СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фатих Хөсни “Тынгысыз кеше”

Сабан беткән, пар сөрелгән, сабан туйлары шаулап узган, кунаклар киткән, сыра чүлмәкләре, юылып, казык башларына эленеп куелган бер вакыт иде. Мондый чакта колхозчылар ферма терлекләренә кышка яфраклы азык әзерлиләр, силос салына, әле анда, әле монда балта тавышлары яңгырап ишетелә — колхозда терлек абзарлары карыйлар, бәрәңге бакчаларында беренче чәчәкләр күренә, бал кортлары тырышып-тырышып бал җыялар һәм, ишләре күбәеп умарталарына сыймый башлаганлыктан, яшь семьяларны үзләреннән аерып башка чыгаралар. Кайбер көннәрне һич тә уйламаганда авыллар өстеннән гөжләп корт иле узып китә...
Әнә шундый көннәрнең берсендә мин, авылда уздырган ялымның соңгы көннәреннән файдаланып, ялгызым гына урманда йөргән җиремнән, Карл Маркс исемендәге колхозның умарталыгына килеп чыктым. "Мине берсеннән-берсе шәбрәк өрә торган зур-зур ике эт каршылады, якынлашырга да, кире китәргә дә белмичә аптырап торганда, иң элек умартачы карт үзе, аның артыннан, күләгәсе кебек, мыштым гына атлап килүче карчыгы күренде. Урман арасында, авыллардан шактый ерак бер почмакта, икәүдән-икәү яшәүче бу картлар, сөйләшер кеше килеп чыкса, урыннарында утырып кала алмыйлар икән. Алар мине дә бик ачык йөз белән каршы алдылар, кем булуым белән кызыксына, сораштыра башладылар. Үз чиратымда мин дә авызыма су кабып калмадым. Урман, әле кичә генә булып узган җылы яңгырдан соң, ничектер аеруча бизәнеп, үзенең мең төрле җыры һәм исе-хушы белән гөжләп утыра. Ул чәчәкләр, ул юкә исе, ул рәхәт талгынлык һәм менә шундый шәфкатьле табигать кочагында түгәрәк сакаллы, чәченә чал кергән кечерәк кенә буйлы бер агай басып тора. Ул сиңа хөрмәт белән һәм шул ук вакытта чак кына сәерсенеп карый — сөйләшмичә калырга мөмкинме соң!
—Умарталарыгыз күп күренә, барлыгы ничә баш? — дип сорадым мин, рәт-рәт булып тезелеп киткән буяулы умарталарга карап.
—Илле биш баш. Байлык бар, аллага шөкер. Быел аерата үрчеп торалар, җыеп өлгер дә ябып өлгер...
Картның күзләрендә матур тынгысызлык чагылды һәм ул:
—Тукта, бер әйләнеп килим әле мин, — диде дә, карчыгына самовар куя торырга кушып, үзе савыт тотып өйдән чыгып китте.
—Әйе, әйе, быел аерата ел килешеп тора, — дип сөйләнә-сөйләнә, озакламыйча ул яңадан әйләнеп килде. Аның кулындагы агач савыт әле генә сабагыннан өзелгән каен җиләкләре белән тулы иде. — Бу җирнең бәрәкәтенә хәйран калам, кичә генә карчык белән җыеп бетердек дип кергән идек, бүген чыксам, тагы чекрәешеп күзгә карап торалар. Җәйге җимештән авыз итегез.
Ул савыт белән җиләкне минем алга китереп куйды һәм үзе, тизрәк кайнап чыкмавына эче пошып булса кирәк, кайдандыр кунычы саргаеп беткән иске читек табып алып, шуның белән самавырның утлыгын җилләтә башлады.
Мин бераз уңайсызланып калдым. Юктан гына сугылып, кешегә ничаклы мәшәкать ясадым бит! Ә картлар шундый җиңел йөриләр, шундый ачык күңеллеләр, әйтерсең лә, аларның әллә ничә елдан бирле күрмәгән газиз балалары кайткан. Кара урман уртасында, кечкенә генә өйдә шушы чаклы кунакчыллык сыеп торыр икән!
