СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Айзирәк Гәрәева-Акчура "Догасыз егет"

Хәким мәчеткә шефы биргән хәер акчасын тапшырырга айга бер килә.
Юк, ул йомышчы малай түгел, һәрхәлдә, эше шуны хәтерләтсә дә. Сәүдә үзәге менеджеры булып тора ул. Аның кебек аталып йөрүчеләр биредә берәү генә түгел. Хәкимнең үз вазифасы: шефы җитешмәгәндә, кая барырга кирәк — шунда бара. Әле сөяркәсенә чәчәк илтә, әле рәсми кәгазьләрне тиешле урынга җибәрә... Кыскасы, эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Кайвакыт егет башы белән менә шушылай вакланып йөрү аның үзенә дә ошап бетми. Ләкин төшемле эштән баш тартырга юләр түгел бит ул. Аның әнисе гел зарлана иде: авылда кеше кадерен белмиләр, тиешенчә акча да бирмиләр. Шул сүзләрнең хаклыгына, тәмам таркалып барган авылда яшәп ятучы кардәшләрен күреп, үзе дә бер тапкыр гына инанмады. Әтисенең берничә үгезе һәм үзенең хәйләкәрлек күрсәтүе белән институтка кереп уку бәхетенә иреште. Хәйләкәрлеге шуннан гыйбарәт иде: авылга әбисенә кайтып йөргән шактый танылган шәхес оныгын эләктерде. Оныгы сораганга бер дә каршы килми торган булып чыкты бабай. Кыз, әлбәттә, беренче мәхәббәтенең Казанга килүен теләде, болай иткәндә, алар ешрак очрашачак бит. Бабай ярдәме белән үгез кирәк укытучылар да табылды. Әмма егет, авылдан чыгып китү теләгенә ирешкәч, үз юлын үзе салды. Кыз белән озак мавыкмады, шулай итеп, араларын суытты. Гомумән, башта институт дипломының бер булмаса, бер кирәге чыгуына чынлап торып ышанды. Әмма бу ышануы томан кебек акрынлап таралды. Дөресрәге, томан арасыннан башка геройлар үсеп чыкты. Алар аңа дипломны сатып алып булуына ишарәләделәр. Иң беренче итеп, реферат, контроль эш кебек вак-төяк, аннары зачёт, имтихан сатучылары бар икәнлекне күрсәттеләр. Дипломны да ул башка берәүгә яздыртып яклады. Өченче курстан сәүдә үзәгендә каравылчы булып эшли башлаган иде. Диплом алгач, менеджер иттеләр.
Менеджер булып эшли башлаганнан бирле, ай саен мәчеткә килә. Менә хәзер дүртенче тапкыр бирегә аяк басуы. Сирәк-мирәк булса да, шеф та биредә булгалый. Әлбәттә, андый көннәрдә хәергә дигән акча күбрәк була. Диннең «д» хәрефен дә белмәгән шеф өчен бирегә килеп хәер бирү банкка акча салу төслерәк. Аерма шунда гына: акчаңны отышлы банкка салсаң, берничә мәртәбә арта, ә мәчеткә алып килсәң — дәрәҗәң күтәрелә. Хәким, үзе монда акча китереп йөрүе турында шаяртып, «Шефның ай буе кылган гөнаһларын сатып алырга барасы бар» дип сөйләнә торган булды. Бу юлы да сәүдә үзәгеннән шулай дип чыгып китте.
Эшен бетергәч, мәчеттән тизрәк чыгып китәргә ашыкты. Шаяртуга борса да, мәчеткә керү аның күңелендә үзе дә аңламый торган хис уята иде. Әмма күңелендә моның ни өчен нәкъ шулай икәнен ачыкларга теләк кенә тудыра алмады. Бары тик, нидер сизенгән төсле, күңеленнән «Шефка әйтергә кирәк, бу эшне башка кешегә йөкләсен, татарча белүчеләр бетмәгән» дигән уй йөгерде.
Машинасына утырып, тизрәк мәчет яныннан китәргә ашкынды. Әмма кызулап китеп барганда, машинасы каршына килеп чыккан кызны күргәч, тормозга басса да фаҗигадән котылып кала алмады. Аңа барысы да төш кебек кенә тоелды. Милиционерлар килде, «ашы гыч ярдәм» машинасы тавышы ишетелде. Буш шешәләр тулы сумка аскан бомж да тиз генә үтеп китәргә ашык мады. Ул башта бик якын килмәде. Кыз янына шактый кеше җыелгач, ыгы-зыгыдан файдаланып, күрәсең, кызның читтәрәк аунап яткан сумкалары, пакетлары янына юл тотты. Шулвакыт мәчеттән йөгереп чыккан ак яулыклы әби аны каплап басты да пышылдап кына ниндидер догалар укырга кереште...
