СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зәки Зәйнуллин “Кура җиләге”

Бакчаларында өлгереп җиткән кура җиләген җыйган чакта, таң беленеп килгәндә исеп-исеп куйган җил кебек, әбинең дә күңеле нилектәндер сызып-сызып, актарылып куйды. Узган озын гомеренең байтак елларында күп тапкырлар йөргән ялан-кырлары, җиләкле тау битләре, балтырганлы, кымызлыклы, кузгалаклы урман акланнары, Түбән Оч төпкеле кисәк-кисәк булып исенә төшә башладылар. Бакчада атнадан артык кызарып пешкән кура җиләкләрен җыеп, инде үзе белән бергә картайган, кызларын кияүгә биреп өч мәртәбә үзе дә кияүләренә әби булган килененә кертеп торды. Килене, җыелган шул җиләкне ике көнгә бер шикәр кушып кайнатып, кышлыкка вареньелар ясады. Әзер вареньены пыяла банкаларга тутырып, авызларын түгәрәк тимер белән тын кермәслек иттереп ябып, өй базына төшерә барды. Көн дә биеменә кура җиләкләп чәйләр эчерде. Әби табындагы кура җиләген чәенә дә салып карады, аерым алып, берәмләп кабып, тешсез уртлары белән изеп, суырып та болашты. Тик бакчада үскән кура җиләкләрендә урман акланында, төпкелдә үскән кура җиләге тәме юк иде. Үзләре урман җиләгеннән эрерәкләр дә, баллырак та югыйсә. Тик, ни әйтсәң дә, тәме урман кура җиләгенә җитми инде. Урманныкы азрак тәмгә ачырак булса да, күңелне ача шул!
Кура җиләге җыя башлаганның дүртенчеме, бишенчеме көнендә әбинең аяк астына Актәпи килеп ятты. Ул әбигә карап-карап алгалады да кыска гына иттереп чинап куйды.
— Нәстә кирәк сиңа тагын? — диде әби.— Тамагың ачмы әллә?
Этнең башкача тавышы чыкмады. Аңламадың син мине дигәндәй, ул кабаланмый гына читкәрәк китте дә, канатларын җәеп туфрак белән коенып яткан тавыкларны куып, шулар урынына, куак астына, күләгәгә кереп ятты. Этенең нәрсәгәдер пошаманланганын әби аңларга тырышты, тик ул көнне аңлый алмады. Нәрсәгә икән?
Шул көннән соң әбинең күңелен ниндидер билгесез борчу биләп алды. Тәүге көннәрдә ул борчу үзе юк та кебек иде әле. Ләкин әбигә этнең теге көнге моңсу күзләре тынгы бирми башладылар. Соңгы елларда эт бик картаеп, өрүеннән дә тукталып, күп йөрмәскә тырыша. Кичен көтү кайткач кына, ишегалдына кергән кеше малларын өрмичә, тавыш-тынсыз гына куып чыгарып җибәрә. Төп эше — шул чит малларны куу хәзер. Тик, яшь чакларындагы кебек, сикереп-сикереп, урам буйлап әллә кайларга хәтле куып алып китми, капка төбенә чыгара да кире борыла. Картайды, басылды...
Кура җиләге дә бетеп бара иде. Юкны бар итеп, куакларны күтәреп, кагып, калган җиләкләрне эзләштергән әби янына эте Актәпи тагын килде. Әбинең аякларына сырты белән ышкынды да өргән тавыш чыгарды. Әби инде, уйланып йөри торгач, этнең нәрсә аңлатырга болашканын белә иде. Сул кулы белән этнең башыннан сыйпады, ике колак төбен, тамак астын кашып алды:
— Соң? — диде әби.— Нәрсәләр дип юкны, булмастайны сөйлисең инде син! Җиләккә дип, нинди ялан-кырларга бару ди инде?! Ишегалдыннан чыгулар бетте бит инде хәзер синең белән миңа. Картайдык! Бетте безнең көннәр!
Этнең дә элекке кебек, урман-кырларга, болыннарга барып, иркенләп йөреп кайтасы килә иде. Әбинең кура җиләге җыйганын күреп, карт эт ялан-кырларда йөргән чакларын исенә төшергәндер шул. Хуш, аңлата алды.
Кура җиләге җыелып беткәннән соң, әби тынычлыгын югалтты. Берничә көн узгач, килене саклык белән генә сорап куйды:
— Син, әни... Кәефең юк дип әйтимме? Авырмыйсындыр бит?
Әби аз гына елмайгандай итте:
— Юк! Авырмыйм, килен. Тик йөрәк кенә нилектәндер азрак суккалагандай итеп тора. Кәефем... болай әйбәт кенә...
Тагын берничә көн узгач, әби үзенең сәкесенә йон тетәргә утырды. Теткәне ак бәрәннең язгы йоны иде. Инде кырык елга якын бергә яшәгән, биеменең холкын үзенекеннән дә яхшы белгән карт килен аңа карап кына куйды, ул йонның нәрсәгә икәнен төпченеп тормады. Эшләгәне хәерле, тик ятып авырып кына китә күрмәсен!
Әби йонны айга якын тетте, эрләде, катты. Аннан соң җылы суда шул каткан йонны юып, күләгәдә киптерде дә, ярыйсы гына зурлыктагы ике йомгак ясап, үзенең килен булып төшкәндә алып килгән борынгы сандыгына яшереп куйды.
Яңа еллар үтеп, кунак-төшем саеккач, бер кичне, әби, сандыгыннан теге йомгакларның берсен чыгарып, бәйләмгә утырды. Биеменең үзенә сиздермәскә тырышып, эшенә күз салгалап йөргән килене әбинең нәрсә бәйләгәнен чамалады: «Озын кунычлы оек! Нәрсәгә икән инде ул?»
