СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Монгол халык әкияте "Зирәк куян" (Разил Вәлиев тәрҗемәсе)

Көтүдән аерылган бер сарык бүрегә юлыга. «Әгәр мин аны далада бугазласам, ояма үз җилкәмдә күтәреп кайтырга туры киләчәк», — дип уйлый бүре һәм сарыкны урманга таба алып китә. Көтмәгәндә генә куаклар артыннан бер куян атылып килеп чыга.
—Куян агай, — ди сарык, — бүре мине үз оясына алып кайтып бара, суеп ашамак була.
Куян тәпие белән колагын кашып ала да:
—Бүре, ашыйм дидеме, ашый инде ул. Котылу юк сиңа. Тик чокыр тирәсендә аучылар йөрмиме икән? Сез шушында торып торыгыз, мин йөгереп кенә карап килим, — ди.
—Яхшы фикер! — дип куана бүре. — Бар, карап кил!
Тиздән кызыл төстәге чәй кәгазе тотып кире чабып кайта куян.
—Ничек соң анда? — дип сорый бүре. — Аучылар юкмы?
—Аучылар югын юк, — ди куян. — Тик менә ханның мондый бер указын таптым, тыңлап кара әле. «Ханнар ханы, солтаннар солтаны, иске чабата олтаны үзенә җитмеш җиде бүре тиресеннән тун тегеп бирергә әмер чыгарды. Тун инде тегелде. Тик якалык бер тире генә җитми. Бөек ханның боерыгы бар: кем дә кем бүре оясының кайда икәнен белсә, минуты белән ханга килеп әйтсен».
Шушы сүзләрне укып бетергәннән соң, куян җан- фәрманга чабарга тотына. Бүре, әлбәттә инде, куян хан янына чапты, оямның кайда икәнен ханга җиткерер, дип уйлый.
—Син дигәнчә булмый торсын әле! — дип, бүре куян артыннан кычкырып кала. Шулай ди дә күрше урманга таба томырыла гына. Бүре китеп күздән югалгач, куян яңадан сарык янына борылып килә.
—Бар, сарык дус, кайтып кит, — ди ул. -— Тик шуны хәтереңнән чыгарма: сарыклар арасында сарык булып гомер кичерү өчен әллә ни зирәклек кирәкми, ә менә куян башың белән бүрене качыру өчен ай-һай зур зирәклек кирәк! — ди.