызга бармы? Утыныгыз кышка җитешлеме? — ди.
—Рәхмәт, Сафиулла, барысы да бар. Бернәрсәгә дә йөдәтмисең, — ди картлар.
— Тартынып тормагыз, ни кирәк булса да сорагыз, — ди Сафи. — Шушы колхозда эшләп, шушы җирне игеп картайдыгыз. Хакыгыз зур.
Ә малай турында ләм-мим. Аңлый кеше, ярага кагылмый.
* * *
Төн буе буран котырды. Җил, кар бөртекләре бәреп, лып-лып тәрәзә какты, кыекны кубарып өйгә керергә теләгән сыман, түбә калайларын дөбердәтте. Булдыра алмагач, морҗага килеп елады. Әллә нинди шомлы төн булды бу...
Сирай бабай, сары тунын бөркәнеп, мич башында ята. Аякларының сызлавына чыдый алмыйча пошынгаланып, яткан урынында әйләнгәли. Төн урталары узгач кына йокыга тала, анда да саташып уяна.
— Кортка, дим, кортка...
Карчык дәшми. Өйдә тынлык. Стена сәгатенең келт-келт йөрүе генә ишетелә... Ә җил һаман дулый, һаман ыңгыраша. Беркайчан да таң атмас, беркайчан да бу зәһәр җил тынмас кебек тоела.
Сирай бабай урыныннан торып утыра, мичнең җылырак җиренә аркасын тери дә... көтә.
— Син! Сиңа әйтәм. Кузгалырга вакыт түгелме?
Карчык кузгалмый.
Сирай бабайның күңеле, нәрсәдер сизенеп, кинәт кенә бик каты әрнеп куйды. Ул мич башыннан төште, кармаланып карчыгы яткан карават янына барды... Соры мәче никтер йокламый, кайгыга баткан кебек башын иеп, урындыкта утыра. Мамык юрган астында аңа җылы беткән... Мөслимә әбинең сулышы өзелгән...
Сирай бабай калтыраган кулларын Мөслимә әбинең маңгаена куйды һәм, аның тәненә үз җылысын бирергә теләгән кебек, озак басып торды.
Тәрәзәгә таң шәүләсе төште. Көннән куркып, җил кырга качты. Сирай бабай, тунын иңенә салып, баскычка чыкты.
Буран бөтенләй тынып калган. Дөнья, кеше кайгысына күз йомып, йокымсырап ята. Салмак кына ябалак кар төшкәли. Яңа кар өстеннән беренче эзне салып, урамнан җигүле ат килә.
...Шәрәфи малае икән. Габдрахманның яшьтәше... Капканы киң итеп ачты да атын баскыч төбенә китереп туктатты.
— Тр-р-р!.. Сирай бабай, сезгә пенсия китердем. Унсигез пот бодай, дүрт кило май. Яңа икмәккә чаклы бодай кабартмасы ашарга була.
— Рәхмәт, улым... Син инде, ни, карчык өлешен кире илтеп тапшыр... Вафат булды ул...
Шулвакыт аның күзеннән яшь бөртеге сыгылып чыкты да, бите буенча тәгәрәп, чал сакалына кунды. Егет, нәрсә әйтергә белмичә, башын иеп, озак кына сүзсез торды. Аннан соң ашыга-ашыга капчыкларын чоланга ташыды да, атын борып, колхоз идарәсенә чапты.
Председатель Сафи килеп җитте, авылдашлар, күрше-күлән җыелды.
Мөслимә әбине җирләделәр. Кичкә таба балта осталары кабер өстенә гәрәбәдәй сары нарат такталардан чардуган корып кайттылар. Төнен тагын кар яуды, актарылып яткан кара кәсләрне ак юрган белән япты. Иртәгесен Сирай бабай, таңнан торып, колхоз идарәсенә барды.
—Сафиулла энем, ни... Көч җитәрлек берәр эш булмасмы дип килгән идем...
— һай, Сираҗетдин бабай, нигә сиңа эш?! — диде председатель, гаҗәпсенеп. — Колхозның байлыгы сине туйдырырга гына җитәрлек. Эшлисен эшләгәнсең, хәзер рәхәтләнеп ял ит.
—Шулаен шулай да... Ялгыз башны куяр җир юк. һушка ашарга да өйрәнелмәгән.
