СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ландыш Әбүдәрова “Чәкчәк”

В деревне Бог живёт не по углам.
И. Бродский

Ура! Иртәгә Өшәргә чәкчәк пешерергә барабыз! Минем әбекәй Йөзсылу түткәй — аш-су остасы, аны бөтен күрше-тирә авылларда беләләр. Фәлән авылда фәлән-фәләннең улы өйләнә, кызы кияүгә чыга яки башкода булып бара икән дигән хәбәр телдән телгә, колактан колакка күчәргә өлгерми, көт тә тор — бездә телефон шалтырый. Әбекәйне чәкчәк пешерергә чакыралар. Безнең якның чәкчәге дә аның әллә каян аерылып тора — бармак башы кадәрле сап-сары гәрәбәләрне чәчәк балына гына катырып өяләр, аңа карлыган кагыннан төрле төрле чәчәкләр кисеп бизиләр, ул көн яктысында бертөрле булып ялтырый, ут яктысында башка төрле итеп елык-елык килә. Бездә чәкчәк — туй табынының күрке ул, туй мәҗлесенең иң югары ноктасы. Аны табынга алып чыгып, тәкъдим итү үзе бер тантана. Туй мәҗлесе ахырына таба авышкач, кияү белән кәләшне котлаулар тәмамлангач, нәсел-нәсәпнең хөрмәтле апасы кодагыйлар алып килгән күчтәнәчне баш түбәсенә куеп, бии-бии алып чыга. Кыштырдавык үтә күренмәле кәгазьгә төрелгән тау чаклы чәкчәкне күреп, туй халкы аһ итеп куя. Бермәл тынсыз калып, аның сыйфатын бәяләп өлгергәч, дәррәү алкышлый башлыйлар. Аннары аш бүлмәсенә алып кереп китеп, кисәкләргә бүлеп чыгаралар — авыз итмәгән берәү дә калмый. Безнең якта беләләр: чәкчәк нинди — килен шундый. Әлбәттә, туйга уңмаганы белән килмиләр инде. Чөнки бу дәрәҗәле эшне булачак киленнең әти-әнисе оста кулына тапшыра. «Кызны үстерә белдек, ә менә чәкчәгенә тотынырга куркыта. Йөзсылу түткәй, безгә дә пешереп кенә бирерсең инде, синең кулдан төшкән камыр ризыгы бигрәкләр дә уңа. Кул артың да җиңел бит синең — син пешергән белән барган килен кияү нигезенә таш булып төшә», — дип, салпы якка салам кыстыра-кыстыра чакыруларына әбекәй озак чыдамый — ризалаша. Алай дисәң дә, театр уйнамый калмый үзе — тагын да мактатасы килеп ялындырган була: «Әллә нәрсә кулым китте әле соңгы араларда, уңдыралмам дип куркам. Картаям, ахрысы ...» Теге якның җавабы әзерләп куелган була инде: «Йөзсылу түткәй, ни дигән сүз ул? Аны синнән дә остарак пешергән кеше күргәнебез юк безнең, әле күптән түгел генә ерак туганнарыбызның туенда булып кайттык — синекенә җитми инде дип, анда да искә алдык», — дигәч, әбекәй бирешә.
Менә бу көнне дә әбекәй әзерләнеп көтте. Аннан бигрәк мин зарыктым әле, чөнки әти белән әни эштә булгач, әбекәй мине дә еш кына үзенә ияртеп йөри. Барасы кешеләрне алдан ук кисәтеп куя: «Колыным да бар инде минем», — дип, кет-кет көлгән була. Шулай итеп, мине дә зур кунак итеп каршы алалар. Мин дә моңа ияләнеп беттем инде, кунакта үз дәрәҗәмне белеп кенә йөрим, артык әрсезләнмим дә, кадерсезләнмим дә. Бу юлы, безне алырга дип, Шакирҗан бабай ат җигеп килгән. Урамда әллә ни суык түгел, шулай да, салкын тимәсен дип, мине пәлтә өстеннән шәл белән төреп чанага чыгарып утырттылар, әбекәй дә шәлен кат-кат урап, пешеренгәндәге кирәк-яраклары салынган төенчеген кочаклап артка карап утырды. Шакирҗан бабай, чананың алдына ук утырып: «Әйдә, малкай!» — дип, дилбегәне бер кагуы булды, ат чем-кара төстәге йонына туктап торган арада бәс сарган сыртын бер калтыратып алды да чананы акрын гына шудырып тарта башлады. Барган саен адымнарын тизәйтеп, юртырга кереште.
