СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мәгъсүм Насыйбуллин “Тамаша”

Олы бәйрәм якынлашып килгән чак. Ире белән киңәшкәннән соң, Фәридә Нәбиева Казанда иң данлыклы ресторанга китте. Аны озын буйлы, төз гәүдәле, чем-кара чәчле яшь егет каршылады. Зәвык белән заманча итеп үстерелгән сакал-мыек егетнең какча йөзен тулган ай кебек түгәрәк итеп күрсәтә иде.
— Бәйрәмне ресторанда каршыламакчы идек, — дип башлады сүзен Фәридә. — Дүрт кешелек бер өстәл билгели алмассызмы?
— Соңлагансыз, ханым...— диде өлкән официант итагатьле генә, аннары: — Туктагыз әле! — дип, итагатьле официант, исенә нәрсәдер төшергәндәй, күршедәге бүлмәгә кереп югалды. Озак та үтмәде, кире әйләнеп чыкты. — Бәхетегез бар икән, моның өчен хакның бер өлешен хәзер үк түләргә кирәк.— Нәбиеваны тыңларга әзерләнеп, кулына куен дәфтәре белән каләм алды.
Фәридә, өлкән официант әйткәнчә, аванс итеп алтмыш сум акча түләде.
— Эш бетте, көлтә җыясы гына калды, — диде официант, шыгырдап торган кызыл унлыкларны кесәсенә салгач.— Рәхим итегез, ханым, сезне нәкъ сәгать алтыда көтәбез. — Өстәп, Нәбиевага чакыру кәгазе бирде.
Санаулы көннәр тиз узучан, бәйрәм дә килеп җитте. Чакыру кәгазендә күрсәтелгән вакытка Нәбиевлар ресторанга килгәндә, парлы кунаклар җыела башлаган иде инде, әмма ишек бикле иде әле. Җыелган халык артканнан-арта барды. Арадан берәү сәгатенә.күз салды да ишек шакыды. Җавап-мазар булмады. Ишек төбенә сыенган халык хәйран калды. Теге шакыган кунак, түземлеген җуеп, ресторан ишеген дөбердәтергә кереште. Шалт-шылт иткән тавыштан соң ишек, теләр-теләмәс, яртылаш кына ачылды.
— Нишләп тәртип бозасыз? — дип, усал кыяфәтле швейцар кунакларның юлын бүлде.— Үз өйләре диярсең!.. Кертмим!.. Берегезне дә!..— диде ул, кырт кисеп. Сүзнең тәмамлануын аңлатып, кулы белән тотып торган ишекне кире япмакчы булды. Тик бикли алмый калды: җыелган ир-ат ишек тоткасына нык ябышкан иде.
— Бу ни дигән сүз?! — дип гаҗәпләнде әзмәвердәй таза кунак. Аңа кушылып, калганнары кесәләреннән чакыру кәгазьләре алып күрсәттеләр, акча кабул иткән кешенең исемен атадылар: «Шестеркинны чакырыгыз!»
— Шестеркин юк! — дип кырт кисте швейцар, тагы да усалланып.
— Ул кирәкми безгә, ресторанга үткәрегез, үз өстәлебезгә...
Халык та сөйләшә белә.
Швейцарның үз кырыгы — кырык иде:
— Мин бернәрсә дә белмим! Кертмәскә кушылды, шуның белән вәссәлам! Таралыгыз! Югыйсә!..
һич көтмәгәндә вакыйга детектив төс ала башлады. Кәефе кырылган кунак төркеме, чакыру билетларын селти-селти, нәрсәдер төшендермәкче булып алга атлады. Аңа карап швейцар мыегының бер бөртеге дә селкенмәде. Тагы да усаллана гына төште ул. Халык гөж килде, директорны таләп итте. Җир йоткан диярсең, директоры да күренми бит. Озак тартыша торгач, швейцарга ярдәмгә тагы бер ир-ат чыгып кушылды. Директорның урынбасары икән.
