СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Галимҗан Гыйльманов "Алтын туй"

Рәхилә әби авыл туеның рәтен белә торган кеше. Ул—иң оста аш остасы булуы белән генә түгел, ә шаян һәм моңлы җырлары, җор теле һәм күңелчәнлеге белән дә һәр туйның яме булырлык карчык.
Әмма бүгенге туйда аны башка шөгыль көтә. Бүген ул, карты Мөхәммәтҗан белән бергә, кияү белән килен утыра торган иң түр почмакта утырачак. Бүген аларның үз туйлары. Алтын туйлары. Ике йөрәкнең кушылуына төгәл илле ел була бүген.
Кунаклар берничә көн алдан ук җыела башладылар. Иң элек шәһәрдән машинага төялеп уллары, кызлары кайтып төште. Аннары бөтен район буенча таралган туган-тумачалар, таныш- белешләр, ахирәт-зхириләр төргәк-төргәк күчтәнәч, кочак- кочак бүләк төяп Мөхәммәтҗаннар өенә агылдылар. Иртән иртүк башланган туй мәҗлесе кичкә кадәр сузылды...
Рәхилә әби, кунаклар сыйлый-сьшлый, арып-алҗып, бакчага куелган эскәмиягә чыгып утырганда, көн кичкә авышып килә иде инде. Бераздан аның янына зәмзәм суыннан күңелчәнләнә төшкән карты килеп чыкты:
—Эх, карчык, синме бу? Ник болай моңайдың әле? Моңая торган чакмыни? Әйдә булмаса, бер биеп килик...
—Тукта әле, карт. Тавышланма. Утыр әле.
Мөхәммәтҗан карчыгы янына килеп утырды, кулларын аның иңнәренә салды. Рәхилә карчык, башка вакыт булса, картының мондый «кыюлыгына» ачы гына җавап кайтарыр иде кайтаруын. Ә бүген бер кәлимә ачулы сүз дә әйтмәде. Киресенчә, картның куенынарак елышып керде.
Бермәл тынып торганнан соң, Рәхилә карчык сүз башлады:
Хәтерлисеңме, карт, син мине беренче тапкыр озатырга килгән идең...
Моңсуланып калган, хәтта бераз оебрак киткән Мөхәммәтҗан акрын гына сузды:
—Хәтерли-и-им, карчык, хәтерли-и-м... Билеңнән кочып алгач, ничек итеп яңакка җилтерәткәнеңне дә хәтерлим. Әй, бар иде заманалар. Ә мин сине тагын да ныграк кочтым. Хи- хи-хи... Ну, хәтәр вридный да идең үзең, карчык. Тәки үптермәдең...
—Үбүен үптең инде анысы. Икенче кичне үптең... Жәлләдем генә инде. Ә син шуның белән гомер буе мактанып яшәдең. Белгән булсам...
—Карчык, ә авыл читендәге уеннар исендәме? Юри гел сине биергә чакыра идем... Хәтерлисеңме, Нәгыйм сине биергә чакыргач, аның белән сугыша язган идем? Барыбер биедең бит үзе белән...
—Ә ул кемнән ким иде? Чибәр, акыллы, теләсә кемне каратырлык. Күп кызлар гашыйк иде аңа ул чакта. Кыюлыгы гына җитми иде бераз. Шуңа күрә кырыкка җиткәч кенә өйләнде дә инде ул.
—Карчык, ә теге хатны хәтерлисеңме?
—Нинди хатны?
—Ник, теге сиңа атап язылган мәхәббәт хатын әйтәм...
—Ә-ә-ә... Картлач, көнләшеп утыра икән әле. Картлык көнендә, исәрләнеп... Нишләп, мин мәхәббәт хатлары алмаслык идеммени?.. Тик кем булды икән соң ул, ә? Тәки белә алмадык бит иясен...
—Кем булсын—«Н» хәрефенә башланган егет булгандыр инде. Ә-ә, син белмисең бит әле... Карчык, дөресен генә әйткәндә, мин ул хатның бер серен белә идем... Теге вакытта сиңа әйтмәдем генә. Әллә нинди табышмаклар белән башын катырмасын, дидем. Исендәме, хат ахырында уртасында төрткесе булган чүлмәккә охшаган бер тамга бар иде. Менә шул искечә «Н» хәрефе инде. Ызначит, бу хатны «Н» хәрефенә башланган исемдәге егет язган булып чыга. Ә алар бездә кемнәр? Примир, Нәбир, Назыйм, Нәгыйм...Нәгыйм?., һы-һы...
—Ну, кызык та хат иде соң ул, ә, карчык? Кая чакырган иде әле ул сине? Чишмә буендагы өянкелеккәме? Ну, хәйләкәр дә соң егет дигәнең! Белгән кая чакырырга. Вәт малай актыгы!..
—Ярар, сүгенми генә утыр әле... Исерүең җиткән...
—Җитмәсә, «яратам», «яратам», имеш...—Мөхәммәтҗан һаман сөйләнүендә булды.
—Нигә, начар сүзмени ул. Кем белә, бәлки яраткандыр да. Кеше кешене яратмый гына тормый ла... Ә син кемнеңдер изге хисләреннән көләсең... Хатны сиңа күрсәткән мин исәр...
—Ә-ә! Шул кирәк аңа. Өянкелектә башын калдырып китә язды ул. Жәлке, тоталмый гына калдым үзен! Ну, эләксә-ә!..