Өшәр ерак түгел, өч-дүрт чакрым гына. Озак та үтмәде, без зәңгәр буяулы, агачтан челтәрләп төшерелгән бизәкле капка алдына килеп туктадык. Бер мизгелдән ишектә өстенә фуфайка кия-кия чыгып килүче бер апа күренде. Ул туп-туры әбекәй янына килеп ике куллап күреште, аннан соң мине иңнәремнән тотып өйгә әйдәде.
— Йөзсылу түткәй, кем исемле була әле сезнеке? Бусы кечерәгеме әле?
— Әйе-әйе, Фатыйма, бусы төпчеге — Таһирым.
Үзем турыда сүз чыккач җитдиләнә төшәм. Минем роль — тәрбияле, зур үскән малай.
— Менә бит, безнең кыз Зөһрә исемле, бик яхшы, бергәләп уйнарлар менә, дуслашырлар, — дип сөйләнә-сөйләнә, болыт-болыт пар ияртеп өйгә килеп кердек. Пар таралуга, олылар арасыннан мич ягынарак елышып алгарак чыгам. Оп-па, дияр иде минем әти бу очракта: нәкъ каршымда кара-чутыр кебек бер кызый басып тора. Ике кулы билендә, уң аягын алгарак сузган да дыр-дыр селкетеп тора. Зөһрә шушыдыр инде. Башка вакытта җайлап кына чишенер идем, киез каталарымны, пәлтәләремне салып, үзем элеп куяр идем, бу юлы әллә нишләдем: теге кызның карашы шулай тәэсир иттеме, көтмәгәндәрәк килеп чыктыммы — кадаклаган кебек бастым да каттым. Ә теге кызый керфек тә какмый, туп-туры күземә карап тора.
— Таһир улым, чишен инде! — Әбекәй дәшмәсә, күпме торыр идек икән шулай?
— Зөһрә кызым, бу Таһир була, кунакны каршы ал, бергәләп уйнарсыз, — дип, теге апа оныгын кузгатмакчы була, ләкин кызый аның сүзләренә колак салмый да, мине инә күзеннән үткәреп тикшерүе.
— Һы, бу малай чәкчәк ашый-ашый үзе дә шуңа охшап беткән икән инде, сап-сары сипкелле, борыны да төш кебек кенә. Борын астыннан балы да агып чыккан, әнә-әнә, — дип, бармагы белән төртеп күрсәтә дә көлеп җибәрә. Тавышы яңгырап чыга, колакны ярып, зыңлап-зыңлап китә. Мин «лыч» итеп борын тартып куям — салкында җебегән генә ул, маңка малай дип белдеңме әллә мине?
— Зөһрә, дим, сиңа әйтелгән бит, кунак малаен кыерсытасы булма! Ишетсен колагың! Кара аны!
Шулчак кулына ботинкаларын тотып, мич арасыннан яшьрәк кенә бер абый чыга. Зөһрә дигәннәренең әтиседер инде: чем-кара чәчле, кара мыеклы.
— Исәннәрмесез! Әйдәгез, узыгыз, кыенсынып тормагыз, — дип, безгә юл бирә. — Бир бишне! — дип, миңа кулын суза. Югалып калмыйм, шунда ук шап итеп аның кулын кысам. — Маладис, Таһир! Шәп егет! — ди дә мыеклы абый, миңа күз кыса, үзе, Зөһрәгә ымлап: — Нык тор! — ди.
Мин аның ни әйтергә теләвен төшенеп җитмим, шулай да аның теләктәшлеге көч бирә. Аның бу сүзләре көн дәвамында күп тапкырлар искә төшәчәк, билгеле, чөнки алда мин сөйлисе вакыйгалар нәкъ чәкчәк кебек бер-берсенә ябышын барды, җыйгач, озаклап искә төшереп сөйләрлек олы бер өем хатирә булып укмашты.
