СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәрзанә Акбулатова "Учымдагы учак".

1 бүлек
Бөек Ватан сугышы елларында ата-аналары урынына калып, кече туганнарына ярдәм итеп, аларны аякка бастырышкан апаларга багышлыйм

Суык, ләкин ничек тә чыдарга кирәк. Түзми хәл юк. Мичтәге кузны шушы көнгә кадәр сүндерми киләләр иде. Ә бүген торуга бернәрсә дә калмаган. Менә апасы эштән кайтыр да, күршеләрдән соскыга салып, утлы күмер алып керер. Аннан ут кабызырлар. Юньле утыны да юк бит әле аның... Апасы алып кайтырга вәгъдә биргән иде. Сәрбиҗамал, үзе чыгып, коры-сары эзләр иде дә, хәерчегә җил каршы дигәндәй, катасының табаны төште. Аны тектерергә кирәк, кыз бала иске юрганга аягын төрде. Сыер мөгрәгәне ишетелде. Ачыккандыр шул. Аның да ашарына әз генә калды. Алакай озакламый бозауларга тиеш. Сөт булачак, тамак ач булмаячак. Күп калмады. Бүген йә иртәгә. Менә шулай үзен юатты Сәрбиҗамал. Катасының табаны төшкәннән бирле, ул мәктәпкә дә йөри алмый... Берүзе өйдә каңгыра. Ә кичләрен Сәрбиназ апасының кочагында җылына. Апасы тыйса да, яланаяк көенчә сыерны чыгып карый. Сәрбиназ кара таңнан эшкә китә. Буаз сыерга күз салып тормыйча да ярамый, юкса бозавын туңдырулары бар. Әйе, Сәрбиҗамал Алакайга тиз- тиз генә салам ташлый да, өйгә кереп, аякларын итәгенә яшереп, бөгәрләнеп утыра. Кайчак йөгереп тә, биеп тә ала. Шулай күңеллерәк. Икенче көн авызга бер тәгам ризык капкан юк. Түзми кая барасың? Әниләре авырып, ярты ел элек үлеп китте. Аталарының сугышта хәбәрсез югалу кайгысы аны шулай бетерде шикелле, һәрхәлдә, .Сәрбиназ апасы шулай ди. Сәрбиназ зур, аңа унбиш яшь тулды. Сәрбиҗамал апасыннан биш яшькә кече. Апасы белән бер яшьтәрәк булмавына, диләнке кисәргә бергә йөри алмавына кайгыра. Ярар, аның өстендә сыер карау бурычы бар бит әле.
Бөтенләй караңгы төште, ә Сәрбиназ апасы һаман кайтмады. Тукта, әнә бит кар шыгырдый! Бөршәйгән кыз тураеп утырды. Өйгә бригадир булып йөргән Шәрип карт килеп керде.
—Апаеңны көтмә. Алып киттеләр.
—Кая алып киттеләр?
—Иген урлап тотылды. Юньсез, — дип сөйләнде бригадир. — Башы икәү булгач...
Сәрбиҗамал, күзен шар ачкан килеш, әкрен генә торып басты.
—Ахмак кыз! Нәрсә уйлаган. Белә иде бит... белә иде бит ничек булачагын! Бәла булдылар башка! Менә ничек була ул каза! — диде бригадир.
Коточыргыч хәбәр кызның аңына барып җитте, күкрәгеннән иңрәп бер аваз чыкты.
—Мин әйтермен күршеләреңә. Күз-колак булырлар йорт-кураңа. Аннан бер нәрсә хәл итәрбез, — диде, үзенчә юатып, Шәрип карт.
Апасының бүтән монда кайтмаячагын аңлаган Сәрбиҗамал кычкырып елап җибәрде.
Тышта сыер мөгрәде. Әйе, сыер ач, ашарга сорый. Ә аның киез итек түгел, катасы да юк. Апасы өйдә чакта аныкын алмашлап кияләр иде... Ләкин ничек итеп булса да сыер янына чыгарга кирәк. Ул бүген-иртәгә бозаулаячак!
