Кызык кына сүзләр дә булгалап ала кайчакта ана белән буй җиткән кыз арасында.
Ә менә Сахибәттәй белән аның кызы Гөлсинә арасында сүз дип әйтерлеге дә булмады, өскә калкып чыккан һичбер төрле дулкын әсәре дә күренмәде, тын гына аккан тормышның өстенә нинди дә булса җыерчык чыгарырлык җиле дә сизелмәде. Гадәттәге иртәләрнең берсендә, колхоз эшенә җыенган җиреннән, Гөлсинә, һич тә аны-моны уйламастан, теленнән ялгыш кына ычкындыргандай итеп:
— Кеше дигәнең кай арада өлгерә, әй. Рәүфне әйтәм, шоферлыкка да укыган булган икән, кичә безнең Тимерша машинасын шундый актарып ташлады, — дип әйтеп куйды.
— Түбән очның Мәүлә малаен әйтәсеңме? — Сахибәттәй казаннан бәрәңге соса торган җиреннән кызына текә генә бер карап алды. — Гомер буена шул булды инде аларның, бусы да олылары гадәтен куа икән. Тотынмаган нәрсәләре калмады, кырган эшләрен ташка үлчим...
Мыскыллабрак әйткән шушы берничә сүзеннән Сахибәттәйнең күңелендәгесе өскә калкып чыкты: юк, Түбән оч Мәүлә малае турында аның хәтта сүз озайтып торасы да килми. Хәер, кызы Гөлсинә дә озайтмады сүзне, аның үз шөгыле шөгыль иде: өйалдыңдагы сандыктан кешелеккә кия торган йон күлмәген алып кереп, чөйгә элеп куйды, шкаф тартмасыннан биек үкчәле туфлиен чыгарды.
— Языла торсын бераз, — дип үзалдына сөйләнгәләп алды кызый, әлеге йон күлмәкне сыпыргалап, — эштән кайткач, әгәр өлгерсәм, үтүкләп тә алырмын.
Кызының хәрәкәтләрен кырын күзе белән генә күзәтеп йөргән Сахибәттәй шулай да турыдан бәреп сорау куярга кыймады, чөнки Гөлсинәсенең төпченүне яратмавын белә иде. Әмма бу ыгы-зыгыны күрә торып эндәшми калу да ансат түгел иде.
— Клубта берәр бичыр-мазар буласы түгелдер ич? — дип юаш кына сорап куйды ул, ниһаять. Шуннан — монысы ни хикмәттер тагын — яңадан әлеге теге Түбән оч Мәүлә малае теленә килеп чалынды һәм, икенче кабат теш арасына килеп эләккәч, Сахибәттәй аны тәмам сытып ташларга теләгәндәй, тавышын яхшы ук күтәрә төшеп, тезеп китте:
— Кайталар да шул калаларыннан, әллә кем булып борын чөеп йөри башлыйлар, әй. Бактың исә, шул — безнең кебек үк сала бәрәңгеләре булалар үзләре. Бүтән адәм сөйләсә дә, Майсәрвәр сөйләмәсен ие инде, әллә белмибезме. Берәр җиргә барасы булса, күршегә күлмәккә йөгерүче кем дисәң, шул Майсәрвәр була торган ие элгәре. Хәзер үзен әллә кемгә куйгач та...
Иртәнге сәгатьләрдә, тора тартып, әнисенең болай әллә кайдагы кешегә ташлануы Гөлсинәне бераз гаҗәпләндерсә дә, хәзергә аның белән бәхәскә кереп торырга вакыты юк иде, тик шулай да чыгышлый әйтеп салды:
— Тора-торуга бер гаепсез кешеләргә ташланганчы, бер ара табып, менә бу мичне агартып куяр идең, ичмасам. Кискән ишектән кем килеп кермәс.
