Гүзәлне әти-әнисе, балам-багалмам, дип кенә үстерде. Ни теләсә, шуны ашаттылар, ни сораса, шуны алып бирделәр, нәрсәне матур санаса, шуны кидерттеләр. Җитмешенче елларда кибет киштәләре киемнән сыгылып тормаганда да, кыз чит ил кофта-юбкаларыннан гына йөрде, чәчләренә матур заколкалар кадады. Авыл гадәтенә хас булмаганча, ул көзге яңгырларда гына түгел, җәй эссесендә дә кулына бик килешле шәмсия-зонтик тотып йөрүне гадәткә алды.
Кибеткә ни дә булса кайтса, иң элек Гүзәлнең акчалы һәм авылны үз кулларында тоткан әти-әниләренә кеше йөгерттеләр. Авылга күлмәк-мазар җибәрәселәрен кайвакыт сельподан ук шылтыратып, белгертеп куялар иде.
Колхоз рәисе Габдерахман Монасыйповичны авылдашлары күбрәк хөрмәтләп, Шакиров абый дип йөртсәләр, өйдә хатыны Гөлмәрьям Иштирәковна аңа бик яратып, әтисе, кадерлем, канатым, кебек әллә нинди матур сүзләр белән генә эндәшә иде. Сукмаклы Тауда бу гаиләнең гадәтләре сәер бер хәл кебегрәк кабул ителсә дә, үрнәккә куеп сөйләнде, авылның бер мактанычы кебек күңел түрендә сакланды.
Ирне ир иткән дә, җир иткән дә — хатын, дигән сүз шулкадәр дөрес булган кебек, хатынны хатын итүченең дә ир кеше булуы шиккә алынмаслык бер нәрсә. Пар күгәрчен кебек гөрләшеп яшәгән Шакировлар гаиләсендә ни ирне, ни хатынны алга-артка куеп сөйләрлек түгел иде. Габдрахман Монасыйпович районда бер председатель булса, Гөлмәрьям Иштирәковна да тормышта төшеп калганнардан түгел иде. Шакировны Сукмаклы Тауга рәис итеп билгеләгәндә, ул да шул ук колхозга авыл Советы рәисе итеп сайланырга район үзәгеннән кайтарылды. Яшь белгечләр шунда ук бер-берсен күреп алдылар да, инде моннан да тиңрәкләрне таба алмабыз, дигән шикелле, тиз арада гаилә дә корып җибәрделәр.
Баштарак бергәләп бәйрәм кичәләрен оештырып, җитәкче булсалар да сәхнәләрдә җырлап-биеп йөргән бу пар соңыннан клубта бик күренми башлады. Әле генә гөрләп торган кичә заллары да тынды, тамашалар да сирәгәйде. Бераздан барысы да аңлашылды: Гөлмәрьям Иштирәковна балага узган һәм ире юллаган путёвка буенча җәй айларына Кара диңгез буена ялга да, шифа алырга да китеп барган булып чыкты.
Туачак бала бик тә, бик тә көтеп алынган, тансык җан иясе иде. Гөлмәрьям ханым, әле көмәне зур булмаса да, авырны күтәрмәде, кабаланып йөрмәде, урынлы-урынсыз борчылырга тырышмады. Ире Габдрахман да аны бик нык саклады: көзен урамга юка киемнән чыгармады, кышын, ямьсез булса да, күн сапогиларын бер кырыйга куеп, киез итек киюен үтенде. Җылы өстеңдә тузсын, дип, төлке якалы пальто алып кайтып иңнәренә салганда, тун дигәне бала сөенече булыр, дип өстәде.
Шакировларның кичләрен, әти кеше эштән кайткач, балабыз-багалмабыз, дип сөйләшүләре бер гадәткә әверелде. Сукмаклы Тау авылына юллар бик начар булганга күрә, рәис, алдан ук хәстәрен күреп, бала табу вакыты җитәрәк, хатынын район шифаханәсенә урнаштырды. Белмәссең, рәиснең, хөкүмәт яисә колхоз эше белән йөреп, Сукмаклы Таудан еракта булуы бар, әле аның «ашыгыч ярдәм» машинасы да киләме-юкмы, килсә дә, кайчан килеп җитәр, дип уйлады.