—Күптәнме бу хезмәттә, Шәкүр абзый? — дип сорап куйдым. Картның Шәкүр, карчыгының Зөһрәбикә атлы булганлыгын, үзләренең моннан биш километрлардагы авылдан килеп торганлыкларын, картның үз теле белән әйткәндә, «аз булса да колхозга файда булсын дип селкенгән булабыз шунда» икәнлекләрен белеп алган идем инде.
—Күптәнме дип әйтергә, бу эш әле бездә үзе дә бик күптәннән түгел, — дип сөйләп китте Шәкүр абзый. Җиләкле чынаякларга чәй агызганнан соң, ул яңа бер дәртләнү белән сүзен дәвам итте:
—Гаҗәп бер эш булды ул, иптәш. Хикмәтле дип әйтсәм, бу елдагы яшьләр, сез инде тегенди-мондый хикмәтләргә ышанмыйсыз, шулай да электә андый кешеләрне күреп булмый торган иде. Ач күзле иде элек халык, нәрсә очратса шуны, әрлән төсле, үзенең өенә тарттыра, «чү, бу кешенеке, чү, илгә булсын» дими торган иде. Менә монда килеп, сакалым белән үзем генә калгач, үз-үземә сөйләнеп, уйланып йөри башладым. Гаҗәп-хәйран кешеләр килде дөньяга. Ул сиңа инде, әрлән төсле, үз өненә тарттырмый, ул бал корты кебек, ишкә җыя, ише турында кайгырта. Менә мин үзем, пример алсак, — кече-кечедән шушы эшкә кызыгып йөргән бер адәм. «Их, корт иле очрасын иде дә, умарталы кеше булып, баеп китсәң иде», — дип, авызны чөйгә элеп йөргән чакларым аз булмады. Ә бу кеше, әлеге шушы безнең бу умарталарның орлыгын калдырып киткән кешене әйтәм, чынлап та, гаҗәп- хәйран бер адәми зат булды . «Якты юл» колхозыннан диделәр аны, Фәйзерахман дип әйтимме, Габдрахманмы, — менә хәзер, әйт дигәч кенә, исемен дә телгә китерә алмыйм, карт хәтер — тишек иләк. Иллә-мәгәр киң күңелле, җиңел куллы бер бәндә булып чыкты ул, аңа безнең һәр колхозчыдан рәхмәт яңгыры явып торсын. Сез ашап эчегез әле, сыйның әллә ни зуры юк, иллә-мәгәр булганы чын күңелдән куелган.
Шәкүр абзый чынаякларга чәй агызганнан соң, картларча онытылып, бераз вакыт сүзенең очын таба алмыйча утырды, һәм, «кайда калдык әле?» дип сораган кебек, риясыз гына итеп, миңа күтәрелеп карап алды.
— Ә, әйе, безнең колхозга менә бу умарта орлыгын калдырып киткән әлеге җиңел куллы адәм турында сөйләмәкче идем. Моннан биш ел чамасы элек булды бу хәл. Хатыны белән атка утырып кунакка барган җиреннән әлеге бу Сакалга корт иле очрый. Дөресрәге, корт иле болар бара торган юл өстеннән кисеп үтеп, урманга таба китә. Минем төсле чуар йөрәкле бер бәндә була, күрәсең. «Ә» юк, «җә» юк, хатыны Бибиәсхабҗамалны аты белән юл уртасында калдыра да, үзе корт иле артыннан кыр өсләтеп урманга таба йөгерә башлый. Янәсе, уйлый бугай эченнән: «Син, Бибиәсхабҗамал, үз җаең белән алашаны акрын гына атлата тор, мин бу дәүләтне ычкындырмыйм әле», — ди бугай. Корт иле шактый ерактан килгән булса кирәк, урманга барып та җитмәстән, кыр буендагы карама агачына килеп сара. Аның саруы була, әлеге теге Сакалның җиңел кулдан карама агачына үрмәләп менеп китүе була. Битлек тә юк, чорт та юк. Хатыны Бибиәсхабҗамал, алашаны җай гына атлатып, барып та карый, туктатып, көтеп тә карый, иллә-мәгәр сабыры җитми. Ахыр чиктә, атны юлдан читкә борып, яңарак кына парга сөрелгән кыр өсләтеп, үзенең хәләл җефете эзеннән бусы да китмәсенме! Картын карт та, шулай да үзенеке бит. Хатыны Бибиәсхабҗамал сөрелгән җир өстеннән алашаны атлатып килеп җиткәндә, теге чуар күңелле бәндә, өстендәге өр-яңа күлмәген салып, аның изү-җиңнәрен бәйләп, корт илен шуңа җыя ук башлаган була.