Бер пар ак оек бәйләнеп беткәч, кире теге сандыкка кереп юк булды. Аңарга алмашка сандыктан терсәкләре ямаулы, чәчәкле иске күлмәк белән кибеп коргаксыган бер кием чабаталар килеп чыкты. Иске күлмәкне ул ире исән чакта кия торган иде. «Әллә алмашына башлады инде әни?!» — дип, борчылып уйланып куйды килене. Тик биеменең кичләрен «Йосыф китабы»н күзлексез-нисез укып утырганын күргәч, тынычланды. Чөнки килене яхшы белә: ул китапны әниләре күңеле, җаны тыныч чакта гына укый. «Йосыф»ны уку өчен күңел ныклыгы кирәк!
Бакчаларындагы кура җиләген җыеп бетергәч, әби, бер кешегә дә сиздермичә, үз серен тик үзе генә белеп, киләсе елга җиләк вакытында Түбән Оч төпкеленә барырга ният кылды. Җир җиләген иелеп җыя алмас, башы әйләнгәләп тора. Озак итеп аска карарга ярамый. Белмәссең, җыйган чакта тәгәрәп китсәң... Аннан соң кайтасы да бар бит әле. Ә кара карлыган җыярга аккан су янына, сазлык җирләргә, юешкә, чытырман арасына керергә кирәк. Таллар арасына. Балан-миләше дисәң, кулларының да, биленең дә инде агачларны бөгәрлек җегәре юк. Үтте заманалар...
Үзләренең урамнарында иң өлкән әби ул хәзер. Кайчандыр бергә җиләккә, ялан-кырларга йөргән, дөнья көткән иптәш карчыклары — барысы да гүр иясе булдылар. Күрше урамнан Шиһап Мәликәсе, Сәгыйт Елан Гыйльменисасы, Мәргубә түти, күрше Нәфисә җиңги, Миңнеҗамал түти, Хәсби күрше, Мәгъфия күрше, Миннәхмәт Пәрәүнең Хәнифәсе — берсе дә юклар инде хәзер. Урыннары оҗмахта булсын!
Җәй җитеп, бакчаларда кура җиләге өлгереп атна чамасы вакыт узгач, әби ниятләгән сәфәренә җыена башлады. Узган елдан юып, үтүкләп кире салып куйган терсәкләре ямаулы иске күлмәген алып, сәкесе өстендәге киштәгә кичтән үк элеп куйды. Инде күп еллар сандыкта ята-ята коргаксыган чабатаны тәүлек буена юеш чүпрәккә төреп чылатты да, аннан соң эченә коры чүпрәк тутырып, диварга кадак кагып, шунда элеп куйды. Кипсеннәр, кияргә ярасыннар! Кич белән эштән кайткан малае, түргә, сәке өстенә эленгән чабаталарны күреп көлеп җибәрде:
— Син нәрсә, әни! Әллә түрә булырга өмет итәсеңме? Чабатаңны түргә элгәнсең бит!
— Элдем шул! — диде әнисе.— Кирәге чыгып тора.
«Авыл музееннан сорап йөриләр иде, бирергә булган, ахрысы»,— дип уйлап куйды улы.
Чабаталарын диварга элеп куйгач, келәткә кереп, әби үзенең борынгы, гомере буена җиләккә йөргән кәрҗинен эзләп тапты. Эчендәге җыен юк-барны иске капчыкка тутырып кәрҗин урынына элеп куйды да, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, келәттән чыкты:
- Чуаш Питридән дистә ярым тавык йомыркасына алган идем бу кәрҗинне. Ул исәнме икән әле бүгенге көндә?
Бакчага кереп, тимер мичкәдә кәрҗинне бик яхшылап юды. Аннан соң кура җиләге куаклары астына яшереп куйды. Кипсен. Тик килене генә күреп калмасын. Күрсә, эш харап. Сизеп калса, җибәрмәве бар. Урманда алай-болай булып калсаң, бөтен урам шаулар: туксанны узган биемен җиләккә куган!
Иртәгесен көтү җыелганчы китәргә ниятләп, кичтән озаклап намазын укыды. Ходайдан мәрхәмәтле булуын үтенде, сәфәрнең уңышлы булуын теләде...
Таң беленә башлап, сизелер-сизелмәс кенә сызылып офык яктыра башлаган чакта, әби акрын гына сәкесеннән төшеп идәнгә басты. Авыз эченнән генә бисмилласын укый-укый күлмәген киде, ястыгы астыннан кышын үзе бәйләгән озын кунычлы ак йон оекларын, дивардан чабаталарын алды. Тагын нәрсәдер җитешми иде. Исенә төшерде: ястыгы астына яшереп куйган ап-ак башъяулыгын һәм бер түтәрәм ипи төрелгән төенчекне оныта язган бит! һәммәсен җыеп ишегалдына чыкты. Чыгуына анда аны, койрыгын болгап, эте каршы алды.
— Шаулый күрмә, әгәренки! Тавышың чыкмасын! Хәзер, чабаталарны гына киям дә, китәбез...
Эт, куанып, чинап куйды.
— Алла боерган булса, көнозын йөреп, җайлап кайтырбыз. Көне дә бик эссе булмаска охшаган. Тапшырдык Ходайга!
Болдырга утырып, киндердән кисеп олтырак салып куйган, кичтән әзерләнгән чабаталарын киде. Киндерәләрен бик нык кысмыйча, «хут калдырып» бәйләде. Аннан соң сул кулы белән билен тотып (унбер бала табу уен эш түгел!), җайлап кына аякларына басты да болдыр кырында торган комганын кулына алды. Тәһарәтләнде. Өй алды ишеге яңагыннан алып, ап-ак тастымалга кулларын, битен сөртенде дә кыйбла тарафына йөзен борды. Тиз-тиз генә яраткан догасын укып чыкты.
...Әлхәмделилләһи раббил галәмин...
Бакчадагы куаклар төбеннән кичтән яшереп куйган кәрҗинен алып, ак чүпрәккә төргән кара ипи кисәген аның эченә салды да, кече капканы ачып, урам якка атлады. Актәпие аны инде шунда көтеп тора иде. Иртәнге буш урам аша чыгып, әби белән аңарга ияргән эте Папайлар тыкрыгына кереп киттеләр. Эт авыл читенә кадәр әбигә ияреп барды. Үрнең яртысын менгәч, Актәпи тукталды. Ул авыр итеп тын ала иде. Алдан атлаган әби моны сизмәде. Актәпи азрак карап торды да, бер генә мәртәбә өреп, тавыш бирде. Әби артына борылып карады да тукталды. Эт, гаебе бардай, башын иеп басып тора иде. Койрыгын ботлары арасына тыккан, селкенми дә.
— Син нәрсә, бармаска булдыңмы әллә? Көчеңнән килерлек булса, әйдә, бергә-бергә йөреп кайтыйк, элекке еллардагы кебек. Инде бара алмыйм дисәң, ихтыярың. Үпкәм юк. Кайт, бар.
Әби эте янына килде. Аркасыннан сөйде.
— Бар, кайт, бар! Хәлеңнән килмидер. Бар!
Тәвәккәлләп ялгызы гына юлга кузгалды.
Әби күздән югалгач, эт авыл ягына борылып карады. Күңелсез генә шыңшып алды да, җиргә сузылып ятып, башын алгы ике аягы өстенә салды, күзләрен йомды. Этнең хуҗасына иярергә көч-дәрманы юк һәм шул ук вакытта бик тә барасы да килә иде...
Бакый баткан елгасына табан ярты чакрымга якын түбән таба сузылган иске ташландык юл элекке заманнарда зур ат юлы булган. Соңгы сугыш башланганчы, елга аша салынган күпере дә исән иде әле. Мал күпере дип йөртәләр иде. Кич яланнан кайткан маллар шул күпер аша үтеп, авылга керәләр иде. Күпернең өс ягында суга тиеп торган өч зур ташы да бар иде. Хәзерге көннәрдә чит-ят җирләрдә яшәгән төпчек улын Гөмбәз яланында, арыш урагында тапкач, шушы Бакый баткан елгасына күтәреп алып төшкәннәр иде. Алмашлап, Гобәй Көрпәнең карчыгы Өмаһани җиңги белән. Ул, янында башка кеше булмаганнан, яңа туган сабыйның кендеген урак белән кискән иде. Кендек әбисе булды. Шул өч ташка баса-баса, Бакый Баткан суында үзе юган иде сабыен...
Күпере юк икән инде. Ә теге ташлар һаман да урыннарында... Әби, чабаталарын чылатмыйча гына, судан күренеп торган ташларга баса-баса, икенче якка чыкты. Кәрҗинен җиргә куйды да, догасын укый-укый, агымсудан су алып өч ташны юды. Аларны сыйпады, иркәләде. Асыл булып үсеп җитте төпчеге. Эшкә уңган, укуга маһир булды. Инде Казан каласында дөнья көтә. Зур галим үзе. Аллага мең шөкер! Ел саен кайтып-китеп йөри. Олыны олы, кечене кече итә белә. Ярдәме дә зурдан!
Карчык кәрҗинен тоткасыннан беләгенә киде дә җайлап кына инде күпләр тарафыннан онытылган, тауга табан үрмәләгән иске ташландык юл белән тау башына күтәрелә башлады. Сугышка хәтле бу юл Гөмбәз дип йөртелгән ике тау арасындагы колхоз фермасына алып бара иде. Кырык еллар бардыр инде — уңдарак, текә тау аша турыга колхоз юл салды. Башта таш җәйделәр, аннан соң асфальт түшәделәр. Шуннан соң бу юлның кирәге бетте, ташландыкка әйләнде.
Әби таш юлдан китмәде. Бердән, фермадан кайтып-китеп йөрүчеләргә юлыгуың бар. Аннан ул юлдан бертуктаусыз машина-матай йөреп тора. Ат җигеп фермага эшкә баручы ир-ат та үткәли. Әбинең исәбе: шушы иске юл белән күтәрелеп торган тау сыртына чыгарга да Әҗмәт яланына юл тотарга. Шунда җиткәч, Заһри чабынлыгы белән турыга, Түбән Оч төпкеленә төшәргә була.
Кыш буена әби Түбән Оч төпкеленә үзенең ничек, кайсы юл белән барасын күп тапкырлар уйлап, кайсы юл, сукмак белән бару уңайлы икәнне сайлады. Аягына йон оек белән чабаталар кияргә булды. Иске күлмәген сандыгыннан алып, бик тузмаганмы дип карап чыкты. Юды, үтүкләде. Башына, арттан тарттырып, ап-ак яулыгын ябынды. Артык була дип, шәлен алып тормады...
Яшь чагындагы кебек (җитмеш яшькә кадәрге гомерен әби яшьлегенә кертә!) озын күлмәк итәген сул яктан ыштан бөрмәсенә кыстырып, ике аягын тезенә хәтле ачып куйды. Шулай итсәң, күлмәк итәге атлаган чакта аякларга уралып комачауламый. Адымнары вак, акрын булса да, атлавы үрчемле иде. Аякларының сызлавы да юкка чыккан сыман... Кая барганнарын аңлыйлармы икән әллә?! Чабаталары килешле, ипле. Нәзкәй карчык Гыйльметдин, ире үлгәч, аны күмгән көнне алып килгән иде. Инде үзе дә күптән гүр иясе.
— Менә сиңа, җиңги, иң шәп аяк киемнәре. Хәзер мондыйларны сатып та ала алмассың. Бетте чабата осталары. Кисәң киярсең, кимәсәң инде минем төсем итеп сакларсың. Син нык әле, яшәрсең, Ходай кушса. Мин озакламам, абзый артыннан китәрмен инде. Теге Гирман сугышында нимес ыштыйгыннан алган ике җәрәхәтем бар. Сызлап үтерәләр инде шулар. Берсенең авыртуы аякка бәрә — атлап булмый кайсыбер көннәрне. Өч ел бит чыкмастан рукапашныйда йөрегән салдат мин...— дип сөйләнгән иде.
Тәвәккәлләп юл сәфәренә чыккач, чабаталар азрак шыгырдап алдылар да инде атлаган саен киелгәннәренә куангандай уңайлана баралар. Рәхмәт төшкерләре! Чабата чабата инде ул! Ялан- кырларда, урманнарда йөрергә аңардан да уңайлырак аяк киеме юк та һәм булмас та!
Тау сыртына менеп җиткәч, әби тукталды. Итәген ыштан бөрмәсеннән чыгарды да, утырып, азрак кына хәл алырга булды. Арымады аруын. Анысы сизелми хәзергә. Тик, тау башына менеп җитәрәк, ике аягы да аз-аз гына иттереп калтырап-калтырап куйгалады.
Чабаталарын салмыйча гына, аякларын азрак саргылт төс йөгергәләгән куе үләнгә сузып, йөзе белән авыл ягына карап иркенләп утырды. Тирә-якны, якын-ерак араларны күзәтә башлады.
И-и, дөньялар!!!
Картлыкка бирешмәгән, үткерлеген җуймаган чем-кара күзләре белән туган авылын, аның аръягында сузылып киткән тауларны каплаган Имән Үре, Акчагыл, Чияле Төп, Бояр урманнарына сокланып карап утырды ул. Алар, каракучкыл булып яшелләнеп, кояш баешын тоташ каплап алганнар иде. Акчагыл таудан уң яктарак еракта-еракта Кайраклы таулары, алардан да арырак күкләргә күтәрелгән, күгелҗемләнеп торган Әкчун, Шафран таулары ерак-ераклардан әбине сәламләгәндәй күренәләр. Кайраклы тауларының иң биегендә агачтан ясалган озын бер каланча бар иде элгәре. Хәзер күренми. Күрәсең, җимерелгәндер инде. Кайраклы тауларыннан ундарак башкортларның Мортаза авылы күренә. Аннан тагын текә таулар тезмәсе китә. Башкортларның Мәксет, Ибракай авыллары ап-ачык булып күренеп тора...
Юлчының юлда булганы хәерле!
Әби урыныннан кузгалды. Якында гына өлгереп килгән бодай басуы эчендә берничә каен агачын күргәч, йөзе яктырып китте, куанып елмайды...
1933 ел бик коры килде. Эсседә көеп, башагы чикерткә хәтле генә булып арыш өлгерде. Сабагы тезгә дә җитми иде. Шушы каеннар үсеп утырган кырга Гобәй Көрпәнең Өмаһание белән икәү генә арыш урырга килгәннәр иде. Тулгагы башлангач, Өмаһани җиңги аны җитәкләп, шушы каеннар урынында үсеп утырган Куш Каен күләгәсенә китереп яткырды. Астына күп итеп арыш саламы җәйде, шуның өстенә бер киндер капчык салды. Маңгаен юеш башъяулыгы белән каплап куйды. Шул Куш Каен төбендә тапты ул соңгы малаен, төпчеген.
Каеннар күләгәсендә тезләнеп, сәҗдәгә китеп, Ходаена рәхмәтләрен әйтеп, дога укыды. Кылган яхшылыклары өчен, Өмаһани җиңгинең оҗмах түрләрендә булуын үтенде...
Кәрҗинен кулына алды да, Әҗмәткә карап, тау сыртының, үлән баскан юлыннан китеп барды. Тереклек итеп, вак кына адымнар белән атлап, максатына ирешү теләге белән барды да барды. Табигатьтә дә, кешелек дөньясында да әбине туктатырлык көч юк иде бүген.
Байгара ягыннан күтәрелеп чыккан кояш тауларны каплаган урманнар өстеннән тирә-як галәмне яктыртып, җылыта башлады. Карчык тау сырты белән үтеп, Әҗмәт яланына барып җитте. Заһри чабынлыгын турыдан гына, сукмаксыз җирдән үтеп, борынгы чишмә янына барып чыкты. Чишмәнең теге ягы әби барган Түбән оч төпкеле иде.
