Түгеләсе яшьләр түгелеп, сугыш салган яралар төзәлергә вакыттыр бит инде. Кырык ел аз гомерме? Сугыштан соң туган балалар үсеп, үзләре ата-ана булып дөнья көтәләр, бүген тормыш йөген алар тарта. Сугыш гарасатын кичергән буын, шул заманның авырлыгын күтәргән, җиңүне яулашкан, нигез җылысын суытмый саклаган кешеләр елдан-ел кими. Биек, күркәм булып күтәрелгән яшел урман арасындагы корый башлаган, ботаклары сынган, кайрысы эчтән купкан карт агач шикелле, алар шым гына авалар, көннән-көн сирәкләнә баралар...
Әле син исәнсең икән, Бибигөл апай! Мин бит сине очратырмынмы, юкмы дип, икеләнебрәк юлга чыккан идем. Күрешмәгәнгә байтак еллар үтте бит инде!
Мине хәтерләмисеңдер дә әле. Ә минем исемдә. Бөтенесе дә исемдә. Бернәрсә дә онытылмаган. Җылы май ае... Бигрәк тә ишек алдыгыздагы шау чәчәк аткан сиреньнәр һәм... синең күз яшең.
Ул чакта еласаң да гаҗәп түгел иде. Сугыш күптән түгел генә беткән вакыт. Бәхетле бичәләрнең ирләре аксак-туксак булсалар да кайтып килде. Синең сандыгыңда похоронка кәгазе. Нәкъ кызарып яткан имән күмередәй ялкын сирпелә, кулга тотсаң, көйдереп ала иде әле ул кәгазь кисәге...
Бу очрашуда еламассың, Хәбибнур агайны күз яше чыгармыйча гына искә алырбыз дигән идем. Йөрәгеңне өткән хәсрәт уты инде сүрелгәндер, еллар инде көлен очырып тараткандыр дип уйлаган идем. Ә син сандыкта озак ятып бөкләнгән җиреннән тузган кәгазьне кулыңа алуың булды — утка кагылгандай дертләп киттең. Йөзеңә ялкын сирпелде. Калтыранган кулларың белән йөзеңне капладың...
Кайсыбер күз яшен, бәлки, учта тотып буладыр... Тик сугыш тол калдырган хатыннарның, балаларын ялгызы үстергән аналарның кара кургаштай авыр, хәсрәтле яшен тотып-туктатып булмый икән. Беренче очрашкандагы сыман, бу юлы да шым гына еладың син, Бибигөл апай. Учың астыннан күз яшең саркып чыкты, битең өстеннән тәгәрәп, тезеңдә яткан кәгазьгә тыпылдап тамды...
Күз яшьләре кибеп бетмичә һаман калган. Ә сиреньнәр калмаган.
Мин бит сирень бакчасын да күрермен дип ашкынып килгән идем. Нинди матур иде ул! Беренче килгәндә күргәч тә хәйран калган идем. Фермага баруны да, алдынгы савымчының ничек эшләве белән танышырга кирәклеген дә оныттым. Мине бит, Бибигөл апай, радиога синең эш тәҗрибәң хакында тапшыру ясарга Уфадан җибәргәннәр иде. Бакчаңдагы сиреньнәр күземне бәйләде. Үзем күреп соклану җитмәде, ишегалдыңда хуш ис бөркеп, салават күпере төсләре белән күпереп чәчкә аткан сиреньнәр хакында, шул матурлыкны авыр сугыш елларында сүндермичә, Хәбибнур агайның төсе-истәлеге итеп саклап калган Бибигөл апай, синең изге күңелең хакында бөтен дөньяга сөйлисем килде.
«Каян бу матурлык?!» — дип сорадым, син сөйләдең...
Өйләнешкән елда Хәбибнур агай утырткан икән ул сирень куакларын. Азактан, кайда нинди матур сирень барлыгын ишетсә, ат чабып җитәр җиргә ат өстендә барып, ерак калалардан почта аша алдыра торган булган.