—Син анда нишлисең, Габдрахман? — дип кычкыра Бибиәсхабҗамал түбәннән.
—Мин монда эш эшләп утырам, күп шаулама, хатын, — дип җавап бирә теге кеше югартын.
—Ах алла, күрми дә торам, яңа күлмәгең ич... Син аңа нәрсә тутырасың, гөнаһ шомлыгы? — дип, әчкелтем-төчкелтем тавышлар чыгарып, тагын бер кычкырып җибәрә хатыны Бибиәсхабҗамал түбәннән.
—Мин аңа дәүләт тутырам, күп шаулама, хатын, — дип җавап кайтара теге кеше югартын.
Иреннән аерылып, байтак кына җирне ялгызы гына утырып килгән Бибиәсхабҗамалның ачуы, үкчәсеннән чыгып, колак йомшакларына чаклы җиткәндәй була, күрәсең, ул тагын:
—Кадалып төшеп, җаның җәһәннәмгә китәр бит, адәм актыгы, — дип кычкыра түбәннән.
—Аның каравы, миңа монда җәннәт. Кара әле, берьюлы ничаклы җир күреп утырам, — дип, тыныч кына җавап кайтара әлеге кеше югартын.
Иң кызыгы шунда: корт илен җыеп төшкәннән соң, теге кешенең Бибиәсхабҗамалы җылы суга манып алган юкә төсле йомшый. «Уйламаганда гына килеп чыккан дәүләт булды лабаса, карт. Бик әйбәт булды әле бу, карт, — дип, карты янында сайрарга тотына. Теге кеше аны-моны эндәшми. Дөресрәге, безнең авылга кереп, безнең колхоз кәнсәсе турысына килеп җиткәнче эндәшми. Кәнсә турына килеп җиткәч, хатыны Бибиәсхабҗамалга борыла да әйтә:
—Кунакка эчке күлмәктән генә бару килешеп бетмәс, карчык, аннары тагын, үзең беләсең, безнең «Якты юл» колхозының умарталары болай да җитәрлек, бушатып калдырыйк бу дәүләтне шушы колхозга. Курыкма, колхозда булса, барыбызда да булыр, — ди. Шулай әйтә дә хатынының чыр- чу килеп, аркылы төшеп маташуына карамастан, безнең колхоз кәнсәсенә кереп тубал сорап ала һәм әлеге корт илен безнең колхозга бүләк итеп калдыра.
—Соң нишләтик моны?. Без бит аның рәтен дә белмибез, — диләр безнекеләр, кинәт килеп кергән бу кешегә гаҗәпсенеп.
—Үзем өйрәтермен, курыкмагыз, безнең «Якты юл» моннан ерак түгел. Бездән үрнәк алып, ярышып эшләрсез, бер тәмен сизсәгез, аннары үзегез дә җаена төшенерсез, — ди бу кеше.
Шулай әйтә дә, хатыны Бибиәсхабҗамалны култыгыннан алып, безнең кәнсәдән чыгып китә. Сүзнең чамасын белеп әйтә торган кеше икән, ике көннән, Бибиәсхабҗамалын кыстырып кунактан кайтышлый, бу кеше безнең колхозга янә туктала, сораша, умартаның урынын җайлый, акыл бирә, ә чәй эчәргә дигәч:
—Тукта, анысы яңа бал өлгергәч булыр, — дип кайтып китә.
Шәкүр абзыйның сүзне тәмләп һәм табигый юмор көче салып сөйләгән бу хикәясен тыңлаганнан соң, мин үземдә дә шундый эчке көчнең уянуын сизеп, аны бүлдермичә кала алмадым.
—Хатыны Бибиәсхабҗамалның култыкка кысыласы килдеме икән соң? Әйтүегезгә караганда, бик чая нәрсә булган булса кирәк ул, — дигән булдым.