Күршеләргә керәсе урынга кыз абзарга юнәлде. Сыер, сыер... Алакай, хәзер, хәзер! Туң салам йолкуы ансат түгел. Аяк катты. Тоймас булды. Өйгә йөгереп керде дә юрган астына чумды. Нәрсә белән генә бетәр бу эш? Апасын кайтармаслар микәнни? Ул чакта нәрсә эшләргә ялгызы? Юрганга бөркәнгән көенә елады да елады, һәр кыштырдаган тавышка сискәнеп башын күтәрде. Йокламый көтсә, апасы кайтып керер сыман, ләкин ул кайтмады. Сәрбиҗамал иртәнге суыктан өшеп уянды. Урыннан торасы килми. Сыерлары ни хәлдә икән? Мөгрәми болай. Шулчак ишек шыгырдап ачылды. Сәрбиҗамал ялт итеп торып утырды. Апасы! Хәзер муенына очып асылыначак, тик апасы түгел, аргы оч Ләйсән апа иде. Кызның янган күзләре кабат сүнде. Ачкан авызын ябарга да онытып, чакырылмаган кунакка төбәлде. Моннан берничә көн элек кенә шушы апа килеп киткән иде.
Әйе, шушы апа бит аларның сыерын ризыкка алмаштырырга теләгән иде. Сәрбиназ ризалашмады. Хәзер хуҗабикәнең юклыгыннан файдаланып, сыерларын алып чыгып китсә, Сәрбиҗамал нәрсә эшләр инде?
—Апаеңның сәламен алып килдем.
Астан сөзеп караган кыз бернәрсә дип тә эндәшмәде.
—Үзем кайтканчы сеңлемне карап тор, апай, дип инәлә.
—Юк! — диде Сәрбиҗамал. — Апаемның кайтканын шушында гына көтәм.
—һы... Кара! Ышанмый! Шулай булыр дип уйладым да. Менә алайса, пичәте! — Ләйсән апа кесәсеннән Сәрвиназның көмеш балдагын чыгарды. Әйе, әнисе үлгәч, апасы әнисенең балдагын салмый кия иде. — Мә, миңа аның кирәге юк. Апаең туганын алып кайтыр кеше табылганга шат, беләсең килсә! Дөнья ятим-ятимә белән тулы. Кеше үз баласын туйдыра алмый. Кемгә кирәк артык тамак! Сыер хакына ризалаштым.
Сәрбиҗамал, балдагын кулына кыскан килеш, һаман бернәрсә дә әйтмәде.
—Апаең урлашып, күрә торып башын утка тыкты. Бер уч бодайга алданып! Хәзер төрмәдән котылу юк. Мин Раиф агаең аркасында гына аның белән сөйләшә алдым.
Әйе, Ләйсән апа — колхоз рәисе Раифның бертуган сеңлесе.
—Сыерың...
—Апаем белән икебезнеке!
—Хәзер әйберләрегезне конфисковать итеп куйсалар, кем килеп яклар? Икебезнеке, имеш...
Сыерларын алып китәрләр микәнни? Сәрбиҗамал мышкылдый башлады.
—Тор, җыен, балам, — диде бу юлы Ләйсән. «Балам» дигән сүз күңелгә тәэсир итте.
—Башта сыерны карап керәм.
Бераздан ул атылып килеп керде.
—Бозаулаган!
—Э-э-э... Бәрәкәтле бала икәнсең! Өегезгә кертеп торыйк. Бозавы туңа күрмәсен. Иртәгәләргә килеп алып китәрбез. Бүген булмас.
—Апаем... Ул бит белми.
—Ай, Алла! Апаем да апаем. Кайтарсалар килер дә алыр! Менә аягыңа. Апаең әйтте, ул яланаяк дип.
Сәрбиҗамал тиз генә төпләнгән киез итекне яланаягына киеп куйды, аннан үзенең иске бишмәтенә үрелде.
Ләйсән апаларның җылы өендә кайнар чәй эчкәч, тәнне дә, җанны да рәхәтлек биләп алды. Бозау шатлыгы җиңде, ул оеп киткәнен дә сизмәде.
Сәрбиназ апасы бергә эшләгән Рәүфә дигән дусты белән тотылган. Кайтып барган чакларында артларыннан куып җитеп, капчыкларын тикшергәннәр. Әнә шунда килеп чыккан да инде урлап алып кайтып барган нәрсәләре. Чит малга кул сузу түгел, берәүгә дә үз гомерендә авыр сүз әйтмәгән йомшак күңелле апасының бу гамәлен кичерүе нык авыр булды Сәрбиҗамалга. Сәрбиназ аның өчен ата да, ана да иде бит, «Мине ачлыкка интектермәс өчен алгандыр инде. Тагы да бер көн чыдаса, бозавыбызны күргән булыр иде. Их-ма, нинди үкенеч...» — дип уйланып ут йоткан чаклары аз булмады Сәрбиҗамалның. Менә шулай биш елга китеп барды апасы, хәбәр-хәтер ишетелмәде.
