(Хикәянең дәвамы)
Шул көннән алып Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар. Төшемдә шуны күреп саташам. Иртән торуга, киенмәстән, битемне юмастан, мин абзарга, Алмачуарны карарга, аның исәнлеген белергә йөгерәм. Исән, бик исән!
Ул, әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә, үзе көннән-көн матурлана, асыллана бара.Хәзер авылда аңа тел тидергән кеше юк. Һәркем аңа: — Күз тимәсен, сөбханалла! Бигрәк асыл сөяк нәрсә икән! Яхшы нәселдән шул!.. — дип кенә карыйлар.
Тирә-якта асыллыгы, сылулыгы белән генә түгел, тавышы, җиңел, җитез, килешле һәм акыллы уйнавы белән минем Алмачуарга тиңдәш булырлык бер колын күренми дә, ишетелми дә.
Җәй, аның артыннан көз үтеп китә. Әллә нинди карлы, яңгырлы, болытлы чаклар килә. Мин иртәгә Покрау бәйрәме дигән көндә ничектер иртәрәк уяндым, шулай да торырга иренеп ятам.
Кайдадыр, кемнәрнеңдер нәрсә хакындадыр ашыгыч- ашыгыч сөйләшкәннәре ишетелә.
Нидәндер йөрәгем жу-у итеп китте.
Колак салдым. Әткәй белән әнкәй чаршау артында пыш-пыш сөйләшәләр. Тавышларында әллә ни бар: куркалармы, кайгыралармы, нәрсәдәндер, кемнәндер яшерергә телиләрме? Бернәрсә белмим.
—Син аңа белдермәскә тырыш! Ишетмәсен! — диде дә әткәй, кулындагы арканын җилкәсенә салып, тиз генә чыгып китте.
Мин тагы курка төштем.
—Ни бар, әнкәй, ни бар?.. — дип, әнкәйнең итәгенә барып асылдым.
—Юк, балам, бернәрсә дә юк... Сиңа торырга иртә әле, бар, ят... Менә мин мичкә ягам да белен пешерәм... Самавыр кайнагач, эссе беленгә уятырмын, — диде.
Күңелем тынычланмый, ятсам да, күземә йокы керми.
Әни мич алдында, чыж-пыж итеп, нидер кыздыра калды, мин аннан-моннан киендем дә урамга чыктым.
Каршыма Апуш килә:
—Их, малай, бәхетең бар икән... Исән калган бит, —ди.
Мин шашып киттем:
—Ни бар?.. Ни булган? Кем исән?
Апушның күзләре дүрт булды:
—Әй тавык баш! Шуны да белмисеңме?.. Бүген тауга бөр көтү бүре килгән. Дүрт колынның бугазын чәйнәп, каннарын эчкәннәр, үтереп киткәннәр... Синең Алмачуарың үлмәгән, тик азрак яраланган гына... — ди.
Башыма нидер булты, телем тотлыкты, сүз әйтә алмый катып калдым.
Апуш, моны күргәч:Тиле, нәрсә торасың? Бар, йөгер! Әнә алып кайтып киләләр, — дип, түбән очка, күпергә таба күрсәтте...
Чыннан да, ул яктан бер көтү халык әллә ничаклы бияләр, тайлар, колыннар куып киләләр иде.
Үземне-үзем белмәдем, шул якка очтым.
Ни күрим!
Зур арбага безнең кола ат җигелгән: тәртә янына бурлы бия бәйләнгән, ул бертуктамый кешни, кайдадыр китәргә, ычкынырга азаплана.
Арба янында әткәй килә...
Якынрак баргач, тагы авыр хәл: минем Алмачуарым, аяк-кулы бәйләнеп, арбага салынган...
Ни эшлим? Аптырадым. Каттым...
—Әткәй, безнең колынны да үтергәнмени? — дип кычкырып җылап җибәрдем.