Бергәләп бал, ак күмәч белән чәйләп алгач, өлкәннәр озакка сузмыйча эшкә кереште. Әбекәй үз эшен әйбәт белә, чигүле алъяпкычын япты, башына ак яулыгын чөеп бәйләп куйды. Бу рәвешле киенгәч, аның болай да нурлы йөзе тагын да яктырып китә, ләкин кыяфәте җитдиләнә төшә: әбекәй пешеренгәндә артык сүз сөйләшми, бу вакытта аны эшеннән бүлмәвең хәерле — барыбер файдасы булмаячак. Шуңа да мин, кунакта булсам да, әбекәйдән ераграк йөрим. Аңа ярдәм итүче хуҗа апа да йөгергәләп, ул кушканны гына үтәп йөри.
— Казан астына чыра тык!
— Төшне болгат!
— Майны кара!
— Күмерен ал, бераз сүрелсен! — Менә шундый фәрманнар гына бирә әбекәй, башка вакытта йомшак, ягымлы итеп сөйләшә торган Йөзсылу түткәйне алыштырып куйганнармыни?!
Шуңа күрә дә чәйдән соң миңа, теләсәм дә, теләмәсәм дә, Зөһрәгә иярүдән башка чарам калмый.
Зөһрә үзе башта гына усал булып кыланган икән, икәү генә калгач, уенчыкларын күрсәтеп чыкты: аның курчакларының минем өчен ни кызыгы бар инде? «Әйдә мин сиңа бер нәрсә күрсәтәм», — дип, ул караваты астыннан бер тартма сөйрәп чыгарды. Анда бик күп конфет кәгазьләре ята иде. Шулар арасыннан Зөһрә ялтыравык кәгазьне алды да: «Менә иснәп кара», — дип, борын төбенә сузды. Чыннан да, тәмле ис килә иде — шунда ук таныдым: җиләкле сагыз кәгазе. «Минеке дә бар иде мондый», — дигән булдым, борын тартып. «Алма апаны сорарга килгәндә, булачак җизни алып биргән иде, бетте инде. Сиңа да калдырган идем, иртән чәйнәп карыйм әле дип каптым да ялгыш йоттым», — диде дә чылтыратып көлеп җибәрде. Башка күрсәтер уенчыклары калмагач, без качышлы уйный башладык.
Берсендә Зөһрә мич башына менеп качкан булып чыкты. Әбекәйгә бу җаваплы эшен башкарганда якын килергә ярамаганны мин беләм дә ул, ә менә Зөһрә — юк. Гөнаһ шомлыгы, мич башына киптерергә кабак төшләре куйган булганнар. Зөһрә кыштыр-кыштыр килгән арада, шуның берничәсе казанга төшкән. Әбекәй чыжлап торган майга салырга дип иләктәге төшен или-или казанга таба килсә, тегендә кабак төшләре чыжылдап йөзеп йөри, «һай, җаным!» — дип кычкырып җибәрмәсенме әбекәй! Аның тавышына хәтта ки Зөһрә дә куркуыннан тизрәк шылу ягын караган — каравын караган да, күлмәге белән эләгеп калган. Күлмәк шунда ертылып китеп, Зөһрә чатлык арасына мәтәлеп төшкән.
Шуннан безне урамга чыгарып җибәрергә карар иттеләр. Бәласеннән башаяк. «Әбей, тау шуарга барабыз, алайса!» — диде Зөһрә, чыгып киткәндә. Аңа мин булгач әллә ни эләкмәде. «И-и, бала, кайнар майга төшкән булсаң соң!» — дип бот чаптылар да күлмәген алыштырып киендереп тә куйдылар. Шакирҗан бабай — аны Зөһрә «бабаем» дип йөртә — мал карарга чыгып бара иде, аңа безгә күз-колак булырга куштылар. «Бабаемнан курыкма, ул күп сөйләшми, әбей аны коры, ди нигәдер. Шулай да мине бик ярата», — дип кисәтеп куйды урамга чыккач Зөһрә. Ә бабайга нәрсә? Арттан ишек ябылуга юлларыбыз аерылды безнең: ул — лапаска, без урамга таба юл тоттык. Кәнүшнәйләрендә ялманып көткән бозаулары янына бармыйча, безне җитәкләп йөрергә бала-чагамыни ул?