Баштарак дөньядагы иң якын, иң газиз, иң кадерле кешесен сагынып еш кына елый торган иде. Ләкин мәктәпкә йөри башлагач, мәшәкатьләр дә күбәйде, алдынгы укучы Сәрбиҗамал бөтен чараларда катнашты, зирәк баланы анда да, монда да куштылар, «активистыбыз» дип йөрттеләр, һәрхәлдә, күңелне күтәрер нәрсәләр табылып торды. Яхшы укыган, тырыш кыз баланың хәлен мәктәптә дә аңлаганнардыр. Иптәшләре арасында да аңа кырын караганнары, кыек сүз әйтеп рәнҗеткәннәре булмады. Апасының кырын эше өчен оялу, кимсенү хисе кимегәндәй булды. Хәленнән килгәнчә, ул үзенең исемен, фамилиясен акларга тырышты.
Ике елдан җиңү таңы атты. Бүтәннәр сыман ук олы шатлык кичерде Сәрбиҗамал. Әйе, 9 май иң олы бәйрәм булып калды хәтерендә. Мәктәптә зур чарага әзерлек башланды. Алар концерт куярга тиешләр, хәтта номерларны район үзәгенә алып барачаклар икән. Күрше районнарга да чыгачаклары мәгълүм булды. Яхшы хәтерле, сәнгатьле итеп шигырь укырга яраткан Сәрбиҗамалны алып баручы итеп куйдылар. Кызга үзе язган берничә шигырен ятларга куштылар. Озынрагын хәтта сценарий итеп эшләделәр, ягъни берничә бала аны бүлеп сөйләячәк. Азакка репетициягә мәктәп директоры белән бергә бер ят апа да кереп утырды. Район үзәгеннән вәкил, диделәр. Балалар таралышкач, Сәрбиҗамал ашыкмый гына киенде, укытучысы белән бер-ике номер турында сөйләшеп алырга кирәк иде. Ә ул нишләптер директор янында озаклады. Аны ишек төбендә көтәргә булып, кыз шул якка атлады. Ишек ябылып бетмәгән иде. Сөйләшү ап-ачык ишетелә. Сәрбиҗамал колак салды.
—Әйттем бит, юк, дидем! — Районнан килгән хатынның тавышы ачулы. — Башыгыз эшлиме сезнең, юкмы? Рәгидә сеңлем, без Җиңү көне үткәрәбез. Үзгәрт! Теге актив кызыкайның апасы бур, төрмәдә утыра. Димәк, дошман. Без һәр жалуга колак салырга тиешбез. Ә бездә фронтовикларның балалары болай да җитәрлек!
Рәгидә апа нәрсәдер җавап бирде, тик ишетелмәде. Тик аның җавабыннан ят апа кызыбрак китте.
—Фронтовик булса ни, әле аның кайдалыгы ачыкланмаган. Хәбәрсез югалган, ишеттеңме? Хәбәрсез! Сәяси уяулыкны югалтмыйк, иптәшләр. Башыбыздан сыйпамаслар. Бу концертка активистыгызны якын җибәрмәгез.
Сәрбиҗамал аякларын көчкә сөйрәп чыгып китте. Кайткач, калтыранып авырый башлады. Иртәгәсен мәктәпкә аяк тартмады. Авырып киткәнен иптәшләре аша хәбәр иттерде. Үзе оештырган, үзе төзешкән бәйрәм концертыннан баш тартырга мәҗбүр булды... Үкереп елады.
Апасы турында бик озак уйланып йөрде. Нишләдең син, апа? Нинди көнгә калдырдың? Мондый хурлыкка калганчы, ачтан үлсәләр яхшырак булмас иде микән? Ничек кенә тырышып укыса да, язмышына кара йоккан кеше ул хәзер. «Без «халык дошманнары»на, корткычларга, бурларга карата аяусыз булырбыз. Бурлар, халык милкенә кул сузучылар сатлык җаннардан кайсы ягы белән аерыла?» Мәктәптә шулай дип сөйләгән чакларында бу сүзләрне үзенә төбәлгән сыман тоя иде ул.
Бер елдан алар Иртәлек авылына күчеп киттеләр. Ләйсән апасы күченергә мәҗбүр булды. Ләйсәннең Раиф абыйсын — рәхимсез, каты куллы кешене — колхоз рәислегеннән бушаттылар. Ул эштән алынгач, сеңлесенең гаиләсе өчен дә авылда калудан әллә ни мәгънә калмады. Ә Сәрбиҗамал өчен күчеп китү шатлык булды.
—Монда мәктәп тә яңарак икән, яңа дуслар да табылыр, — диде.
