СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Николай Носов «Телефон»

Беркөнне Миша белән без уенчык кибетендә бик шәп телефон күрдек. Сатучы аңлатып та бирде: бер аппаратны бер фатирга, икенчесен күршегә куясың да чыбык белән тоташтырасың. Шуннан рәхәтләнеп сөйләшеп ятасың инде менә.
— Их, аласы иде моны! Без күршеләр бит,— дип җилкенде Мишка.— Менә шәп нәрсә! Бу инде ватылды да ташладың түгел, бу — файдалы әйбер!
Без кибеттән күтәренеп кайтып кердек. Телефонның берсен — безгә, икенчесен Мишаларга урнаштырдык, ә чыбыкны форточка аша суздык.
— Я, инде сөйләшеп карыйк,— диде Мишка.— Бар әле, тизрәк үзегезгә кереп трубканы ал.
Мин йөгереп кереп телефонга ябыштым. Ә ул Миша тавышы белән кычкыра ук башлады:
— Алло! Алло!
Мин дә калышмыйм:
— Алло!
— Ишетеләме?
— Ишетелә. Ә сиңа ничек, ишетеләме?
— Әйе. Бик шәп. Сиңа яхшы ишетеләме?
— Әйбәт ишетелә. Ә сиңа?
— Миңа да. Ха-ха-ха! Көлгәнемне ишетәсеңме?
— Ишетәм. Ха-ха-ха! Ә син?
— Ишетәм. Мин хәзер синең янга керәм.
Миша кергәч, без шатлыктан сикерешә, кочаклаша башладык.
— Әй, ничек алдык әле бу телефонны, әйеме! — ди Миша.
— Әлбәттә,— мин әйтәм,— бик шәп иттек.
— Карале, мин хәзер үзебезгә кереп сиңа тагын шылтыратам.
Телефон шылтырауга, трубканы алам.
— Алло!
— Алло!
— Ишетеләме?
— Ишетелә.
— Яхшы ишетеләме?
— Яхшы.
— Мин дә яхшы ишетәм. Әйдә сөйләшәбез.
— Әйдә. Ә нәрсә сөйләшәбез?
— Нәрсә дип... Берәр нәрсә сөйләшик инде... Телефонны алып дөрес эшләдек без, әйеме?
— Әйе.
— Алмаган булсак, начар булыр иде, әйеме?
— Әйе.
— Соң?
— Нәрсә «соң»?
— Ник сөйләшмисең?
— Ә син үзең ник берәр нәрсә сөйләмисең?
— Әй, нәрсә сөйләргә дә белмим инде,— ди Мишка.— Һәрвакыт шулай: сөйләшергә кирәк булганда, ни сөйләргә дә белмисең, сөйләшергә ярамаганда, сөйлисең дә сөйлисең...