СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Газиз Мөхәммәтшин “Ун бәбкә”

Әхтәм безнең күршебездә яши. Ишек алларын тәбәнәк читән генә аерып тора. Әти читәнгә караган саен:
— Тактасы әзер, кадагы әзер. Шушы шайтанны сүтеп ягып койма коясы иде. Кул җитми,— дип зарлана.
Әхтәмнең әтисе дә, аны куәтләп:
— Шу-лай. Бик вакьгт. Кул җитми, кул,— дип уфтанып куя.
Без бу сүзләрне тыңлап торабыз да аптырыйбыз. Бәләкәй булсак та, безнең куллар читәнгә җитә. Өстенә менеп бассак, үрелеп иң озын казыкның да очын тота алабыз. Әтиләр үзләре олы, ә куллары читәнгә җитми. Нишләп алай икән ул?! Без шулай уйлыйбыз. Уйлап-уйлап та рәтен тапмагач, читән тишегеннән Әхтәмнәр ягына кереп китәбез. Тезләребезне кочаклап, мунча почмагындагы иске умарта өстенә утырабыз.
Әхтәм шунда:
— Тизрәк үссәң иде, Шәриф, әйеме? — дип куя.— Малай-шалай алдында әтиләр шикелле сөйләп җибәрер идек. Аңламыйча шаккатып тик торсыннар шунда!
— Әйе шул,— дим мин.— Былтыр да бәләкәй идек, быел да. Абый әнә зу-ур. Кызыл галстук тагып йөри. Сораган идем дә — бирми. Башың яшь, дигән була.
— Минем апа да галстугын көн саен үтүкли. Кичә үзе юкта тагып караган идем. Колакны шундый борды — үләм дип торам.
Быел I дән II класска гына күчтек. Туйганчы укый да алмадык. Кыш үтте дә, каникул җитте дә куйды. Шуларны уйлыйбыз да, үзебезнең әле һаман да сигез генә яшьтә булуыбызга бик хурланабыз.
— Сине пионерга барыбер алмаслар. Җенгә ышанасың,— дим мин Әхтәмгә.
Ул кызарып китә. Чалбар балагыннан сырганак чүпли башлый.
— Менә үзең берәр күрерсең әле, йөрәгең ярылыр.
— һәй, ярылды, ди. Җен юк ла ул.
— Әби әйтә «бар», ди. Аңа ышанмасаң, Саилә түтидән сора. Ул бөтен нәрсәне белә.
— Күрәзәче Саиләме?! һэ! Мин аның ырым-мырымына үлсәм дә ышанмыйм. Әти дә әйтә, ялкау ул, карчык-корчыкларны алдап, өшкергән булып, эшләмичә ашап ята, ди.
— Ә ул сихер белә!
— Белми. Сихер дигән нәрсә юк та әле.
— Бар. Әби әйтә...
— Юк!
— Саилә түти югалган әйберләрне таба.
— Тапты, ди. Карап тор!
Шулай бәхәсләшеп, кайчакта кызып китәбез. Тәпәләшеп тә алабыз. Тагын татуланабыз. Мин, болай булса, Әхтәмне пионерга алмаслар, дип куркам. Укытучы апага әйтәм дип тә карыйм. Әхтәм, үскәч җенгә ышанмый башлыйм, әйтмә, көтеп тор, ди. Көтәм инде. Нишлисең, дус бит.
Кайчакларда умарта өстендә сөйләшә-сөйләшә кичне көтәбез. Кич булгач, көтү каршыларга капка төбенә чыгып басабыз. Безнең кышлау тәкәне кертмибез. Әниләр күрмәгәндә, чыбык белән сыптырып, югары очка куып җибәрәбез. Шуннан соң аны эзләп табабыз да, өстенә менеп атланабыз. Тәкә дә өйрәнеп беткән. Өйгә чаклы әйбәт тай кебек куш аяклап чабып кайта. Рәхәтлектән авызлар колакка җитә. Моның өчен мине өйдә мактап та куйгалыйлар:
— Бу нәрсә дә файдага ярый башлады. Кул арасына керә бит,— диләр.
Мин моны Әхтәмгә сөйлим.
— Әтиеңнең кул арасына ничә тапкыр кереп чыктың соң? — дип сорый ул.
— Бер дә кергәнем юк,— дим мин.
Кермәгәнне нигә алай әйтәләр икән соң, дия тагын аптырыйбыз. Аңламассың бу олы кешеләрне. Шуның өчен дә тизрәк үсәргә кирәк.