Әткәй мине иркәләп култыгына алды:
—Җылама, Закир... Дүрт колынны үтергәннәр... Безнеке исән... Тик азрак арткы ботыннан тешләнгән генә... Шул ярадан кан күп акмасын дип кенә бәйләп арбага салдык, — ди.
Яра тирән түгел икән. Минем бәхет җиңде: көн-төн карау аркасында, бер атна дигәндә минем Алмачуарым бөтенләй элекке хәленә кайта алды. Тик аның уң ботында бер илле чаклы яра булып, бүренең ике теш эзе генә ак җонлы булып сузылып калды...
Алмачуарым белән бергә мин дә авырган — йокымны, ашау-эчүемне югалткан идем. Ул терелеп уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым.
Кыш шулай үтеп китте.
Икенче яшькә чыкканда, бездә яз көне тайның ялын, койрыгын бөтенләй кыркалар: кырыкмыш ясыйлар. Мин алай ямьсез итеп боздырасым килмәде: маңгай чәчен күзенә төшмәслек кенә ясап, тип-тигез кистердем.
Бу хәзер, алдан караганда, рус боярларының матур кызлары кебек күренеп тора. Ялны да башкалар кебек бөтенләй бетертмәдем: бер чирек кадәрлерәк калдырып, үзеннән-үзе дулкынланып, күперенеп тора торган итеп төзәттердем генә.
Әнидән алып ул ялга ике яклап чуклар, тасмалар тактым. Койрыкны да бүтән кешеләр кәбестә күчәне кебек, ялангач беләк кебек ямьсезләп кыралар. Моңа да якын җибәрмәдем: сөяктән түбән ягын гына кистеләр дә матурлап түгәрәкләделәр. Кырыкмыш тайлар бигрәк тә язгы сабан өстендә йолыккан карга кебек чырсыз булып йөриләр. Минем Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр җегете кебек чибәр булды.
Мин моны Әпсәләм байларының берсендә әтиләр ялланып урак урырга йөргән чакларында күргән идем. Шулай итик дип сөйләп биргәч, әти карышмады:
—Их, балам, көенечкә генә булмаса ярар иде синең бу кылануларың, — диде дә бөтенләй мин әйткәнчә эшләде.
Авылда минем тайның болай матур кыркылуын күргәч, малайлар таң-хәйранга калдылар... Алдагы елларда башкалар да шулай ясый башладылар.
Җәй, көз, кыш үтә. Яз килә.
Минем Алмачуар өченчегә керә. Авылда, бу яшькә җиткәч, тайларны «беренче сабанга керде» дип сөйлиләр. Акрынлап, җиңелчәләп җигә башлыйлар.
Мин үзем моңа якын китермәдем.
Безнең Алмачуардан башка ике атыбыз бар. Бурлы бия быел кысыр калды. Ул бура кебек таза, калын булып симереп китте. Берүзе биш атның эшен эшләрлек. Кола айгыр да аңардан күп калышмый. Шулай булганга, әткәй дә Алмачуарны юк-барга җигәргә дип тел кузгатмый. Сафа бабайның: «Бу колын ике агасына охшаган, бу чабышкы булыр», — дигән сүзен ул да онытмый булырга кирәк. Ләкин гөлләр чәнечкесез булмый икән шул. Гөнаһ шомлыкка каршы: «Тарыны йомшакка чәчсәң, чүп басып харап итә», — дигән дә, әткәй Кысылдык башкортларыннан мәңге сабан-сука кермәгән бер җир, каты чирәм сатып алган. Тимер сабанны чыдатырлык түгел — урыны-урыны белән ташлы, чыбыклы җирләре дә бар. Шуңа күрә әллә кайчаннан кузгалмый яткан авыр төрән сабанны тартып чыгаралар. Моны ике ат йөртә алмый. Дүрт, иң азында — нык, таза өч кирәк.
Үзара сөйләшкәннәр дә өченчегә Алмачуарны җигәргә булганнар. Моны ишеткәч, мин, җыларга җитешеп, әткәйгә бардым.
—Ни бар? Кем тиде? — ди.