Карында чакта көньяк җимешләре генә ашап үскән, авылда күрше әбинең итле бәлешләреннән еш авыз иткән, балдан-майдан өзелмәгән, барысы да күңеленә хуш килеп, һичбер вакыт әнкәсен укшытмаган, вакыты белән генә тыпырчынгалап алган, мин монда әле, дигәндәй үзен белгерткән бала, чыннан да, алмадай тулы, алсу йөзле, кап-кара бөдрә чәчле булып туды. Инде аны матур тукымаларга биләү, көн саен хуш исле сабыннар белән юындыру Гөлмәрьям ханым белән Габдрахман Монасыйповичның яраткан бер шөгыленә әйләнде. Бала-багалма дисәң була да була иде Гүзәлкәй аты белән дә чибәрлеге ныгытылган нарасыйчыкны!
Гүзәлгә бер яшь дигәндә, Шакировныкылар, авыл халкын аптырашта калдырып, кып-кызыл «Жигули» алып кайттылар. Болай да колхоз бензинын гына ягып йөргән вездеходы барында Шакиров абыйларының барыбер дә тик торачак машина сатып алуын алар бер-бер мәгънәле эшкә санамый иде. Соңыннан анысына да күнектеләр. Машина да юкка алынмаган булып чыкты: атна саен булмаса да, аена бер тапкыр, әтисе Гүзәлкәйне, әнисе итәгендә арткы урындыкларга утыртып, район врачларына күрсәтеп алып кайтырга гадәтләнде.
Кызга өч яшь дигәндә, яңа салынып кергән өй түренә ялтыравык пианино алып кайтып утырттылар.
— Монысы балабызга-багалмабызга, — ди иде йомыш белән кергән күрше-күләнгә, зур горурлык хисен кичереп, Гөлмәрьям ханым. — Ул безнең бик тә җырчы булырга охшаган. Телевизорда концерт башланса, һич күзен алмый утыра. Күңеленә көй хуш килгәндә, җырлап та җибәрә, тыпырдап алырга да ярата. Әйе бит, балам-багалмам.
Гүзәл, чыннан да, барысына да оста булыр, нәрсәгә тотынса, шуны булдырачак кебек иде. Конькиен да алдылар кызга, велосипедын да. Анысы кечерәйсә, артыннан ук өйгә зуррагын алып кайтып та куйдылар. Таш түшәлгән ишегал- лары тигез, иркен иде. Кышларын, колхоз рәисе бит мин дип тормады, әти кеше бакча башындагы елга өстенә үзе төшеп шугалагын да ясады, вакытын тапканда, бала-чага белән шәрә дә сукты. Кызы-багалмасы һәрчак янында булыр, кушылып уйнар иде.
Аяк киселсә, Гамбәрия әбекәй янына барып, туфрак сиптерткән, баш ярылса, аннан он белән катырткан, теш сызласа, карчыкның сөякчел йодрыгы белән генә сугып чыгардырткан Сукмаклы Тауда теш врачы дигән кешене ишеткәннәре дә юк иде. Ишеткән-күргәнне тапканда да, аңа барган кешене табып булыр иде микән?! Гүзәлнең теше сызласа гына түгел, күзе шешсә дә, теле әчетсә дә, муены кычытса да, әлеге дә баягы авылда бер генә затлы «Жигули», кызны йомшак мендәрләр өстенә утыртып, район үзәгенә элдертте.
Дәвачы карчык кулыннан да йомшаграк, аныкыннан да шифалырак кул булмый дип санаган авыл балалары тимер- томыр белән авызга кергән, корсак ярган врачларны кинодан күреп беләләр һәм кызның, курыкмыйча, шулар янына баруын һич кенә дә аңламыйлар иде. Матур күлмәкләренә кызыксалар да, кичләр буе пианино уйнап башын катырган, дәресләрен дә гел хәзерләп кенә йөргән, бертуктаусыз китапханә юлын таптаган, фельдшер, табиб каравындагы кызны эчтән генә кызганалар да иде.
