СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Айдар Хәлим “Ыгдыбыгды чокыры”

Корманай авылында, Бөек Ватан сугышы башлангач, Ленинградтан килеп, шунда бөтенләйгә төпләнеп калган ифрат та мөлаем марҗа әбисе Анна Афанасьевна Копосова яши. Утызынчы еллар азагында өйләнешкән ире, троцкизмда гаепләнеп, кулга алынган һәм хәбәрсез югалган, шуның нәтиҗәсендә бер баласыз калган Анна апа, шәһәр бик каты тупка тотыла башлагач, дөбер-шатыр китерелеп, моңа кадәр күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән Башкортостанга озатылды. Район үзәгендә аларны авылларга тараттылар. Анна Афанасьевна исә менә шушы йорт саны йөздән артмаган татар авылы Корманайга эләкте. Беренче ике елын солдатка Гайния апада өйдәш яшәп, мәктәптә урыс теле укытты, аннары авыл советы яшь мөгаллимәне хуҗалары кырык җиденче ел ачлыгында Урта Азиягә күчеп киткән йортка кертте. Менә шул заманнардан алып яши Анна Афанасьевна Корманайда. Кияүгә дә чыкмады, туган ягына да кайтып китмәде. Әллә чит-ят авылда кичергән газаплы, әмма истәлекле вакыйгалар һәм еллар, әллә мондагы киң күңелле, беркатлы, бердәм һәм җор күңелле халык, әллә, шуларына өстәп, авылны уратып алган гүзәл табигать, әллә шулар барысы бергә биләп алган иде җан түрен, һәрхәлдә, шунысы хак: ташламады Корманайны Анна апа. Үз телен, гореф-гадәтләрен онытмаса да, шактый татарлашкан иде ул. Телне белә, белә генә дисезме — су кебек эчә. Татарның аш-суын әзерләүдә, бар, син аның белән ярышып кара! Авылдашлары аны үз итте, бәйрәмнәрдә табыныннан калдырмады. Мөселман бәйрәмнәрендә катнашып, Анна Афанасьевна үзе дә аш-суга җыя торган булып китте...
Ул беркайчан да сыер асрап азапланмады. Ялгыз башына бер көрмәк сөт-катыкны аңа авылдашлары бушка да кертә иде. Әмма ул кәҗәсез яшәмәде. Кәҗә малында Геродот акылы күреп ярата иде ул аларны. Аннары, әйткәндәй, ифрат та игелекле, файдалы бит ул кәҗә дигәнең. «Саусаң — сөте, суйсаң — ите, мамыклары нәстәкәй!» — дип кенә җибәрә иде, малкайларны сыйпап. Менә быел да, кысыр калуына карамастан, көненә ике литрдан да ким сөт бирми аның Василисасы! Шулай иде дә бит, әмма сөеклесе узган кичтә кайтмады да куйды. Бер-бер хәл булды мәллә диеп ул төн караңгылыгын ерып, авыл тирәсен әйләнеп тә чыкты — табылмады Василиса; иртә белән, халык көтү куганда, бар малны күзеннән үткәрде — юк, күзенә чалынмады кәҗәкәй; көтүче Мисбахетдиннән дә сорашты — чират инде икенче көн аныкы икән — «Анка түти, кичә кәҗәң көтүдә булды!» — диеп чатнатып әйтеп тора анысы да...
Нәрсәдер сизенеп, җаны әрни Анна Афанасьевнаның. Өйдә тынгы таба алмый, ул менә тагын кәҗәсен эзләргә чыкты. Үзе тыкрыгыннан үзәк урамга борылганда гына ул кайчандыр җылы почмак биргән, дүрт малай үстереп, читкә таратып, моннан берничә ел элек кенә Салават шәһәреннән бөтенләйгә авылга кайтып төпләнгән төпчек улы тәрбиясендә яшәүче, тулы тырыс белән җиләк күтәреп кайтып килүче һәм зәңгәр кәшемир яулыгын татар әбиләренчә алга бәйләп, үзе дә зәңгәр күзле кипкән мәтрүшкәгә охшап калган Гайния карчыкка тап булды. Гадәтенчә саф татарча сөйләшкән Анна Афанасьевна бүген, дулкынлануыннан һәм кәефсез булуыннан, күрәсең, Гайния карчыкка, үзе дә сизмәстән, урысча итеп:
— Козу потеряла, Гайния, — диде. — Ты мою козу не встречала?
— Их, Әнке, бидал шул, бидал, — ди теге заманнарда Анна Афанасьевнадан шактый гына урысча сукаларга өйрәнгән Гайния карчык, үз телен вата-җимерә. — Ягуд пашул, тбуй кәҗә бидал. Чурнай мәсти тбуй кәҗә бит, тәк бит?
— Черной масти? — диде тәмам хәвефкә төшкән Анна Афанасьевна. — Кара төстә, дисең? Әйт тизрәк, кайда күрдең?
— Чурнай мәсти, — дип раслады тагын Гайния карчык. Анна Афанасьевна торган саен татарчага күчә барганда, үзенең тирән белемен күрсәтеп калырга тырышкандай, ул торган саен урысчага күчте. — Нүжәли, думал, Әнкә кәҗә? Прауай уха ризаный бит, тәк бит, Әнке? — ул үзенең уң колагын күрсәтергә дип хәрәкәт ясаганда, урманнан ияреп кайткан бөҗәкне яулыгыннан селтәп төшерде. — Прауай уха кырт-кырт дилал, тәк бит?
— Так! — диде Анна Афанасьевна, түземсезлек белән. — Ә кайда күрдең син аны, Гайния?
— Вәт там бит Ыгдыбыгды чокыры жис? — дип, карчык кулы белән авыл уртасындагы үтеп йөрү өчен бик тә уңайсыз тарафка күрсәтте.
— НКВД чокыры?
— Дә! Дә! Я ыспал и ыслушал: нүчью кәҗә «мә-мә, мә-мә» кричал. Там бит нүчью булк бивал. Кәҗә булк сыел. Кәҗә умирал. Кәҗә три ыраз «мә-мә» кричал. Әйдә, туда пашул!
Сиксәнгә җитеп барса да, һаман теремек булган һәм көн арбасын хәтерләткән Гайния карчык, җитмештән узган Анна Афанасьевнаны җитәкләп, очырта-очырта чокырга таба алып китте.
Бу чокырның халык телендә ике исеме бар: сугышка чаклы аны «Җен ярган чокыр» дисәләр, сугыш вакытында аңа «НКВД чокыры» дигән куркыныч исем ябышып калды.
Бу исемне телгә алганда Гайния карчыкның арка үзәгендә бозлы өянәк кузгалгандай була. Дүрт баласының газиз әтисе, хәләл җефете Гали истәлеге белән бәйле бу котны качыра торган атама...
Кырык икенче елның кышында, фронтка китәр алдыннан, Алкин лагеренда хәрби әзерлек үткән Галие, — мәрхүмкәй, авыр туфраклары җиңел булсын! — әйе, үз гомерендә бер генә тапкыр да туган Корманаеннан чыкмаган, юашлардан да юаш, изгеләрдән дә изге күңелле, бәхетсезлегенә каршы, укый-яза да белмәгән Галие — сөякләре нинди тарафларда череде икән мәрхүмкәйнең! — әйе, лагерьдагы ачлыктан бер тире һәм сөяккә калып, үзе сөйләп өлгергәненчә, гыйнварның зәмһәрир суыкларында, көн саен унбиш чакрымдагы урманнан, өстенә җылы әрмис бушлаты-шинеле түгел, бердәнбер һәм анысы да өтәләнеп беткән димнәрүчкә кигән иңнәрендә чи агач ташып, күпме генә яксалар да, җылына алмаган зимләнкәләрендә тәмам туңып сулган һәм командирларының коточкыч мәсхәрәләүләренә түзә алмыйча, бахыркай, авылга качып кайткан иде...
— Атсалар атарлар, Гайния, мин сугышка бармыйм! — дип кырт кисте Галие.