— Җәмәгать, дим, иптәшләр! — Җыелган халыкны тынычландырмакчы булып, урынбасар кулын күтәрде.— Көтелмәгән хәл килеп чыкты, иптәшләр. Шестеркин чирләде бит әле.
И тартышты халык, и бәхәсләште! Алдан уйлап ятланган тантаналы бәйрәм сүзләре юкка чыкты. Ресторан алдындагы тәшвиш сабан туендагы аркан тартышын хәтерләтә иде. Тартышып та күрсәтте инде казанлылар! Нишлисең, бер якның да арканны кулдан ычкындырасы килми. Ниһаять, усал швейцар да, тасма телле урынбасар да арканны ычкындырырга мәҗбүр. Каты куллы, бердәм иде кунакка дип килгән халык.
Ниһаять, чакырулылар төркеме мең бәлаләр белән залга үтеп керде...
Иртән эшкә килүенә өлкән тикшерүче Гайнан Ибраһимовны прокуратурада ресторан директоры көтеп тора иде.
— Гайнан ага, бездә бик аяныч хәл бит әле, — диде чырае сытылган юантык директор. — Зинһар, ярдәм итегезче, — дип ялварып, бер бит кәгазь бирде.
Тикшерүче алып укырга кереште. Гариза икән: «Ресторанда өлкән официант булып эшләгән Шестеркин Николай Семенович, бәйрәм өстәле вәгъдә итеп, кешеләрдән заказ кабул иткән. Якынча исәпләүләр буенча, 3780 сум акча җый ган. Ал арны кассага тапшырмыйча, юкка чыккан. Шестеркинны үзебез эзләп карадык, әмма нәтиҗәсе булмады. Н.С.Шестеркинны эзләп табуыгызны, ул урлаган акчаны түләтүегезне үтенәбез. Директор... Баш бухгалтер...»
— Ресторан штатында ничә кассир бар? — дип эндәште аңа тикшерүче.
— Өчәү,— диде директор сискәнеп.
— Нишләп акчаны алар җыймады? — дип дәвам итте Ибраһимов.
— Алар сменалап эшли бит, Гайнан ага.
— Бу дөрес түгел, ул көнне эшләргә тиеш кассирыгызны Мәскәүдәге туганыгызга нәрсә төяп озаттыгыз? — Тикшерүче директорның урынсыз аклануына чик куйды. Юантык директор, телен тешләгәндәй, авызын кысты. — Нишләп акча түләп, бәйрәм мәҗлесенә җыелган халыкны утыз ике минут ишек төбендә алҗыттыгыз?
— Шестеркин булмагач, ни...— дип әйтергә өлгермәде, директорны яңа сорау бүлдерде:
— Аның юклыгын халыкка нәрсә дип аңлаттыгыз?
— Билгеле инде, чирләде, дип...
— Ялган! — Ибраһимов, вакыйганы яхшы белгәнлектән, шәһәрдә «шома» дигән даны чыккан директорга боргаланырга урын калдырмады,— Нишләп халык янына чыгып, үзегез дөресен аңлатмадыгыз, гафу үтенмәдегез?
— Кем уйлаган бит аны! Абынасын белсә, кеше юлына салам түшәп куяр иде,— Директор, кулларын як-якка җәеп, башын иде.
— Аңлашыла, димәк, сездә дә кул кулны юа. Җаваптан җиңел котылмакчы буласыз. — Тикшерүче тартмасыннан ике язылмаган рәсми кәгазь алды. Берсе җинаять эше кузгату карары, икенчесе — җавап алу беркетмәсе иде. — Бу хакта сезнең белән сөйләшәсе сүз алда әле. Хәзер шушы беркетмәгә гозерегезне, өлкән, официант турында бөтен белгәнегезне түкми-чәчми языгыз. — Ибраһимов директорны каршысына утыртты. Нәрсәдер хәтерләп, телефон трубкасына үрелде.