Болын тулы үлән үскәндә, телне әчеттергән таблетканы йотуны авыл балалары ярата да, булдыра да алмады. Гүзәл башка кыз иде. Авылда туса да, ул шәһәр кызы кебек нәзберек, шәһәр кызы кебек каралган, шәһәр кызы кебек зәвыклы булып үсте. Авылныкылар йомшак йорт башмакларында мәктәпкә барганда, ул үкчәле туфлиләрдә укырга йөрде. Алар чәчләрен тасма белән үреп, ак бантиклар белән бизәгәндә, Гүзәлнең толым очларына моңарчы Сукмаклы Тау кибетендә күренмәгән пластмасс шариклар, алтынсу күбәләкләр, тагын әллә нинди нәрсәләр куела торган иде.
Бик иркәләп, балабыз-багалмабыз, дип кенә торсалар да, кыз тәртипсез, масайган, үзен башкалардан зурга куйган бала түгел иде. Мәктәбен дә «биш»кә генә бетерде, институтына укырга да үзе барып керде, анда да артыннан гайбәте килеп ишетелмәде, авылга яман эшләре хакында сүз кайтмады. Ул һаман әти-әнисенә бала-багалма булып калды.
Шакировлар йортында сулы савыттагы гөл кебек чәчәк атып утырган Гүзәлнең борчулары кияүгә чыккач башланды. Күпме карап, иркәләп үстерсәләр дә, сәламәтлеге шәптән булып чыкмады. Шифаханә юлында да күп йөрде, хастаханәгә дә еш керде. Табиблар хатын-кызларга хас авыруларың кияүгә чыккач бетәр, дип ышандыралар иде, сүзләре расланмады — булган авырулары да бетмәде, алары янына инде башкалары да өстәлде.
Кадердә, рәхәттә үскән Гүзәлнең бөтен хыялы үзенең дә шундыйрак бер кыз үстерү, аны мамык юрганнарга төрү, аңа затлы күлмәкләр кидертү, алтын алкалар, муенсалар тагу иде. Балачактан кечерәйгән күлмәкләреннән курчакларына киемнәр теккән, әти-әнисе кебек, яратып, үбеп-кочып кына торган, балам-багалмам, дип кенә дәшкән Гүзәл, чирләре аркасында бала таба алмаячагын белгәч, тәмам сулыкты-сулды, ахыр чиктә бөтенләй үк тамактан калды. Гомер бакый сәламәтлек тоткасы итеп караган табибларыннан да күңеле кайткач, ире Расих белән бергәләп дәваланган «Бакирово» сазлыкларының да файдасын күрмәгәч, әби-чәбиләрнең өшкерүеннән дә бер-бер шифа алмагач, ул бар нәрсәгә кул селтәде, күңеле төшенкелеккә бирелеп, тормышның ямен тапмый башлады.
Әти белән әни кеше кызларының баласы булмавына аннан битәр борчылалар иде. Инде лаеклы ялга чыккач кына, әби-бабай булабыз дип торганда, өф-өф итеп үстерелгән бердәнбер кызыңның гозерен Ходай да ишетмәсен әле, дип көрсенә иде алар. Болай Ходайга тел-теш тидерүнең ярамас бер эш икәнлеген белсәләр дә, аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, тиешен дә сөйләделәр, тиеш түгелен дә, кирәген дә эшләп карадылар, кирәкмәгәнен дә.
Гөлмәрьям ханым кайсы газетада нинди игълан күрсә, чат шуңа барып ябышты, Шакиров абый, кайсы дустын нан өмет кабызырдай нинди киңәш-табыш ишетсә, шуны тормышка ашырырга кереште. Баккан алма булачак бала- багалма гына дөньяга аваз салырга ашыкмады. Берзаман аны күрү өмете дә сүнде, инде вакыт-вакыт кына, анда да Гүзәл күңелендә генә, иптәш кызлары балаларын ияртеп үзләренә кунакка килгәндәме, туган-тумачалары балаларын карашырга үтенеп, үзләре бер-бер җиргә китеп баргандамы гына туа иде.
