СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рафис Гыйззәтуллин “Йолдызлы кәшәкәләр”

Ул чакта Ринат дүртенче класста гына укый иде әле. Кышкы каникул көннәре иде. Малайлар иртәдән кичке караңгыга кадәр шугалакта алка куа. Алар уйнаган боз өсте ялтырап тора, нәкъ көзге төсле.
Кичен өйләргә таралырга җыенганда гына яннарына бер егет килеп туктады. Кулында кәшәкәсе дә бар. Яңа түгел-түгелен, шактый кыршылган. Сабына йолдыз сурәте төшерелгән. Хәтта бишәү! Ринат шуларга карап уйлап куйды: «Нәрсә аңлата икән алар?» Гади кәшәкә генә түгел инде болай булгач. Ниндидер сере бар...»
Ринатларның пионер отрядында да шундый матур гадәт яши. Кайсы звено атна буе «өчле»сез укый, шул звеноны мактап, өлгереш экранында кызыл йолдыз кабына...
Таныш булмаган абый малайларга күз ташлап чыкты да карашын Ринатка текәп тукталып калды.
— Яхшы уйныйсыз, егетләр,— диде ул, ниһаять, телгә килеп.— Эш чыга сездән. Тик менә «Алтын алка» уйнауның тәмен белеп бетермисез икән. Хәер, моңа ирешү авыр түгел. Бозга аяк баскач, анысын гына җиңә аласыз инде. Спорт клубына язылырга кирәк сезгә...
Егет Ринатка бер-ике адым ясады. Кулын малайның җилкәсенә салды.
— Исемең ничек әле синең?
— Ринат ул...— дип шаулашып аның өчен дуслары җавап бирде.
— Менә нәрсә, Ринат,— дип сүзендә дәвам итте абый.— Синең уйнавыңны берничә көн күзәтәм инде мин. Син «Акчарлак» командасына бар. Мин элек үзем шунда уйнаган идем...
Малайның талчыккан йөзе яктыра төште. Шулай булмыйча, «Акчарлак» командасы турында белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул шәһәрдә. Күпме ярышларда катнашып, җиңеп чыктылар акчарлаклылар. Кәшәкәдәге кызыл йолдызлар «Акчарлак»ның зур ярышларда җиңүен аңлата инде алайса...
Ринат янә каршында басып торучы абыйга күтәрелеп карады. Егет малайның кәшәкәдән күзен алмавын искәртеп өлгергән иде бугай. Ул Ринатка кулындагы кәшәкәсен сузды:
— Мә, энем, ал син аны. Уңышлар китерсен ул сиңа...
Малай тылсымлы кәшәкәгә ике куллап үрелде. Аны алгач, үзен үсеп, зураеп киткәндәй тойды. Янәшәдәге малайлар да җанлана төштеләр, һәркемнең бүләкне якыннанрак күрәсе, тотып карыйсы килә иде. Шау-шу тынгач, Ринат тирә-ягына карады. Әле яңа гына елмаеп басып торгаң абый әкияттәге кебек юкка чыккан иде. Ринат үкенеп куйды. Исемен сорарга да башына килмәде, рәхмәт әйтергә дә онытты. Малай, караңгылыкны сискәндереп:
— Сынатмаска сүз бирәм! — дип кычкырып җибәрде.
Тавышы кайтаваз булып якындагы биек өйләрнең тәрәзәләренә кагылып үтте дә шугалакның көмеш бозында оеп, тынып калды.
Ринат кичә булган хәлне түкми-чәчми сөйләп бирде.
— Алайса сине «Акчарлакка алмый ярамас,— диде тренер, малайны тыңлагач, һәм өстәп куйды: — Үзеңнең йолдызларыңны булдырыр өчен сиңа бик нык тырышырга туры киләчәк. «Акчарлак» шәһәребез данын гына түгел, республикабыз данын да яклап көрәшүче команда ул...
Тренер җиңүдә яулап алынган күп санлы кубоклар белән таныштырды.
— Аларның санын ишәйтү, команда данын саклау хәзер сиңа да бәйле булачак,— диде тренер сүзен тәмамлап.
Ринат кулындагы кәшәкәсенә карады. Монда килгәч өр-яңаны бирделәр аңа. Йолдызлар төшерелмәгәнне...
Тренировкадан очынып, канатланып кайтты малай. Хоккей уйнауның бик күп серләре бар икән. Элек алканы һәркем үзенчә куа иде. Ә хәзер мәйданчыкта һәр уенчының үз урыны бар. Тренер Ринатны һөҗүмче итеп билгеләде. Кышкы көннәр малай өчен бик эссе булды. «Акчарлак» байтак ярышларда катнашты, җиңелү ачысын да татыды. Җиңү бәхетен дә кичерделәр. Ә һәр җиңү Ринатның кәшәкәсенә кызыл йолдыз булып уелып калды.
Ринат белә хәзер: җиңүләрнең сере — малайларның бер йодрык булып берләшүләрендә, дус яшәүләрендә.
...Беркөнне Ринат тренировкадан кайтып килә иде. Каршы ишегалдындагы шугалакта кәшәкә куып йөргән берничә бәләкәй малайны күреп, туктап калды. Әнә берсе, башына зәңгәр башлык кигәне, яшен ташы кебек, боз өстендә оча. Алка да гел аның кулында. «Акчарлакка чакырырга кирәк үзен»,— дип уйлады Ринат шунда. Малайлар да, моны сизенгәндәй, уйнаудан туктадылар. Кәшәкә тоткан абый янына җыелдылар. Зәңгәр башлык Ринат кулындагы кәшәкәгә карады. Аның сабындагы йолдызларны саный иде бугай ул.
— Яхшы уйныйсыз, малайлар,— дип башлады Ринат, кайчандыр үзләре белән булган хәлне искә төшереп. Аннан соң зәңгәр башлыкка борылды.— Безнең «Акчарлак”ка кил син.
Малай ышаныргамы-юкмы дигәндәй, Ринат абыйсына карады. Ринатның җитди карашын күргәч, бер бер артлы сораулар яудырырга кереште. Җавапсыз калдырмады егет яңа танышының сүзләрен. Бәйнә-бәйнә үзләренең командалары турында сөйләде.
— Мә, истәлегем булсын, сине җиңүләргә рухландырсын,— диде аннары Ринат һәм йолдызлар уелган кәшәкәсен малайга сузды...