—Берәү дә тимәде! Ник минем Алмачуарны сабанга җигәсез? — дидем дә түзә алмый җылап ук җибәрдем.
Минем тавышка әнкәй дә килеп керә. Ул Алмачуарны миннән көнләшә булса кирәк. Кайчан гына шул турыда сүз чыкмасын, мине тиргәргә, каһәрләргә тотына. Әле дә әткәй ни барын сөйләп бетмәде, әнкәй, миңа каршы кызып, ачуланып китте:
—Фу, Илаһым, — ди, — нинди бәла-каза килгән дип торам... Бер тай өчен адәм шулчаклы акырыр икән, — ди.— Әллә аны гомер буена җикми асрар идеңме? Менә тилергән нәрсә!.. — ди.
Әткәй ачуланмый, кызмый, мине юатырга тырыша:
—Чү! Закир, алай юк өчен җылап барма, — ди.— Бернәрсә дә булмас, без аны буразна яклап очка гына җигәрбез... Үзең ат куарсың... Карап кына йөртерсең, — ди.
Мин аның саен ярсыдым, аның саен җылый бирдем. Ашарга чакырдылар — кермәдем. Самавыр кайнаган, диделәр, аңа да карамадым. Туктаусыз җыладым да җыладым; шулай җылый-җылый барып, эштән чыгып, бакча буендагы такта өстендә йоклап та калганмын.
Уянып китсәм, ишегалдында түшәктә ятам.
Төш ауган. Кояш түбәнәеп бара. Дөнья бик рәхәт кенә, талгын гына тора. Йортта бер кеше дә күренми. Сабаннар, арбалар да юк, капка тулы ачык тора.
Сикереп тордым да абзарга йөгердем.
Барсам, ни күрим?! Минем Алмачуар, озын тезген белән бәйләнгән хәлдә, улакның бер башыннан икенче башына йөреп тора. Ахрысы, сагынгандыр: мине күрүгә кешнәп үк җибәрде.
Телләребез сөйләмәсә дә, без бер-беребезне бик тирән аңлыйбыз. Мин килеп күренүгә, ул шатланып ук китте; өстен, ял, койрыгын тазартканда, йөзеннән сыйпаганда, айгырым бертуктаусыз «иһи... иһи...» дип йомшак кына кешнәп, иркәләнеп тора.
Улагын төзәттем, коега илтеп су эчердем дә өйгә кердем.
Әткәй ярым шелтә, ярым елмаю белән каршы алды:
—Җылак малай! Җиңдең бит, ахрысы!.. Вилдан абзыйларың да безнең белән бергә янәшә чирәм алганнар икән, шулар белән алмашлап сөрергә булдылар... — ди.
Шатлыгым йөрәгемнән тулып таша. Җир-күге, бөтен дөньясы — минем шатлыгымнан һәммәсе бииләр кебек тоела.
Бүген әни яныннан китмәдем. Ни кушса, барын-барын тыңладым.
Утын керт, диде — аны керттем. Каз бәбкәләрен Өзән елгага илтеп кайт, диде — аларны илттем. Тавыклар йомырка салгандыр, ояларны кара, диде — аңа йөгердем.
Әткәйләр киткәндә, катык оеп җитмәгән, икмәк тә пешеп өлгермәгән; шуңа күрә азык алмый киткәннәр икән, аларга ашарга илтергә кирәк булды.
—Бар, Мохтарга әйт, — диде, — аркылы агач белән тотарсыз да яланга икмәк белән катык илтеп кайтырсыз, — диде әнкәй.
Бер сүзенә карышмадым, тик:
—Мин үзем генә дә илтә алам, әнкәй, — дидем.
—Булдыра алмассың, катыкны түгеп әрәм итәрсең, икәү барыгыз, — дигәч, аңа да күндем.
Яланга баргач, безнекеләр янында сабан сөрә торган Апуш мине көлеп каршы алды:
—Ну, малай, эт икәнсең, җиңдең бит, Алмачуарны җиктермәдең бит, — ди. — Әйдә бирешмә, Закир, чабышкы буласы асыл сөякне сабанга җигеп әрәм иттермә, — ди.