— Яңа түгел, искесенә ышануы кыен хәзер, әнә агаемны эштән алгач, миңа ничек кенә исем такмадылар, ә бит кушамат тагучыларның күбесе агай хуҗа булган чакта юхаланып, янымда бөтерелеп йөрде, өемнән чыкмадылар,каһәр гөшкерләре. Ә син апаеңның төрмәдә утырганын әйтә күрмә. Йом авызыңны. Дошман итәрләр, үзеңне дә бур ясарлар. Ишетсен колагың!
Нинди дошман? Нәрсәсен чагыштыра икән бу усал апа? Ак эт бәласе кара эткә, апасы бер ялгышты, шуны теленнән бер төшерми. Авылдагы иң сөтле сыер хәзер Ләйсән апада. Инде бит куан да яшә. Алакай ел саен бозаулап тора.
—Ярар өегезне алучы табылды.
—Нишләп алай дисең, апай?
—Абау, соң, өегезне сатарга туры килде. Сине ничек асрарга? Уку акча эшләү түгел!
Өйләре сатылган? Сәрвиҗамалның тыны кысылды. Ул бөтенләй сукбай икән ләбаса!
—Әти салган өй иде бит.
—Апаең гаепле. Аны чыгарсалар, мәйтәм, хәер сорашып йөрерсезме икән? Ярар, бәхетең, мин бар.
Их, апа, синең бер хатаң менә нәрсә эшләтте? Сеңлең дә кеше көненә калды. Мыжык Ләйсән апаның күзенә генә карап тора. Колак итен күпме чәйнәсә дә, каршы бер сүз әйтә алмый. Бөтенесеннән яздылар! Төрмәдән кайтканнарга мөнәсәбәт яхшы түгел. Сәрвиназны беркая да эшкә алмасалар? Ләйсән апа хәзер көн-төн шул турыда талкый. Мин аны асрарга җыенмыйм, ди. Чынлап та, Сәрвиҗамал курка, нишләргә белми иде. Апайны да уйламый булмый. Шулчак күңелдә кызгану катыш нәфрәт кайнап куя, дисә дә арттыру булмас.
Беркөнне ишек шакыдылар.Барып ачуга алдында яңаклары эчкә баткан ябык кына гәүдәле, алама киемдә бер апа басып тора иде. Шунда ук кемлеген танымады. Текәлештеләр.Сәрбиҗамал дерт итеп китте. Бу апасы иде. Сәрбиназ кулларын аңа таба сузды:
-Сеңлем!...
Сәрбиҗамал артка чигенде.
-Сеңлем, мине танымыйсыңмы әллә!
Сеңлесе сөзеп караган килеш тора бирде.
-Мин кайттым. Кайтардылар. Сине алырга дип килдем."Алырга! Кая алырга" Чынлап та, кая ала алсын аны төрмәдән әле чыккан апасы? Алар өйсез. Торыр урыннары юк.
—Сеңлем, нишләп алай карап торасың? Кил, бер кочаклап сөям үзеңне.
Сәрбиҗамал исенә килде. Сәләмә киенгән апасыннан чиркану да бар иде.
—Юк, — диде ул, — юк...
Тавышы чыкмады, ирене генә пышылдады. Аңлады апасы, күзләре яшь тулган килеш катып калды. Апасы аңа икенче тапкыр сузылса, Сәрбиҗамал ишекне ачып, һичшиксез, өйгә кереп качачак. Шулчак ишек үзе шар ачылды да, Ләйсән апасы атылып килеп чыкты.
—Нәрсә, хәзер сеңлеңне үлемнән алып калгач, тормыш яхшыра төшкәч килеп таптыңмы безне? Кайда укытасың! Торырга урын тап башта.
Ике ут уртасында калган Сәрбиҗамал нишләргә белмәде.
—Апай, миңа монда әйбәт. Апай...
Сәрбиҗамал «кит» дип әйтмәде. Ләкин карашыннан апасы барысын да аңлады. Сеңлесенә икенче мәртәбә сузылган куллар салынып төште. Сәрбиҗамал ишек тоткасын капшады. Апасы, әйдә, Ләйсән апасының яудырган сорауларына җавап бирсен. Ә аның апасына бер генә дә соравы юк! Кыз өйгә керде дә мендәргә капланып еларга кереште. Юк, апасын ярата ул. Бетмәгән яратуы. Тик Сәрбиназ беркайчан да Сәрбиҗамалны саклый, яклый алмаячак. Ярату гына аз! Алар сукбай. Әйе, апасының кулыннан эләктерү белән ул да сукбайга әйләнәчәк. Сәрбиҗамал ул көнне тышка күз салмады. Срогыннан алда чыгарганнар апасын. Анысы яхшы, тик... Кая барып сугылыр, кемгә генә барып баш ияр икән?

Хикәянең ахыры 2нче бүлектә.