Гүзәл дә, Расих та калдырып киткән сабыйларны, чит кешенеке дип санамыйча, үзләренеке кебек тәрбиялиләр, уйнарга алып чыгалар, кибетләргә йөртәләр, тәмле әйберләр алып ашаталар. Бу вакытта күңелләренә, их, үзебезнең дә шундый бер нарасыебыз булса, ничек карыйсын белер идек, менә бит, кешенекен дә ничек тәрбиялибез, дигән уй керә иде.
Бар өметләр сүнде-сүрелде дигәндә дә, адәм баласында Аллага ышаныч бетми. Инде чит баланы булса да алыйк та үзебезнеке итеп тәрбиялик, булмаса, дигән планнар белән йөргәндә, күршеләрендә фаҗигале хәл булып куймасынмы: аларның хастаханәдән бала алып кайткан машинасын каршы юлдан ашыгып килүче икенче берсе бәрдереп киткән иде. Тән яралары белән «ашыгыч ярдәм» машинасында алып кителгән күршеләр юлда ук вафат булып, яңа туган кызлары тулы ятим булды да куйды.
Гүзәл белән Расих Ания белән Фәизнең ятимнәр йортында тәрбияләнгәннәрен белә иде, димәк, баланы да шул ачы язмыш көтә, дип уйладылар. Бер күрмәгән кешеләрнекен алсаң, үскәч кем буласын чамалый да алмыйсың, Фәизләр начар тормады, азып-тузып, эчеп-тартып йөргәннәре дә күренмәде, булмаса, тотыйк та кызларын үзебезгә алыйк, дип тәвәккәлләделәр. Бер артка китсә тәгәри дә тәгәри дигән кебек, уңай килсә дә, уңай арты уңай килә бит ул. Сабыйны үзләренә алганда да, йортын әти-әнисенекеннән аныкына күчергәндә дә, бер-бер каршылык тумады. Шулай итеп, яшь пар бик бәхетле булып яшәп тә китте.
Моңа кадәр яшәгән ишегалдында калсаң, күршеләрнең балага сиздереп куюлары, җае чыкканда, әйтеп ычкындырулары бик мөмкин иде. Расих үзләре яшәгән ике бүлмәле фатирны бистә читендәге бөтен уңайлыклары булган йортка алмаштырырга уйлады. Анысы да бик уңай килде. «Инде яшәргә дә яшәргә», — диде әти кеше, юеш борын Асылны сөя-сөя. «Балабыз-багалмабыз», — ди иде сабыйга сөт эчергәндә әнисе Гүзәл дә.
Гүзәл әнисенә иркә бер кыз булып үскән кебек, Асыл да бик кадерле, көтеп алынган иде. Аны да затлы киемнәргә киендерделәр, аңа да татлы ризыклар ашаттылар, кыш-яз дими, туралган-төелгән яшелчәдән өзмәделәр, үзләре белән кунактан калдырмадылар. Инде аңа да өч яшь тулган: алтын алка тагасы колагы тиштерелгән, алтын балдак киясе бармакларының тырнаклары кызның соравы буенча кып- кызыл итеп буялган иде.
Расихлар өендә тавыш бер дә уйламаганда чыкты. Бизәнү өстәле янында утырган Гүзәл иптәш кызына туган көнгә барырга әзерләнә иде. Янындагы урындыкка кызы Асыл да килеп утырды.
—Әнием, минекеләрне үзеңнеке кебек буя әле, — диде ул, кечкенә тулы иреннәрен бөрештереп. — Аннан битләремә менә бу нәрсәне дә сөртерсең.
—Балам, сиңа помада-иннек сөртергә дә, битеңә пудра- кершәннәр ягарга да иртәрәк әле, — диде Гүзәл, өстәл өстенә таралып яткан бизәнү әйберләрен җыя-җыя. — Аның каравы мин сиңа алтын брошкаларымны бирермен. Син аны яңа алып кайткан күлмәгеңнең якасы өстенә кадарсың.
—Иренне буя, иренне буя! — дип шыңшырга кереште аның саен Асыл. — Миңа алтын брошка кирәкми!