Бу юлга җиңүен җиңдем...
Әмма бу җиңүләр миңа бик кыйбат төшкән чаклар да булды.
Мин берәр төрле карулаша башласам, тыңламасам, хәзер күз алдыма Алмачуарны китереп куялар.
—Бик күп сөйлән тагын! Алай бик каршылансаң, Алмачуарыңны тотарбыз да урманга җигәрбез, — дип куркыталар.
Моңа җавап кайтарырга сүзем булмый, телем киселә: үземне җиксеннәр, аңа риза, тик минем Алмачуарыма гына тимәсеннәр.
Тирә-якта ат тану белән дан чыгарган Сафа бабай:
—Бу колын үзенең ике агасына охшар, алар кебек чабышкы булыр... — дигән иде.
Һәммә кеше дә шулай юрыйлар. Урманга, тауга-ташка, сабан-сукага җиксәң, ул ничек чаба алачак? Аңарда нинди чабышкылык калачак?! Ни булса булыр, авырга җиктермим, менәм, чабыштырам, чабарга өйрәтәм, тирә- якта беренче чабышкы ясыйм!
Менә күптән көтелгән көн килеп җитте.
Бүген сабан туе!
Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торганы — бик зурысы, бик шәбе! Данлыклы чабышкылар җыелалар. Атаклы көрәшчеләр киләләр. Исемле йөгерек ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә килеп китә торган зур көннәрдәндер. Айгырым сыналмаган түгел. Өченче яшенә чыккач та менемгә өйрәттек.
Шуннан бирле авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды. Әйтәсе дә юк, һичкемнең аты минем Алмачуарга якын килмәде. Кузгалып китү белән, мин очам, башкалар күз күреме җир артта калалар.
Күрше авылларның атлары белән дә ярышкаладым. Болар арасында күп сабан туйларында беренче, икенче килгәннәр дә бар иде. Алмачуар боларны да бик җиңел, бик уйнап уза иде.
Әмма... әмма бу сабан туе башкарак. Әллә кайдагы, тау эчендәге башкортлар дан тоткан чабышкылары белән килгәннәр, диләр. Араларында бер күк бияне бик мактап сөйлиләр, үткән ел Өфе каласында чаптырганда, бөтен атларны адәм көлкесенә калдырган, диләр.
Башкаларын уйламыйм да. Менә шул күк бия мине куркыта. Кайдан гына килеп чыкты икән соң ул гөнаһ шомлыгы нәрсә!
Әткәй белән Сафа бабай да минем хәлне бик аңлыйлар булса кирәк. Чаба торган атны бөтенләй башкача әзерләргә тиешле була икән: заманында күп чабышкы асраган Сафа карт, яз чыккач ук, әткәйгә моның юлларын өйрәтте: нәрсә ашатырга, ничек эчертергә, көн саен ничек аз-аз гына йөртеп кайтарырга — һәммәсен әйтеп бирде. Аның белән генә дә калмыйча, һәр көн диярлек үзе килә, карый, яңадан өйрәтеп китә.
Сабан туена бер атна калгач, бигрәк каты тотына башладылар. Печәннең корысын гына бирәбез, бүлеп-бүлеп солы салабыз, азлап-азлап апара суы эчерәбез...
Әти иренми, көн-төн карый. Мин аңа ияреп йөрим. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык җефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч каеш белән тарттырган кебек нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара.
Ул электән дә ашауга бик назлы иде. Ахрысы, ярыш көннәренең якынаюын сизәдер, үзен-үзе бик артык саклый башлады... Шуның белән бергә аны тыюлар бик авырайды.
Мин башка һичбер малайны мендермим. Йөрергә чыкканда, һаман үзем менәм. Шул вакытларда кайда гына булса да, нинди генә булса да, атланып кына барырга кирәк чакта да, башка берәр ат арттан килеп уза башласа, тыеп тотармын дип уйлама, — авызлыкны тешләп ала да канатланып оча гына!