— Бер дә борчылма. Бушка түгел, шушы җиргә кергән хезмәтең өчен. Ризыгың хәләл.
Бабай тынычлангандай булып кайтып китте. Ләкин икенче көнне тагын килде.
— Миңа ярашлы бер эш тә юкмыни соң, Сафиулла? — диде ул кыяр-кыймас кына. — Берьялгызым өйдә тик ятам. Әллә ничек бит, бракка чыккан карт алаша кебек.
Сафи түзмәде, көлеп җибәрде:
— Тынгысыз кеше син, Сираҗетдин абзый. Ярар, алайса, карап карарбыз. Хәзергә кайтып тор. Хәл иткәч, үзем кереп чыгармын.
— Кайчанрак керерсең икән соң?
— Бүген кич булмаса, иртәгә иртән сугылмый калмам.
— Шулай итә күр инде...
Идарәдә озак уйлашканнан соң, картны алма бакчасына каравылчы итеп билгеләргә булдылар.
— Әйдә, күңеле тынычлансын, — диде председатель. — Кышын анда барып йөрисе юк. Җәйгә икенче кеше куябыз.
Ләкин Сирай бабай алма бакчасына тиз арада сукмак салды. Аның эзеннән кәҗәләр дә баргалады. Бабайга эш табылды.
* * *
Кояшка да эш күбәйде. Ул кар өстенә челтәрләр ясады, түбә кыекларына көмеш сөңгеләр элде, ишегалдына чыккан сыерларның сыртларын җылытты. Аннары гөрләвекләр агызды, елгаларны боздан арчыды, кыш буе иңрәп йоклаган каеннарны уятты, ботакларына бөртек-бөртек бөреләр сипте. Җирләр чыкты, тау итәкләрендә хәтфә үлән борын төртте.
Шундый матур язгы көннәрнең берсендә авылга Әптерәй кайтып төште.
Сирай бабайны каравылдан чакыртып алдылар. Ул кайтканда, Әптерәй баскычта утыра иде. Әтисенең ябык кулларын үзенең көрәктәй зур учына алды:
— Исәнме, әти, исән-сау гына тордыңмы?
Сирай бабай җавап бирергә теләп авызын ачкан иде, кинәт голт итеп бүленеп калды.
— Әниең...әниең карчык күрә алмады, мәрхүмә...
Бераз тынычлана төшкәч, Сирай бабай бәйрәмнәрдә генә кия торган ак күлмәген киеп алды, күрше Гатифәне чакыртып, коймак пешертте, мунча яктырды. Мунчадан соң әтисе белән бер сәгать чамасы сөйләшеп утыргач, Әптерәй чыгарга җыена башлады.
—Син, әти, үзең дә юын, — диде ул. — Мин авылны күреп, иптәшләр белән күрешеп кайтыйм.
— Ни... ярый, алайса, бар, улым, — диде аңа Сирай бабай. — Әниең мәрхүмә сиңа дип чикләвекләр саклаган иде. Чормага менеп төш.
Әптерәй чормага менеп китте. Үзенә хас бер хуш ис аның борынын кытыклап алды. Бер якка пар-пар итеп бәйләгән каен себеркеләре эленгән. Өскәрәк бәйләм-бәйләм абагалар, мәтрүшкәләр, тагын әллә нинди үләннәр кыстырылган. Алар арасында кып-кызыл миләш тәлгәшләре күренә. Бер тартмада — балан, җилпучта — кипкән шомырт, җир җиләге. Баш очында карындыкка төрелгән каклаган каз эленеп тора. Арырак эреле-ваклы янчыкларда — чикләвек. Елныкы елга аерым сакланган.
Әптерәй, ниндидер күңелле көй сызгыра-сызгыра, кесәләренә чикләвек тутырды да төшәргә китте. Каклаган каз, «мә, мине дә ал!» дигән кебек, дыңк итеп башына бәрелеп калды.
Җиңел хром итек ялтыратып майланды, кунычы гармун күреге кебек җыерылды. Бостон чалбар, балагы күпереп өскәрәк чыкты. Кыска җиңле сары ефәк күлмәгенең изүе ачык. Диңгезчеләрнеке кебек буй-буй тельняшка яхшы күренерлек.