Суд залында гына ул бу куркыныч төштән аерылган төсле тоелды. Аны көтелмәгән башка чынбарлык аяктан ега язды. Егетне кызны машина белән бәрдереп үтерүдә генә түгел, кеше гомерен вакытсыз өзәрдәй ялган аракылар сатуда да гаепләделәр. Монысы өчен шеф тырышты. Бер гаеп өстенә икенчесе комачауламый дип хәл итте. Тагын берәрсен, мәсәлән, үзен, судта йөртә алмый бит инде.
Хәким сорауларга юньле-башлы җавап бирә алмады. Бердән, тормыш тәҗрибәсе сайлыктан, икенчедән, яклаучылары булмаудан төрмә ишекләрен тиз ачтылар.
..Менә ул күкрәк киереп мәчет эченә үтте. Кемнәрнедер елатып, алдап табылган пычрак акчаны шеф исеменнән хәер итеп бирде. Каршында басып торган мулла шефка исән-иминлек, сәүдәсенең тагын да гөрләп баруын теләп, догалар кылып калды. Менә ул машинасына утырды. Шунда кыз пәйда булды һәм машина алдына атылды... Әйе, нәкъ шулай атылды! Тик моны бары ул гына күрде төсле. Бәлки, аңа гына шулай тоелгандыр? Берничә минут үтмәде, мәчеттән чыккан ак яулыклы апа, кыз мәетен күрүгә, дога укырга кереште. Нәрсә соң бу? Дога укытыр өчен, кеше таларгамы, әллә, кыз кебек, машина астына ташланып үләргәме? Нигә берәү дә Хәкимгә догалар укымады? Бәлки, менә хәзер ул биредә җан асрамас иде! Догасыз калуы турында уйланган саен, үзен тагын да ялгызрак хис итте, тынычлана алмады.
Кайчандыр аның яшьтәшләренә караганда баерак, текәрәк күренүе күңеленә хуш килә иде. Шеф янында егет кешене түбәнсетә торган рольдә — йомышчы малай кебек йөрүен үзенә күрә бер биеклеккә ирешүгә тиңләде. Ни дисәң дә, акчалы эш тапты бит! Әмма һич кенә дә билгеле бер вакытта үзен файдаланыр өчен тотуларын башына да китереп карамады. Әйе, нәкъ шулай, файдаланырга. Йомышчы гына итеп түгел. Ялган аракы ларга бәйле хәлне үз җилкәсенә алырга туры килүдә дә шеф кулы уйнаганны аңлады. Әмма моны исбатларлык дәлил таба алмады. Шул ук вакытта шеф аны, судта яклаган төсле кыланган кебек, ирексезлек кочагында да ташламады. Хәлен белешергә, күчтәнәчләрен мулдан төяп, дус-ишләрен җибәреп торды.
..Егерме җиде яшен Хәким иректә каршылады. Авылдагы туган-тумачаларының хәлен белешкәч, үзенә төбәлгән шикле карашлардан качарга теләп, тизрәк шәһәргә ашкынды. Аның бит монда төрмәдә утырганын белмиләр. Гомумән, шәһәрдә кешенең кешедә эше юк. Төрмәдән түгел, җәһәннәмнең үзеннән кайткан дисәләр дә исләре китмәячәк. Шәһәрлеләрнең игътибарын бары тик квартплата гына җәлеп итсә итәр...
Әллә тоелды гына, әллә чынлап та шулай, шеф егетне кочак җәеп каршыласа да, аңа бераз сагаеп карады. Вакытын кызганмады, Хәким белән иркенләп сөйләшеп утырды. Төрмәдә чакта шефның сәүдәсе бераз хөртиләнгән, теге акчага сорый торган догалары да булышмаган, күрәсең, олы сәүдә үзәгенең элеккеге кебек өчтән ике өлешен түгел, ә кечкенә бер почмагын билиләр икән хәзер. Элек эшләгәннәрдән берничә кешене генә очратты, алары да җыештыручылар. Тагын шефның уң кулы саналган ирне күрде. Шеф аны кафе да эчемлек, тәмле-тәмле ризык белән мулдан сыйлады, һәм азактан әлегә эш мәсьәләсендә ярдәм итә алмавына үкенүен белдерде. «Чираттагы тапкыр йомшак итеп катыга утыртты» дип уйлап куйды Хәким. Бәлки, төрмәдә сакланып калу, үзен яклау өчен кайберәүләрне кыйнап- изеп ташлаган кебек, моны да тәпәләргәдер? Гомергә истә калырлык итеп. Тик кабат шушы бәндә аркасында төрмәгә тыгып куячаклар. Юк, ул шефны икенче кабат үз исәбенә бәхетле итмәячәк. Үлсә дә.
