СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фарсель Зыятдинов "Читекле Кәтүк"

Читекле мәчене күргәч, малайлар кызыксынып туктап калдылар. Мәче исә читекле аякларын алгарак сузып нәрсәдер сагалый иде.
— Кем мәчесе булыр икән бу?
— Кемнеке булсын, гыйлем иясе Гыйльминеке инде,— диде Белми, малайларны көлдерергә теләп.
Тик беркем дә көлмәде.
Шул арада Гыйльми дача өеннән чыкты да мәчене чакырып алды:
— Кәтүк, Кәтүк, өйгә кер...
Кәтүк белән алар бер-берсен әле шушы кышны гына табыштылар... Ул көнне Гыйльми дачага килсә, хәйран
калды. Бер генә әйбер дә үз урынында түгел иде. Кием- салым тузгып беткән, савыт-саба тәгәрәшкән. Иң кызганычы — бүрек: карар җире калмаган иде яраткан бүрегенең, бөтенләй теткәләнгән, бары тик йон кисәкләре генә тузгып ята. Кем үчләнгән бу кадәр бүреккә? Кем аның тиресен ашап, йонын туздыра барган?.. Күседер, мөгаен...
Ул көнне бик күңеле төшеп кайтып китте Гыйльми бакчадан. Барган саен шундый хәл булса, куйган әйберең урынында тормаса, нәрсә эшләрсең?..
Гыйльминең кайгысын уртаклашкандай, моңсу гына мәче тавышы ишетелде:
— Мияу! Мияу! Мине ал, Гыйльми! Мин һәрвакыт уяу!
Котельныйдан ак дисәң ак түгел, кара дисәң кара түгел бер мәче баласы чыгып килә иде. Күмер арасында аунап яткан-яткан да, кемгә дә булса файда китерергәме, елышыргамы дип чыгып килүе иде, күрәсең. Аның тавышыннан Гыйльми айнып киткәндәй булды.
Карап торуга юаш кына булып күренсә дә, бик зирәк мәче булып чыкты ул. Гыйльми аны кулына да алырга өлгермәде, сырпалана, кулларын ялый башлады. Монысы инде, гомерлеккә дус булыйк, диюе иде, ахрысы.
Өенә алып кайткач, Гыйльми аңа Кәтүк дип исем кушты, сабын белән әйбәтләп юды, киптерде. Мәченең йоннары кабарып, матурланып китте. Гыйльми ни эшләсә, мәче дә шуны кабатлый иде. Иртән бер үк вакытта торалар. Гыйльми зарядка ясый, Кәтүк тә калышмый, сырпаланган була, сузылып ята, аннары сикереп тора да битен юа башлый...
Шулай бер атна үтеп тә китте. Якшәмбедә алар бакчага икәүләп киттеләр. Дача өендә тагын бөтен әйбернең асты өскә килгән иде. Кәтүк йомылып кына почмакка сөяп куелган картон артына кереп китте. Күп тә үтмәде, ниндидер әче итеп чинаган тавыш ишетелде.
Тычкан дисәң тычкан түгел, мәче тавышына да охшамаган. Үзе дә аңышмастан, Гыйльми тавыш килгән якка ташланды. Картоннарны читкә этәреп куйган иде, хәйран калды...
Кәтүк бер озын койрыкны эләктергән дә мырлап ята. Ә күсе исә ярыкка кысылган, алга да, артка да китә алмый. Алга китәр иде, койрык авырта, артка китәр иде, борылыр җир юк — Кәтүк саклап тора...
Бүрек өчен шулай үч алды аннан Кәтүк. Атна саен тырышып хезмәт итте ул Гыйльмигә. Өйдә дә, өй тирәсендә дә тәртип урнаштыргач, күрше дачаларга йөри башлады.
Февраль ахырлары иде. Чыгып киткәч, Кәтүк бик озак кайтмады. Гыйльми бәрәңге пешерергә, чәй кайнатырга да өлгерде. Көтеп-көтеп тә кайтмагач, мәчене эзләргә үзе чыгып китте. Төштән соң суытып җибәргән иде. Әче җил бит очларын өтеп ала...
— Кәтүк, Кәтүк, кайда син? — Гыйльми, дачадан дачага кереп, эзләвен дәвам итте. Бервакыт ул аз гына ыңгырашкан сыман тавыш ишетте. Яхшылап караса: Кәтүк. Кемнеңдер тычканнарга дип куеп калдырган капкынына эләккән икән. Газапланган, тәмам хәлдән тайган, мескенкәй. Җитмәсә, тәпиен дә өшеткән.
Шуннан соң Гыйльми аңа калдык тире кисәкләреннән читек тегеп кигезде. Әгәр дә Идел буендагы дачаларда читекле мәче күрсәгез, аңа хөрмәт белән баш иегез. Ул , Гыйльминең читекле Кәтүге, дачаларны тычканнардан, күселәрдән саклаучы мәче булыр.