Шәкүр абзый, шундук үзенең гадәттәге җитдилегенә кайтып, фәлсәфи бер тон белән, сүзенә йомгак ясарга ашыкты:
—Чын-чынлап тотынганда, эш дигәнең үз юлын үзе таба ул. Кешесе дә табылды, урынын да сайлый белдек. Игелекле дәүләт булды, елына икешәр тапкыр аерганнары бар. Узган ел әнә колхозыбыз шушы умарталардан гына да егерме биш—утыз мең сум саф табыш алды. Иш янына куш дигәндәй, ярап куя бит ул.
—Ярамаган кая, баллап бер чәй эчүең үзе ни тора, күз аллары яктырып китә, — дип, моңа чаклы сүзсез генә утырган әби дә сүзгә кушылды.
—Син, әнкәсе, теге мосафирның түбәннән кычкырып яткан Бибиәсхабҗамалы булып маташма әле, яме. Эш монда баллап чәй эчүдә генә түгел, эш монда — үз колхозыңны дәүләтле-мөлкәтле итүдә.
Юктан гына карт белән карчыкның арасы бозыла күрмәсен тагын дигән хәвефләнү белән, мин тиз генә сүзне икенчегә бордым. Шактый гына сөйләшеп утырганнан соң, кара урман уртасындагы бу якты күңелле кешеләргә бик зур рәхмәтләр әйтеп чыгып киттем.
Дөресен әйткәндә, мине, җор сүзле бу карт белән берлектә, әлеге теге «Якты юл» колхозының колхозчысы җиңел куллы Габдрахман абзый да (әмма аның Фәйзерахман булуы да бик мөмкин!) бик кызыктыра — кайчан булса да, кайда булса да аны очратырмын кебек тоела иде.
Дөнья очрашулар һәм аерылышулар, юллар һәм сукмаклар белән тулы. Җәйнең көзгә авышып бара торган бер чагы иде. Мондый чакта юлларда хәрәкәт аеруча көчәя: колхозлар берсе белән икенчесе ярыша-ярыша дәүләт амбарларына ашлык илтәләр, колхоз ындырларыннан, кыр станнарыннан көйле бер ритм белән молотилка тавышлары ишетелеп тора, төннәр салкыная төшә, иртәнге сәгатьләрдә күлләр һәм инешләр өстендә ак мамык кебек томан күренә, җәй буе өстерәп йөрүдән көтүчеләрнең чыбыркы очлары сүсәрә башлый, көндез, кояш яктылыгында агачтан агачка, бер баганадан икенчесенә ак җепләр сузыла һәм койма башларына иңнәрен салып утырган алма агачларында шәфәкъ төсле алсу алмалар күренәләр... Әнә шундый аяз һәм ашлык исе аңкып торган көз башында, Казан буендагы районнарның берсендә командировкада йөреп кайтышлый, минем юлым әлеге теге, сөйләнеп бетмәгән хикәягә, кайчандыр Карл Маркс колхозына беренче умарта орлыгы калдырып киткән җиңел куллы кешегә, һәрберсе үз колхозын яклап сүз көрәштерүче ике егеткә, әле яңа гына пешкән кып-кызыл алмалар тутырылган кәрзиннәргә очрады.
Чыпчык разъездында җыйнаулашып поезд көтеп утыра идек, андый чакта сүздән бәхәскә күчеп китүне еш ишетергә мөмкин:
—Юк инде, безнең буага җитми инде ул, быел үзеннән ун мең сумлык карп балыгы саттык, — дип, күршеләренә ишетелерлек итеп, кычкырып әйтеп куйды шунда чирәмгә янтайган егетләрнең берсе.
—Балыгы балык инде аның, суда йөзә, син миңа шуны әйт: коры җирдә ничек йөзәсез сез? Әйтәсе килгәнем шул: сабан бодаеның гектарыннан ничә центнер уңыш аласыз?
—Сезнекеннән ким булмас, әгәр артык булмаса...
—Юк, агай-эне, син миңа бухгалтерларча төгәл әйтеп сөйләш. Учетны ярата безнең заман.
—Учеты инде анысы читаут эше. Әгәр колхоздагы һәр кеше счет төймәсе тартып утыра башласа, иген игәргә кешең калмас.
