Бер авылда ярлы гына бер хатын яшәгән. Аның ире үлгән булган. Хуҗалык эшен үзенә генә алып бару бик авырга килгән. Ә малае әле бәләкәй — ярдәм итәрлек түгел икән. Улы үсеп җиткәч, хатын аны күрше авылга акча эшләргә җибәргән. Бер ел хезмәт иткән малай бер байда. Ә эш хакы түләү көне килеп җиткәч, хуҗа аңа бер бөтен икмәк биргән дә куып чыгарган.
— Яшь әле син, — дигән ул. — Кулларың көчле, таза, акчасыз да тора алырсың.
Кайтып киткән малай өйгә.
Кайгырып кайтып килгәндә, оча алмыйча тузан эчендә тыпырчынып яткан, канатлары каерылган бер чыпчыкны күргән.
— Ай, мескенем, кем сине шулай итте? — дигән малай.
— Бер шәфкатьсез кеше узып барышлый таш белән бәрде! — дип җавап биргән чыпчык.
Малай аны бик кызганган, җирдән сак кына алган да, куенына тыгып, өйгә алып кайтып киткән.
Өйгә кайткан да әнисенә байның ничек итеп алдавын, шуның аркасында буш кул белән әйләнеп кайтырга туры килгәнен сөйләп биргән һәм:
— Менә бары бер иптәш таптым, — дигән әнисенә, кечкенә чыпчыкны күрсәтеп.
— Нинди иптәш булсын ул? — дип ачуланган әнкәсе. — Ташла мәчегә! барыбер ашатырга юк.
— Юк, әнкәй, бәла-казага очраган җан иясен читкә кагарга ярамый, бездә кышласын ул, канатлары да төзәлсен, аннан мин аны иреккә җибәрермен. Ашарга күпме генә кирәк соң аңар?
Шулай итеп, чыпчык малай янында калган. Малай үзенең күлмәгеннән бер җеп тартып алып чыпчыкның канатын бәйләгән һәм ул бик тиз терелгән. Кыш буе малай аны ипи валчыклары белән туендырган, уймактан су эчергән, ә өйдә ашарга берни дә булмаганда, чыпчык а алар белән бергә ач торган.
Яз җиткәч, чыпчык малай белән саубуллашкан да очып киткән. Ул туп-туры урманга, бер карчык яши торган кечкенә өйгә очып барган,карчыкның иңбашына кунган да үзенең шат, күңелле җырын җырларга тотынган. Чыпчыкны күреп, карчыкның исе киткән.
— Кыш буе кайда булдың син, улым? — дип сораган ул аннан. — Ә без инде, син кайтмас дип, кайгырып беттек.
Чыпчык аңа ничек итеп бер малайның үзен коткарып калуы турында сөйләгән. Карчык аны тыңлап торган да:
— Яхшы малай, шәфкатьле малай. Үзенә ашарга булмаса да, сине,яраткан улымны, ашаткан, эчерткән. Безгә дә аңа ярдәм итәргә кирәк, бар әле, улым, аны монда алып кил. Мин аңа яхшы бүләк әзерләп куярмын! — дигән.
Чыпчык яңадан очып киткән. Малай аны күргән дә шатлыгыннан әнисенә:
— Карале, әнкәй, чыпчык очып кайткан! — дигән.
Чыпчык малайның кулына кунган да яңадан урманга таба очып киткән. Аннары яңадан очып килеп, малайның кулына кунган, яңадан урманга таба очып киткән. Малай чыпчыкның үз артыннан чакыруын аңлап алган. Киткән ул аның артыннан.
Чыпчык оча, ә малай аның артыннан бара икән. Бик ерак киткәч, караңгы төшә башлаган. Төн җиткәч, чыпчык күренми башлаган. «Инде кая барырга соң?» — дип уйлаган малай. Һәм кинәт алда ут күренгән Утка карап киткән бу һәм бер кечкенә өй янына барып чыккан.
Карчык малайны кадерле кунагы шикелле каршылаган.
— Рәхмәт сиңа, шәфкатьле малай, — дигән, — мескен улымны, чыпчыгымны, үлемнән коткаргансың. Яратам шул мин аны.
Малайны ашатып-эчерткән дә йокларга яткырган. Ә иртә белән ишегалдына бер сыер һәм ике бозау чыгарган да, малайны чакырып, аңа
— Ал менә бу бозаулар белән сыерны, — дигән. — Сыерны сатып тимер сука белән арба алырсың, ә бозауларыңны сатма, кара аны. Алар сиңа бик яхшы файда китерерләр. Ә хәзер бар! Хәерле юл!