Бер дә шик юк, Алмачуар тиз арада сабан туе буласын белә, анда үзенең чабачагын да сизә һәм шуңа бик нык әзерләнә. Минем әзерләнүем дә аныкыннан ким түгел.
Әткәй белән Сафа бабай, шаяртыпмы, чынлапмы, кайбер вакыт башка берәр малайны мендереп чаптыру турында сөйлиләр:
—Син яшьсең. Алмачуар да әле зур җирләрдә чабып өйрәнмәгән, — диләр.
Мин якын да килмим. Тагы әйтсәләр, күзләрем яшәрә башлый.
Сафа бабай мине юата:
—Ярар, балам, ярар, ни күрсәң, үзең күрерсең, узсаң да — үзең, уздырсаң да — үзең!— ди.
Бүген бөтен авылның асты өскә килә. Әллә ничә йөзләп егетләр ат менеп чыкканнар да, яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар, кайсы атта, кайсы җәяү, өйдән өйгә йомырка сорарга чыкканнар. Аларга яшелле-кызыллы буяуга буяп әзерләп куйганнар. Хатын-кыз бертуктаусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән өйгә йөгерәләр.
Башка сабан туйларында мин дә шулар эчендә кайнаша идем. Бусында күңелем ул якка бармый.
Алмачуарның йөрәге түзми, баскан җирендә тора алмый. Мин, атка менеп, берничә мәртәбә урап кердем. Яраулануы җитсен дим.
Сафа бабай әйтә: «Яраулануы килмәсә, иң шәп атлар да артта калалар», — ди.
Камчының бик зәһәрен әзерләделәр. Аңа әтидән беләзеккә эләрлек итеп элмәк куйдырдым. Өскә кызыл киҗеле күлмәкнең калынын кидем. Түбәтәй төшеп кала, диләр, чабарга барган малайларның күбе аны кими, башларына яулыкмы-ниме, бернәрсә генә бәйлиләр.
Мин дә, әнкәйнең сандык төпләрен актарып, бер яшел яулыгын эзләтеп алдым. Кызыл яулыкны яратмыйм. Минем ат чибәрлектә беренче: аңа атланган малай да начар күренмәсен дим.
Мәзин өйлә намазына азан әйтергә дип манарага менгән генә иде, тагы Сафа бабай килде:
— Атлар китәргә вакыт җитә, әйдәгез, мәйданга барыйк, — ди.
Йөрәгем суга, тәнем бераз калтырый, күкрәгем никтер кысып-кысып ала.
Алмачуар миннән дә яманрак тынычсызлана.
Әти айгырны җитәкләде, мин аякны чишендем, чалбарны салдым да бер кулга камчы белән яшел яулыкны алдым.
Өчәүләп Җамали карт тыкрыгыннан туры мәйданга таба карап киттек.
Безнең авылның кояш батыш ягында зур киң бер сырт бар. Сабан туен һәрвакыт шунда ясыйлар.
Бер якта аллы-гөлле, кызыллы-яшелле чүпрәк диңгезе үзалдына дулкынланып тора, — болар хатын-кызлар. Икенче якта, бик куе булып, ирләр бер түгәрәк ясап оешканнар. Монда көрәш барадыр. Болардан читтә бала чага, карт-коры, сатучы-фәлән, ат, арба, белмим, әллә ниләр кара болыт кебек бөтен сыртны каплап алганнар.
Бераз еракта, басу киртәсе буендарак, атлар йөреп тора.
Кайберенең өстендә яулыклы малай, кайберләрен икенче атка менгән кеше җитәкләп йөртә... Барының да эчләре суырылганнар. Бары да карап торырга сөлек кебек маллар. Болар — чабышкылар.
Без теге халык диңгезеннән сулга, шул чабышкылар йөргән якка таба киттек. Боларга якынайган саен, минем Алмачуарның сабырсызлыгы арта бара иде.
