Кичке караңгылыкны ерып, авыл урамыннан берәү килә. Ерактан аның адәмме-түгелме икәнлеген тануы да кыен: шәүлә, чайкалып китеп, әле дүртаяклана, әле янәдән ике аякта атлап китә. Якынрак килеп карагач кына, әлеге шәүләнең урта яшьләрдәге ир кеше булуы сиземләнә. Пычракка буялган киемнәре, кыйшайган бүреге, уң як кесәсеннән ялтырап күренеп торган шешәсе аның салмыш булуын фаш итеп тора. Агай үзалдына нидер мыгырдана. Җырлыймы ул, әллә сүгенәме — һич аңламассың.
Менә ул, чыелдаган тавышка сискәнеп китеп, аяк астындагы күлдәвеккә барып төште. Болай да пычрак киемнәре лычма су булды. Ул урамны яңгыратып сүгенеп куйды. Шунда аның күзе каршысындагы йомгакка төште. Йомгак дигәне песи баласы булып чыкты. Сагышлы күзләрен ят адәмгә төбәп, дер-дер калтырап утыра.
— Исәнме, Актәпи! — диде агай, үзенә иптәш табылуга куанып. — Мин Шәйхулла абзаң булам. Хы-хы!.. Курыктыңмы әллә? — Шәйхулла абзый куллары белән җирне капшап торырга азапланды. Әмма хәле җитмәдеме, әллә башка сәбәптәнме, торасы итмәде, яңадан үз урынына чүмәште.
—Пес-пес! — дип чакырды ул әле һаман да аңа куркып карап торучы песи баласын. — Кил, ашамыйм мин сине...
Песи, ашарга бирә дип уйлап булса кирәк, агайга елышты. Шәйхулла абзый, кулына салкын борынын төрткән яклаучысыз песи баласына карап торгач, кызганудан тыела алмыйча үксеп елап җибәрде...
— Аңлыйм, җанаш, аңлыйм хәлеңне. Карының ачканын да, барыр җирең булмаганны да беләм. Әнкәң, җүнсез, кызганмыйча ташлап киткән сине. Әткәң синең дөньяда барлыгың турында бөтенләй белми торгандыр. Сезнең песи халкы җүнсез шул. — Шәйхулла абзый көрсенеп куйды. — Шулай да песи песи инде ул. Сезгә табигать шулай кушкан. Ничек кенә булмасын, әнкәң сине тере килеш дөньяга китергән, тәпигә басканчы имезгән. Ә кешеләр... — Агай күз яшьләрен пычрак кулы белән сыпырды. Йөзенә сыланган пычрак, яшь тамчылары белән кушылып, ачык изүенә тамды. — Кешеләр күпкә кансызрак. Менә бит син, ач булсаң да, теп-тере килеш каршымда утырасың. Ә кайбер кешеләр карында чагында ук нарасыйларын буып үтерәләр. Аңлыйсыңмы, әле бер тапкыр да яктылыкны күрергә өлгермәгән сабыйны яшәүдән мәхрүм итәләр. Вәхшилек бит бу! Үлемгә хөкем ителгән җинаятьчегә дә җәза бирер алдыннан якты дөнья белән хушлашырга мөмкинлек бирәләр...
Син менә мине, көче ташып торган мужикны, нигә шулай үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җиткәнче эчкән дип уйлыйсың? Юк, эштән качар өчен лаякыл исермәдем мин. Дөньядан туйдым. Кешеләрнең кансызлыгына түзә алмаганга салдым. Минем хәлгә төшсәң, син дә эчәр идең, Караборын. Нәрсә мырылдыйсың? Минем кайгыны аңларга акылың гына җитми синең. Җитсә, миннән дә болайрак эчәр идең әле.
Шәһәрдә хатынымны калдырып кайттым бит мин. Җүләр дисеңме? Шул рәхәт тормышны калдырып, көн-төн эшләргә кем авылга кайта инде, дисеңме? Эштән курыкмыйм мин. Эшләп үлгән кеше юк әле. Менә Роза апаңны ничек онытырмын икән? Яратам бит мин аны. Хәзер дә күңелемнән китми. Алайса, ник аерылдың, дисең инде?! Балабыз булмаганга. Юк, дөрес аңламадың. Монда рәнҗетелгән, кимсетелгән кеше Роза апаң түгел. Роза апаңның кызы бар, минеке генә юк. Шул кызны, мәктәпкә кергәнче, минеке дип йөрдем бит. Кызчыкның чын әтисе яныма килеп янап китмәгән булса, әле дә җүләр булып йөрисе идем. Юк, гөнаһсыз кызчык өчен генә аермадым мин хатынны. Миңа нәселемне дәвам итүче кирәк иде. Ә ул, кяфер, миннән йөккә узгач, әйтми-нитми, баладан котылган. «Син — авыл мокыты, бер баланы карарга да акчаң җитми», — диде.
Яратмаган ул мине. Бергә яшәгәндә дә, хыянәт иткән. Сөяркәсе үзе сөйләде. Түзмәдем, аерылдым. Бу гарьлеккә кайсы ир түзсен соң? Ничава, ничек тә яшәрбез әле. Хәзер бер-ике генә йотам да... — Шәйхулла абзый шешә авызыннан гына голт-голт эчте дә инде бушарга өлгергән шешәне юлга ташлады. Пыяла чәлпәрәмә килде.
—Минем тормыш белән дә шулай булды инде, — диде ул, кыйпылчыкларга карап. Песи баласы, аның куенында җылынып, инде мырлый-мырлый йоклап та киткән иде. Шәйхулла абзый, торырга теләп, урыныннан кузгалгач, уянып китеп, тырнакларын батырды.
—Нәрсә, ачуланасыңмы мине? — диде агай, көлеп.—Яман ис килә шул миннән. Сиңа ашатырга тәмле ризыгым да юк. Казылык кисәге бар иде дә, әллә кая гына төшеп калган шунда. Йә, ярар, курыкма, ялгызыңны гына ташлап китмәм. Син дә җан иясе бит. Хәзер өйгә кайтырбыз, сөт җылытып бирермен үзеңә. Миңа иптәш, юаныч булырсың. Ничек синдәй нәзберек җан иясен күрәләтә үлем кочагына ташлап калдырыйм ди инде.
Песи баласы, барын да аңлагандай, Шәйхулла абзыйга ныграк сыенды. Салмыш агай, аны култыгына кыстырып, чайкала-чайкала, караңгы тыкрыкка кереп югалды...