Киткән малай чыгып, бөтенесен карчык кушканча эшләгән: сыерны сатып тимер сука белән арба алган һәм өйгә кайтырга җыена икән кинәт шул чакны авыл сөрәнчесенең кычкырган тавышы ишетелгән
— Бөтен авыл халкы, патша боерыгын тыңлагыз! Кем дә кем кояш батканчы, бер көн эчендә, шушы җирне сукалап, бодай чәчеп, бодайны урып-сугып патша сараена китерә, патша аңа җаны ни тели, шуны бирәчәк. Ә кем дә кем барысын да эшләргә үз өстенә алып та, эшли алмаса — патша аның башын кисәчәк!
Малай бу боерыкны ишеткән дә уйга чумган.
— Их, карчык миңа яхшы атлар биргән булса, алар белән патша кырына чыгарга курыкмас идем мин, бозаулар белән күпме сукаларга мөмкин соң?
— Юкка кайгырма, малай, — дигәннәр аңа бозаулар. — Кечкенә булсак та без төш кенә! Безне патша кырына алып чык та тимер сукага җик — шунда ук бөтенесен эшләп ташларбыз.
Малай бозауларны патша кырына алып чыккан да тимер сукага җиккән, сука җиргә тияргә өлгермәгән, бөтен басу сөрелеп тә беткән. Малай бодайны чәчеп бетергәнче, бодай шундук үсә дә, өлгерә дә башлаган. Малай уракка тотынган, ярты көн эчендә кырны җыеп та бетергән. Патша, кояш батканчы ук кырда бөтен эшнең бетеп килүен күреп, малай янына усал карчыкны җибәргән.
Карчык килгән дә малайга:
— Ашыкма, улым! Әле көн озын — өлгерерсең бодай сугарга! Утыр,ичмасам, ял итеп ал, әкият сөйләрмен, — дигән.
Ә малай әкиятләр тыңларга бик ярата икән. Сөйли башлаган аңа карчык; сөйли, ә үзе малайның күзенә йокы даруы сибә икән. Йокыга киткән малай. Ә кояш инде җиргә авыша башлаган. Һаман түбәнгә таба тәгәри бара икән. Тиздән кич булачак. Шунда бер бозау икенчесенә:
— Озакламый кояш бата. Бу бодайны патша сараена илтеп җиткерә алмый калабыз, ул чагында хуҗабыз һәлак булачак. Нишләргә соң? — дигән.
—Әнә син теге тауга бар да, — дигән икенчесе, — яңадан төш вакыты булсын өчен кояшны сөз, ә мин хуҗаны уятам.
Икенче бозау малай янына барган да аның кулларын яларга тотынган. Ә малай уянмый да уянмый икән. Бозау малайның кабыргасыннан җиңелчә генә сөзгән, малай күзен ачып җибәрсә, кояш бөтенләй җиргә тигән. Малай куркуыннан калтыранырга тотынган, Икенче бозау шул чакны инде тау өстенә менеп җиткән булган. Ул кояшны сөзеп җибәргән икән, яңадан төш вакыты булган.
Малай бодайны урырга керешкән. Ул бик тиз эшләгән — куллары кулга да йокмаган.
Кояш батканда инде бөтен эш беткән булган: малай бодайны суккан, капчыкларга тутырып арбага төягән, патша сараена алып киткән, аның янына патша чыккач, малай аңа:
— Я, патша, биргән вәгъдәңне онытмадыңмы? — дигән.
Ачуыннан тетрәнеп киткән патша, һәм:
— Нәрсә телисең соң? — дигән.
— Мин синең, — дигән малай, — патшалыктан ваз кичүеңне телим! Мин кырдан алып кайткан бодай бөтен кешеләргә бүлеп бирелсен, җир синеке генә түгел, бөтен халыкныкы бит!
Патшаның коты алынган, ап-ак булган, ләкин нишләсен — вәгъдә бирдеңме — үтәми хәлең юк. Шулай итеп, патшага таҗны салырга, патшалыктан ваз кичәргә һәм кеше кул-аягы тимәгән Тилилей урманнарына качарга туры килгән.
Ә малай бодайны бөтен халыкка бүлеп биргән.