Урамда мин дә, ниһаять, иркен сулыш алдым. Хәзер бөтенесен дә үз кулыма алырга кирәк, егет кешеме мин ахыр чиктә, юкмы?
Алдан сөйләшкәнчә, тау шуарга киттек. О-хо! Биек икән таулары! Җитмәсә, текә дә әле.
— Әйдә, син минем чанада шуарсың, мин менә бу палитилинда, — дип, Зөһрә юмартлык күрсәтте. Аны-моны әйткәнче, чанага утыртып, артымнан «Дрыннын-нын-нын-нын!» дип, этеп төшереп тә җибәрде. Моңа кадәр болай ук биек таудан төшкән юк иде әле, куркуымнан чытырдатып күзләремне йомдым. Күпме төшкәненмне белмим, Зөһрә: «Борыл, борыл!» — дип кычкырды бугай, ләкин мин кая, ничек борылырга икәнне абайлап өлгергәнче, «дыңк» итеп килеп бәрелдем. Аның каравы дөнья тып-тын булып калды, рәхәт итеп әйләнеп тора. Күпме вакыт узгандыр, әкрен генә күзләремне ачсам, өстән алты күз карап тора. Зөһрәнең шомырт күзләрен шунда ук танып алдым, тагын ике түп-түгәрәк күз... аю түгелдер инде? Ә-ә, эт икән. Теге икесе? Таныш түгел бер малай.
— Уф, үлмәгән икән әле, — дип җиңел сулап куйды Зөһрә, күземне ачуга.
— Әйдә, торгызып карыйк, — дип, теге таныш түгел малай кулларын сузды.
Аларга тотынып торып бастым. Теге эт тә сөенгән була, сикерә-сикерә, битемнән яларга маташа.
Күзләремне йомып төшкәндә, чана бераз гына кырыйга алдырган икән, һәм мин өч кешенең колачы да җитмәслек карт өянкегә бәрелгәнмен. Елыйсы килгән иде, борын да җебеп төшкән иде инде, әтинең «Егет кешеләр еламый!» дигән сүзләрен искә төшереп тыелып калдым. Зөһрә алдында да, бу таныш түгел кәтәнә малай алдында да авыз күтәреп елап тораммы соң? Шулай да бу текә тауны буйсындыра алырмынмы?
Ләкин бераздан теге бәләкәй буйлы малай тату гына уйныйсы урында үчекләшә башлый. Зөһрә дә кимен куймый, тегенең бер сүзенә бише белән җавап кайтара:
— Мин барыбер ераграк шуам, син үзең куркак. Фуу, — дип, борын җыерган була шул арада артистланып. — Исе чыкты, шыр җибәрдең әнә.
— Аның каравы мин ераграк сикерәм! — ди тегесе — Рөстәм исемле икән.
— Мине тота да алганың юк бит әле синең. Башта куып тотып кара, — дип, Зөһрә чаба башлый.
Рөстәм чыннан да җитез икән, ике атлап бер сикерүгә, кызыйны куып тота да ега. Зөһрә дә маһы бирми — җавап итеп сугыша башлый.
— Әй, туктагыз, сугышмагыз, — дип, тегеләрне йолыккалый башлыйм, ләкин аерып ала торган түгел, һәркайсы мин җиңәм дип сугыша. Шунда «кытырт» — кайсыныңдыр бер киеме ертылган тавыш ишетелә. Бер мизгелгә тынлык урнаша. Зөһрәнең якасы яртылаш умырылып чыккан икән, җилфердәп тора. Менә шунда туктарга кирәк тә бит! Юк, Зөһрә аны бер кулы белән сыпырып алгандай итә дә янә Рөстәмгә килеп ябыша. Болары чукынып китсен иде әле, миңа нишләргә соң? Кушылып сугышыр идем, кунак малайга алай килешми. Аптырап, Рөстәмнең пәлтәсенең бавыннан тарта башлыйм. Шунда башка бер уй килә!
