СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Константин Ушинский "Әтәч тәртип урнаштыра" (А.Әхмәт тәрҗемәсе)

Ишегалдында Әтәч йөри. Аның башында кызыл кәпәч, ә борын астында кызыл сакалы бар. Әтәчнең борыны өтерге сыман, бизәкле койрыгы түгәрәкләнеп килгән, аягында - шпоралар. Ул аяклары белән чүп өемен тарата да, чебешләрне һәм тавыкларны үз янына чакыра:
- Тавыккайлар-пумала башкайлар! Тырыш тавыклар! Чуар тавыккайлар- шадракайлар! Кара тавыккайлар, ак тавыккайлар! Чебешләрегез белән бергә, нәни балаларыгыз белән бергә бирегә килегез. Мин сезгә җим әзерләп куйдым!
Тавыклар, чебешләрен ияртеп, шунда ук килеп җиттеләр, кытаклаштылар, җимне бүлешә алмыйча сугыша ук башладылар.
Әтәч тәртипсезлекне яратмый. Ул шунда ук гаиләсендә тәртип урнаштырды: берсенең башыннан чукып алды, икенчесенең маңгай чәченнән йолыкты... Җимне дә үзе ашап куйды. Аннары читәнгә кунды, канатларын кагып, бар көченә кычкырып җибәрде:
- Ки-кри-кү-үк!