Әби, ашыкмый гына чирәмгә утырып, аякларындагы чабаталарын салды. Олтыракларын читкәрәк, кояшкарак алып куеп, чабаталарын какты. Чишмә суының салкыны җилекләренә барып җитмәслек итеп тиз-тиз аякларын юды, аларга «хәл кертте!”. Үләнгә утырып, аякларын сөртмичә генә, бармакларын кузгаткалап, кояш җылысында киптерде. Чишмә янында үскән кыяклы үләнне өзеп, чабата олтыраклары өстенә салды. Шулай итсәң, атлаганда рәхәтрәк була. Чабата киндерәләрен әйбәтләп, җайлап бәйләде дә башъяулыгын салып, чишмә суында баш-күзен, битләрен юды. Учлап алып, ак чәчләрен чылатты. Борын, колак тишекләрен чайкатты. Шуннан соң тагын утырып, кәрҗиндәге төенен чишеп, бисмилласын укый-укый, ипекәен алды. Аны сындырды да, зуррак кисәген төреп, кире кәрҗиненә салды. Кечерәген, чишмә суына мана-мана, зур ләззәт табып ашап бетерде. Бисмилласын әйтеп, урыныннан торды. Чишмә яныннан агып яткан кечкенә елгачыкны өч агачтан салынган басма аша сакланып кына атлап чыкты да Түбән Оч төпкеле дип йөртелгән матур агачлыкка, акланнарга, хуш исле үләннәр-чәчәкләр арасына шатлык-истәлекләргә төренеп кереп китте...
Төпкелгә кергән юлны аңарга 10-11 яшьлек кызчык чагында беренче тапкыр әнисе күрсәткән иде.
— Минем әтием сөйли торган иде, кызым. Бу би-ик борынгы юл. Үзебезнең зур Идел-суда утырган Болгар дигән каладан килеп, Бохара Шәрифкә бара торган юл булган. Тик урыслар Ырымбур дигән кала салып шуңа бара торган яңа юллар сузгач, бу яктагы борынгы юллар онытылганнар.
Морадына иреште, җитте төпкелгә килеп. Инде табып кура җиләге генә җыясы калды.
Күп яшәгән, күп ялан-кырларны, урман-акланнарны, күп нужа-михнәтләр күргән әбинең уенча, Түбән Оч төпкеле Ходай Тәгалә оҗмахының җир өстенә чыгарып куйган бер почмагыдыр инде. Шифалы һавасы, салкын чишмәләре, шомырт, балан, миләш, кура җиләге, кара карлыган, чикләвек агачлары белән данлыклы бу тирә. Ул балтырган, ул кузгалак, ул каз тәпие, күке башы, юа. Чәчкәләрнең ниндиләре генә юк. Үзләре матурлар, үзләре хуш ислеләр. Ә үскән үләне билдән дә биек, үзе куе, чалгы алырлык түгел. Ходай Тәгаләгә мең рәхмәтләр инде, без, бәндәләренә шушындый асыл урын яратып биргәненә...
Хәтере әйбәт икән әле. Юан каеннарга, имәннәргә карап, аларны иске танышлары кебек сәламләп, әби, тирә-якны исенә төшереп, тикшереп, җайлап кына төпкелнең эченәрәк атлады. Иске юл беленер-беленмәс булып, агачлар арасыннан, үрлерәк җирдән күтәрелә башлады. Әбинең исәбе буенча, юл борыла башларга һәм уң якта бер төптән чыгып үсеп утырган дүрт каен агачы булырга тиеш иде. Каеннарны күргәч, әби куанып көлеп җибәрде:
— Сөбханалла! Бар икәнсез әле!
Каеннар яныннан чамалап кереп китте дә тапты җиләкле акланны. Аннан дөпелдәп тибә башлаган йөрәген тынычландырып, азрак басып торды. «Әлхәм»не укып, төенчеген бер каен төбенә куйды да җиләк җыярга кереште.
Җиләк бик күп һәм кып-кызыл булып өлгергән иде. Килүе бушка китмәде, Аллага шөкер! Тагын ике-өч көн узса, коела да башлар. Элекке еллардагы шикелле кәрҗинен аяклары янына куйды да ике куллап җыя башлады. Җиләк җыйган чакта аның ашый торган гадәте юк иде. Шулай да пешеп өлгергән берничә җиләкне берәмләп кенә кабып, тәмләп карады. Кура җиләге әчкелтем тәмле, хуш исле иде. Бакча җиләгең бер читтә торсын!
Мәрхүм күршесе Нәфисә түти исенә төште. Юашларның юашы иде инде. Соңгы елларында колакка катыланды. Шунлыктан урманга килгәндә бик читкә китмичә, күз күреме җирдә генә йөри торган иде. Күршесенең куакларга тотынмыйча ике кулы белән җиләк җыйганына сокланып та, азрак көнләшеп тә карап әйтә иде:
— Кит инде, күрше! Син әллә җеннәр токымыннанмы?! Ничекләр иттереп күрә беләсең син ул җиләкләрне — ике кулың белән берьюлы ике җиләкне өзеп өлгерәсең!
Кәрҗине яртылаш булып килгән чакта әби тукталып калды һәм эт өргәнне ишетеп, шатланып көлеп җибәрде. Урманны яңгыратып кычкыра башлады:
— Монда мин, Актәпи! Монда! Болайга кил!
Үзалдына сөйләнде:
— Менәтерәк, Ходайның рәхмәте төшкере! Кара инде, үз җае белән килеп җиткән бит!
Тагын кычкырып чакырды:
— Маһ, маһ, маһ! Монда кил, монда!
Карчык җиләк җыюыннан туктап, этен көтә башлады. Анысы да үзенең мондалыгын белдергәләп, өргәләп, тавыш бирә-бирә якынлаша иде. һәм күп тә үтмәде, үләннәр арасында башта торгызган колаклары, аннан соң тоташ башы белән өскә күтәрелеп торган койрык очы күренделәр. Эт бик нык арыган, авырлык белән атлый иде. Авызыннан тышка табан салынып төшкән кып-кызыл теле күренеп тора. Килеп җиткәч, Актәпи туктады да, койрыгын селкеп, ике мәртәбә өреп куйды. Бу инде аның:
«Менә мин дә килеп җиттем, кире кайтып китмәдем»,— диюе иде.
