СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Һинд халык әкияте “Дуслык кирәк”

Кош аулаучы урман аланына ятьмәсен корып куйган. Очып төшкән һәр кош аягы белән шул ятьмәгә урала, ди. Урман аланы тиздән кошларның өзгәләнеп кычкырган авазы белән тулган.
«Бер кисәк иткә алданып, тозакка эләктек»,— дип каргылдашкан каргалар. «Каргылдап утырудан файда юк, моннан ничек ычкыну ягын уйларга кирәк», — дигән сыерчыклар. Озак бәхәсләшкән болар. «Әйдәгез, бөтенебез берьюлы канатларны җилпибез дә ятьмә белән бергә очып китәбез»,— дигән шулчак бер читтә моңаеп утырган карт күгәрчен.
Бөтен кошлар дәррәү канат кага башлауга, ятьмә җирдән аерылган. Кош аулаучы, ятьмәсенең очып баруын күргәч, үз күзләренә үзе ышанмыйча, кошлар артыннан чабып киткән. Үзе йөгерә, үзе болай дип уйлый бу: «Ятьмәдә әллә ничә төрле кош бар. Иректә чакта гына бер-берсе белән дус алар. Ятьмәгә эләккәч, араларында сүз чыкмый калмас. Талаша башласалар, ерак китә алмаслар...»
Чынлап та, бераз ара очуга, беренче булып каргалар телгә килгән: «Безнең сыман тырышучы юк монда. Каргалар булмаса, ятьмә күптән җиргә егылып төшәр иде...» Каргалардан күреп, күгәрченнәр гөрләшә башлаган: «Сез үзегезне башкалардан өстен саныйсыз... Безнең кай төшебез сездән ким?» Күгәрченнәрне уздырып, сыерчыклар чыркылдарга тотынган.
Сүз белән мавыгып, канатларын һаман саен әкренрәк җилпи икән болар. Чыр-чу килеп төрле якка тарткалашкан кошлар көтүен ятьмә авырлыгы җиргә таба өстерәгән. Ятьмә җиргә төшеп җитүгә, кош аулаучы йөгереп килгән дә кошларны берәм-берәм читлеккә ябып куйган.
Дуслык һәммә җан иясенә дә кирәк... Ә ятьмәгә эләккән тоткын кошларга бигрәк тә кирәк ул дуслык.