Бу соңгысы бөтенләй аптырашта калдырды Сахибәттәйне. Нәрсә дигән сүзе булды соң бу? Имештер, «кискән ишектән кем килеп кермәс!» Казаннан отпускыга кайткан Мәүлә малае белән үзенең Гөлсинәсе арасында эшнең бераз тегеләй-болайрак икәнлеге кеше теленнән колагына кереп калган иде калуын. Ә бусы бит кеше сүзе түгел, үз колагы белән ишетте. Барысын да күреп тора: ничек иртә торды аның кызы бүген, ничек чабып-йөгереп өй эшләрен карады. Бәйрәм көнендәге кебек, ничек исле сабын белән гөбердәтеп битен юды. Сандыктан йон күлмәген чыгарып куйды. Шуның янына тагын, сүзләренә игътибар ит. Имештер, «кискән ишектән кем килеп кермәс!»
Шулар бөтенесе берьюлы, кинәт кузгалган вәсвәсә булып, Сахибәттәйнең күңеленнән яшен тизлеге белән узып китте. Әле кызы китеп тә өлгермәгән икән, әнә капкадан гына чыгып бара. Сахибәттәй ян тәрәзәгә килеп Гөлсинәсен күзләре белән озатып калды һәм шунда, капка төбендә, кызының аягына чалынып аркылы узып киткән әкәмәт бер кара песи аны берыолы сагайтып калдырды. «Тукта, бик алай кадалып чапма, дөньяның әнә шундый кара мәчеләре дә бетмәгән аның»,— дип, инде чыгып киткән кызы белән авыз эченнән генә әрепләшеп куйды ул. Шул ук вакытта, хәзер инде аның Мәүлә малаена бик алай ачуы да килми, «соңгы елларда күргән нәрсәм түгел, кеше сүзе белән йөрсәң, кеше сүзе коега төшерер», — дип карый, тик әнә теге юлны аркылы кичеп узган кара мәче генә... Әллә шул Майсәрвәр үземе, каһәр? Кара песи сурәтенә кереп, яшьләрнең арасын бозарга йөрмиме? Кыскасы, Сахибәттәйнең күңеле урыныннан тәмам купты, буй җиткән кыз анасы булудан да читен эш юк икән!
Ул арада стенадагы репродуктор, ачу китереп, ярым-йорты тавыш белән гыжгылдап куйды. Бригададан эндәшүләре булды булса кирәк, җыелырга кушуларыдыр, өзек-төтек ишетелгән сүзләреннән шундый нәтиҗә ясады Сахибәттәй. Әмма бу минутта аның рухи халәте өзек-төтек сүзләр белән генә тынычланырдай түгел иде. Шуңа күрә, дөньядагы хәлләрнең чын дөресен белергә теләгәндәй, җенләнеп репродукторның «колагын» бора башлады.
Гыжлау әле көчәйде, әле ачыла төште һәм шул ачыла төшүләрнең берсендә хәтта: Алжир... сугыш... французлар, гарәпләр... дигән аерым-аерым сүзләр дә ишетелеп калды.
— Анда да шул... кара мәче йөри булса кирәк бәндәләр арасында, — дип авыз эченнән генә мыгырданып куйды карчык, өй эчендәге хәлләр белән тышкы дөньядагы зур газапларны бергә бутап. Боргычлый торгач радио бөтенләй гыжламас булды. Шуннан артык чарасы калмыйча, радио тыңлаудан өметен өзеп, карыйсы өй эшләрен карарга тотынды.
Йортта вак-төяк эшләр тавык та чүпләп бетермәслек. Шулар арасында Сахибәттәйне аеруча кузгатканы тик берсе булды: мич агарту. Башта ул андый зур эшне бөтенләй кузгатмаска ук уйлап, күңеленнән кызы белән әрепләшеп йөрде: «һе... каян башыңа килеп тора мич агартырга. Киләсе кунагым юк әле, ни атна, ни шимбә, мич белән пычранмасам...»
Шул ук вакытта, икенче яктан, күңеленең кайсыдыр бер почмагы гел пышылдап торгандай: «Ник, агартсаң ни булыр? Әллә кулың калырмы? Болай да көне-төне колхоз эшендә чапкан Гөлсинәдән көтеп ятарсың мәллә? Ошамаганны... тузга язмаганны...»