— Әйдәгез, сикереп карыйк, кем ераккарак сикерә — шул җиңә!
Тегеләр туктап кала. Шуннан торып басып өсләрен каккалыйлар да берни булмагандай ризалашып сикерергә урын эзли башлыйлар. Иң кыю фикер кем башына килгәндер дисезме? Дөрес, Зөһрәнекенә: инеш аша сикерәчәкбез.
Чишмәгә китәбез. Беләм инде, Рөстәм кыр кәҗәсе кебек елгыр, ул җиңәчәк. Аннан бер башка озын була торып җиңелеп ятып булмас, кыз кешегә дә бирешмәскә кирәк.
Чишмәдән берничә адым киткәч, басмалары бар икән, шуның янында карны таптап такырайтып бе тергәннәр. Менә шул урында сикерергә кирәк. Зөһрә тиз генә санап та ала:
Бер, ике, өч, дүрт, биш,
Мич башыннан егылып төш!
Рөстәмгә чыга. Кызу канлы малай икән:
— Син хәрәмләштең, дөрес санамадың, шундый санамыш буламыни? — дип тезеп китә.
Күз алдына яңа дустымның әле иртән генә мич башыннан мәтәлүе килеп баса да көлеп җибәрәм.
— Бүген генә егылып төштең бит әле, — диюем була, күз алдында йолдызлар биеп ала.
— Ярар, синеңчә булсын, үзем сикерәм, — дип ризалашам тизрәк, кызлар белән әйткәләшеп торырга, егет кеше дә әле мин!
һәм артка таба берничә адым китәм дә, «Бер-ике- өч!» дип йөгереп килеп сикерәм... һәм, аяк астында каты җир тоюга, авызлар ерылып китә. Шулай да җитдилегемне сакларга тырышам: имеш, минем өчен бу сикереш чүп кенә!
Икенче булып Зөһрә сикерә, өченчегә Рөстәм чабып килә. Шулчак күз кырые белән генә басма читеннән Зөһрәнең аяк сузганын күреп калам, һәм бер мизгелдән «чултыйк!» — Рөстәм инешнең кап уртасына килеп төшә, һәм кап-кара киез каталары, мамыктан бәйләнгән бияләйләре белән дүртаяклап басып кала.
— Чу-кын-ды... — ди Зөһрә әкрен генә, һәм җәһәт кенә Рөстәмне артка таба сөйрәп чыгара. Тегесе нәрсә булганын аңлаганчы, кызый үзе минем артка качарга өлгерә.
— Ну, беттең инде! — ди Рөстәм, тизрәк аягын кага-кага, ләкин атлаган саен, аның юеш каталарына күбрәк кар сылана.
— Тиеп кара, әнигә әйтәм! — ди Зөһрә.
— Мин сине үзем әйтәм әле әнигә, — ди дә Рөстәм әнисен исенә төшерепме, әллә кайткач юеш каталар өчен эләгәчәген уйлапмы, авызын чалышайтып елап та җибәрә. Рөстәм урынында мин дә елар идем, аны жәлләп куям.
— Син уйлап чыгардың сикерүне, син гаепле, — дип, миңа да эләгә ул арада.
Ул инде әнә елый-елый кайтып бара, ә Зөһрә артыннан үчекләп кала:
Елак-елак, елкы колак,
Карама таяк, карт әтәч!
— Әйдә, озатыйк Рөстәмне, — дим.
— Озатты ди менә, көтеп тор! Аның елаган тавышына әнисе йөгереп чыгып кирәкне бирер, — ди Зөһрә, берни булмагандай. — Әйдә, кайта торыйк, аның әнисе бүген барыбер безгә киләчәк болай булгач.
Чананы тартып, аңа иярәм. Бераз киткәч, ул кырт борылып туктап кала.
— Синең тимергә телеңне тигереп караганың бармы? — дип сорый ул кинәт.
— Бар, — дим.
— Авыртканчымы?
— Юк, авырта башлауга алам.
— Ә минеке авыртмый, — ди ул, мактанып, һәм чанага ятып телен алгы тимеренә ябыштырып та куя.
«Нишлисең?» дип әйтергә дә өлгермим, кубарып та ала.