Әби бик нык куанды. Эте янына чүгәләде дә аны аркасыннан сөйде:
— Рәхмәтләр яусын инде сиңа, Актәпикәем! Рәхмәтләр яусын! И-и! Син дә килеп җиткәнсең би-ит, җә инд-де-е! Менә үземә иптәш булдың бит әле. Ят, ял ит! Арыгансыңдыр! Ят!
Барып, каен төбендәге төенчегеннән ипиен сындырып этенә бирде.
— Мә, тамак ялгап ал! Аша! Күләгәрәккә ят!
Эт сакланып кына тешләре белән ипине алды да җиргә куйды, үзе яшьләнгән күзләре белән хуҗасына карады.
— Аша шуны гына. Башка нәрсә юк монда. Кайткач токмачлы җылы аш бирермен үзеңә. Яратканыңны. Син аша да ят! Мин җиләк җыйыйм инде.
Эт җиргә ятты. Борынын ипигә терәде дә күзләрен йомды. Килеп җиткән этенә карап әбинең күңеле күтәрелеп китте. Үзалдына сөйләнде:
— Кара инде, ә! Мин бит сине аңламаганмын, Актәпи! Син бит мин атлаган уңайга иярә алмагансың. Белгән булсам, җаеңа гына атлар идем. Мин бит бармаска уйлап калдың, дип торам. Ә син минем шикелле итеп тиз атлый алмагансың икән шул...
Шулчак төпчеге исенә төшеп, әби көлеп куйды. Улының бәләкәй чагында Бубик исемле эте бар иде. Бер кичне, әллә нәрсәдән сүз ара сүз чыгып, шул төпчеге әйтеп ташламасынмы:
— Әни, Бубик бит ул сиңа охшаган!
Табындагылар барысы да бер булып күтәрелеп көлделәр. Әнисе улына «берне биреп тә алды».
— И-и, юньсез нәстә! Әнкәңне эткә охшатып утырасың. Нишләп мин Бубикка охшыйм ди! Әнкәң бит мин синең!
Улына хәтере калган иде. Ә ул этенең яратканын үзенчә аңлатмакчы булган икән. Чөнки кая гына барса да, Актәпи кебек, Бубик та аңардан калмыйча ияреп йөри торган җан иде шул...
Куакларны аралый-аралый җайлап кына урманда йөреп, пешкән кура җиләген җыю — үзенә күрә бик тә күңелле, җанга ят ләззәт бирә торган эш икән. Картайдым дип өендә утырган соңгы елларын әби инде заяга узганнарга саный башлады. Күңеле тагын да күтәрелеп китеп, яраткан җырын да җырлап алды:
Байлар кормый кемнәр корсын,
Ак келинкүр пәрдәни-и.
Әйдә дими, кал да дими,
Ризык йөртә бәндәни-и.
Кояш күк гөмбәзенең иң биек җиренә күтәрелеп килгән чакта, әбинең кәрҗине кып-кызыл булып пешкән эре кура җиләге белән мөлдерәмә булып тулган иде. Күзләрен йомып күләгәдә яткан карт эте янына килеп, кәрҗинен җиргә куйды да үзе дә эте янына утырды. Сул кулы белән этенең аркасыннан сыйпап куйды:
- Мин җиләк җыйганчы, элеккеге кебек урманны бер итеп чабып йөри алмыйсың шул. Картайдың син дә.
Эт күзләрен ачып кына карады да шыңшып куйды.
— Йокла, йокла! Ял ит! Мин дә азрак утырып ял итеп алыйм да кайту ягына кузгалырбыз.
Этнең борыны яныннан ипине алып, берничә яфрак өзде дә, шуларга төреп, төенчеге эченә салып куйды.
— Чишмә суына манып ашатырмын. Кайтып җитәргә көч кирәк — ашарсың.
Байтак утыргач, аркасыннан сөеп, этен уятты:
— Тор, Актәпи! Аллага тапшырып кузгалыйк. Вакыт бар-барын да, тик кайтыр юл да байтак бит әле без, картлар өчен. Тор!
Эт авыр гына кузгалып, аякларына басты. Ике аягын алга сузып басты да, акрын гына кузгалып, кайту ягына атлады. Авыр атлый һәм гыжылдап сулыш ала иде ул.
Агач яфракларының лепердәшеп аз-аз гына итеп шаулаганнарын тыңлап бара торгач, теге дүрт каен янына килеп җиттеләр. Шул чакта әби һавадан ниндидер кошның тавышын ишетеп башын күтәреп карады да, хәйран калып, атлаган җиреннән тукталды. Кәрҗинен җиргә утыртты да, уң кулын кашлары өстенә куеп, һаваны күзәтә башлады. Ә һавада-а... карчыгалар балаларын очарга өйрәтәләр! Карчыгаларның «чек-чек» дигән тавышлары әбинең колагында яңгырый икән.
«Сөбханалла, сөбханалла! Биргәнеңә мең шөкер, Ходай!» Келт итеп исенә төште: кечкенә чагында әнисе белән шушы төпкелгә килгәндә дә бар иде бит Ходайның шушындый карчыга-кошлары! Инде бит ул гомерләр узганга сиксән елдан да артыграк. Рәхмәт төшкере җаннар. Кычкырып саный башлады:
— Берәү, икәү, өч... алтау! Дүртесе бала карчыгадыр инде боларның!