Хәким элеккеге эшенә кайтырга үзе дә атлыкмады. Ул инде йомышчы малай холкын күптән югалтты. Анысы урынына әлегә үзе дә аңлап бетермәгән хыялсызлык, өметсезлек килде. Мондый күңел халәте аның күзләрендә үҗәтлек, усаллык, мәгънәсезлек булып ча гылыш тапты. Бу рәвештә аны, чыннан да, җәмгыятькә куркыныч кеше дип бәяләрлек иде. Кыскасы, теләсә ни көтәргә була, читтәрәк йөрергә кирәк. Элеккеге дуслары шулай эшләде дә: күрештеләр дә юк-бар сәбәп табып качтылар. Хәким аларның аркаларына карап елмаеп калудан башка нәрсә эшли алмады. Аның һич кенә дә «Мин гаепле дә түгел бит» дип акланасы да, кызгануларын таләп итәсе дә килмәде. Хәкимгә кешеләрнең салкын карашыннан бигрәк башка күренеш тынычлык бирмәде. Нигә берәү дә аңа изге теләк әйтеп дога укымый? Ичмасам, әнисе дә әйтми бит... Зарлана һәм елый гына белә шул. Ә теге шефка рәхмәт укый торган муллага барса? Икейөзле бит ул. Шефның нинди акчадан өлеш чыгарганын белмәгән дисеңме әллә?! Әгәр икейөзле булмаса, ул акчаларны алмас та, аннары, «Менә шул-шул кеше ярдәме белән шулай эшләдек» дип, шефны данга күмеп йөрмәс тә иде. Шефка дога түгел, менә шул сүзләр күпкә кыйммәт булуын ул аңлап сөйли иде бит. Теге ак яулыклы апа хәер дә көтеп тор мады, пышылдап кына дога сүзләрен әйтте. Шул апаны табарга кирәк. Тик каян?
Хәким үзеннән-үзе көлеп куйды. Булмастай эшкә тотынмакчы икән бит, кызыл кар яудырмакчы.
Апаны эзләү нияте тормышка ашмастай икәнен белсә дә, мәчеткә юл тотты. Үз-үзен кулга алып бирегә кабат килү җиңел булмады аңа. Күз алдында кабат булып үткән хәлләр бер-бер артлы кино кадрлары кебек җанланды. Егетнең исә күзләренә яшь килде. Беренче тапкыр очраклылык корбанына әйләнгән үзен түгел, ә вакытсыз гомере өзелгән яшь кызны кызганды. Чыннан да, моңа кадәр килеп чыккан хәлгә бары бер яктан гына бәя бирде: ул фаҗигагә тарыды, ул гаепсезгә гаепләнде, ул төрмәгә утырды: тормышының иң матур елларын ирексезлектә үткәрде... Башкалар аңа кызганып каравын теләмәсә дә, моны танымыйча булдыра алмый: үз-үзен кызганды. Икенче яктан караганда, яшь кызның фаҗигале төстә гомере өзелде, әгәр дә ул, егет уйлаганча, машина астына үзе ташланган булса, аны ниндидер күтәрә алмастай күренгән башка бер хәл этәргән, димәк, үлгәнче дә бик нык газапланган.
Моңарчы егет кызны «Үлеп котылды» дип сүкте. Хәзер исә, мәчеткә якынлашкан саен, болай әйтүе- уйлавы белән хаклы булмавын аңлады. Ак яулыклы әби кыз тәмам күзләрен йомганчы догалар әйтеп калырга юкка гына ашыкмаган. Кызны җан биргәндә генә булса да газапларыннан арындырырга омтылган. Башкалар ах-ух килеп кызганып басып торганда, иң кирәген ул эшләгән: кызга дөньялыктан дога белән китәргә булышкан. Кыз кызганыч булса да, аңа караганда бәхетлерәк икән бит! Хәким тере килеш тә үзенә атап дога укучыны таба алмый...
Мәчет капкасына сөялеп утырган Хәкимне берсе, тупас сүгенү сүзләре кычкырып, уйларыннан бүлде:
—Ишетәсеңме? Бу — минем урын. Кичке якта мәчет капкасы төбендә мин утырам, башка берәү дә түгел. Ычкын моннан! Яхшылап әйткәнне аңламасаң, берне кундырам хәзер!