— Әл-ләл-ләл, әчеттерә, — ди ул, иреннәрен кысып. — Хәзер син.
— Юк, — дип карышып карасам да, Зөһрә: «Авыртмый ул, аны-моны сизгәнче, тартып алырга гына кирәк», — дип үгетләгәч ризалашам.
Тиз ябыша каһәр — тик менә алырга куркыта.
— Ал инде, ал, — ди Зөһрә.
«Алалмыйм, куркам» дип әйтмәкче булып мыгырдыйм.
— Тиз бул, алалмыйсың аннары, — дип түземсезләнә, минем тел чымыр-чымыр итә инде.
— Ы-ы-ы-ы-ы-ы-ы-ы-ы, — дим, көчлерәк итеп.
Зөһрә иелеп, ике кулы белән каплап, сулышы белән минем телне җылыта башлый. Шулчак безне бер төлке бүрекле абый куып тота.
— Колак тешләшәсезме әллә? — дип төрттерә ул ерактан ук.
Зөһрә теге абыйны күрүгә сикереп тора да: «Тизрәк бул инде, нәрсә маташасың?» — дип, минем башны чанадан аерып та ала. Телем чанага ябышып калгандай тоела башта, аннан соң авызга сыймый башлый. Ул арада Зөһрә теге абыйга кар атып кала. Көлә-көлә чаба төлке бүрекле абый, аңа рәхәт. Ә минем авызда — утлы күмер! Шушы кызның сүзен тагын бер тыңласаммы? Исемем Таһир булмасын, егет кеше дигән ат күтәреп йөрмим дә!
— Авыртамы? — ди Зөһрә кәефсез генә.
Мин турсаеп барам. Тизрәк кайтып җитәргә иде, әбекәйнең чәкчәге пешкәндер инде, түгәрәк төш йөздереп, җылы чәй эчәр идем, ичмасам.
Тагын биш-алты өй арасын маҗараларсыз гына кайтып җитәбез. Мин тагын бер җиңел сулап куям. Ниһаять, җылы өйгә керәбез дисәм — Зөһрә миңа умырылган якасын күрсәтә. Күрсәләр беттек, янәсе.
— Кайттыгызмы, балалар? — ди аз сүзле Шакирҗан бабай, безне күргәч. Мал чиләге тотып келәткә барган җиреннән туктап, безне баштанаяк күздән кичерә дә, үзенчә дүрт саннары төгәл, бурыч үтәлде дигәндәй, юлын дәвам иттерә.
— Син минем арттан керерсең, тиз генә пәлтәңне салып эләрсең, күрмәсләр әле, — дип, үземчә үгетләгән булам.
— Юк, әбей кайтып керүгә мине әйләндереп карый башта, аннан соң гына чишенергә була, — ди Зөһрә. — Берәр нәрсә уйларга кирәк...
Аның нәрсә уйлаганын алдан белсәм яисә алдан күрү сәләтем булса, ай-ваена карамыйча өйгә кереп шыпырт кына, хәтта ки чәкчәкне пешереп, кайтыр сәгать җиткәнче кымшанмыйча да бер почмакта утырыр идем, валлаһи. Ләкин шушы ут кебек кызның чәнечкеле йомгак икәнен алдан белмәвем белән харап булдым мин ул көнне.
Бабай чиләген келәттә калдырды, чанага зур савыт утыртып, чишмәгә юл тотты. Аның китүен генә көткән кебек, Зөһрә арт бакча капкасының келәсен ычкындырды да мине дә үзе артыннан әйдәп утарга алып чыкты. Киртә белән уратып алынган утарда бер дистә тирәсе сарык бәрәннәре белән печән кетердәтә. Араларында зур мөгезле тәкә дә бар. Зөһрә бәрәннәрне сөймәкче булып киртә арасы на кулын тыкты. Тегеләре чәчелде дә бетте. Тәкә генә алгы сыйрагы белән тибенеп сарыклар алдына чыгып басты. Аның болай кылануы кызыйны котыртты гына, ахры. Ул мәче җитезлеге белән киртә аша тәкә алдына сикереп төште һәм янә улакка сикерде.
