СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Роза Хәбибуллина "Зәйтүн илендә"

Кышкы ак тынлыкта тау башында егет белән кыз чаңгыда басып торалар.
—Төшәргә курыкмыйсыңмы?
Кыз икеләнде, куркам дияргә оялды.
—Минем эздән тайпылмыйча төшсәң, бернәрсә дә булмас. Әйдә, киттек!
Солдат чалбары, ак свитер белән ак башлык кигән озын буйлы, хәрбиләрчә төз гәүдәле егет алга ыргылды. Кыз, күкрәгендәге куркуны тыеп, чаңгы таякларын этеп җибәрде. Колакларында җил сызгырды, чаңгылар табанында буран күтәрелде! Җилдә йөзе алсуланган, башлыгы астыннан алтынсу-сары чәчләре сибелгән ымсындыргыч сылу кыз тау итәгенә төшеп җитте.
Егет күзен кысыбрак, сокланып карап тора.
—Нурия, бер сюрприз күрәсең киләме?
—Нинди сюрприз?
—Баргач күрерсең! Әйдә, чаңгыларыңны сал!
Алар тауга күтәрелгәндә, аяк астындагы кар шыгырдавына ниндидер сәер челтерәү кушылды. Нурия аны шунда ук таныды.
— Әлекәем, чишмә! Әйдә тизрәк! — Ул сукмак буенча йөгерде. Ташлар арасыннан агач улакка көмештәй су бәреп чыга. Нурия, мамык бияләен салып, улак очында кулын юды да, учын тутырып, чишмә суын авыз итте.Син дә эч, кил!
— Сыйласаң эчәм!
Нурия, кушучына су алып, Насихка сузды. Егет гүя алсу чәчәктән иелеп су эчте дә кечкенә учны үбеп алды. Салкын кулга тигән кайнар иреннәрнең ялкыны Нуриянең бөтен тамырларын яндырып, йөрәгенә барып кабынды, күзләрендә зәңгәр чаткылар булып уйнады. Нуриягә текәлгән көләч күзләр дә шундый ук ялкын белән яна, аларда шундый наз, шундый ук сөю балкый... Бу күзләр алдашмый, Нурия ул карашта ихлас сафлык, сабыйларча садәлек күрде.
— Нурия! Безнең авылда, кызлар белән бер чынаяктан эчсәләр, өч көнлек хатыным булдың, диләр. Мин чынаяктан түгел, синең кулдан эчтем! Димәк, син миңа өч көнлек кенә түгел, гомерлеккә булырга тиеш! Син ризамы шуңа?
Көткән иде Нурия мондый аңлашуны, ләкин менә шулай карлы тауда, ярым шаярып, ярым җитди әйтелер дип түгел. Шуңа күрә үзе дә шаяртуга шаярту белән җавап бирде:
— Әй, алдашма! Бездә кыз башына егет бүрек кигертсә генә шулай диләр. Ә бер чынаяктан эчсәләр, сердәш булабыз, диләр.
— Барыбер инде! Әйт: син ризамы?
— Синең йөргән кызың бар, диләр бит!
— Каян килеп?! Без әллә кайчан, мин армиягә киткәнче үк ташлаштык бит инде!
— Ай, белмим, белмим...
— Хет теләсә кемнән сора! Мин әйткәнне әйтерләр!
Нуриянең теле «риза» дип әйтәсе килеп кычыта, йөрәге бугазында тибә, дулкынланудан авызы кибә...
— Тукта әле, эчәсем килә... — Кыз, иелеп, тагын су эчте. Тешләрне камаштырырлык салкын су Нуриянең йөрәк ярсуын баскан кебек булды.
— Миңа дә эчерт!
— Зинһар, диген!
— Зинһар!
Бу юлы Насих, су эчкәч, кызны кочаклап, иреннәреннән суырып үпте.
— Синең иреннәрең чишмә суы ише генә түгел! — Ул кызны кочагыннан чыгармады, тагын да ныграк кысып:
— Җавап бир! Чыгасыңмы миңа кияүгә?
— Ай! Ай! Чыгам! Чыгам!
— Әйткән сүзеңнән кайтма! Менә Ташлы тау чишмәсе шаһит! Ул — изге, шифалы чишмә, аның хәтере бар, диләр! Аның суын эчкән кеше озак яши!
«Миңа да шушы чишмә суын эчеп яшәргә язсын иде!» — дип теләде кыз. Йомшак кар өстеннән эз салып кайтыр юлга чыкканда, кыз үзен чаңгы түгел, канатлар күтәргәндәй хис итте... Бу болытлы көн күзне чагылдырмый торган аклыгы, баш очында гына тоелган тыныч күге, Ташлытау чишмәсенең челтерәве белән мәңгелеккә Нуриянең исендә калды. «Шифа чишмәсенең саф суын эчеп вәгъдәләр бирешү — моңа кадәр Җир йөзендә беркайчан да булмаган искиткеч вакыйга, Насих кебек егет дөньяда юк, аларның мәхәббәтләре кебек мәхәббәт тә, Нурия кебек бәхетле кеше дә юктыр», — дип уйлады...