Бомж Хәкимне дә үзе кебек урам кешесе дип уйлады. Хәзер исә аның урынына утырып, аңа тиешле хәерләрне җыеп утыруына җен ачуы чыкты, шуңа тузынды. Хәким, уйга чумып утырганда, үзе янына унлыклар ыргытып китүләрен абайламаган. Менә хәзер бомж килеп акыра башлагач кына, аяк астында карда яткан берничә унлыкка игътибар итте. Бомж гына түгел, башкалар да аны хәер сорашып утыручыга санаган. Санарсың да, инде әллә ничә көн кырынганы юк, яңа әйбәт өс киемнәрен әле алып өлгермәде, авылдагы әтисенең иске-москысын киеп чыгып киткән килеш йөри... Хәким тизрәк бомжны тынычландырырга кирәк дип тапты:
—Курыкма. Синең урында калырга язмасын, — дип, җирдәге акчаларны җыеп алды да, — мә, болары сиңа, - диде.
Бомж, акчаларны күргәч, көлеп җибәрде:
—Сине миңа караганда ныграк кызганганнар. Бу вакытта миңа хәер биргәннәре бөтенләй юк. Менә берәр сәгатьтән монда кеше йөри башлый, шунда эләксә генә...
—Кызганалармы-юкмы, анда синең эшең булмасын! — Хәким, бомж сүзләреннән һәм үзенә хәер ыргытып китүләреннән түбәнсенгән өчен, бу тирәдән тизрәк китәргә теләде. Кирәкми аңа кемнеңдер кызганып хәер бирүе! Ул бит монда хәер түгел, дога эзләп килде! Шул мәлдә егет үзенә карап торган бомжга текәлде. Дөньяга кул селтәгән, шундый язмышына буйсынган бомж карашы егет күңелен урталай кисеп үткәндәй булды. Бу бит теге бомж! Егетнең кабат урынына чүгәләвен күреп, бомж аптырап китте. Аннары кабат баштагы сүзләрен такылдарга кереште:
—Мәчет капка төбе — төшке аштан соң минем урын, моны бөтен Казан бомжлары белә. Бар, тай!
—Син бит теге бомж! Теге! Әйе, син идең ул, син!
Моннан дүрт ел ярым элек монда бер кыз машина астына эләгеп үлде. Син дә күрдең ул хәлне!
Бомж сискәнеп китте. Юк, ул онытмаган иде ул хәлне. Кая оныту! Күпме тинтерәттеләр бит, кабахәтләр! Тик менә теге машина хуҗасы шушы егет идеме соң әле? Ул аңа бик яшь күренгән иде бит. Ә бу урта яшьләрдәге ирне хәтерләтә.
—Исеңә төштеме? Машинада мин идем. Мин үтердем кызны...
Берничә ел эчендә егет сизелерлек олыгайган. Танымассың да. Бомж Хәкимгә сынап карады да:
—Юк, син үтермәдең аны, — дип кистерде. — Ул үзе машина астына ташланды. Бу хакта мин судка чакыргач та сөйләп карадым. Тик тыңлаучы гына булмады. Аннары судта сине яклаучы кайбер иптәшләрең үзләре үк килеп, минем иманны укытып киттеләр. Аздан гына кыйнап үтерми калдылар. Шуннан соң судка кабат бара алмадым. Бердән, аякка бик озак вакыттан соң гына бастым. Икенчедән, бомж сүзенә кем колак салсын инде, үзең уйлап кара?!
Хәким шеф хакында да, кыз турында да дөрес уйлаган булып чыга түгелме соң? Әмма ул шушы хәер сорашып, нәрсә туры килде, шуны ашап йөргән, мескенлекнең аргы ягына чыккан кешегә ышана аламы? Бәлки әле, аның башы да эшләми торгандыр, мондый үк хәлгә төшмәс иде. Бер авыр сулап алгач, бомж кабат сүзен дәвам итте:
—Ә мин бит сине килеп чыгарсың дип көттем. Әйе, чын әйтәм. Ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма. Менә шул көткәнгә күрә бу урында хәерне бары мин генә сорашам да инде. Башкаларга гаебең юклыкны исбатлый алмагач, хет үзеңә булса да исбатлармын дидем. Бомж булсам да, мин дә кеше лә.
—Миңа исбатлыйсы юк. Сүзеңә ышанам.
—Шулай да, күреп торам, икеләнәсең. Дәлил бар миндә.
—Нинди дәлил?
—Кыз сумкасы?
—Сумка?