— Таһир! Әйдә тәкә котыртабыз! Теге баштан бу башка кем тиз генә тәкә алдыннан йөгереп үтә — шул...
— Юк, йөгерәсе килми минем, — дип, аны бүлдереп карыйм. Ләкин бу кызый «юк» дигән сүзне аңламый бугай.
— Әйдә инде, куркасыңмы әллә? — Белә ул нәрсә белән алдырасын! Курка ди, нишләп куркыйм ди, егет кеше лә мин! Шулай дип батыраеп утар эченә кереп басам да, теге тәкә аны-моны аңышканчы, каршы якка йөгереп үтәм.
— О-хо! — ди Зөһрә, торып басып. — Хәзер мин!
Ул да мәче җитезлеге белән каршы якка йөгереп үтә. Сарык тәкәсе, аңлапмы-аңламыймы, безне күзәтүен дәвам итә. Бу уен миңа да кызык була башлый, хәзер без икәүләп кара-каршы йөгерәбез. Биш-алты тапкыр шулай йөгереп үтәбез, җиденчесендә нәкъ арт ягыма «дык» итеп берәү китереп бәрә. Аякларым җирдән аерылганын сизеп калам һәм бер мизгелдән «лап» итеп, ләкин йомшак кына бишеккә салган бәби кебек печән тулы улакка килеп төшәм. Тәкә инде бу, тагын кем булсын!
Зөһрәнең теге «Чу-кын-ды!» дигән «фирменный» сүзен ишетеп калам. Күз алдында йолдызлар вальсы тәмамлануга, астыма җылы йөгергәне тоела башлый. Юк, юк, астымны юешләткәнмен түгелме соң?! Авыртуны курку алыштыра, куркуны — гарьләнү. Ләкин еларга ярамый. Егет кешеләр... Ләкин күз яшьләре мине тыңламый инде, мин гарьлегемнән бөтен дөньяга ишетелерлек игеп кычкырып елап җибәрәм. Күңелнең әллә кайсы бер почмагында «Хәзер Зөһрәгә яка өчен эләкмәячәктер инде» дигән хыянәтчел бер уй йөгереп уза... Ул арада җәһәт-җәһәт атлап, бабай килеп җитә. «Нәрсә булды инде тагын, улым?» — дип сөйләнә-сөйләнә, ул мине күтәреп ала, шунда күзгә утар кырыена өелешеп, өннәре алынып карап торучы сарыклар чалынып кала. Мин хәтта аларның күзләрендә кызгану хисен тойгандай булам, ә менә Зөһрәнең карашында кызыксынудан битәр берни юк. «Ну, эләгә хәзер аңа әбекәйдән» дигән татлы уем да акланмый.
Мин акырып елаган, Зөһрә туктаусыз такылдаган, аз сүзле бабайның да теле ачылып оныгын битәрләгән хәлдә шау-гөр килеп өйгә килеп керүебез ике әбине дә сагайта, әлбәттә. Эшләре никадәр генә җаваплы булмасын, бүленми хәлләре юк. Әмма әбекәйнең чәкчәге уңган, үзеннән канәгать чакка туры килдек — ул тыныч кына мине юатырга кереште, ә Зөһрәне акылга утырту вазифасын әбисе үз өстенә алды. Бабайга да күз-колак булмаган өчен каты гына эләкте. Ул янә дәшмәс булды. Кулын селтәде дә чыгып китте.
Ә иң зур гарьлек алда иде әле: миңа мәҗбүриләп Зөһрәнең колготкаларын, гамажын һәм оекбашын кидерделәр. Өйгә кайткач, әни кием алыштырганда, сигез күгәргән, сыдырылган урынны санады, телем турында әйтеп тормадым инде. Аның каравы әбекәйнең чәкчәге тәмле чыккан иде — күчтәнәчкә төйнәп җибәргән тәмлүшкәләрнең иң истә калганы шул булды, тәме әле дә кышның шушы озын бер көнен искә төшереп тел очында тора. Хәзер инде мин бу көн турында Зөһрәдән кача-поса балаларыбызга сөйлим. Ул сөйләмәскә куша — ояла бугай. Улларымны «Егет булыгыз!» дип искәртергә дә онытмыйм.