Болары өстенә тагын әйтеп булмый торганы, бары тик күңел белән сизәргә генә мөмкин булганы бар: җитү кыз асрый торган менә бу кечкенә өйгә, түшәм ярыклары ак кәгазь белән пөхтәләп ябыштырылган, идәне һәрвакыт сап-сары юылып торган чиста өйгә, иртәме-соңмы, кайчандыр үзенә бертөрле бәйрәм, барлык кызлы өйләргә килергә тиеш булган табигый бер бәйрәм, ниһаять, килергә тиештер инде. Кызының истә-оста югында мич агарту турында сүз кузгатуы, кем белә, бәлки, әнә шул булачак бәйрәмнең башлана башлавыдыр? Җитмәсә, әнә йон күлмәк тә сандыктан чыкты, иртүк биек үкчәле туфлиләре дә кузгалды. Тик менә теге кара мәченең генә иртүк, кешенең юлын бүлеп, аяк астыннан аркылы узып китүе күңелне ничектер шомландырып тора. Кем мәчесе булды шул, каһәр суккыры?
Иң яхшысы, шулай да җиң сызганып эшкә тотыну булды. Агартса, әллә кеше мичен агартамы? Үз мичен агарта. Ә инде Майсәрвәр мактанчык, каладан кайткан малае өчен күкрәк киереп, үз очларында ниндидер сүз чыгарган икән, үз авызына һәркем үзе хуҗа. Алда күренер: Майсәрвәр малаемы атлар бу бусаганы, әллә бүтән берәүме?
Майсәрвәр мактанчык малае булдымы, әллә бүтән берәүме? Башта аерып бетерә алмады Сахибәттәй. Булса да булыр икән имәндәй кеше! Ишектән кергәндә өске борыска башын бәрде, бу хәлдән уңайсызланып кызарды, әнә шул уңайсызланып кызарган чагында, теленнән ялгыш кына ычкындыргандай итеп:
— Әле кайтмадымыни үзе? — дип дуамал гына сорап куйды.
Ишектән керүгә, имештер, «үзе!» Сүзнең болай тәкәллефсез башлануы Сахибәттәйне бер үк вакытта каушатып та, һәртөрле шомланулардан арындырып та җибәргәндәй булды. «Үзе» дип сөйләшер дәрәҗәгә җиткәч, болар арасында кара мәчегә, мөгаен, урын калмаган инде. Каушатты, чөнки мичне агартып бетермәгән иде, өйнең җыелмаган чагына туры килде кунак.
Егет ишектән күренүгә үк, аның кем малае булуын һәм кайсы җил китереп ташлаганлыгын дәррәү чамалап алса да, Сахибәттәй сүзне бернәрсә дә белмәгән-төшенмәгән кешедәй башлады:
— Майсәрвәр малаемы дип әйтим? Кайткан дип ишеткән идек шул.
— Инде китәр вакыт җитеп килә, Сахибәттәй, — диде тегесе, сүз җае чыкканга бик тә шатланып. Шатлануын шатланды, ләкин шуннан соң әйтер сүзе калмады, иреннәре кибә башлагандай булды — анасы белән сөйләшү кызның үзе белән сөйләшүгә караганда читенрәк икән, шайтан алгыры. Утырырга да, тора тартып чыгып китәргә дә белмичә, зур гәүдәсе белән ишек төбендә таптанып торганда — юлы уңарга булсын — стенадагы репродуктор искәртмәстән генә тагын бер гыжгылдап куйды. Икесе дә борылып карадылар.
— Әллә нәрсә булды шул радио тәлинкәсенә, бер дөнья хәле тыңлап булмый соңгы вакытта, — дип, үзеннән-үзе сукранып куйды Сахибәттәй.
— Бардыр берәр хәл, минем кайтканны да бик соңга калып ишеткәнсең, Сахибәттәй. — Рәүф моннан берничә секунд кына элек теле тотлыгып калган егет түгел иде хәзер. Репродукторның гыжгылдавы аның телен ачып җибәрергә сәбәп булды. — Юкмы шунда берәр борып ача торган әйберегез? Хәзер карыйбыз аны.