—Әйе, сумка. Мин аны башкалар күрмәгәндә эләктергән идем.Ул вакытта хәлләрем бик мөшкел чвк иде. Янчыгын алгач, сумканы менә шушы капканың баганасы эченә салдым. Күрәсеңме, ул тимер торба, аның эче буш. Бөтен кешенең игътибары кызда иде, минем сумканы алганны сизмәделәр дә. Аннары ул сумканы мин тиз генә килеп ала алмадым, кирәксенмәдем дә. Монда милицияләр кайнашты, башка урамга күчәргә туры килде. Аннары теге хәлләр булды. Быел җәй кабат бу тирәгә ияләштем. Капка торбасы эченә ипи сыныгын яшермәкче идем, теге сумка искә төште.Карыйм-шунда. Бернәрсә эшләмәгән, бераз төсен үзгәрткән, шул гына.Ачтым, ә анда хатын-кыз бизәнгечләре. Шунда кесәсен караган идем, бернәрсә таптым. Нәрсә дип уйлыйсың?-Хәким, тәмам гаҗәпкә калып, балачакиа әкият сөйләгәннәрен тыңлагандай ни ышанырга, ни ышанмаска белми, бомңга текәлде. Ни дияргә дә белми, җилкәсен җыерды. Кыз үләр алдыннан хат кисәге язган. Менә шул! Син мине каргама инде... Сумканы урлаган өчен, димен. Хат барлыгын белмәсәм дә, судта бит чынбарлыкта ничек булганын әйттем. Тыңламадылар гына...
—Егет мондый ук финал көтмәгән иде. Бомж, сумканы тартып чыгарып, теге хатны кулына тоттыруга карамастан, бик озак ышанмады. Хатта кыз яраткан кешесенең, берничә генә ай бергә яшәгән иренең каты авырудан мәрхүм булуын һәм үзенең аннан башка яшәргә теләмәвен әйтеп язган. Шуның өчен, алдан уйлап, машина астына ташланган. Сумкасына хат язып тыгарга да онытмаган. Ләкин барысы да без уйлаганча гына барса икән ул! Ни эшли ала инде Хәким бу хат белән хәзер? Авылга алып кайтып, әтисенә, әнисенә, туганнарына күрсәтер, аларны аның өчен кыенсынудан арындырыр. Шулай итеп, гаепсезлегенә беренче чиратта аларны ышандырыр. Аннары шеф янына барыр, күзенә карап турысын әйтер, бик шәпләп, төрмәдә өйрәнгәнчә, урынына «утыртыр». Бер өлеш байлыгын үзенә каерып алмыйча тынычланмас. Соңыннан сумканы, хатны кызның туганнарына илтер, алар күзенә «Кызыгыз үзе яшәргә теләмәгән, аның аркасында мин төрмәдә утырып чыктым, шуның өчен түләгез» дигән төсле, туп- туры карар. Кинәт кенә көтмәгәндә никадәр юл ачылды!
Никадәр мөмкинлек туды! Бар, йөгер! Ләкин аяклары җиргә берегеп каттымыни, урыннарыннан кымшатып та булмый. Монда килгәндә, һич кенә үз үзен акларлык дәлил табармын дип өметләнмәде. Моны хәтта элек тә кирәксенмәде бугай. Дәлил түгел, дога кирәк аңа! Менә шуңа күңеле җиңеләеп, җилкәсеннән авыр йөк төшкән кебек тоелса да, җаны дәлил табылганга гына риза түгел, менә шуңа аяклары йөгерми. Ул әле мәчетнең айлы манарасына, әле капка төбендәге бомжга, әле кулындагы кыз хатына карады. Бер мәлгә күңелен икеләнү биләде, тын гына басып торды. Уйларын тупларга шул бер-ике минутка сузылган мизгел җитте. Аның акчага дога сатып алып яшисе дә, тормышыннан зарланып, кемнәргәдер ачу саклап үч аласы да, кешеләрнең аклауларын өмет итеп, дәлил күтәреп йөрисе дә килми. Әгәр менә хәзер, шушы урында язмышында мөһим роль уйнаган очраклы хәлгә нокта куярга үзендә көч таба алмаса, нәкъ шулай килеп чыгачак. Моны Хәким җаны белән тойды һәм аңа эсселе-суыклы булып китте. Ничек булса да, бу куркынычтан качып котылырга кирәк! Югыйсә ул кабат яначак. «Ашыгырга кирәк. Мине бары тик дога гына коткара ала» дип, кулындагы хатны, рәхмәт әйтеп, бомжга тоттырды да мәчет капкасына үрелде. Капканы гүя куллары түгел, җаны ачты. Догасыз егет күңелендә иман бөреләнде.