— Рестораннар трестымы бу? Кем тыңлый? Мин прокуратурадан, Ибраһимов. Кадрлар бүлеге мөдирен дәшегез әле. Рәхмәт. Хәерле иртә, Зәйтүнә ханым, Шестеркин Николай Семеновичны беләсезме? Өлкән официант. Кайсы ресторанда? Әйе. Аның шәхси тегелмәсе, фоторәсемнәре, хезмәт кенәгәсе кирәк безгә. Бүген үк! Сәгать уникегә. Рәхмәт. Көтәм.
Тикшерүченең бүгенге гадәти эш көне әнә шулай башланып китте. Вера Шестеркина килгәнче, ул кирәк кешеләр белән хәбәрләшеп өлгергән иде инде.
— Көндезге уникеләрдә Коля, эшкә барам, дип, ресторанга киткән иде. Шуннан соң мин аны күрмәдем. Кичкә таба ресторанга барсам, вакытлыча каядыр чыгып киткән, озакламый кайтыр, диделәр. Ул әүвәл дә шулай югалгалый торган иде. Ләкин шул көнне дә, икенчесендә дә Коля өйгә дә кайтмады, эшкә дә килмәгән... — диде Вера офтанып. — Исән генә була күрсен, Илаһым.
Тикшерүче өчен бу бик аз иде әле. «Бәлки, ресторан хезмәткәрләре берәр нәрсә беләдер», һәм Гайнан берәм-берәм өлкән официантның эштәге иптәшләрен чакырта башлады. Ниһаять, аларның берсе Шестеркинның таксига утырып киткәнен әйтте.
— Таксиның номеры?
— Кем карап торган ди ал арны!
— Кая китте?
— Анысын Хода гына белә.
— Ни йомыш белән?
— Шайтан белсен.
— Үзе генәме, кеше беләнме? — Тикшерүчене борчыган мәсьәлә бихисап иде булса кирәк.
— Кеше белән йөрми ул, — диде официант егет, исе китмәгәндәй.
— Нишләп?
— И-и, аптырамагыз ла шуңа! — диде егет, сораудан котылмакчы булып. — Ул элек-электән таксида җилдертергә ярата. Кушаматы да Стиляга бит аның.
— Кушамат? — Гайнан, көтелмәгән нәрсәгә тап булгандай, сүзне эләктереп алды,— Элек хөкемгә тартылганы бармы?
Официант егет, авызының киңрәк ачылганын абайлап, шундук телен йотты: «юк та юк, белмим»нәрдән узмады.
«Бәлки, Шестеркинның атасы белә торгандыр?» Ибраһимов секретарь кызга повестка тоттырды.
— Идарәнең машинасына утыр да хәзер үк илтеп бир. Семен агайга әйт, иртәгә сигезгә килеп җитсен...
— Исәнмесез, Гайнан Ибраһимович! Сез чакырттыгызмы?
Тикшерүче каршына озын буйлы, киң күкрәкле, илле яшьләрдәге ир килеп басты. Күз төпләре көйгән. Маңгаендагы җыерчыклар тирәнәйгән. Гайнан ата кешенең хәсрәтен шәйләп алды. Үз янына утыртты, әңгәмәне уратып, ерактан башлады. Икесе дә «бакчачы» исемен йөртүчеләр дә икән әле. Шулай һава торышы, бакча хәлләре хакында гәпләшеп ун минутлап вакыт уздырды тәки. Тикшерүчене борчыган сораулар җитәрлек булса да, аларны чишкәнче аңлашасы бар иде әле. Адәм баласын әти-әнисеннән дә яхшы белүче бар микән? Әйдә, сорауларыңны чиш, өлкән Шестеркин алдыңда утыра бит.
