СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рус халык әкияте "Казлар-аккошлар"

Яшәгән, ди, бер ир белән хатын. Аларның бер кызлары кечкенә уллары булган. Эшкә киткәндә, әнисе кызына болай дип әйтеп калдырган:
— Кызым, без югында өйдән чыкма, энеңне кара. Акыллы, тәртипле булыгыз.
Кыз бу сүзләрне әтисе белән әнисе китүгә үк оныткан. Энесен тәрәзә каршындагы чирәмгә утырткан да урамның теге очына уйнарга киткән.
Шулвакыт каяндыр казлар-аккошлар очып төшкәннәр дә малайны үзләре белән алып киткәннәр.
Менә кыз кайткан. Тик энекәшеннән генә җилләр искән, Елап та, кычкырып та, эзләп тә караган кыз, ләкин энесен бер җирдән тапмаган. Аптырагач, басу ягына йөгергән.
Еракта, бик еракта очып барган казлар-аккошларны күреп калган. Ул арада кошлар кара урман артына кереп күздән дә югалганнар. Бала урлый торган казлар турында моңа кадәр дә ишеткәне булган кызның. Энесен дә шулар алып киткәнен төшенеп, ул казлар артыннан йөгергән. Йөгерә торгач, юлында бер Мичне очраткан.
— Мичкәем,, әйтсәнә, казлар кая таба очты?
— Мин пешергән арыш сумсасын ашасаң әйтәм.
— Ашыйммы соң! Мин өйдә бодай кабартмасын да ашамыйм. Мич казларның кайсы якка очуын әйтмәгән. Кыз тагын йөгергән. Бу юлы каршысына Алмагач очраган.
— Алмагачкаем, әйтсәнә, казлар кая таба очты?
— Минем әче алмаларымны ашасаң әйтәм.
— Юк инде, булмас. Үз бакчабызда үскән тәмле алмаларны да ашаучы юк әле!
Алмагач та казларның кая очканын әйтмәгән. Кыз тагын йөгергән. Йөгерә торгач, сөт елгасына килеп чыккан. Елганың ярлары кесәлдән икән.
— Елга, Елга, әйтче, зинһар, казлар кайсы якка очтылар?
— Минем сөтле кесәлемне ашасаң әйтәм.
— Юк, ашамыйм! Мин өйдә сөт түгел, каймак та ашамыйм әле.
Елга да казларның кая таба очканын әйтмәгән.
Нишләсен кыз, тагын йөгергән. Урман-болыннар, басу-кырлар аша йөгерә торгач, көн кичкә авышкан. Инде кире кайтырга уйлагач кына, кыз тавык аягы өстендә әйләнеп торучы бер өй күреп алган. Эчкә керсә, сәкедә Убырлы карчык җеп эрли, ә кызның энесе көмеш алмалар белән уйнап утыра икән.
— Исәнме, әби!
— Исәнме, кызый! Ни йомыш белән килдең?
— Сазлыкта йөри-йөри, күлмәкләрем юешләнде... Бераз җылынырга дип кердем.
— Утыр әйдә, миңа җеп эрләрсең. — Убырлы карчык аңа орчыгын биргән дә үзе чыгып киткән.
Шулвакыт мич арасыннан бер Тычкан килеп чыккан да кызга болай дигән:
— Кызыкай, ботка бирсәң, мин сиңа бер сүз әйтәм.
Кыз биргән ботканы ашагач, Тычкан:
— Убырлы карчык мунча ягарга китте. Ул сине әйбәтләп юып, мичтә кыздырып ашарга җыена, — дигән.
Кызның коты очкан. Ни үле, ни тере утырган-утырган да елап җибәргән.
Тычкан тагын телгә килгән:
— Убырлы кайтканчы, энеңне ал да кач, ә җепне үзем эрләрмен, — дигән.
Кыз, энесен күтәреп, өйдән чыгып качкан.
Убырлы карчык, тәрәзә каршысына килеп:
— Әй, кызый, җебеңне эрлисеңме? — дип тикшереп тора икән.
— Эрлим, әбекәй... — ди икән аңа Тычкан.
Менә Убырлы карчык мунчасын ягып бетергән. Өйгә кайтса, кыз белән малайдан җилләр искән. Убырлы карчык:
— Казларым-аккошларым, малайны апасы алып киткән! Тизрәк артларыннан куып тотып алып кайтыгыз! — дип кычкырып җибәргән.
Ул арада кыз, тыны-көче бетеп, сөт елгасына килеп җиткән. Борылып караса, артларыннан казлар-аккошлар куа чыккан. Кыз Елгага ялвара башлаган:
— Елга җаным, зинһар, безне яшерсәнә!
— Аша минем кесәлне.
Кыз тиз генә ашаган да рәхмәт тә әйткән.
Елга аларны яр астына яшергән. Казлар күрмичә очып киткәннәр.
Кыз юлын дәвам иткән. Казлар әйләнгәләп очып йөргәннәр-йөргәннәр дә янәдән борылганнар. Инде күреп алалар дигәндә генә, кыз белән малай Алмагач янына килеп җиткәннәр.
— Алмагачкаем, яшерсәнә безне!
— Минем әче алмамны аша!
Кыз каршы килмәгән, алманы ашаган. Алмагач, ботакларын иеп, балаларны яшергән. Казлар бу юлы да малай белән кызны күрми үтеп киткәннәр. Кыз, Алмагачка рәхмәт әйтеп, юлын дәвам иткән. Инде кайтып җитәбез дигәндә генә, усал каңгылдашып, тагын казлар килеп чыккан. Кызны канатлары белән кыйнап, малайны тартып алырга тырышканнар.
Шунда кыз Мичне күреп алган.
— И Мичкәем, зинһар, яшерсәнә безне!
— Минем арыш сумсасын аша.
Кыз тизрәк сумсаны авызына капкан да энесе белән мич куышына кереп тә качкан.
Казлар Мич тирәли әйләнгәннәр-әйләнгәннәр дә Убырлы карчык янына кире кайтып киткәннәр.
Кыз, Мичкә рәхмәт әйтеп, энесе белән өенә йөгергән. Алар өйгә килеп керүгә, әтисе белән әнисе дә эштән кайтып җиткән, ди.