Бу өйдә бөтенләй үз кешедәй, пиджагын салып, урындык аркасына элеп куйды һәм, тегү машинасы тартмасыннан отвертка табып алып, репродукторны кымтырыклый ук башлады. Оста кулның кагылуын гына көтеп торган икән, тәлинкә дигәне шундук «телгә килеп», болар алдына һич көтмәгән, ләкин икесен дә кинәт бик уйландырган җырны китерде дә түкте:
...Алма бакчасына кереп
Эзлим син гүзәлемне.
Өзәсең лә үзәгемне,
Тагын күп түзәремме?
Җыр туктады, әмма Сахибәттәй нәрсәнедер әле тик башлап кына җибәрергә торгандай күренә иде.
— Шул Әсма кызыдыр инде бу, кыланчык. Радио бугазы төбенә үк килеп, шулай төчеләнмәсә, әллә ир чыкмас дип белдеме икән, ходаем.
Ул, әле генә аңына килгәндәй, сызганган җиңнәрен төшерде, баш яулыгын ипләбрәк япты, агартып бетермәгән мичен калдырып, самовар колагына барып ябышты:
— Миңрәү түгел диген, баядан бирле кунакны коры өйдә буш утыртам, имеш. — Рәүфнең чыгып китәргә әзерләнүен күреп, янә аптырап калды. Күренеп тора: уңган куллы бу сүзсез егет аңарга ошады, аның әле сөйләр сүзләре бетмәгән, дөресен әйткәндә, аның әле чын сөйләр сүзе башланып та китмәгән иде. Шуларның беразын гына булса да әйтеп калырга теләгәндәй, менә ул, болай сөйләнүнең киртәгә керү-кермәве турында әллә ни уйлап тормыйча, каударланып, ашыгып сөйләргә тотынды:
— Әйткәннәр ие шул, кулыннан килмәгән эше юк, дип. Майсәрвәр ахирәтнең бәхете инде, игелеген күрергә язсын берүк. Бу радио тәлинкәсен әйтәм әле, кул гына көтеп торган икән. Дөнья хәлләреннән тәмам өзелгән иек бермәл...
Ул, әнә шулай сөйләнә-сөйләнә, кунак егетне капка төбенә кадәр озата чыкты. Карчыкның болай ачыла баруын күреп, кунак егетнең дә теле чибәр генә эшли башлаган иде. Капка төбенә килеп җиткәч, чыгып китәр алдыннан, Сахибәттәйнең күзләренә дусларча туры карап, карчыкның бая өзелеп калган сүзен ялгап җибәргәндәй, әйтте:
— ...Дөнья хәлләре болайрак тора, Сахибәттәй: мин сезгә ешрак килгәләрмен, ахры... Әгәр аның белән генә калсам...
Керешли Сахибә карчык, нишләптер, тагын әлеге шул «үзәге бик өзелү» турында радиоузелдан җырлаган Әсма кызын исенә төшереп, аның белән теге үзе юк чагында рәхәтләнеп бер әрепләшеп алды:
— Бик тәкатьсез калып җырлыйсың җырлавын да, кем, Гөлзифа аппагым, шулай да... Чәй дә эчмәгән булды бусы да, кыланчык. Майсәрвәрнең үзенә охшап тәкәббер булып тумаса соң...
Шулай да, Әсма кызы белән Майсәрвәр малаен телендә бергә бутаса да, кулыннан кырык төрле эш килә торган имәндәй яшь егетнең, Әсма кызын түгел, нәкъ әнә аның кызын, аның Гөлсинәсен эзләп килүе кәефенә бик ошаган, аягы тигән җиргә тия, тимәгән җиргә тими иде. Шулай алгысып кереп килгәндә, каһәр суккыры, теге иясез кара мәче әллә кайдан гына чыгып, бу юлы инде аның аягына килеп чалынды. Дөресрәге, чалына язды, чалынып өлгермәде, Сахибәттәй:
— Йөрдең, иске тормыш калдыгы. Кемне куркытмакчы буласың син, кара йонлы булдым дигәч тә, — дип сөйләнә- сөйләнә мәчене аяк очы белән тибеп очырды.
...Аннары, карыйсы өй эшләрен карап бетергәч, үтүккә утлы күмер тутырып, бик өф итеп кенә, кызының иртән алып куйган йон күлмәген үтүкләргә кереште.