Ул арада мәйданнан Садыйк абзый атка атланып килеп чыкты. Кулында зур таяк, аның башына кызыл башлы сөлге эленгән... Ул чабышкыларга якынрак килде дә:
—Вакыт җитте, китә башлагыз, алдан китүчеләр Ялгыз каен янында көтәрләр, — дип кычкырды.
Мине Алмачуарга күтәреп мендерделәр, яулыкны урадылар; кәләпүшне әткәйгә бирдем.
Башка сүз әйтмәделәр.
Тик Сафа бабай гына:
—Башта бик каулама, аерманың бу ягына чыккач, кызганма, нык сук! Берүк тезгенеңне иркен куй! Тарткалап баруны ярата торган мал түгел бу! — дип, кат-кат әйтеп калды.
Без, Ялгыз каенга карап, үзеннән-үзе очарга барган атларыбызны көч белән тыя-тыя киттек.
Ялгыз каен бездән унбиш чакрым.
Башка елларда булса, җиде-сигез чакрымнан чаптыралар иде, быел, төрле җирләрнең данлыклы атлары килгәнгә, шулай ерактан куйганнар, диләр. Ялгыз каенга ничек килеп җиткәнне белмим. Бу — бик артык газап булды. Әлбәттә, атлап кына барырга кирәк. Алмачуарны тыяр хәл юк. Алда яисә артта берәр ат күрсә, авызлыкны тешләп ала да оча гына. Мин барып җиткәндә, атларның күбесе андалар иде инде. Ерак китмичә, туктаусыз йөреп торалар.
Боларны күргәч, каушап калдым: берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе асыл маллар. Өметем азаеп ук калды. Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел!
Теге данлыклы Күк бия дә килеп җитте. Күрүгә, шуңардан күзләремне алмадым. Гаҗәп бер мал икән: кыска яллы, сирәк койрыклы, чандыр гәүдәле нәрсә. Очасы тар, бер якка бераз чалыш, аркасы бераз бөкрерәк. Әмма күкрәк дигәне бөтенләй арысланныкы — шундый киң, шундый нык күренә. Тезләре ике яккарак китеп тора, бәкәлләренә карагач, тагы хәйран калдым: алар шундый озыннар ки, мин гомеремдә андыйны күргәнем юк. Күзләре зурлар, — уйнап, ялкынланып торалар. Өстенә кечкенә, кап-кара, башы бөтенләй ялангач, кулына камчы тотып, бер башкорт малае менгән. Кечкенә булса да, күп чапкан малайдыр, ахры: бер дә каушамый, атның холкын бик белгәнгә охшый.
Чабышкылар арасында иң тыныч торганы шул Күк бия иде.
Атлар килеп бетте, Садыйк абзый безне тезә башлады. Бусы бик зур бәла икән: инде тигезләп тездем генә дигәндә, йә берәүнең аты кузгалып алга китеп бара, йә баскан урынында тора алмыйча кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде:
— Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! — дип кычкырып та җибәрде.
Ул «һайди»ның «һ»сен әйтеп бетә алмагандыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар.
Башкалар кая киткәннәрдер, узганнардырмы, артта калганнардырмы, — белә алмадым. Урыннан кузгалуга, без өч ат: мин, Күк бия, тагы бер җирән чабышкы, бер беребезгә бәрелә язып, янәшә оча идек.
Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы — әле дә аерып җитә алмыйм. Агачлар, елгалар, зур-зур баткаклар — алда ничектер күзгә чалынырга өлгерә алмыйлар, без аларны яшен кебек үтеп тә киткән булабыз.
Аер кул дигән бер тайгак елга бар. Бу юлда иң куркыныч нәрсә шул диләр иде.
Очкан кошлар кебек, без, бер-беребезне таптап, узып, каулашып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек, ләкин ярның янында Күк бия белән минем Алмачуар гына иде, өченче иптәш — җирән чабышкы — малае белән баш түбән шунда баткакка чумды булса кирәк.
Инде икәү ярышабыз...
Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янына кала.
Тагы бер баткак; минем башым әйләнә, үзем егылам кебек булам. Күңелгә шөбһә килә; күзне йомам да Алмачуарның ялларына тотынам. Ачсам, баткакны чыкканбыз, ләкин Күк бия миннән өч-дүрт сажин алдан оча.
Инде якынлыйбыз да бугай, авылның манаралары күренгән кебек була.
Гайрәт белән бер тартам, камчы белән уңга-сулга җан ачуы белән сугам. Алмачуарым «эһ» дип суырып ала да күз ачып йомганчы Күк биянең алдына барып чыга...
Менә авыл, әнә басу капкасы, менә сырт өстен каплаган кара болыт кузгала!
Чабышкы ияләре безгә каршы ат өстендә киләләр. Арада әткәй дә күренеп кала.
—Һайди, Закир, тагы бер сук! Тагы бер! Тагы!
—Һайди, Алмачуар!
—Һайди, Күк бия!
—Һайди, Алмачуар!
—Һайди, Күк бия!..
Ике яклап безне каулыйлар... Кычкыралар, сугалар, шаулашалар.
Ләкин Алмачуар белән Күк бия бөтенләй диярлек янәшә киләләр.
Тагы бер тартып җибәрдем, тагы бер бөтен гайрәтем белән уңнан-сулдан сугам...
Алмачуар «эһ» дип бер суырып ала да, Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез...
Кара болыт икегә ярыла.
Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!
Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәхшәр көне!
Старостаның бер кулында яшел чапан — бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге — бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.
Тузан, шау-шу эчендә староста, ялгышмы, ничектер чапанны күк биягә сузды, минем Алмачуарның муенына сөлгене ташлады:
—Син икенче килдең бугай, — ди.
Ни эшләгәнемне белмәдем, күз алдым караңгыланды, камчы белән уратып-уратып старостаның йөзенә селтәдем дә, кызулык белән Күк биядән чапанны тартып алып, бу кара болыт эченнән чыгып, читкә киттем. Камчы тигәндерме, юкмы — белмәдем...
Аны карап торырга вакыт та юк: чабып килгән атны туктатырга ярамавы һәркемгә билгеле бит! Ул арада Сафа бабай, әткәй, күршеләр, килеп, мине ат башыннан кочаклап алдылар, һәммәсе мактый, һәммәсе рәхмәт укый.
Сафа бабай, кат-кат башымнан сыйпап:
—Егетсең, балам, йөзне хур итмәдең, — ди.
Әткәй Алмачуарны җитәкләп йөртә башлады. Мин яулыкны ташлап кәләпүш кидем дә кайнашып торган халык туфанына барып кердем.
Малайлар мине куркыта башладылар:
—Камчы белән сугып старостаның битен яргансың. Ну бирер үзеңә дә кирәгеңне! — диештеләр.
Ул арада староста үзе дә килде. Йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән.
Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да:
—Мин бала чакта үзем дә атка менеп күп чапкан кеше... Алдан килеп тә икенченең бүләген бирсәләр, җан түзәлми аңа... Мин сиңа ачуланмыйм, арыгансың, бар, кайт инде, — дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде.
Дөнья минеке иде. Бөтен тирә-якта дан тоткан Күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде.
Ләкин бу бәхет тиз арада бик артык авыр бәхетсезлеккә әйләнде. Белмим, атымны кызу каулап яндырганмынмы, белмим, килеп җиткәч староста белән талашып туктап тору харап иткәнме — ни дә булса булган: сабан туеның икенче көнендә Алмачуар аякларына баса алмас булды, ашавыннан, эчүеннән калды. Бичаракаем, адәмнән болай акыллырак күзләре белән һәркемгә мөлдерәп карап, бер атнага якын ыңгырашып ятты да җомга көн иртә белән сәгать унда дөньядан үтте.
Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым, йөрәгем таш булып катты.
Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым.
Алмачуар минем йөрәгемдә җиргә, күккә, адәмнәргә — бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте.