Борын заманда берәүнең булган җиткән улы. Аны ул өйләндерә алмаган. Карт әйтә:
—Улым, минем сиңа өч васыятем бар, шуны әйтәм,— ди.— Беренчесе, өйләнсәң, җәмәгать алсаң, эч сереңне сөйләмә, сөйләсәң, сынап кара. Икенчесе, ялагай кеше белән дус булма, дус булсаң, сынап кара. Өченчесе, иске байлардан кул алып, яңа байга кул бирсәң, аны да сынап кара,— ди.
Бу сүзләрне әйтә дә атасы үлә. Малай өйләнә:
Атасы үлгәч, «әтинең васыятьләрен ничек сынап карыйм икән», дип йөри малай.
Бер заманны моңарга көтүче килеп әйтә:
—Фәлән агай, туплауда синең куең үлде,— дип.
Бу өйгә кереп капчык ала да китә. Бара, карап тора, куйны капчыкка шул килеш сала да, юлда моңа каршы печән чабып алып кайтучы очрый, шуның арбасына салып алып кайтып китә. Капка төбенә килеп җитә дә куйны, капчык белән күтәреп, өй алдындагы чоланга кертеп куя. Шуннан кичкә таба моны хатын күрә.
—Ул нәрсә соң?— ди.
—Чү, сөйләнмә, ул шундый әйбер, кеше аягы басылгач, җыештырасы бар аны,— ди.
Кичкә таба ир ачу чыгара, «теге нәрсә, бу нәрсә кая, моны да, тегене дә эшләмәгәнсең», дип. Шуннан хатын «мин сине нишләтергә белермен» дип, ирен сутскийга барып әйтә.
—Минем ирем кеше үтереп, кеше үлеге тыгып алып кайткан,— ди.
Шуннан килде полицейскийлар:
—Ник алып килмәдең иреңне?— диләр.
—Килми ул, өйдә утыра,— ди хатын.
Ялагай дус:
—Әй, шуны алып килмәскә! — ди.
Ялагай дус белән полицейский килеп, капчыкны күтәртеп, тегене кыйный-кыйный алып баралар икән, яңа бай очрап:
—Ни булды, ни хәл кыландыгыз?— ди.
«Менә шулай-шулай» дигәч, яңа бай да кыйный башлый, «минем дә аласым бар иде, хәбәр бирмәгән» дип.
Барып керәләр, ташлый капчыкны. Староста, сутскийлар:
—Ни алган, чишеп карагыз,— диләр.
Капчыкны чишсәләр, капчыктан куй килеп чыга.
—Ник алай иттең моны,— дип сорагач:
—Әткәйнең өч васыяте бар иде, шуны тоттым — «хатын алсаң, сынап кара, ялагай кеше белән дус булсаң, сынап кара, яңа бай белән алыш-биреш итсәң, сынап кара», дип әйткән иде — менә сынадым инде,— дигән.