Карчыгалар һавада зур түгәрәк ясап очалар. Берничә кат әйләнгәч, араларыннан берсе аерыла да, «чек-чек» дип, тавыш биреп, зур тизлектә, аска табан ыргыла. Бала карчыгаларның берсе аңарга ияреп, аның артыннан шулай ук зур тизлек белән аска төшеп китә. Җир өстенә җитәргә аз гына ара калгач, иң тәүдә алдагысы, аннан соң арттагысы кискен борылыш ясап өскә менеп китәләр дә, калганнары очкан түгәрәккә кушылып, башкалары белән бергә оча башлыйлар. Азрак очкач, карчыгаларның тагын берсе җиргә табан атыла, аның артыннан икенчесе...
Әби, исе китеп, кошлар очканга сокланып, байтак басып торды. Кулы, муены тала башлагач кына, теләр-теләмәс кузгалды. Аның табигатьтән аерылып китәсе килми иде...
Чишмә янында туктап, бит-кулларын юды. Суга мана-мана, калган ипине икәүләшеп ашап бетереп куйдылар. Эткә ипине өч тапкыр суга манып ашатты. Учлап алып аңарга су эчерде. Аннан соң күзен-башын юды, өстен чылатты. Эте тавыш-тынсыз гына шуңа риза булып, рәхәтләнеп басып торды. Чишмәнең тирә-ягында күп булып үскән мәтрүшкәне җыйды да, бер бәйләм итеп, ипләп кенә җиләк өстенә салды. Шуннан соң кузгалдылар...
Кайту карт эт өчен бигрәк тә авыр иде. Ул көчкә-көчкә хәрәкәт итә. Ике-өч йөз адым ара үтүгә, аз гына чинап юл читендәге үләнгә чыгып ята. Баштарак этенең ятып торганын әби баскан көенә генә көтеп алды. Тик тора-бара ул озаккарак сузыла башлады. Актәпи яту белән, әби дә аның янына утыра да түземлек белән аның торганын көтә. Вакытны да бушка уздырмый — күз күреме җиткән якны карап утыра. Тау сыртына килеп чыккач, әби, таш юлга чыгып, шуның белән кайтырга булды. Бердән, кәрҗине җиләк белән тулы, икенчедән, юл кыскарак була.
Туктала-туктала, ял итә-итә асфальтка чыктылар. Әби этен иркәләп, азрак аңарга вәгазь укып алды:
— Эй Актәпи, Актәпи-и! — диде ул.— Үз хәлеңне үзең белмәгәч, нигә дип килергә иде инде сиңа минем арттан. Атларга хәлең дә юк, ялгызыңны ташлап китеп тә булмый. Ярамый ташларга! Үлеп-нитеп куйсаң шушында, минем өчен дә үлгәнче үкенеч булачак. Мине хуҗам ташлап китте диярсең аннан теге дөньяда...
Әби сөйләгәнне эте дә аңлагандай, әйе, гаеп бар миндә, тик син мине бик нык битәрләмә инде дигәндәй, чинаштырып куя. Әбинең кулын ялый да аякларына баса, әкренләп кузгала.
Юлга чыкканнан соң өч тапкыр туктап ял иттеләр. Соңгы тапкыр тукталган җирендә эт тормыйча бик озак ятты. Офыкка якынлашып барган җылы кояш нурлары астында инде бик озак яшәгән, ныклап картайган Ак әби, тыныч кына үз уйларына бирелеп, тирә-якны күзәтә. Этен кузгатмады, ашыкмады. Бу юл тау түбәсенә менеп җиткәч, аның яссы түбәсе белән сузыла иде. Күз күреме кадәр ераклыклар, ерак һәм якын авыллар, яланнарда йөргән көтүләр күренәләр...
Җиләккә дип чыгып китеп, искиткеч гүзәллекне күрүенә, шул гүзәллек эчендә йөри алуына әби шатланып туя алмый, һәм зур ләззәт алып онытылып утыра бирде. Кайтырга ашыкмый да, арып бара алмыйча яткан карт этен дә кабаландырмый. Бу мизгеле аның туган-үскән, шунда картайган ялан-кырларына соңгы чыгуы. Ул шуны яхшы аңлый һәм ярый әле башым җитте җиләккә барырга, дип уйлап куана...
Ферма ягыннан машина тавышы ишетелә башлады. Әби башын борып, шул якка карады. Теге, эш башындагы хуҗалар утыра торган, нинди генә пычракларда да батмый торган, бакага охшаганрак яшел машина икән.
Газик юл читендә утырган әби белән эт янына тукталды. Руль артыннан таза гәүдәле, корсагы азрак түгәрәкләнеп чыгып торган ак күлмәк, кара чалбар, аякларына каеш чабаталар кигән бер ир төште.
— Исән-саумы, әбекәй?! — диде ул акрын гына.— Каян киләсең болай япа-ялгызың?
Әби сул кулы астындагы кәрҗинен кузгатып куйды:
— Менә... ни... җиләккә барганыем. Ы-ы! Кура җиләгенә. Җыйдым менә...
Ир гаҗәпләнүен яшермичә көлгәндәй итте.
— И-и, әби-и! Яшең байтактыр инде синең?! Җиләккә йөри торган чакларың үткәндер, диюем. Ничә яшь инде сиңа?
Әби күңелле генә итеп көлеп куйды:
— Яшь тикшерергә син милитсияме әллә?
Ир дә көлде:
— Түгел дә...
— Булмагач сорашма, әйтмим. Аннан белмим дә мин үземнең ничә яшьтә икәнлегемне. Онытып бетердем инде яши- яши. Бик борынгы кеше инде мин, Аллага шөкер...
Ир кешегә кызык була башлады, ахрысы.
— Илләмә чабаталарың шәп икән, әби. Моңарчы чабата кигән кешене күргәнем юк иде әле.