Егет, үз сүзеннән үзе кәефләнеп, кеткелдәп көлеп куйды һәм, шуның белән бәхәсне беткәнгә санап, кесәсеннән «Норд» папиросы чыгарды, төтенләргә кереште. Ләкин сүзгә икенче берәү — өстенә юка юл кожаны, башына материядән сырып тегелгән эшләпә кигән, сакал-мыекны түгәрәкләп кыркыган, үткен карашлы, сөйкемле бер карт кушылып китте:
—Алай түгел ул, энекәш, син берьяклы карыйсың икән, бу килештән, — дип, сүзләренә өлкәннәрчә басым ясап, әңгәмәне яңадан куертып җибәрде ул. — Анысы дөрес, учет—канцелярия эше, читаут эше, мәгәр кызыксыну бары бызның да эшебез. Үз колхозыңның уңышы күпме булганны белмәгәч, какой чорт син егет. Әле җитмәсә балыкларың белән мактанып, лыкылдап утырган буласың.
Картның тынгысыз кеше булганлыгы әллә кайдан күренеп тора, аның тавышында шул минутта ук җиңелчә шелтә ноткалары яңгырарга тотынды. Шул тирәдә утырганнар элек картка, аннары теге егеткә күтәрелеп карап алдылар.
—Менә мин үзем, сүздән әйтсәк, иген эшендәге кеше дә түгел, — дип, яңадан ялгап алып китте карт, — колхозның җиләк-җимеш бакчасында эшлим, питомник үстерәм, мичуринчы дигәннәре, икенче төрле әйткәндә. Мәгәр син миннән сорап кара: кайда нәрсә ята — мин сиңа җиде төн уртасын да күземне йомып әйтеп бирермен. Ә син, минем эш түгел, димәкче буласың. Минем эш булмаган эш буламыни колхозда. Барысы да минеке. Барысы да безнеке. Шулай да кызы ксындым әле мин синең белән, энекәш, кайсы колхозныкы син? Җиңел кулдан колхозыгызны хәтер сандыгына салып куйыйк әле, бер кирәк булмаса, бер кирәк булыр.
Теге егет бу эшләпәле картның үзенә болай чат ябышуыннан чынлап та бераз уңайсызланып калды, ләкин ул арада бүтән бер хәл килеп чыгып, аның котылып калуына сәбәп булды. Тирә-якка көчле гөрелте салып һәм гудогын сызгырта- сызгырта узып баручы товар поездыннан өркеп, шундагы бер байталның яшь кенә колыны койрык чәнчеп чабып китте һәм колыны артыннан арбасын аударып, кешни-кешни байтал үзе дә чапты. Разъезддагы кешеләрнең игътибарлары шуңа юнәлде. Колынны куып әнкәсе янына китерделәр, арбаны утырттылар һәм шуның белән разъезддагы чуар тормыш яңадан үз җаена ятты. Тик әлеге тынгысыз картның гына, кулын болгый-болгый, арба янында гөрләве ишетелеп тора иде:
—Бер булмаган кеше гел булмаган, мондый җиргә, рәзе, колынлы бия җигеп киләләр. Аннан соң икенче сорау туды әле миндә: нишләп сез бу байталны болай соңга калдырып колынлаттыгыз? Хәзер бит, энекәш, бусага төбенә көз килеп җиткән, көз артыннан кыш килер, ә сезнең бу дүрт аяклы төенчегегездән карын юеше дә кибеп җитмәгән. Юк, туганкай, син миңа кайсы колхоздан икәнеңне әйтми китә алмассың. Дөрес, мин болай ревизор да, контор кешесе дә түгел, мәгәр мин кызыксынам. Я әле, әйтеп сөйләш, кайсы колхоздан син?
Бу юлы инде ул «хәтер сандыгына салып кую» белән генә чикләнергә уйламый, куен кесәсеннән каты тышлы блокнот чыгарып язып куярга ук әзерләнгән иде.
Теге егет аңа нәрсә булса да әйттеме-юкмы — ул чаклы- сын белә алмый калдым, разъездда шау-шу күтәрелде, Казанга дигән поезд якынлашып килә иде.