Без, йолдызларны ул чаклы югарыга кем элде икән, аның баскычы бик озын булгандыр, дип шаккатабыз. Харислар бакчасыннан шалкан эләктерә алсак, урталай бүлеп ашыйбыз. Мылтык төзәп кеше куркытудан нинди рәхәт таба инде ул мактанчык дип, Америка дигән буржуйны ачуланган чаклар да була.
Шулай беркөнне Әхтәмгә әтисе үрдәк бәбкәләре алып кайтты.
— Менә сиңа ун бәбкә. Ашат-эчерт. Тилгәннән, эттән сакла,— диде.
Сакламаган кая ул! Әхтәм сөенеченнән үрле-кырлы сикерде.
Көннәребезне гел бәбкәләр янында үткәрә башладык. Аларга икмәк турап ашаттык. Болыннан аткый җыеп алып кайттык. Көрпәгә болгаткан аткыйны бәбкәләр талаша-талаша ашыйлар икән. Балыкны бигрәк нык яраталар. Балык дигәндә, үләләр дә китәләр! Әүкән-тәүкән килеп, бак-бак! дип, арттан чабып йөриләр. Үзләренчә, «мәм-мәм бир!» дип әйтәләрдер инде.
Әхтәм бик мактанып:
— Болар, беләсең килсә, Пекин дигән үрдәкләр. Чүрәкәй генә түгел. Мамыклары йомшак, итләре симез. Күкәйләрен әйткән дә юк. Түбәтәй хәтле була. Мин тавык күкәен иллене ашасам да туймыйм. Пекин үрдәгенекен берне ашасам, ике көн тук йөрим. Ә чыпчык күкәен, теләсәң, йөзне эчәм,— диде.
Минем дә оятка каласым килмәде.
— Җизниләргә кунакка баргач, үрдәк күкәенең яртысын ашаган идем, атна буе ипи янына якын бармадым,— дидем.
Әхтәм гел алдан йөрүче һәм иң күп ашый торган бер бәбкәсенә «Водокачка» дигән исем кушты. Ерактан ук күренеп торсын дип, аның түшен шәмәхә карага буяды. Моны мина:
— Авылга водокачка куйганчы аяк пычрак булганга аптырап йөри идем. Хәзер шунда барам да рәхәтләнеп юам. Водокачкасыз тора алмыйм,— дип аңлатты.
Мин:
— Нигә «радио» димәдең? Авылга радио да керттеләр бит,— дигән идем.
— һә-әй! Радио нәрсә ул? Бер тартма шунда. Тоткасын туйганчы борып та булмый. Әти куа да җибәрә. Ә водокачка яныннан берәү дә кумый,— дип кенә куйды.
Беркөнне ул мине умарта өенә чакырды. Килеп утыру белән:
— Мин «Водокачканы», зур үрдәк булгач, Мәскәүгә җибәрәм. Ракетага утыртып һавага очырырга кушам,— диде.
Башта аптырап киттем. Ракетага этләр утырып йөрүен беләбез инде. Төнлә капка башына менеп, һавадагы эт өрмәсме дип тыңлап та торган идек. Әллә болыт булганга, әллә багана башында радио җырлаганга, ишетмәдек. Ул этләр «Водакачканы» ракетага керү белән кабып йотарлар. Ә Әхтәм бер дә курыкмады.
— Ул этләр өйрәнгән бит. Тимәсләр,— диде.
— Ә үрдәк ни ашап торыр? — дип әйтергә уйлаган идем, әйтмәдем. Ракетага чебеннар дә салып җибәрүләре исемә төште. «Водокачкага» берни дә булмас. Бик ачыкса, шул чебеннәрне әкрен генә чүпләп, тамак ялгар, дип, бик сөендек. «Водокачканы» тагын да ныграк ашата башладык.
Ләкин бер кичне бәбкәләрнең унысы да юкка чыкты. Аларны дөнья бетереп эзләдек. Кар базына төштек, өй түбәсенә мендек. Сәке астын, кычыткан арасын, бәрәңге бакчасын карадык. Су буйларында, әрәмә арасында йөрдек. ««Водокачка!» Лил-лил-лил!» — дип чакыра-чакыра тамаклар бетте. Ләкин бәбкәләр табылмады.
Бу хәлдән соң атна үткәч, иртән иртүк Әхтәм безгә йөгереп керде. Мин әле урынымнан да тормаган идем.