* * *
Ташлытау, 2 февраль, 1970 ел.
«Илгизә, исәнме, җанкисәгем!
Кайнар сәламнәремне кабул ит! Сиңа сөйлисе серләрем бихисап! Их, ник үзең монда түгел икән?!
Ташлытауга практикага җибәрәләр дип язган идем бит. Менә, дустым, практика үтеп ятам. Авыллары зур, мәктәпләрендә укучылар да, укытучылар да күп. Килгәч тә, үз итеп каршыладылар. Син мине беләсең бит, кысылмаган җирем юк, шуңадыр инде әллә ничаклы эш өйделәр!
«Өти балак» дигән спектакль куйдык. Баш рольне — Өти балакны уйнадым, аңа гашыйк егетне күптән түгел армиядән кайткан физкультура укытучысы башкарды. Әллә рольгә ныклан кереп киттек, әллә бер күрүдән гашыйк булдык — хәзер уйларымда гел шул егет кенә! Әле моңа кадәр бер егетнең дә болай ошаганы юк иде! Насих исемле. Ул миңа өйләнешик ди. Синең белән институтка китәм, заочныйдан очныйга күчәм, ди. Мәктәптә хәзер безнең йөргәнне беләләр, җае чыккан саен, миңа мактыйлар. Бигрәк гә завуч Сәкинә апа яратып мактый, ул бик тәрбияле гаиләдән, акыллы, кешелекле, эшчән, ди. Насих миннән ике яшькә генә өлкән булса да, үземне аның янында бала чага кебек сизәм, чөнки ул гаҗәп җитди...
Илгизә! Минем стипендиягә генә укып ятканны беләсең бит, Насихтан яшермәдем, әйттем. Бер дә аптырама, мин кичләрен эшләп укытырмын, электрик та, столяр- плотник эшен дә беләм, бер эштән дә курыкмыйм, ди. Киңәшер кешем юк, апа да, син дә читтә. Шулай да Насих ышанычлыга охшаган, күңелем сизә — ул минем язмышымдыр, мөгаен...»
Кемнең кем икәнен аңлый белү — акыллылык галәмәте. Насихның ышанычлы, таянырлык егет икәнен тоемлады Нурия. Билгеле, төрле чаклар булды. Нурия түземнәрдән түгел, хискә бирелеп китеп, каршысында кем икәненә карамастан, уйлаганын йөзгә бәреп әйтүчән. Ләкин ачуын җыеп йөрми, эчкерсез булганга, Нуриягә берәү дә үпкәләми.
Институтны тәмамлагач, Ташлытауга кайтырга тәки насыйп булмады, аларны башка районга җибәрделәр. Унөч яшеннән әнисеннән ятим калган Нуриягә тормыш көтәргә бердәнбер ярдәмче булды Насих. Өч улын да әниләреннән ким карамады, малайлар бәләкәй чакта әтиләренең муеныннан төшмәде. Эшенә соңармыйча, мәктәптән өйгә, өйдән мәктәпкә чабып, өч баланы чиратлап яслегә, балалар бакчасына, мәктәпкә йөртеп, ун ел үткәнне сизмәделәр дә...
Бер кич, ниһаять, малайлар тынып йоклап киткәч, Нурия үзләренең караватына көчкә барып капланды. Артык арыган иде, йокыга китә алмыйча ятты. Күңелен ниндидер канәгатьсезлек борчый...
— Тормышмыни бу?! Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр чап! Тукталып, үзең турында уйларга, үзеңне карарга вакыт та, мөмкинлек тә юк! Насих, без авылда гомерлеккә калабызмыни инде? Малайларны укытасы, кеше итәсе бар. Алармы бер-бер артлы шәһәргә укырга чыгарып җибәрү өчен, ай-һай, күпме кирәк булыр: юлына дисеңме, ашарына-эчәренә, кием-салымга, торырына дисеңме! Әллә шәһәргә күчик микән? Минем дә кешечә яшисем килә! Әнә шәһәр хатыннары — яшьтәшләрем — кызлар кебек, мин монда кибеп-корып беттем, картайдым!
— Картаймадың! Син аларның барысыннан да матуррак! Гәүдәң кыз чагыңдагы кебек! — Насих хатынын кысып кочаклады. Кем уйлар сине өч бала анасы дип! Дөрес әйтәсең, карчыгым, улларыбызның киләчәге турында кайгыртырга вакыт. Мин дә ул турыда күптән уйлап йөрим. Чаллыга күчәргә кирәк. Анда хәзер төрле уку йортлары күп.
Күченү авыр булмады. Безнең илдә гомер бакый укытучының хезмәт хакына көрәерлек түгел: зур машиналарга төярлек җиһазлары юк, төп байлыклары үзләре кебек җитен чәчле, зәңгәр күзле шаян уллары гына иде.
Яшьлек дусты Илгизә югары урында эшләгән ире аша Нуриягә эшкә урнашырга булышты. Насих электрик булып урнашты. Биш җанга бер бүлмәле «малосемейка» дисәң дә, уңайлыклары куандырды: кайнар суы агып тора, рәхәтләнеп коен, кереңне юсаң, суны түгеп интегәсе, мичкә ягасы юк! «Түзгән — түл җыйган», күрше бүлмәдәге кыз кияүгә чыккач, квартиралары тагын да киңәйде.
«Ахырзаман гасыры»ның туксанынчы еллары башланды.
Насих белән Нурия рәхәт тормыш корырга дип күчеп килгән шәһәрдә күпме генә яшәп өлгерделәр икән... ташлап киткән авыллары, андагы тормышлары хәзер оҗмах булып исләренә төшә!
Болгавыр үзгәрешләр берәүне дә читләтеп узмады. Акны ак, караны кара дип яшәргә өйрәнгән укытучылар гаиләсе моны авыр кичерде. Яңа гына Кама политехник институтын тәмамлап, заводта инженер булып эшли башлаган өлкән уллары Ринат кинәт эшсез калды.
— Әллә эшеңдә берәр нәрсә килеп чыктымы? — дип сорады Насих, улының кәефе кырылганын күреп.
— Әйе. Сокращениегә эләктем...
Насихның йөрәге чуан кебек сулкылдап сызлый башлады. Сул кулы белән йөрәк турын каплап, авыртуын басарга теләде...
— Сокращениегә күп кеше эләктеме соң?
— Күп. Яшьләрне кыскарттылар. Пенсия яшенә җитәрдәйләрне калдырдылар.
— Ярый, улым, артык борчылма, «Илдә чыпчык та үлми» дигән мәкаль бар, берәр җае чыгар әле, эшләргә теләгән кешегә эш табыла ул, син әле яшь, һич югында, башка төрле яңа һөнәр өйрәнә аласың.
Насих тыныч күренергә тырышса да,Нурия кайткач, өйдә буран, буран гынамы соң, давыл купты! Йөзе кызарган, күзләреннән зәһәр очкыннар чәчрәгән хатыннан хөкүмәткә, президентка, Чубайска ләгънәтләр яуды!
—Кабахәтләр! Халык байлыгын, бөтен ил байлыгын үзара бүлешеп үзләштерделәр дә дөньяның астын өскә китерделәр! Ил башына исерек президент, сатлык җаннар, бандитлар менеп утырды! «КамАЗ» тикле «КамАЗ»ны тараталар! Безне мыскыл итеп, сигез сумлык ваучер тоттырдылар да заводларны, шахталарны үз кешеләренә бушлай өләштеләр! Шул сволочьларны рәшәткә артында күрер көннәр җитәр микән? Адәм тәганәсе! Яртышар ел зарплата түләмиләр! Көн туды исә, таң атса, семьяга ни ашатыйм дип аптырыйсың!
Насих хатынын тынычландырмакчы булды:
—Ярар, әнисе, борчылма әле ул кадәр, мин тагын бер эш таптым — күрше йортка дворник булып урнашам.
—Без генәмени! Бүген мәктәптән бер укучыны «ашыгыч ярдәм» машинасы алып китте! Бала аңын югалткан. Врач «голодный обморок» дигән диагноз куйган! Халык ачлыктан интегә! Яшьләр артык җаннарга әйләнде, урамга куып чыгаралар! Үз тамагын үзе туйдыра алмаган егетләр ничек яшәргә тиеш? Алар ничек гаилә корсын, ничек бала үстерсен?! Әнә шул эшсез яшьләр йөри инде группировкаларда, кеше талап, үтереп! Хәзер кич урамга чыгарга куркыныч бит!
Тиз генә тынычлана алмыйча, Нурия бик озак тузынды... Әни кешенең йөрәге үз баласы өчен генә түгел, барлык яшьләр өчен дә әрнеде...
Ринат, беркая бармыйча, өйдә утырды да кичләрен чыгып йөри башлады. Аның бик соңга калын кайтулары борчуга салды.
—Кайда йөри икән бу малай? — дип аптырый Нурия. — Кемнәр белән? Җаны кимсетелгән бала нишләмәс?! Ходай сакласын!
Ринатның соң кайтуларының сере тиздән ачылды.
—Өйләнәм! — диде уллары беркөнне.
Эти-әни бер-берсенә карап сүзсез калды... Улларын өйләндерү турында уйласалар да, әле моңа бу арада гына түгел, алдагы, киләчәктәге эш итеп карыйлар иде.
Гаилә корып яшәве хәерле, өйләнсен! — диде Насих. Нурия ире белән килеште. Ике бүлмәле тар фатирларына алтынчы кеше булып килен төште.
(дәвамы бар)