Әптерәй әзерләнеп беткәч, Сирай бабай аның янына килде:
— Ни... улым, әниеңнең кабере юлдан ерак түгел, — диде ул, йомшак кына итеп. — Шунда, карт нарат төбендә. Ташына яңача язылган...
Әптерәй чыгып китте. Ул, урам чатында тукталып, бераз вакыт зират ягына карап торды да, борылып, чикләвек яра-яра кибеткә таба юнәлде.
Авыл кешеләре ачык күңелле. Озак читтә йөргән кешегә генә түгел, көн дә күрешә торган авылдашларына да әллә каян көлеп, кул сузып киләләр. Ләкин Әптерәй якты йөз күрмәде. Очраган кешеләр сәлам бирәләр дә, башларын читкә борып, тиз-тиз атлап китеп баралар. Урамда кешесе дә аз күренә. Бар халык эштә.
Анда-монда сугылып озак йөрде Әптерәй, ямь таба алмады. Бала вакытта бергә уйнап үскән иптәше Заһри өйдә икән. Кырда кулын яралап, эшкә чыга алмаган. Әптерәй ярты кыстырып аның янына керде. Ләкин Заһри эчмәде.
— Рәхмәт, малай, үзең генә сал инде, — диде ул. — Мин болай бәйрәм вакытларында салгалыйм да, тиктомалга әллә ничек. Кыстама инде син мине...
Янгын сараенда сөйләшеп утырырлык бер кеше табылды.
— һо, Габдрахман энем, сине дә күрер көннәр бар икән! — диде Хәтәр Хәйрулла, кесәдән чыгып торган шешә башын күргәч. — Әйдә, әйдә, түрдән уз. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк әле. Син дөнья күргән кеше, мин дә күрмәгән түгел дигәндәй.
Өстәл тартмасыннан китек стакан чыкты. Закускага суганы, кыяры табылды. Мөлдерәтеп кенә салып куйдылар. Әңгәмә куерып китте. Бер-берсен бүлә-бүлә баштан узганнарын сөйләп киттеләр. Шешәнең бушаганы сизелми дә калды. Икенчесен алып чыктылар. Анысын башлап, йөзәр грамм салгач, Хәйрулла Әптерәйне кочаклап ук алды:
— Алтын егет икәнсең, дустым. Кайчаннан белми йөргәнмен. Кайталар, әмма синең кебеге булмый... Без дә яшибез инде дөньяда...Тагын бераз төшереп алгач, Хәйрулла икенче төрлерәк сөйли башлады:
— Син, малакасус, эт сугарып йөргәч тә, әллә монда дөньяның чите кителер дип уйладыңмы?.. Кем дип белдең син безне? Әтиеңне ташладың... Юк, без ташламабыз. Ташламабыз булгач ташламабыз... Нәрсә борыныңны җыерган буласың, ә?
Хәйрулла Әптерәйне якасыннан каптырып ук алды:
— Аракы эчереп, Хәйрулла абзаңны йомшартмакчы буласыңмы? Шаярма! Хәтәр Хәйрулла диләр аны! Елтыр ыштаныңны төшереп, ат кыргычы белән төярмен, селәгәй... Яхшыдан яман туган нәрсә... Сыптыр моннан! Әнә Идел аръягында акча яуган, ди!
Әптерәй көч-хәл белән генә чыгып ычкынды. Ярый әле, үзе чамалабрак эчкән иде.
Янгын сараеннан тәмам кәефе кырылып кайтты. Кайту белән, лапас сәндерәсенә урын җәеп ятты. Ул уянганда, көтү кайткан иде инде. Юынып ашаганчы караңгы да төште. Бераздан кунак егет клубка чыкты.
* * *
Ай яктысында клуб ягыннан килүче ике шәүлә күренде. Шау чәчәккә күмелгән шомырт агачы төбенә җиткәч, егет туктап кызга дәште:
— Илгизә, тукта инде беразга...
— Керәм, Әптерәй, таңнан торасы бар.
— Иртә бит әле. Әнә кичке шәфәкъ тә сүрелмәгән.
— Иртә чаклары булгандыр. Әмма хәзер соң инде...
— Шулай инде ул кызлар хәтере. Бик җиңел оныткансың.
— һе, җиңел, дисең... Кеше күңеле көзге түгел.
— Илгизә... мин тиздән китәм. Озатырга төшәрсең бит?