Асыл бик иртә сөйләшергә өйрәнгән һәм бар нәрсәне аңлый, һәр сүзне ап-ачык әйтә, ни дисәң, шуңа җавап кайтара иде.
—Кызым, сиңа ничә яшь әле? — дип сорады аннан әнисе, сүзне башкага борырга маташып. — Яле, бармакларың белән санап күрсәтәбез: бе-е-р, ике-е-е, ө-ө-өч. Ә хәзер ай ларын саныйбыз: бе-е-р, ике-е-е, ө-ө-өч, дү-ү-үрт, би-и-иш! Менә булды, менә булдырдың.
Кыз яшь санын бик теләп санаган кебек күренсә дә, буяну-ясану турында онытмаган булып чыкты.
—Ий-е, мин дәү инде, әнием, күрәсеңме, синең кадәр! — Асыл кулларын югары күтәрде.
—Әйе, кызым, минем кадәр икәнсең инде, дәү булгансың, балам-багалмам.
—Дәү булгач, мин дә иреннәремне буйыйм, ярыймы, әнием? — дип сорады тагын Асыл, үзе теләгәнне эшләргә җай чыкканга сөенеп.
—Син дәү, әмма әни кадәр дәү түгел шул әле, — диде аңа каршы Гүзәл.
—Дәү, дәү, синең кадәр дәү! — дип үртәлде аның саен Асыл.
Шул чакта ишектән Расихның кайтып кергәне күренде. Бала, шуны гына көткән кебек, әтисенең чалбар балагына барып ябышты:
—Әтием, әтием, әнием мине яратмый! Иреннәремне буярга кушмый! Син мине яратасың, син әйбәт! Әтием, миңа да помада алып кайт әле. Мин дә туган көнгә барам! Мин дә иренемне буйыйм!
Расих, артын-алдын уйламыйча гына:
—Ярар, балам! — диде дә, әнисенең бизәнү савытындагы иннекне алып, кызның иренен үзе үк буяп та куйды.
Сабыйның кызыл иреннәрдән, кызыл тырнаклардан ба сып торуын бер көлке итеп кенә кабул итәсе иде дә бит... Гүзәлгә шул гына җитә калды, кызып китеп:
—Мин һаман баланы кеше итеп тәрбияләргә тырышам, син гел миңа каршы төшәсең, сүземне аяк астына саласың! Тырнакларын лактан кызартканыңда, бер булыр, соңгысы булыр, дип эндәшмәгән идем, инде өч яшьлек кызыңның иренен буяп утырмасаң! — дип кычкырды .
Башка чакта сабыр гына Расих, эштән бик арып кайткан идеме, хатынының бер дә болай чәриләгәнен күргәне булмагангамы, шунда ук эләгешеп китте.
Матур башланган, тыныч дәвам иткән уртак тормышның шул көннән яме бозылды. Балага нәрсәне дә булса Гүзәл тыйса, Расих рөхсәт итте, ул тыйганда, әнисе, эшлә-эшлә, кызым, дип торды. Бер-беренә матур сүз әйтергә дә кызгана башлаган ир белән хатын Асылны гына һаман да, балам- багалмам, дип иркәләде.
Мөнәсәбәтләрнең бер җае киткәч, яңадан эзгә салам, димә икән. Хәер, ир белән хатын аларны җайга салырга тырышмады да. Бала өчен тагын тарткалашкан бер көндә Расих, алайса, минем сүзем сүз булмаса, мин сездән китәм, дип ярды да салды. Сүзне әйткәндә әйтәсең, кире җыеп ала алмыйсың. Ялгышлык белән, ачудан гына әйтелгән сүз булса да, Расих, үзе уенча ирлеген итте, шул кичтә үк чемоданнарын төяп, иптәшләре янына тулай торакка күченде.
Тулай торак дигәннәре күпләрнең үз фатирына әйләнгән чак иде, ни пропискага керә алмыйсың, ни эштән үзеңә икенче бер бүлмә сорап алырга хут юк. Расихны да атна-ун көн дигәндә уртак тормыш туйдырды, аның үз почмагын, үз куначасын булдырасы килә башлады. Совет заманнары үткән, кем дә булса ярдәм итәр, дип өметләнү бушка. Эшләр болайга киткәч, әби-бабайдан да якты чырай өмет итү юк. Үз ягы белән арасы күптән өзелгән, әти-әнисен җирләгәнгә дә шактый узган — кыскасы, Расихның барып егылыр урыны да, алдына баш төртер кешесе дә калмаган иде.