— Улыбыз Коляның кыек юлга басарын кем уйлаган, иптәш Ибраһимов, — дип башлады ата. — Аны җинаять эшлә дип үстермәдек бит без. Ашаса да, эчсә дә, кисә дә — ни тели, барысы да бар иде ул үскәндә. Мин — геолог, әнисе — фельдшер. Бернәрсәдән дә мәхрүм булмады, дип авыз тутырып әйтә алам. Бәлки, шул муллык бозгандыр да. Мәктәптә укыганда ук «танцы» дип исе китә башлады Колябызның. Озын чәч үстерде, сакал җибәрде. Көтүләре белән кыз-егетләр ияртеп кайта башлады. Барысы да, кызганычка каршы, алар теле белән әйткәндә, стилягалар иде. Сөйләшә башласаң, уй-хисләренең бик сай икәнен сизәсең. Әдәбиятны, сәнгатьне юньләп белмәсәләр дә (динне әйткән дә юк инде), мода, эротика, тәмәке, секс, исерткеч эчемлекләр турында мәгълүматлары ташып тора иде. Шулай бервакыт, Камчаткадан командировкадан кайткач, Коляны кулга алмакчы булдым. Соң булса да уң булсын дип тотындым «тәрбияләргә». Тотынуым булды, әнисе килеп муенга асылынды. «Үзебез ач, ялангач үстек. Улыбыз рәхәтлектә үссен ичмасам. Бердәнбер бөртек кенә бит ул»,— дип аяк чалды. Ә мин, ачык авыз, аны тыңладым. Үзе дә хастаханәдә ята хәзер. Коляның укуы да өчледән артмады диярлек. Анасы таныш-белеш аша кыткылдап, арткы ишектән кертмәкче булса да, тәки институтка уза алмады. Мин аның керә алмаячагын, керсә дә укымасын алдан ук белдем. Үз яныма эшкә тарттым. Кайда ул! Кыр эшеннән, командировкадан коты очты. Бигрәк тә әнисенең үз яныннан җибәрәсе килмәде. Өч ай трай тибеп йөрде дә: «Эш таптым»,— дип шатландырды. Телендә бар белгәне ресторан да ресторан! Анда эш җиңел, имеш, музыка, бию, кызлар да буа буарлык. Акча да көрәк белән көрәрдәй, янәсе. Көри генә бел. Безне юатыр өчен, сәүдә институтына читтән торып укырга керәм, диде. «Яхшы, кер», — дидем. «Җаны теләгән — елан ите ашаган». Аңа «матур тормыш» кирәк булган икән. Анасына ошый, ул яклап килде. Командировкадан кайткан саен сизәм: егет туры юлдан тайпыла. Еш кына исереп кайта, югалып та куя. Иң мөһиме — сүзендә тормый, ялган чокыры зурайганнан-зурая. «Сез нәрсә аңлыйсыз соң!» — дип кычкыра башлады. Түзәрлек хәл калмады. Нишләргә? Уйлаштык-уйлаштык та, акылга утырмасмы дип, өйләндердек. Киленебез Вера әйбәт кеше булып чыкты. Тик улыбыздан уңмадык. «Этне чылбырга бәйләгән кебек, мине гаилә белән богауларга тырышасыз»,— диде. Ул иркен, матур тормыш өчен яралган, имеш. Андый тормыш өчен көрәшергә, көч түгәргә кирәк икәнен аңламады бит, тискәре зат. Әнә шулай, күз алдында диярлек, Коляның үскәнен дә, олыгаеп, аска тәгәрәгәнен дә сизми калдык. Кая барып терәлгәнен беләсез. — Аның җинаятенә бүтән бер кеше дә гаепле түгел,— дип дәвам итте Семен Шестеркин.— Ул китергән зыянны түләргә булдык без, Гайнан Ибраһимович, менә 3780 сум. — Ул портфеленнән калын төргәк алып тикшерүчегә бирмәкче булды. — Аның исән калуына шикләнәбез. Беткәнмени җинаять упкынында бер-берсен бугазлаучы вәхшиләр. Кешене юкка чыгару алар өчен чебен үтерү бе лән бер.
