СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илшат Сәйфуллин "Минем әни иң чибәр".

Беркөнне телевизордан әллә нинди тапшыру күрсәттеләр. Күлмәк-итәк кимәгән ниндидер апалар сәхнә буйлап арлы-бирле йөрделәр дә, шуларга кул чабып, алкышлар белән зур бүләкләр бирделәр. Берсенә җәүһәр ташлар белән бизәлгән алтын таҗ да киерттеләр. Мәктәптә рус телен әле генә өйрәнә башласак та, кайбер нәрсәләрне аңладым. Чәчләрен дә үрә белмәгән бу апа, имештер, дөньяда иң чибәр кыз икән. Әй җүләрләр! Шул апаларны матур диючеләрнең безнең якларда булганы, минем әнине күргәннәре бар микән? Әнием, әти бүләк иткән озын күлмәген киеп сәхнәләргә чыкса, телевизордагы абыйлар егылып китәрләр иде! Әти әниемә «чибәрем», «матурым» дип кенә тора. Ә әти әйтсә, дөресен әйтә, ялганлый белми.
Матур күлмәге дә булмаган теге апаның. Күпме бүләкләр алуын күргәч, әнине дә шул ярышка җибәрергә кирәк дип уйлап алдым. Чөнки минем әни зур бүләкләргә лаек.
Сабантуйда күкәй салынган кашыкны кабып йөгерүдә беренче килгәнне, әнием сәхнәдә тик йөрү буенча беренче урынны: ала да ала инде.
Кичке аш вакытында әти-әниемә шул турыда әйттем дә. Ике яшьлек сеңлем, сөйләшә белмәсә дә, кулларын чәбәкләп тәкъдимемне хуплавын күрсәтте.
Тик әни генә:
— Мин бераз соңга калдым инде, улым, әнә Сәрия үсеп килә, бик матур булыр, Алла боерса, бөтен ярышларда җиңеп чыгар, — дип, сеңлемне кулларына алды да битләреннән үбеп куйды.
Чынлап та, Сәрияне хастаханәдән алып кайткан көнне үк бөтен күрше-тирә аның матурлыгына таң калды. Әниемә охшаган, диделәр, ә әниемә охшагач ул дөньяда иң матур кыз булыр. Телевизордан күренү өчен аңа әнинеке кебек озын итәкле күлмәк алып бирермен. Тимер ядрә ата торган пистолетка җыйган акчамны да сеңлемә матур күлмәк алырга җыештырып куймый булмас. Вәт!