— Элек озатканыма үкенмим, ләкин хәзер... Ярый, Әптерәй, ачуланма, хуш!
Җил капка шыгырдап ачылды да шап итеп ябылды. Егет, башын иеп озак кына торганнан соң, борылып түбән очка таба китте. Ай да аны озата бармады, болытлар артына кереп калды. Әллә Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл аннан бизгән... Ни булса да булгандыр, егет бер атнадан китәргә җыена башлады.
—Әтине дә үзем белән алып китәм, — дип сөйләнде ул кешеләргә.
Күршеләр аның бу ниятен хупладылар. Сирай бабай уңай да, каршы да сүз әйтмәде. Кичтән әйберләрен җыеп төйнәделәр. Иртән Заһри пристаньга илтергә ат җигеп килде. Әптерәй әйберләрне чыгарып төяде. Ишекне бикләп, аркылы такта сукты. Күрше-күлән озата чыкты. Соры мәче боегып кына бер читтәрәк утыра иде.
—Син, Гатифә, мәчене үзегезгә елыштыр инде, — диде Сирай бабай. — Акыллы ул, әйбер-карага тими.
Килгән кешеләрнең барысы белән дә кул биреп саубуллашкач, арбага йомшак печән өстенә менеп утырды. Урамда очраган һәр кеше, хәерле юл теләп, кул болгап калды. Зиратны узганда, бабай, атны туктатып, карчыгының кабере янында озак кына дога кылды... Тагын кузгалдылар. Тарантаска утырып басудан кайтучы Сафи очрады. Атлар юл сабышып, арба белән тарантас тигезләшкәч, Сафи дилбегәсен тартты:
— Тр-р-р... китүмени, Сираҗетдин абзый?
— Китәм инде, Сафиулла, хуш-сау бул!
—Ярый инде. Безне онытып бетермә. Алдагы җәйгә кунакка кайт.
— Белмим шул, Сафиулла, яңадан күреп булырмы...
Сафи киткәч, Сирай бабай артка борылып утырды...
Җил тегермәне, «сау бул, кордаш!» дигән кебек, канатларын болгый... Кала туган җир. Сиксән ел гомер иткән авылы кала. Аунап үскән су буйлары, урак урган кырлары, печән чапкан болыннары кала. Егет чакларда сажин салгандай колачлап йөзгән Якты күл дулкыннары кала. Карчыгының туфрагы кала, шау чәчәккә күмелгән алма бакчалары хуҗасыз кала...
— Хушыгыз! Кабат күрә алмасам, бәхил булыгыз!
Менә соңгы йортлар, соңгы өянке башлары күренмәс булды. Төбәк үреннән тагын бер генә кат күренерләр дә...
Моңа кадәр тын гына утырган Сирай бабай, тау башына күтәрелгәч, тынгысызлана башлады. Иң элек алга борылып утырды, авыл ягына карамаска тырышып барды. Тирләп киткән маңгаен сөртеп алды. Аягындагы галошын салып какты. Аннан соң тагын, еш-еш борылып, артка карый башлады... һәм кинәт Заһриның кулыннан кысып тотты:
— Заһретдин, туктат атыңны!
Ат туктауга, яшьләр кебек җәһәт кенә арбадан төште.
— Улым... мин калырмын, ахры.
— Нәрсә син, әти? Акылыңнан яздыңмы әллә?!
— Ярар, улым, бар, вакытыңны уздырма. Рәхәт яшә, бәхет юлдашың булсын. Миннән фатиха!
һәм борылып китеп тә барды. Әптерәй, йөгереп барып, кулыннан тотты, үгетләп тә, әрләп тә карады, ләкин барысы да бушка гына. Булдыра алмагач, кул селтәп, арба янына килде.
— Тфү!.. Нишлисең бу картлар белән. Әйдә инде, Заһри дус, мине илтеп куй да әтинең әйберләрен кире алып китәрсең.
Ә Сирай бабай шактый гына юл алган. Ул, ашыга-ашыга, авылына кайта. Гәүдә алга омтылган, аяклар гәүдәне куып җитәргә тырышкан кебек юргалап атлыйлар. Әйтерсең ниндидер күзгә күренми торган көчле кул аны, ак сакалыннан тотып, алга сөйрәп бара, алга ашыктыра.