СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Николай Сладков "Әдәпле чәүкә"

Кош-корт арасында минем күз күргән, күзәтеп йөргән таныш-белеш кошларым җитәрлек. Мәсәлән, бер чыпчыкны беләм. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, әлеге минем таныш чыпчыгым ап-ак — альбинос. Соп-соры чыпчыклар көтүендә үзенең аклыгы белән әллә каян күзгә ташланып тора.
Тагын бер саесканны беләм, монысы үзенең әрсезлеге белән дан тота. Кыш көннәрендә кешеләр тәрәзә артларына сумка белән ашамлыклар элеп куйсалар, син күр дә мин күр, әлеге саескан килә дә җитә. Күзәтеп кенә тора диярсең. Сумка эчендәге әйберләрне томшыгы белән актарып, тузгытып бетерә.
Ә менә бер чәүкә әдәпле булуы белән мине шаккатырды.
Ул көнне үзе кояшлы, үзе буран иде. Яз башында күз ачкысыз бураннар чалт аяз көннәрдә дә була. Кар өермәсе бөтерелә, гүелди. Таш йортлар ак кыяларга охшап кала. Өй түбәләреннән, текә таулардагы кебек, кар шарлавыгы коела. Түбә кырыйларына тезелгән боз сөңгеләрен җил, кыш бабайның чал сакалыдай, төрле якка тарткалый, йолыккалый.
Ә түбә астындагы кәрниз өстендә ышык урыннар бар. Стенадан ике кирпече кубып төшкән дә уентык ясалган. Менә шул уентыкка әйбәтләп кенә бер чәүкә кереп оялаган. Чәүкә бөтенләе белән кап-кара, муенында гына соры якасы бар. Җылыда, ышыкта мыек астыннан елмаеп, буранны күзәтә-күзәтә, иркенләп кенә тәмле әйбер ашый бугай. Ашый шул! Тышта буран дип нигә исе китсен әле аның?! Оясы оя гынамы! Мондый оя һәркемгә тәтеми ул. Чәүкә урынында мин булсам, үлсәм дә бүтәнгә бирмәс идем.
Шул чак чәүкәм янына икенчесе очып килмәсенме?! Гәүдәгә бәләкәйрәк, төскә дә тоныграк. Койрыгын сиртмәдәй сикертеп кәрнизгә кунды да бу, хуҗа чәүкә каршына килеп утырды. Көчле җил әлеге чәүкәнең канат-каурыйларын як-якка йолыккалый, чәүкә, гәүдәсен тота алмыйча, чүлегеп-чүлегеп китә. Шулай җилдә җилфердәп, күшегеп утыра бирә бу.
Хуҗа чәүкә ризыгын томшыгына капты да оясыннан чыгып кунак чәүкә янына кәрнизгә кунды. Мин пошаманга калдым. Җылы, җайлы оясыннан колак кага бит инде, нәрсәгә ымсынды икән соң бу хода бәндәсе?!
Чит чәүкәгә ул гына аз тоелды ахры, хуҗа чәүкәнең томшыгыннан ризыгын йолкып алды да әзер ояга кереп чумды. Булса да була икән әрсезләр, мин сиңа әйтим. Хәзер инде таныш чәүкәм буранда җилләнә. Әнә җил, очырып китәрдәй булып, төрле якка йолкый үзен. Ә ул түзә, түзмичә нишләсен, оясын ирекле башыннан үзе бирде бит, ике дә уйламады.
«Бәлки, чит чәүкә бик карт булганга куып чыгарырга яхшысынмыйдыр», дип тә уйлап куям. Әллә тирә-юньдә бик билгеле, дәрәҗәле, шанлы чәүкә микән? Әллә үзе бик бәләкәй генә булса да сугыш чукмары микән? Шуңа хуҗа чәүкә чәкәләшергә җөрьәт итми микән? Бу хәлгә актан-карадан ни дип әйтергә дә белмәдем...
Көннәрдән бер көнне кызыксынып күз салсам, әлеге ике чәүкә тәмам килешеп, дуслашып беткәннәр.
Томшыкларына нәзек кенә чыбык капканнар да парлап морҗага кунганнар.
һе, күренеп тора, яңа оя ясарга булганнар болар. Теге мин сүккән чит чәүкә карт та, сугыш чукмары да түгел икән ич. Чит дим дә, хәзер чит түгел бит инде ул, үз булган. Ә минем электәге танышым егет чәүкә булып чыкты. Ничек кенә булса да барыбер тәүфыйклы кош инде. Әле минем ни гомер яшәп андый әдәпле чәүкәне очратканым юк иде.