СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фаил Шәфигуллин “Кушамат ничек кушыла”

Фирая Маликовага


Юка гына болыт пәрдәсе аша түгәрәк айның оялчан йөзе шәйләнә. Бакчада җиләк-җимеш исе, бал исе. Түбән очта көйле-көйсез генә шыңгырдаган гармун тавышы тынгач, бакчаның караңгы почмагында леңгер-леңгер ике ир кеше сөйләшкәне ишетелде.
— Яратмыйм мин, Салих кода, тавыш-гауга куптарып йөргән кешеләрне.
— Рас әйтәсең, Хәбир кода. Үземнең дә җенем сөйми юкка-барга бөтен авылны күтәреп, шаулап йөрүчеләрне.
— Халык аптыраганые төпчек кызының туена нәрсә салды икән Гайнан Хәбире дип. Ә без Хәдичә кодагыең белән мыек астыннан гына елмаеп утырдык. Күп белмәгез әле, без әйтәбез, тиз картаерсыз. Хәбир абыегыз күп шаулап йөрергә яратмый ул. Сез беләсез дә без беләбез, шулай бит, Салих кода?
— Шулаен шулай да... Бик серле сөйлисең әле син, Хәбир кода, һич кенә дә тел төбеңне аңлар хәл юк.
— Хәзер, хәзер, Салих кода, ашыкма. Яшьләр үзләре дә сизми калсын... Әнә, әнә, күрәсеңме?
— Алмагачлар.
— Аскарак кара.
— Умарта.
— Менә шул умартаны яшьләргә туй бүләге итеп бирергә уйладым мин, Салих кода.
— Бик мәслихәт, Хәбир кода. Әмма ни өчен төн уртасында?
— Бөтен хикмәте шунда инде аның, Салих кода. Кеше күрми калсын. Тел бистәләренә тел кашырга сәбәп булмасын. Әйдә, тот бер ягыннан... Сыпырттык бакча артыннан...
— Эһ, бик авыр ич бу, Хәбир кода.
— Бал аертыр вакыт җиткәнгә ул, Салих кода.
— Кара, ничек гөжлиләр... Битлек аласы калган икән... Апай!..
— Ах, хараплар гына иттең, Салих кода, агач кул... Аудардың бит умартаны... Тор тизрәк, җый рамнарны.
— Үләм, үләм, Хәбир кода, корт сарды, үләм.
— Сикергәләмә тиле кебек, буразнага ят. Кая йөгерәсең, аңгыра, бәрәңге буразнасына ят дим... Йөзтүбән ят...
Бу вакыт Хәбирнең күршесе Уткүз Сәләхи ачык тәрәзә янында: «Үтерәм, суям, бетерәм»,— дип җикеренгәләп, таза йодрыклары белән өстәлгә суккалап, көмешкә чөмереп утыра иде. Тышта ниндидер шау-шу ишетү аңа җитә калды. Кулына көмешкәдән бушаган чирекле шешә эләктереп, күлмәк-штаннан гына ишегалдына сикерде һәм: «Кая ул, үтерәм, суям!»—дип кычкыра-кычкыра, Хәбирләр бакчасына таба йөгерде. Ул арада Сәләхинең хатыны Нурсия, аннан-моннан гына киенеп, сулъяк күршеләре Аю Нигъмәтләрен уятты.
—Нигъмәт абый, Хәбир абзыйлар бакчасында караклар бар бугай...
Нурсиянең караклар турындагы хәбәреннән артык каударланып төшмәде Нигъмәт. Ашыкмыйча гына киенде. Бил каешына мал суя торган пычак кыстырды, кесәсенә ике кадаклы гер тыкты, иңенә ау мылтыгын асты, кулына балта тотты һәм, як-ягына карана-карана, каршы күршесе Пошмас Вәлиханнарга керде.
Вәлихан бик озак көттергәннән соң гына чолан ишеген ачып, йокылы-уяулы тавыш белән: «Кем ул? Нәрсә булган?» — дип сорады.
— Караклар,— дип, бер сүз белән генә аңлатырга тырышты Нигъмәт.
Пошмас Вәлихан авызын зур ачып иснәде һәм һаман да йокылы-уяулы килеш:
— Миндә милиция кунмый ич,— диде.
Нигъмәт хәлнең асылын төшендереп торган арада, Вәлихан, ишек яңагына сөялеп, гырлап йоклап та китте.
Нигъмәт, Вәлиханга кул селтәп, Фәсхи артистларга таба титаклады. Бәхеткә каршы, Фәсхи шомлы хәбәрне ишеткән, ахры, ишегалды почмагында кем беләндер әрләшеп маташа.
— Әрәмтамак, ата ялкау, хөрәсән...
Нигъмәт сорашып белде: этен орыша икән Фәсхи артист. Хәбирләр бакчасындагы каракларны тотарга этен ияртеп барырга уйлаган да, тегесе келәт астына кереп поскан икән. Куркуыннан дерелдәп торган шалакма йонлы этне ничек кирәк алай төрткәләп чыгардылар да, муенына бау салып, чината-чината, Хәбирләргә таба өстерәп киттеләр.
Бу вакытта авылның барлык өйләрендә диярлек ут алынган иде инде.
«Шешә белән башларын ярам мин аларның... Сәнәк белән эчләрен... Өстенә эт җибәрергә кирәк... Әнә берсе, әнә, буразна арасында үрмәләп йөри. Тот, тот... Качырма... Айт!» — дигән хәвефле тавышлардан өркеп, ахры, инеш буендагы тал яфракларын шаулатып, төркем- төркем каргалар һавага күтәрелде.
Аю Нигъмәте, мылтыгын айга төбәп, гөрселдәтеп атып җибәрде.
Ике кода аяк өстенә күтәрелгәндә, аларны кыяфәтләренә карап танырлык түгел иде. Икесе дә бетәшкәннәр, икесе дә калтырыйлар, икесенең дә авызыннан сүз чыкмый. Шулай да Хәбир байтак кына тотлыгып торганнан сон:.
— Авылдашлар... үтермәгез... Үзебез... умарта бит,— дип әйтә алды...
Бераздан ачулы, усал авазлар күңелле шау-шу, гомум көлеш белән алышынды. Тагын бераздан тавышлар бөтенләй басылды. Берәм-берәм өйләрдә утлар сүнә башлады. Бары тик Сәләхиләр капка төбендә генә бер төркем ир-егетләр таңга кадәр сөйләштеләр, көлештеләр.
— Карак-фәлән булса, ике дә уйлап тормый идем, шешә белән башын ярып җибәрә идем,— дип күкрәк какты Уткүз Сәләхи.
— Минем эт сизгер, авылның теге башында яфрак кыштырдаганын да ишетә,— диде Фәсхи артист.
Аю Нигъмәте, чебен күзен чыгара дип, мылтыгын мактады.
Таң сызыла башлагач: «Кая, таптыгызмы милицияне, нәрсә булган, нигә шаулаганнар?»—дип, тәмәке пыскытучылар янына Пошмас Вәлихан да килеп җитте...
Шушы төннән соң кодаларның берсен Умарта Хәбире дип, икенчесен Баллы Салих дип йөртә башладылар.