СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Абдулла Алиш "Староста белән Шайтан" (Латыш халык әкияте)

Староста үзенең йортыннан алпавыт ишегалдына таба бара икән, юлда аңа шайтан очраган. Менә алар бергәләп сөйләшә-сөйләшә барганнар һәм юл буенда дуңгызлар көтүче бер малайны күргәннәр. Аның бер зур дуңгызы бәрәңге кырына кергән булган. Малай, старостаны күрүгә, дуңгыз артыннан кырга ташланган:
-Әй сине, шайтан алгыры! Бигрәк тә кабахәт дуңгызсың! - дигән.
Староста, моны ишеткәч, шайтанга төртеп куйган:
-Ишетәсеңме, сиңа дуңгыз бирмәкче булалар, ә син алмыйсың. Мин булсам, хәзер үк барып алыр идем, - дигән.
Шайтан аңа болай дип җавап биргән:
-Дуңгыз калсын, тимик! Көтүче малай ул - бер ятим бала, әгәр мин аның дуңгызын алсам, хуҗа ул малайны кыйнар. Малайның яклаучысы юк. Бу сүзләрне ул малай чын күңеленнән әйтмәде бит.
Староста сүзсез калган. Менә алар тагын алга киткәннәр һәм бер баланың кызганыч тавыш белән елавын ишеткәннәр. Анасы арыш ура, ә баланы юатырга аның вакыты юк икән. Ачуланып, ул баласына әйтеп ташлаган:
-Әй сине, шайтан алгыры, әтиең бай кырында эшли. Менә монда арышыбыз коела, урыр кешебез юк, ә син миңа тынычлап эшләргә дә ирек бирмисең!
Староста, моны ишеткәч, шайтанга төртеп куйган:
-Ишетәсеңме, сиңа әнә бер бала бирмәкче булалар; мин аны хәзер үк алыр идем, - дигән.
Шайтан болай дип җавап биргән:
-Ул бала - бу ананың бердәнбер кызы, мин тагын инде аны да алыйм диме? Ана бу сүзләрне чын күңеленнән әйтмәде, юри генә әйтте бит.
Староста сүзсез калган. Алар тагын алгарак киткәннәр. Алпавыт кырында крестьяннар эшлиләр икән. Алар старостаны күрүгә төкеренергә, аны ачуланырга тотынганнар.
-Тагын теге әшәке палач - староста килә, шайтан алгыры! Күр дә тор, тагын кемнең дә булса аркасына таяк белән менеп төшәр! - дигәннәр алар.
Шайтан, моны ишеткәч, старостага әйткән:
-Ишеттеңме? Менә болар инде моны чын күңелләреннән әйтәләр.
-Алар кем соң? - дигән, ачуланып, староста. - Алар бит - эт халык: тыңламыйлар, эшләмиләр!
-Синеңчә, андый-мондый халык булсалар да, алар хаклыкны сөйлиләр һәм чын күңелләреннән әйтәләр, менә шуңа күрә син хәзер минеке! - дигән шайтан.
Шайтан шушыларны әйткән дә старостаны эләктереп тә алган. Күн капчыгына салып, коточкыч өермә, давыл куптарып, старостаны туп-туры тәмугка алып киткән.