— Бибигөл, синең исемең дә гөл, ә үзең минем ал чәчкәм. Гомеребез гөлләр арасында гына үтсен! — дип, алдагы тигез, бәхетле, мәхәббәтле тормыш турында хыялланып үстергән Хәбибнур бакчаны. Кайберәүләр аннан көләләр, «Хәбибнурның бар байлыгы — сирень!» — диләр.
Көлеп әйткән бу төртмә сүзләрдә, бәлки, хаклык булгандыр. Бер төндә кайсыдыр явызы сирень куакларын ботарлап, чәчкәләрен аяусыз сындырып алып киткәч, әллә нинди байлыгын урлаткандай, утырып елый Хәбибнур. Бибигөл шунда гына күрә иренең күз яшен...
Сугыш башланасы елның май ае Хәбибнур белән Бибигөлнең гомерендә иң бәхетле, иң истәлекле мәл булгандыр. Ул язда күкләр дә зәңгәррәк, йолдызлар да нурлырак, яктырак күренә аларга. Ни өчен дисәң, Бибигөлнең күкрәге астында зарыгып көткән бала үзенең барлыгы хакында хәбәр бирә, бакчадагы бөтен сирень куаклары да шаулап чәчәк ата, Хәбибнурның нигезенә кунган бәхет кошыдай, шул язның сандугачы иң элек ул үстергән бакчада сайрый. Бибигөл белән Хәбибнур, бер-берсенә сыенып, әй кинәнәләр сирень чәчәкләренең хуш исенә, әй тыңлыйлар сандугач сайравын!..
— ...Хәбибнурны сугышка озаткач, бик авырга туры килде ялгызыма. Ул киткәч, улым туды. Кая инде хәзерге шикелле ел ярымга хәтле бала карап өйдә утыру! Сабыема ике ай да тулмагандыр, фермага эшкә йөгердем... Кырык беренче елның кышы зәһәр суык килде. Ягарга утын бетте, өйдә су туңа. Улымны куенымда гына җылытам. «Ишегалдыңда урмандай бакча. Кисеп як шуны, киртәләрен сүтеп як!» — дип киңәш бирүчеләр табылды. Кызганганнардыр. Хәбибнурым утырткан агачка ничек балта чабыйм?! Ул кәҗә-фәлән кермәсен дип тоткан киртәләрне ничек сүтеп ягыйм?! Кышын җылынырмын, ә яз җиткәч, тырпаеп утырган төпләрен күреп, җаным өшесенме?! Туңсам туңдым, ә бакчага да, киртәләргә дә тимәдем...
Яз җиткәч, сиреньнәр тагы чәчәк атты! Таныш сандугач тагын иң башта безнең бакчада сайрады... Тавышыннан таныдым... Тирә-ягымда тагын сиреньнәрнең хуш исе... Кулымда инде тәпи басарга, чирәм өстеннән атлап китәргә талпынган улым... Тик янымда Хәбибнурым гына юк...
Беренче очрашканда шулай сөйләгән идең, Бибигөл апай. Кайгы ябырылган кешегә чәчәк тә таяныч була икән. Хәбибнур агайның куаныч, сөенеч өчен утырткан бакчасы сиңа авыр, ямансу чакларда таяныч, терәк булган. Яз саен сиреньнәр чәчәк атканын, таныш сандугачның сайравын көтеп алгансың, чәчәкләрнең хуш исен Хәбибнурның сулышы сыман тойгансың...
Ни галәмәттер, кырык дүртенче елның язында сандугач килми... Аның урынына уч төбедәй генә кәгазь килә... Хәбибнурның үлем хәбәре... Солдат истәлеге булып җирдә ул үстергән, һәр яз саен шаулап чәчкә аткан бакча гына кала...
Ә хәзер ул сиреньнәр дә юк. Бакча урынында таш гараж. Бибигөл апай белән шул гараж ышыгында үткәннәрне искә алып утырабыз...