— Акчагызны ресторанга илтеп тапшырыгыз, квитанция алыгыз. Семен ага, улыгызга әлегә сез әйткән куркыныч янамый. Хастаханәләрдә юк. Шәхесе ачыкланмаган мәетләр дә юк. — Тикшерүче өлкән Шестеркинга улы Коляның кайда икәнен тәгаен әйтә алмады, чөнки үзе дә белми иде. — Табылу белән хәбәр итәрбез. Телефон номерын калдырыгыз.
Тикшерү кысасын киңәйтергә туры килде. Безнең республика чиген дә узып китте ул тикшерү мәшәкатьләре. Милиция әһелләре дә читтә калмады. Шестеркинның фотоларын күбәйтеп, халык арасында эзләү башланды. Тимер юл, елга вокзалы, аэропорт эшчеләре белән сөйләшенде. Очы-кырые күренмәгән җеп төргәге аэропортта сүтелә башлады.
— Шул! Нәкъ үзе! — дип кычкырып җибәрде аэропорт дежурларының берсе.— Үзе яшь, үзе сакалбай! Нинди зәвык белән киенгән! Шик модерн! — Фотосурәт дежур бүлмәсенә җыелган хатыннар арасында кулдан-кулга күчеп йөри башлады.
— Ханым, сез ашыкмагыз, җентекләп карагыз, — дип кисәтсә дә, дежур хатын Гайнан сүзен колагына да элмәде.
— Мәскәү самолетына утырды,— диде ул, шикләнергә урын калдырмыйча. — Нәкъ үзе! Рейс номерын да әйтә алам, кирәкме?
Тикшерүче Ибраһимовка утырып ишеткәннәрен беркетмәгә теркисе генә калды. Янындагы шаһит белән пүнәтәй хатын: «Нәрсә эшләгән ул асыл кош?» — дия-дия, теңкәсенә тия башлаганнар иде инде.
— Соңыннан, кызлар-йолдызлар, соңыннан, — Гайнан, кинаяле елмаеп, күршедәге телеграф бүлмәсенә кереп китте.
Алты минуттан аның Мәскәү милициясенә юлланган телеграммасы эфирга очты.
Кайдан, ничек белгәннәр диген, Мәскәү милициясе туп-туры «Россия» кунакханәсенә юл тотты.
— Әйе, Шестеркин Николай Семенович дигән кеше сез килер алдыннан гына чыгып китте, — дип каршылады аларны сигезенче каттагы дежур хатын.
Байтак кына көтсәләр дә, Шестеркин кунакханәгә әйләнеп кайтмады. Ул торган бүлмәдә, мендәр астында, Шестеркинның кәгазьләре табылды. Бик ашыккан, күрәсең, онытып калдырган. Җеп өзелгән кебек булса да, милиция әһелләре төшенкелеккә бирелмәде. Өзелгән җепнең дә очы табыла, хәтта ялгана бит.
Бу вакытта Коля Шестеркин самолетта оча иде инде. Ул, иллюминатор янындагы креслога утыргач та, каш астыннан гына салондагы пассажирларга күз йөртеп чыкты. Милиция киемендәге кеше күренмәгәч, бераз тынычлана төште, күңелендә канәгатьләнү хисе уянды. Куанырлык та шул. Мәскәү милициясеннән шома гына ычкын әле син!
Самолет стюардесса игълан иткән биеклеккә күтәрелде. Әнә аста мамыктай ак бөдрә болытлар кояш нурларында коена. Ничек кенә карамасын, Шестеркин һаман тәмам тынычланып җитә алмый. Төш дисәң, төш түгел, менә-менә болытлар арасыннан «Милиция» дип язылган кызыл сызыклы вертолет килеп чыгар сыман, ниндидер билгесезлек борчый аны. Кайчандыр шундый хәл турында укуын хәтерләп, калтыранып куйды, йомшак креслога тагы да ныграк сыланды.
