СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гүзәл Галләмова “Сыер савучылар диалогы” (сатира)

— Ишеттеңме әле, яңа хуҗа, сыер савучыларны эштән җибәреп, Казаннан опера һәм балет театры балериналарын кайтара икән.
— Нәрсә-ә?! Тузга язмаганны сөйләмә әле!
— Сөйлисе калмаган... Сыер савып карыйсылары килә икән бик тә. Шулай ул, рәхәт булса да, гел бертөрле тормыш туйдыра... Әнә бер мәгълүм балерина, ни атлы суң әле-е, оныттым инде, Вәлиева бугай, сыер имчәгенә ике куллап ябышып, фотога төшкән. Килештереп тарта, малайгынам, җиленне...
— Кайдан күрдең фотосын, очлы күз?
—Кайда булсын, бөтен ил яңалыгын, күрше яңалыгын вконтактедан беләсең инде. Карале, син анда юкмыни соң?
—Вконтактедамы? Ю-ук! Күз чекерәйтеп шунда утырам ди менә.
—Надан каласың икән! Хәзер урамда гайбәт таптым юк, бар нәрсә соцчелтәрдә.
— Нәрсә соң ул сосчелтәр?!
—Шул-шул, Интернетта утырмасаң, сувсим артта каласың. Балаларыңнан сора, страница ачып бирсеннәр! И-и, бар дөнья рәхәте шунда инде менә. Ашамый торып була, шунда утырмыйча калып булмый.
—Ә-ә-ә, шуны әйтәсеңмени? Күптән планшет, ноутбук диясең калган, сосчелтәр дип баш катырасың ич.
-Шунда булсаң, бар яңалыктан в курсе буласың, малайгынам. Ачып бирсеннәр страница.
—Ачмыйлар шул.
—Ник?
— Күп беләсең ату, диләр. Кирәкмәгәнне күрәсең, диләр. Анда сөйгәннәре белән кочаклашып төшкән фотолар да куялар икән.
— Анысы шулай... Минекеләр дә аны-моны уйламый өйрәттеләр дә, хәзер үкенәләр менә. Үкенүдән мәгънә юк!.. Әйтәм ич, кемнең нишләгәнен: кем белән үбешкәнен, кая барганын белеп торасың. Анысы да монысы, тыңла әле. Имеш, фермага бер белгеч килеп, сыерларның сөтне аз бирү сәбәбен ачыклап, мөһерле экспертиза кәгазе калдырган, ди. «Бу хайваннар гомер бакый наз, иркәләү тоймаганнар, ягымлы эндәшү ишетмәгәннәр, шул сәбәпле төшкән сөтләрен дә бирмәгәннәр» дип, заключение язган, ди, вәйт. Нәрсә дип өнсезләндең ул кадәр?
— Аңлашылып җитми бу!
- Нәрсәсен аңламыйсың? Органга-сукканга, сүгенгәнгә сөтләрен бирергә нихотели, ди, җанаш! Пүнәтне?!
- Пүнәтнесен понятно да бит... Акырмасаң, хайван кешегә саныймыни ул сине? Кәкуй хайван, кешесе дә санламый... Тукта әле, теге аяк башында мамыкка баскан күк сикергәләп йөри торган балериналар безнең фермага кайта дисеңме?
— Аңгырайдың, чистый...
— Аңгыраймый, резина итекне ни форма аякларына кигәнне күз алдына китереп тә аңгыраерсың, билләһи.
- И-и, исең киткән икән. Ике бадия чиләк сөт күтәрсәләр, бер суткада плоскостопие ясала ул! Инде яңа хуҗа, джибына дүрт балеринаны утыртып килеп, ферма белән таныштырып киткән, ди. Барлык терлекче ирләрнең кулларыннан сәнәкләре, авызларыннан сигаретлары төшеп, телогрейкалары янып көйгән, ди. Бер Гомәр абыйныкы гына төшмәгән.
—Нәрсәсе төшмәгән?
—Авызына капкан тәмәкесе инде!
- Шулай шул, авызыннан төшкәне дә юк, пыстуянны тарта.
- Андамыни хикмәт?! Ул Галиясе белән ел саен опера-балет театрын карап кайта икән ич. Хәтта килгән бер-икесен таныган да, ди. Ә гомер каратутлы Рамил аларны күргәч агарып киткән. Хуҗа үзе сөйләгән, понимаешь... Авызыңны яп, күгәрчен очып керә бит!
— Ачмассың монда! Болай да ачык авыз булып калганбыз бит. Иртә-кичле савыт савыт сөт кайта иде. Эшсез калдык инде, алайса.
- Әй, исең киткән икән! Кайчан мондый бәхет тәтер иде икән: безгә путевкалар әзер икән бит.
— Нәрсә сөйлисең син, ә? Нинди путевка?
—Ял йортларына, җаныем! Яңа хуҗа: «Пажалысты, кая телиләр — шунда ял итсеннәр, машинамда үзем илтәм, ләкин яхшылап мунча кереп, ачы силос, ферма исләрен калдыра күрегез, дип, хуш исле гель для душа алып кулына тоттырган Лилиянең.
—Абау, чынмыни бу? Буыннарым сыегайды. Кич кайтасы сөтне дә кушып, иртән каймак аертырмын дип ниятләгән идем. Өйдәге сыер аз бирә бит сөтне...
—Оныт сыерларыңны, каймакларыңны... Әйдә безгә мунчага!.. Менә болай итеп, очып кына барыйк әле. — Хатын аяк башында басып торырга тырышты, аннан нәфис хәрәкәт белән бию алымы ясады. Сер бирәсе килмичә: — Без бит авыл катыннары! Аяк башында да йөри беләбез, әйеме? — дип шәрран ярды.
— Була икән ич бу бездән!
—Без булдырмаган нәрсә юк! Әллә соң балетын да үзебез биибезме, минәйтәм? Иртә-кичле сөт алып каймасам, ял йортында тыныч кына ята алмам. Әнә балериналарны җибәрсен хуҗа. Аларга ял кирәк! Авырдыр хезмәтләре, шту син?!
—Шулай дисеңме? Карале, бер дә ял итәсем килеп тормый! Менә шулай очып кына йөрим әле, Аллаһ боерса. — «Очу» хәрәкәте ясап, — бакчы! Әйдә очыйк, малайгынам. Бездән башка берни бармый. Яшәсен авыл хатыннары!
—Балериналары тиәтерләрендә була күрсен, җөрмәсеннәр сыер тирәсендә, әйе!
Хатыннар, нәфис хәрәкәтләр ясаштыргалап, кайтыр юлга чыктылар.