Өч кенә көн бергә булып калдылар алар. Төпчек уллары Әхтәм менә шул кара көннәрнең якты истәлеге инде. Ыгдыбыгдылар Галине нәкъ әнә шул чокырда эләктерделәр дә инде. Шул китүеннән кайтмады ул. Үлеме йә хәбәрсез югалуы турындагы язуы да килмәде мескенкәйнең. «Дезертир гаиләсе» дигән гомерлек ләкабе генә ябешеп калды. Түзде анысына Гайния. Әле дә түзә, һәм әле дә көтә. «Бәлки, исәндер, ә?!» Менә ничәнче тапкыр телеп үтә бу өмет тол хатынның җанын. Шул чордан алып атый башладылар «Җен ярган чокыр»ны «Ыгдыбыгды чокыры» диеп...
Авылның чүп-чары, иске-москысы, мал үләксәсе ташлана торгач, үләт чокырына әйләнеп, тирә-ягын урман биеклегендәге кычыткан, ат кузгалагы һәм тас кадәр әрекмәннәр үсә анда. Гайния әби шуларны ера-ера Анна Афанасьевнаны чокырның төбенә үк алып төште. Анна Афанасьевна ни күзе белән күрсен, андагы зәңгәр ташларны каны белән сугарып, бугазыннан алып карынына кадәр ботарланган Василисасы ята иде... Үз халкының онытылган гадәте җанының ниндидер төпкелләреннән күтәрелде, күрәсең, ул кыргый көч белән җирне тырнап елый башлады. Кәҗәнең берсе мәгърипкә, берсе мәшрикъка караган күзләрен үбә, башын сыйпый, аннары тагын үбә, тагын сыйпый иде. Барлык җир йөзендә аның шатлыкларын һәм кайгыларын белгән бердәнбер җан иясе белән хушлашуы иде бу...
— Василиса, милая моя... Крошка моя, единственная моя!..
— Ыспакуй, Әнке, ыспакуй... — Гайния карчык аны юатырга тырышты. Тел байлыгы җитмәгәнлектән һәм бу очракта юату мөмкин булмаганлыктан, күрәсең, аның сөйләгәне бер үк сүзләрне кабатлауга кайтып кала иде. — Я ыспал и ыслушал, Әнке... Кинәттән нүчью кәҗә кричал. Тәм бит булк бивал. Кәҗә булк сыел. Кәҗә три ыраз «мә-мә, мә-мә!» кричал...
— «Ма-ма!» кричала?! — диде айнып китеп һәм җылавыннан туктап Анна Афанасьевна. — Она, значит, «Мама!» кричала... Ах, бедненькая моя!.. Ә ул, бәлки, «Анна!», «Әннэ!» кычкырган, Гайния? Ул мине чакырган?!
— Ничауа, Әнке, не тужуй. Умирал артыннан умирал булып булмый. Кәҗә — каза. Каза ушел — нувай кәҗә пришел...
— Ничек, яңа кәҗә? — дип гаҗәпләнде Анна Афанасьевна һәм, хәле бетеп, янындагы ташка лып утырды. — Ничек, яңа кәҗә?
— Дә, дә, нувай кәҗә шул! Нашенский бит читири кәҗә, тәк бит? Два пухавай, два малакавай, тәк бит? Сигутны жы сынку сказал һәм әтнә малакавай кәҗә сиңа биргән. Ягнүнкеләре дә бар, әтнә саулык, әтнә мужик...
— Рәхмәт сиңа, Гайния, — диде күзләре яшьләнгән Анна Афанасьевна. — Мин бит сездән болай да күп изгелек күрдем, Гайния!.. — Ул күзләрендәге яшьне кул аркасы белән сөртеп алды. — А Василису-то хоронить итәргә кирәк...
— Храним, храним, не тужуй! — диде Гайния карчык, аны урыныннан җилтерәтеп торгызып. — Әйдә, бездә эсбижий ягод белән чәй пивал да, нашенский лапата вҗәл дә, вмичты хранит пошел!..
...Кояш тирә-якны шәфәкъ алтынына күмеп, Сатлыкай урманнарына төшеп барганда, Гайния карчык белән Анна Афанасьевна, тау битләвендә атынчак кебек атынып һәм һәркайсы үз күңелендәге доганы укып, кәҗәне җир куенына тапшырдылар.
Икесе ике милләттән, икесе ике диннән булып та, зат-рухлары бер булган бу ике бәхетсез карчыкның уртак фаҗигасе шушы Ыгдыбыгды чокырыннан чыккан, икесенең дә сәгадәт кояшы шушы Ыгдыбыгды чокырында сүнгән иде...