Ленинград аэропортында каршылаучылар арасында Шестеркин үзенең әүвәлге танышы Таняны ерактан ук күреп алды. Әнә ничек куана, сикерә-сикерә кулын болгый! Очрашу шатлыгы Коляны да бөтереп алды, күңелендәге авыр кичерешләрне бераз оныттырып торды. Әмма бу халәт искән җилдәй бик тиз үтеп китте. Кайгы-хәсрәт утында тагын берүзе яна башлады ул. Шестеркинның күзенә йокы кермәс булып, тәмам курку басты. «Менә тотарлар, хәзер тотарлар... Бу кеше милициядән түгел микән?» дип, ул һәр очраган кешедән шикләнә, курка башлады.
Икенче көнне иртүк сикереп торды да, елмаерга тырышып:
— Таня, дөнья күрәсең киләме? — дип сорады Коля.
— Нәрсә, нәрсә? И-и, уйлап чыгарасың да инде, — дигән булды Таня чытлыкланып.
Әйткән — беткән, Коляның холкы шундый...
Львов, Одесса, Батуми, Тбилиси, Баку — өлкән официант шәһәр арты шәһәрне алыштырып кына торды. «Милицияне эзгә бастырмам», — ди торган булды ул, кәеф-сафа корып йөргән чакта. Үз-үзен ышандырып, күпме юллар үтте. Баксаң, һәммәсе дә коры куаныч кына булган икән.
...Кояшлы Бакуның киң урамнары буйлап чем-кара сакаллы егет атлый. Адымында, үз-үзен тотышында сүлпәнлек-арыганлык сизелә. Алда газлы су автоматын күреп, Шестеркин адымнарын тагы да сирәгәйтте, кесәләрен капшады. Карале, акчаның берөзлексез кими барганы, юкка чыкканы сизелмәгән дә. Кабат кесәләрен башта капшап, аннары әйләндереп карады. Сукыр тиен дә калмаган лабаса! «Тагын нәрсәне сатарга инде?» дигән уй үтте аның башыннан. Мәскәүдә алган костюмын Одессада өч йөзгә шудырды. Йон күлмәге Батуми кешесенә күчте. Тбилисида көзге пальтосын олактырды. «Бу мәрхәмәтсез шәһәрдә ничә сәгать йөрим инде?» дип уйлады ул һәм гадәт буенча җиңен сызгана төшеп, сул беләген күзенә якынайтты. Әмма сәгатеннән Львовта ук колак какканын хәтерләгәч, йөзе тагын да сытыла төште.
Шестеркинның күңелсез уйлары кинәт бүленеп калды. Аның каршысына ике милиционер килә иде. «Мине тотарга!» һәм ул, эчке сиземләү белән, аны-моны уйлап тормыйча, тар гына тузанлы тыкрыкка ташланды. Кылган җинаять өчен хөкемнең котылгысыз булуы аңа бер генә минутка да тынгылык бирми, күңеленә авыр таш булып яткан иде инде. Нишләргә? Ияреп йөрде-йөрде дә, Таня да ташлап качты. Хәзер япа-ялгыз. Акча да юк. Сатарга әйбер дә! Ашыйсы килә: эчтә бүреләр улый... Кайда ул ашау, ичмаса туйганчы бер су эчсәң иде. Җитмәсә, адым саен йә милиционер, йә дружиначы. Ни эшләргә? Хәзер аңа бары тик ике генә юл. Берсе — үлем. Юк, юк! Әнә тирә-юнь нинди гүзәл! Әтием түзәр, әнием нишләр? Нинди хурлык, нинди түбәнлек! И-и, Вера, Вера... Үлсә, Вера нишләр? Нишләп ялгышты соң әле ул болай? Бу килеш ул, качкын, кемгә кирәк? Ул, Шестеркин, имеш, матур тормыш яратучы, азатлык колы. «Ни эшләдең матур тормыш кору өчен?» — дип сорасалар, нәрсә әйтер? Кеше алдадым, акча урладым, диярме? Әй, ул җавап тотулары булмаса икән... Йә, хәзер нәрсә әйтергә? Әтисе еш кына: «Кулың белән эшләгәнне иңең белән күтәрәләр аны», — дип тинтерәтә торган иде. Дөрес әйткән бит картлач! Иелгән башны кылыч кисми дә, диләр бит әле. Шулаен шулай да... Кулга алу, хөкем, колония... Ә бию, типтерү, кызлар... Ә аракы, һич югында, сивуха?.. Иелгән баш... Барысы да бетте дигән сүз түгелме соң бу! Йә үлем, йә үз-үзеңне милициягә тапшыру. Өченче юл? Бармы ул? Нинди ул? — Булса да, үлемнән җиңел булмас... Ни эшләргә? Ике юлның кайсысын сайларга?
