СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхәт Мушинский "Очу"

Төшләремдә очам. Үскәнгәдер инде. Әмма төштә түгел, өндә чын-чынлап очасым килә минем.
Әти бик каты, бик каты теләсәң, теләгәнең тормышка аша, ди. Ул очу турында әйтми, болай гына әйтә. Тик мин очу хакында гына уйлыйм шул.
Көннәр буе ишегалдында әрле-бирле йөрим, кулларымны җилпим. Кичләрен көзге каршында бөтереләм, кулларым канатка әйләнмәгәнме әле, аркамда каурыйлар күренмиме, дим. Юк шул, бер үзгәреш тә юк. Һаман шул ук кояшта купшакланган арка, исәпсез миңнәр өере һаман шул ук арыслан балалары, балыклар, шүрәлеләр булып күренә. Калак сөягемне сикертеп карыйм — алар чыннан да арык тәнемдә канат булып тоелалар, дөресрәге, балык мае эчеп, сихәтләнеп, мич башындагы иске бүректә утыручы үрдәк бәбкәсенең канатына охшаганнар.
Беркөнне иртән көчле яңгырдан соң, битен юган кояш шат нурларын җиргә сирпегәч, бөтен тирә-як үтә күренмәле бу белән өретелгәч, гадәттәгечә, булачак канатымны җилпеп, ишегалды буйлап әрле-бирле йөри идем, Рәшиткә килеп бәрелгәнемне сизми дә калганмын.— Нәрсә булды сиңа? — ди дустым Рәшит.— Күзеңә ак-кара күренми.— Очарга өйрәнәм — мәйтәм.— Очарга да, йөзәргә дә җирдә өйрәнмиләр,— ди бу.
— Тагы кайда өйрәнергә?— дип сорадым мин, гаҗәпләнеп.
— Йөзәргә — суда, очарга һавада өйрәнәләр.— Якын-тирәдә диңгез булмау сәбәпле (сарай янындагы зур күлдәвек исәпкә керми), ул, ике кулын да күтәреп, аяз күккә күрсәтте.— Күк кочагында кошлар кош булырга өйрәнә.
Миңа ике тапкыр аңлатып тору кирәкми. Рәшит киткәч, сарай түбәсенә үрмәләдем. Сарай биек безнең, аскы ягы кирпечтән, өске ягы — усак бура. Иксез-чиксез алма бакчасы моннан матур булып күренә икән. Югарыда яр карлыгачлары бөтерелә, түбәндәрәк чыпчыклар чыркылдашып оча, тупыл мамыгы, ябалак кар булып, салмак кына җиргә коела.
Сарайның ишегалдына караган кыегына үрмәләп килдем. Менә, сатин ыштанымны җилфердәтеп, тураеп бастым. Шундый биек. Яңа сауган сөт шикелле җылы һава ялангач тәнемне иркәли. Бер тамчы да курыкмыйм. Кая ул кире уйлаулар! Хыялны тормышка ашырырга бер адым гына калгач. Бер адым да түгел хәтта — җиңел генә алга авышасың да...
Колагымда җил сызгыра, йөрәгем сокланудан кысыла, кулларны җилпи башладым.
Менә яр карлыгачы кебек җиңел очам, менә лачын кебек һаваны кыеп очам, менә бөркет кебек таралып, авырлыкны югалтып, мәгърур очам.
Кулларны җәеп җилпемичә очудан да шәбрәк нәрсә бар микән?!
Күлдәвеккә төшеп кунакладым. Дөресрәк итеп әйткәндә — төшеп чумдым. Чамаламый калганмын икән.
Сазга буялган шыксыз, иләмсез үрдәк баласы сыман күлдәвекнең уртасында утырам. Ыштанымның ертыгыннан тырпаеп чыккан тезем үтереп авырта. Елыйм. Эре яшь бөртекләрем болганчык күлдәвек суына коела да коела — хәтта шау-шулы чыпчыклар да тынып калды. Хәлемне аңладылар, ахры. Юктыр, юктыр. Каян аңласыннар?! Алар оча белә ич...