Шофер машина ишеген ачты:
— Әйдә, әби, утыр! Өеңә хәтле илтеп куям. Утыр!
Әби урыныннан торды да этенә карады. Эт, күзләрен йомган хәлдә, тавыш-тынсыз гына ята иде.
— Син, улым, мөгаен, безнең калхузның рәиседер?!
— Әйе, әби. Каян белдең аны?
— Сине ак күлмәк киеп йөрергә ярата, диләр. Аннан геләннәр генә шуфыйрсыз йөри, диләр сине. Түлке кырысрак азрак, диләр...
— Эшләгәндә була торган хәл инде. Алкашы бар, ялкавы бар, озын куллылар да очраштыра. Аларга башкача ярамый. Шагыйребез Дәрдмәнд әйткән бит: «Яманнарга яхшы булу ярамас». Әйдә, әби, утыр, әйтәсе сүзләреңне юлда әйтерсең.
— Без, улым, болай итик. Син минем этемне утыртып алып кит. Праулинҗа янында төшереп, рәшәткә янына яткыр. Мин кайтышлый шуннан ияртеп алып кайтып китәрмен аны. Мин тәпилим инде. Җиләккә баруның, җыюның барлык шартларын үтәдем. Җиләктән кайтуның да шартын китерим инде. Чабаталы аякларым белән җәяүләп кайтыйм. Мондый бәхет миңа башкача эләкмәячәк ул. Күрсеннәр, минем җиләктән үз аякларым белән туп-тулы кәрҗин кура җиләге күтәреп алып кайтып барганымны. Әйе! Авылда чабата киеп, җиләктән кайтып килгән иң соңгы әби булам инде мин. Кешеләрнең исләрендә шушы кыяфәттә калырмын, шулай бит?!
— Шулай булып чыга инде.
— Этемне авылга алып кайтып куйсаң, савабы зурдан булыр. Җан иясе бит. Баруын барды, инде кайтырга хәле юк. Картайды шул. Күтәреп сал инде, улым, син аны. Минем атларлык дәрманым бар әле, Аллага шөкер!
Ир этне саклык белән генә җирдән күтәреп алды да машина идәненә салды.
— Ярар, әби, гаепләштән булмасын! Мин китим инде.
— Бар, бар, улым! Син бит эш кешесе. Бар! Минем өчен бер генә дә кайгырма. Хәзер кайтып җитәм мин. Юлы да түбән таба.
Машина кузгалып китте. Әби кәрҗинен алып атлый гына башлаган иде, тагын юл читенә чыкты. Әле генә кузгалып киткән машина арты белән әбигә табан кире килә иде.
Килеп туктаган машинадан тиз генә рәис төште дә арткы ишекне ачып җибәрде. Ишектән шыңшый-шыңшый Актәпи килеп чыкты. Әби янына килеп арткы аякларына басты да алгылары белән аны ботыннан кочаклап алды. Телен чыгарып, кулын ялады. Шыңшудан тукталды.
— Бу этең синең котырамы әллә?! — диде рәис.— Машина эчендә түзеп булмый. Өрә, чиный, бәргәләнә. Миңа ыргыла...
— Йә, йә, тынычлан, Актәпи! — диде әби, этен сыйпап.— Миннән аерылганга шулай кыйланган ул. Менә бит тынычланды...
Әби моңсу гына елмайды.
— Икәүдән-икәү генә калдык шул инде без. Син, улым, бар, кайт инде. Башка вакытта моны машинага утыртып булмас инде. Без, ике карт җүләр, җайлап кына кайтырбыз әле. Күп калмады.
— Кем булдың соң әле син, әби? Минем бер дә күргәнем юк сине.
— Безнең авылныкы түгел бит син. Шунлыктан гына белмисең мине. Юньле кеше баласына охшагансың, әйтсәм әйтим инде. Әле син җитәкләгән калхузны утызынчы ел башында минем ирем төзеп, шуның беренче рәисе булган иде. Районда иң беренче калхуз иде ул. «Шәфыйк» калхузы иде исеме...
Әби кеткелдәп көлде дә сүзен дәвам итте:
— Заманында мин дә нәчәлник бичәсе идем. Урак күтәреп, чабаталар киеп, калхуз ударчысы булып йөри идем.
Рәис зур ихтирам белән әйтте:
— Белдем кем икәнеңне. Син бит Партизан бабайның әбисе.
— Нәкъ үзе булам. Тик Партизан бабаң гына юк инде бу дөньяда...
— Алай-болай ярдәм кирәксә, хәбәр ит, әби. Синең өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрбез.
— И-и, балам! Бөтен нәстәм дә бар минем. Сугыштан кайтмаган литинат улыма зур пинсия бирәләр. Кемгә ничектер, минекен айныкын айга китереп торалар. Өйгә. Миңа инде хәзер ипекәй, сөтле чәй җитә. Өстем-башым бөтен, Аллага мең шөкерләр, балаларым бик тә карыйлар. Рәхмәт яхшы сүзеңә. Бар, улым! Исән-сау йөре. Бар!
Машина китте.
Әби үзен кочаклаган этенең башыннан сыйпап сөйде:
— Җүләр син, Актәпи! Йә инде, әзер машина белән кайтмадың бит. Кит инде, шулай итәләрмени инде...
Бераздан яныннан атлаган эткә әйтеп куйды:
— Бөтен авылга ике җүләр калдык инде без синең белән. Шулай бит?
Эт барган җиреннән чинап куйды. Ул да килешә иде әби әйткәннәр белән...
* * *
Чабата кигән әбинең соңгы тапкыр кура җиләгенә барганына да инде ун елдан артык вакыт үтеп китте...
2024-08-06 16:09