Теге чакта Бибигөл апай турында язганымны радиодан сөйләттермәделәр. Ишетмәгәч, бәлки, аптырагандыр. Җитмәсә, тыңла дип әйтеп киткән идем...
«Без сине алдынгы савымчының ничек итеп сөтне күп савып алуы, эш тәҗрибәсе хакында язарга җибәргән идек. Бүгенге көндә шул мәсьәлә мөһим! Йә, әйт әле, фермага бардыңмы? Ничек сауганын, ничек эшләгәнен күрдеңме? Алдынгылыкны ничек яулаган, шуның серен сораштыңмы?» — дип төпченде редактор, язганны ошатмады.
Нәрсә дип җавап бирим? «Бардым. Күрдем. Сораштым», — дип акланыйммы? Шулай дисәм дә ялган булмас иде. Сораштым бит. «Әллә тагы... Күңел салып эшләсәң, шул инде уңышның сере... Мал да тере җан, аны да көен көйләп, сыртыннан сыйпарга, иркәләргә кирәк», — дигән идең. Шул сүзләрең исемә төште.
— Бибигөл апай яхшы күңелле, ул сирень чәчәкләрен ярата, шул хакта язарга теләдем мин, — дидем.
Редактор көлде генә.
— Дустым, күп сөт савып алу өчен армас-талмас бармаклар кирәк, бармаклар! Ә синең күзеңне сирень чәчәкләре томалаган, — диде.
Әйе, сугыштан соң әлегә тамак та җүнләп туймаган, өстә дә ару кием булмаган, җиргә кот-ямь кунып өлгермәгән чакта, таулар төпкелендә яткан башкорт авылында күргән сирень бакчасы, шул матурлыкны — солдат истәлеген — бер генә ботагын да сындырмыйча, бөтен сафлыгы, күркәмлеге белән саклаган хатынның күңел матурлыгы, чынлап та, мине таң калдыргандыр. Шулай булмаса, менә ничәмә еллардан соң Бибигөл апайны, аның ишегалдындагы сиреньнәрне күрер өчен янә килеп чыгар идеммени?!
Аһ, нинди матур иде ул бакча! Нинди генә сиреньнәр юк иде анда! Тормышка гашыйк Хәбибнурның хыяллары салават күпере нуры булып балкыгандыр да әле ул сирень чәчәкләрендә! Тик хәзер бакча юк. Урынында — гараж. Бибигөл апайның теге чактагы нигезенә биек, шифыр түбәле, иркен верандалы өйне улы салган. Атасын күрмәгән Тимербай үскән, кәләш алган, гөрләтеп дөнья көтә. Машинасы бар. Бала чактан тимер яраткангамы, тимер атны авызлыклап, ел әйләнәсендә трактордан төшмичә эшли. Мактаулы. Тик ишегалдында атасы утырткан сирень бакчасы гына юк. Шул минем күңелемне кыра...
"Бибигөл апай, авыр сугыш елларында өеңдә су туңган чакта да кисмәгән, Хәбибнур агайның төсе итеп саклаган сиреньнәргә кем балта чапты? Моны эшләргә нәрсә мәҗбүр итте соң?» — дип сорамадым, төсемә чыккандыр, Бибинур апай үзе әйтте:
— Хәзер аллергия дигән чир таралган икән... Берәүгә кырдагы ак чәчәк ярамый, икенчесенә — тал бөресе. Безнең киленгә сирень чәчәге килешмәде... Тимерҗан урам очына яңа нигез корып башка чыкмакчы булган иде дә, атасы нигезеннән җибәрмәдем. Шуннан ни, кистек инде бакчаны... Тимерҗанның машинасына урын да кирәк иде... Салып куйды инде гараж...
Түзмәдем. Мин бит беренче килгән вакытка туры китерер өчен көннәрнең җылынганын, сиреньнәр чәчәк аткан, сандугачлар сайрый башлаган чакны көткән идем. Өметем бушка чыкканга уфтандым.