Елама, әнием! Түкмә күз яшеңне!
Мин кайттым бит, сине өзелеп сагынып, бер күрергә зарыгып, ашкынып кайттым!
Ә син елыйсың...
— Түгелсеннәр, улым, түгелсеннә-әр!..Алар бит шатлык яшьләре! — дисең.
Их, әниләр, әниләр!
Нинди олы, нинди нечкә, нинди гаҗәп күңелле кешеләр сез дөньяда! Без, улларыгыз, туган йорт бусагасын атлап чыгып китсәк-елап озатып каласыз, кайтып керсәк — керфекләрегездә җемелдәүче шатлык тамчылары белән каршы аласыз.
Күз яшьләре, әнием иркенә буйсынмаучы кайнар күз яшьләре!
Сез миңа аның иңбашына салынган көянтәсендәге су белән мөлдерәмә тулы пар чиләкләрне хәтерләтәсез. Аз гына чайкалып киттеләрме, алардагы су да бит тамчыларга бүленеп, җиргә түгелә башлый
- Чын солдат булып кайткансың ич, улым куз нурым! Нәкъ әтиең кебек!. — дисең син яшь аралаш.
Һәм, җылы барамкларың иңбашымдагы погоннарыма килеп кагылуга, күзләрең ихтыярсыздан стенадагы таныш рәсемгә төбәлә. Төбәлә дә уйларымны үткәнгә – илем күген кара болытлар каплап алган авыр елларга алып китә...
Соңгы тартылулар, соңгы каерылулар!
Шулвакыт җитез җилләр сиңа әтиемнең соңгы сүзләрен китереп җиткергәннәр:
— Улыбызны! Туачак улыбызны-ы-ы...
Күкрәгеңдә мин алган сулышны әле ул чагында юары син генә, үз йөрәгең аша тоеп кына белә алгансың. Менә шушы минутта бөртек-бөртек тамчылар, синең битең буйлап, ачы эзләрен салганнар.
Беркөнне дары исе сеңгән өчпочмаклы конверт эченнән сине әле бүген дә туңдырып-өшетеп җибәрә торган бер кәгазь килеп чыккан. “...хәбәрсез югалды” дип тәмамланган ул кайгылы юлларга синең тагын бик күр керсез яшьләрең тамган.
Һәм менә, ниһаять, кайгы болытларын таратып, Җиңү кояшы балкыган көн килгән! Аның җылы нурлары, синең кебек меңләгән аналарның күңел тәрәзәләренә төшеп, елга булып аккан күз яшьләрен туктатканнар, көннән-көн киптерә барганнар. Әмма ул ачы яшьләрнең дымлы парлары, сезнең керфекләрегезгә кунып калып, мәңге эреми торган томан пәрдәләрен барлыкка китергәннәр.
Менә хәзер, күңелләрегезгә рәхәт биреп, аз гына җылы тормыш җилләре исә башлау белән, әлеге томан пәрдәләреннән саф тамчылар тамарга керешә. Һәм алар, элекке эзләреннән үк ага-ага, шатлык диңгезенә килеп кушылалар.
Әйе, әнием, бар, бар ул Шатлык диңгезе! Өерелеп килгән кара болытлар да, кубарга торган дәһшәтле давыллар да аны каплап китә алмас, бәхет дулкыннарын уйнатып, мәңге шулай шаулар да шаулар ул! Чөнки стенадан гына елмаючы т рәсемнәре, өчпочмаклы конверт эчендә сакланган кайгылы кәгазьләр, дөньядагы иң кадерле «Әти» сүзен әйтә алмыйча үсеп, инде үзләре әти булган ир-егетләр азмыни бу җир йөзендә?!