Төн буе уйлады-уйлады да ул шундый карарга килде: үскәч, яшим дисә, Асылның фатиры бар, әле анда квартирантлар тора, нигә әле ул, Расих, бергәләп эшләп алынган фатирны хатыны Гүзәлгә калдырып китәргә тиеш? Нигә әле аның әйбер белән дыңгычланган өч бүлмәле фатиры яңадан Гүзәлгә өйләнер иргә бүләк ителсен ди?!
Хатыннан судка биреп аерылмый торып, йортны барыбер бүлә алмый. Эшне бер-бер кешегә фатирга төшүдән һәм үзенә кирәкле әйберләрне алудан башларга булды. Фатиры да уңайлы җирдән, элекке йортына якын гына бер урыннан табылды. Теләсә, кызы Асылны да көн дә күрә алачак! Әле дә ярый, аерылганда, машина ачкычын калдырмаган: кибеттән зуррак сумкалар алып, буш тартмалар төяп, Гүзәлләр яшәгән йортка китте.
Хатын Расихның чын-чынлап аерылырына бер дә ышанмаган иде, йөрер-йөрер дә басылыр, кире әйләнеп кайтыр, Асылны алай ятим итә алмас, дип уйлаган иде, тагын ялгышкан икән. Ишек тишегеннән Расих икәнлеген күреп, елмаеп ачкан иде, лифт тирәсендә яткан кәгазь тартмаларны күргәч, юк кына тавыштан чыккан хәлләрнең ни белән бетәсен чамалады. Хәер, ул да чамалап бетермәгән икән...
Бергә-бергә көн иткәндә матур сүзләрне кызганмаган ир белән хатын, әйберләр бүлешә башлагач, алмашынып куйган кебек булды. Расих тегесен алса, Гүзәл, монысы миңа, дип йөгереп килде. Гүзәл шкафтагы кайбер нәрсәләрне үз киемнәре генә яткан чемоданга сала башласа, миннән дә артмас, дип, Расих кулыннан тартып алды. Ахыр чиктә, ничек итсәләр иттеләр, чүпрәк-чапракны, савыт-сабаны бүлеп бетерделәр. Шул вакытта Расихка чыгарга да китәргә генә булган кана. Моңарчы бер кырыйда шыңшып торган Асыл, ул ишеккә таба бара башлагач, әтием, китмә, дип, аның чалбар балагына ябышты.
—Курыкма, кызым, сине үзем белән алып китәм мин, бу аждаһа белән калдырмыйм! — диде ачуы бугазына утырган әти кеше.
—Баламны-багалмамны үз кулым белән биреп чыгарыр дип беләсең мәллә?! — дип кычкырды аңа каршы әни дигәне.
Баланы алып тиз генә качарга кирәк иде: Расих, Асылны күтәреп, коридорга чыкты да лифт төймәсенә басты. Әле генә:
—Әтием, китмә! — дип елаган Асыл инде: — Әни, мин синең белән калам! — дип үкерергә кереште.
Гүзәл түзмәде, ишектән атылып чыкты да кызны эләктереп алды һәм кире өенә кереп китмәкче булды. Расих сүз бирә торганнардамы соң?! Ул, хатынының ычкындырмаячагын белсә дә, җан-фәрманга Асылны тәпиләреннән үзенә тартты. Кызның чәриләп кычкыруына бөтен күршеләр коридорга атылып чыкты. Әйбер бүлешү тәмамланды.
...Икенче көнне төш турыларында кичә кичен аерылган ирнең фатирыннан әйберләр алып китәргә килгән машинада Асыл хастаханәдән өенә «кайтты». Аяк-кул буыннары өзелгән бала-багалма, авыртуга түзә алмыйча, реанимация бүлмәсендә җан биргән иде.