Тыкрык очындагы бакча кырыенда Шестеркин, ияген ике кулына терәгән килеш, зур гына чинар күләгәсендә кичкә кадәр бөкрәеп утырды. Тирә-якта тормыш гөрләгәнен тоеп, аягүрә басты, кызу-кызу шәһәр мәркәзенә таба атлады.
— Башлык янына керергә мөмкинме? — дип сорады сакаллы яшь кеше, Баку шәһәренең эчке эшләр идарәсенә килеп кергәч. Мин — Шестеркин, Казаннан качкан, гаепле кеше...— дип башлады ул милиция полковнигына, бүлдермәсеннәр дигәндәй, ашыга-ашыга, үз башыннан үткәннәрне сөйләргә кереште.
— Сабыр итегез, Шестеркин! — дигән сүз белән әңгәмәне өзеп, полковник селектор төймәсенә басты, җавап ишетелгәч, азәрбайҗанча нәрсәдер әйтте. Аннары, урыныннан торып, түр почмактагы корыч сейфны ачты, кулына калын бер тегелмә алды. Сейфын бикләп, ачкычларын эчке кесәсенә салды. Аннары, тегелмәне тоткан килеш, кире Шестеркин каршындагы урындыкка килеп утырды. Эндәшми-нитми, полковник тегелмәне актарырга, кәгазьләрнең кайберләрен укырга тотынды. Бүлмәдәге тынлыкны кәгазь кыштырдавы гына боза иде.
Шулай ничә минут үткәндер, әмма Шестеркинга бу шомлы тынлык бик озак булып тоелды. Тынлык белән дә кешене акылдан яздырып була икән дигән катгый фикергә килде ул, полковник алдында дерелдәп тып-тын утырганда.
Өстәлдәге кечкенә генә яшел лампа бер янып алды да шундук сүнде. Полковникка җан кергәндәй булды:
— Сез Казаннан, фамилиягез Шестеркин. Беләбез, беләбез, Николай Семенович, сезне эзлиләр, прокурорның кулга алырга дигән рөхсәте дә бар. Рестораннан 3780 сум акча урлап качканыгыз да мәгълүм. Дөресме?
Шестеркин, «дөрес» дип расламакчы булып, авызын ачарга өлгермәде, ишек ачылып китте.
— Шестеркин, таныш булыгыз, — диде полковник, аягүрә басып. — Тикшерүче Ибраһимов. Сезне куа килгән. Җавап алу — аның эше. Милициягә килеп, гаебегезне тану әйбәт. Моны, һичшиксез, искә алырлар. Кылган җинаятегез турында уйланырга вакыт та бирерләр.
— Николай Семенович, тамаша тәмам,— диде тикшерүче Ибраһимов, танышканнан соң чыгарга җыенып, аягүрә басты.
— Нәрсә дисез? — Миңгерәү кешедәй Шестеркин әйткәнне аңламады.
— Тамаша тәмам, дим, Шестеркин. — Казан тикшерүчесе, качкынны ияртеп, бүлмәдән чыгып китте.