Безнең вагонга якындагы колхозларның берсеннән китерелгән алма кәрзиннәре кертә башладылар. Вагон эченә хуш ис таралды һәм, ул гына җитмәсә тагын, кәрзиннәр буена унҗиде-унсигез яшьләр чамасындагы матур гына бер кыз да килеп басты.
—Сатаргамы? — дип сорады шунда берәү.
Кыз телгә чая нәрсә икән, бер сүз белән тегенең авызын томаларлык итеп:
—Юк, бушлай өләшергә алып барабыз, — диде. — Колхозның алма бакчасыннан алынган беренче урожайдан башкаларга да өлеш чыгаруны кирәк таптык.
Бу сүздән вагондагылар көлеп җибәрделәр. Тәрәзәдән платформага күз салсам, анда инде теге пөхтә сакаллы тынгысыз карт килеп өлгергән, ул тәрәзә аша әлеге шушы алма кәрзиннәрен алып килгән икенче бер абзый белән сөйләшеп тора иде.
—Беренче урожай дисең алайса. Мин биргән үрентеләр озак көттермәсләр дип, шул чагында ук әйттем бит мин сезгә.
—Әйе, Габдрахман абзый, кул килеште синең, җиңел куллы кеше икәнсең.
—Бер син генә әйтмисең ул сүзне. Әйдә, әйдә... миндә түгел хикмәт, хикмәт — үзегездә. Үзегез тырышмасагыз, кеше кулы белән генә әллә ни ерак китә алмас идегез, үзегез тырышкансыз. Шулай да кая, күрим әле, тәгәрәт берәрсен.
—Сиңа дигәндә, Габдрахман абзый, берне түгел, бишне тәгәрәтергә мөмкин. Тәзкирә, я әле, китер монда берничәсен сайлап.
Алар вагон тәрәзәсе аркылы алма атышкан арада, мин платформада басып торучы түгәрәк сакаллы картның буен- сынын, йөз сызыкларын җентекләбрәк күзәтә башладым: аның йөз сызыкларында, үзен тотышында, сөйләгән сүзләрендә, тыйгысызлыгында, әлеге теге Карл Маркс исемендәге колхозның умартачысы Шәкүр абзый бәян иткән кешене танырга мөмкин иде. Ялгышмасам, аларда беренче умарта орлыгы калдырган җиңел куллы кешене дә Габдрахман дигәннәр иде төсле.
—Болай үзе начар түгел, — диде карт. Өлкән яшьләрдә булуына карамастан, тезелеп киткән тап-таза тешләре белән шытырдатып алма ашый башлады. — Ләкин миндә хәзер тагын да яхшырак сортлары бар. Кайткач әйтегез, көзгә таба килеп чыксыннар безнең «Якты юл»га, сездән жәл түгел.
һәм ул: «Кая юл тоттың?» — дип бирелгән сорауны да көтмичә, үзенең кая барганлыгын аңлатырга кереште.
—Алма, чия белән генә калырга ярамый, исәп — яңа төр җимеш тергезү. Әле менә Арча ягына — «Авангард» питомнигына барырга чыктым, аларда төньяк винограды үсентеләре булыр күк әйткәннәр ие. Шуны карап карарга исәп...
Мин инде, тәмам батыраеп: «Абзый кеше, сезнең Питрәч районында Бибиәсхабҗамал апа белән кунакта булганыгыз юкмы?» — дигән сорауны бирергә дип торганда, поезд кузгалып китте. Әлеге кеше кечкенә генә бер разъездның перронында, алма ашый-ашый, безне озатып калды. Шул, Питрәч районында умартачы Шәкүр абзый сөйләгән Габдрахман булдымы ул? Әллә аңа охшаган башка берәүме? Хәер, минем ял гышуым да мөмкин, безнең колхозчылар арасында тынгысыз йөрәкле, яхшы күңелле андый кешеләр меңнәр, ун меңнәр бит алар. Шулай да күңелдә калган төен шуның белән бетте дияргә була, шулай ук хикәяне дә шуның белән бетте дип әйтергә мөмкин. Әгәр ул шул кеше үзе булмаса, һәрхәлдә, шундыйларның берсе, һичшиксез, берсе.