—Җитте, җитте димен, карт... Тавышланма. Әнә синең тавышка кунаклар да чыгып киләләр бугай...
Кунаклар күптәннән өй бетереп эзлиләр иде аларны. Килен кешегә су юлын күрсәтергә вакыт-ә ул юк та юк... «Яшьләр»не күздән ычкындырырга һич кенә дә ярамый инде»,—дип сөйләнә- сөйләнә бер төркем кеше ишегалды буйлап эзләп йөргәндә, Рәхилә карчык беләк Мөхәммәтҗан карт бакча капкасыннан килеп чыктылар.
—Әһә, менә кайда булганнар алар. Икәүләп аулакта утырганнар. Иртәрәк әле, иртәрәк. Туй мәҗлесе дә бетмәгән, ә алар...—дип, шаяртып сөйләнә-сөйләнә, кунаклар «яшьләр»не сырып та алдылар.
—Әйдәгез чишмә буена. Киленгә су юлы күрсәтергә вакыт,—дип ычкындырды арадан берәү. Башкалар аны хуплап: «Су юлы!» «Су юлы!»—дип, бертавыштан кычкыра башладылар. Шул арада Рәхилә карчыкка туйда бүләк итеп салынган көянтә-чиләкләр китереп тоттырдылар. Кемдер чигүле ап-ак алъяпкыч тапкан,—анысын да килен кеше ялындырмыйча гына киеп алды. Озакламый Рәхилә карчыкны, урамга алып чыгып, чишмә буена алып төшеп тә киттеләр.
Чишмә буенда беркем дә күренмәде. Өянкеләр яныннан көлешә-көлешә чишмәгә уздылар. Рәхилә карчыкның күптән инде монда төшкәне юк иде. Йортларына су керткәнгә дә бер гомер узып бара икән... Ә бит элек бу чишмә буе яшьләр өчен иң изге урын булып санала иде. Беренче очрашулар, беренче мәхәббәт сүзләре, вәгъдәләр, антлар, тәүге үбешүләр, тагын әллә күпме серләр саклый бу мәһабәт өянкеләр, бу үр буйлары...
Кинәт Рәхилә карчыкның күзенә агачлар арасыннан ниндидер шәүлә чалынып киткәндәй булды. Ул, үзе дә сизмәстән, шул якка берничә адым атлады, тик өянкеләр аңа бу юлы тирән тынлык белән җавап бирделәр.
Шунда аның хәтеренә кылт итеп яшьлегендә булган бер вакыйга килеп төште. Нәкъ менә бүгенге кебек, яшь киленгә чишмә юлы күрсәтеп йөриләр иде. Ул вакытта да Рәхилә өянкеләр арасыннан кемнеңдер карап торганын тойган иде. Менә бүгенге кебек... Яшь чагында җитезрәк иде шул ул,— бер-ике атлауда өянкелеккә барып җитүе булды, үргә ашыга- ашыга менеп барган кешене күреп тә алды. Тик Рәхилә аны җентекләбрәк караганчы, теге егет тыкрыктан борылып юк та булды...
Рәхилә карчыкка, шаян сүзләр куша-куша, су алып бирделәр, өр-яңа көянтәне аның кулбашына салдылар, чиләкләрен элделәр. Ул, җитмеш яшен тутырган булса да, нык карчык иде әле. Менә «килен» көянтәне «эһ» тә итми күтәреп алды, җитез адымнар белән үр сукмагыннан менеп тә китте.
Ләкин Рәхилә карчыкның күңеле үз урыныннан купкан иде инде. Ул һаман-һаман өянкелеккә карап ала, анда кемнедер эзли иде... Ниһаять, түзмәде, «авыр!» дигән сәбәп белән, көян тәләрне килене Зөлфиягә бирде дә шыпырт кына өянкеләр арасына кереп китте.
Бер-ике агачны узуга, ул аргы як үрдән, чаш-чош килеп, кемнеңдер менеп барганын шәйләде. Карчык, үзе дә сизмәстән, янында торган өянкегә сыенды. Кинәт аның сулышы кысылып калгандай, йөрәге тукталгандай булды, егылып китмәс эчен, өянкенең кытыршы тәненә ныграк ябышты... Әйе, нәкъ шулай— каршы як үргә, кабалана-кабалана, күршесе Нәгыйм карт менеп бара иде...
Рәхилә карчыкның күңеленнән яшен ташы кебек кыздырып бер уй үтеп китте: «Менә кем булган икән теге вакытта өянкеләр арасыннан карап торган кеше!.. Менә кем булган икән Рәхиләгә мәхәббәт хатлары язучы «Н»!..»
Шул вакыт чишмә юлыннан:
— Рәхиләттә-ә-й, Рәхиләттә-ә-й!.. Кая югалдың син?.. Рәхи- ләттә-ә-й... әй-әй...—дигән чакыру авазлары ишетелә башлады.
Рәхилә карчык, үзен тиз генә кулга алып, яулык очлары белән юеш күз төпләрен сөрткәләде дә тавыш килгән якка ашыкты.
...Алтын туй үзенең ахырына якынлашты. Кичен кунаклар саубуллашу мәҗлесенә җыелдылар. Иң түрдә кияү белән килен утыра. Нигәдер, килен генә моңсурак күренә бу юлы. Югыйсә, табындагыларның барысы да үз урыннарында кебек... Күрше Нәгыйм картны исәпкә алмаганда...
2025-09-09 12:47