Өстемне тартып ачты да:
— Тор, ялкау. Бәбкәләрне алырга барабыз. Әби дә бара,— дип кычкырды.
— Кит аннан! Тәки табылдылармыни, Әхтәм малай?
— Юк әле. Дускай авылына барабыз. Әби әйтә, Саилә генә тапса таба инде аны, ди.
Мин сөенми башладым. Алдакчы ул Саилә түти. Мең төрле чиргә дару беләм, югалган нәрсәләрегезне табып бирәм, дип алдашып йөри.
Шуларны әйткәч, Әхтәм:
— Белә инде, белә. Әби әйтә. Ә минем әби ялганламый,— дип куйды.
— Белмим шул,— дидем мин, ачуым килеп.— Эх,син! Җитмәсә, пионер булам дип мактанасың.
Әхтәм дә ачуланды.
— Фәрдәнә түтинең шәлен таптымы — тапты. Басу капкасы төбендәге таш астында булыр, дигән. Дөрескә чыктымы — чыкты.
— Әни әйтә, ни, ди, шәлне башта ул үзе урлаган, ди. Урлаган да күмеп куйган. Шуннан әйткән. Салхан абыйның эче авыртканын бетердеме сон? Өшкереп су эчерткәч, эче тагын да нык авырта башлаган. Бүлнискә бармаса, үлә иде, ди әни.
— Җиде төн уртасында дару ясарга чишмәдән су алган ул. Шунда мәче башлы ябалак кычкырган. Кычкырмаса, терелтә идем дип әйтә, ди. Барасыңмы син, юкмы? Барсаң киен!..
Без килеп кергәндә, Саилә түти сәке өстендә намаз укып утыра иде. Идән уртасында басып бии озак тордык. Ә Саилә түти һаман укыды да укыды. Аякларыбыз талып беткәч кенә торды.
— Бәле-еш, кунаклар бар икән. Күрми дә торам,— диде.
Әхтәм белән бер-беребезгә карашып алдык. Ничек күрмәсен инде. Шул гомер торып та күрмәгәч. Юкны әйтә.
Саилә түти сәке өстеннән төште дә:
— Үрдәк бәбкәләрегез югалган икән. Инша алла, исән булсалар, табарбыз,— диде.
Безнең колаклар үрә торды. Менә әкәмәт: әле әйтмәдек бит. Әллә чыннан да беләме икән ул? Мин юкка гына ышанмый йөримме әллә?
Әхтәмнең әбисе:
— Әгәр бәбкәләрне тапсаң, көз көне иң симезен үзенә китерер идем, аллаһе боерса,— диде.
— Юк, юк, карт көеңә ике килеп мәшәкатьләнеп йөрмә,— диде Саилә түти.— Хәзер хәл кадәрен бирсәң, шул җиткән.
Аннан матча турысына басып, пыш-пыш әллә нәрсә укый башлады. Без сөйләшмәдек. Тәрәзә төпләрендәге кибеп, саргаеп беткән төрле яфракларга, үлән тамырларына карап тордык.
Саилә түти күзләрен йомып, башын чайкап куйды. Кулларын өекә күтәреп, күрәм, күрәм, дип пышылдады.
Без кычкырып җибәрдек:
— Бәбкәләрнеме?
— Чү, чү, шауламагыз! Әһә! Менә су чите... Тал төбендә бик күп йоннар, кан күрәм... Төлке эзләре... Ун баш булганнар икән. Хәзерге көндә исәннәре күренми... Эзләп интекмәвегез хәерлерәк булыр...
Әхтәм, такмаклый-таимаклый, кычкырып елап җибәрде:
- Әй «Водокачка»! «Водокачка»! Мин сине бүтән күрмәммени, «Водокачка»?! ,
Шул чакта ишек алдыннан кинәт кенә «бак-бак-бак!» дигән тавыш ишетелде. Абзардан, шәмәхә түшен ялтыратып, «Водокачка» килеп чыкты. Аның артыннан бүтән бәбкәләр күренде.
Без, шаккатып, бер сүз дә әйтә алмый тик тордык.
Әхтәмнең әбисе тик тормады, ул әйтте:
— Их, син, тирес бит! Имансыз икәнсең, Саилә. Шушы ике сабыйның өметен кисәргә уйладыңмы? Ничек жир күтәрә сине? Бурлыгыңны бөтен кешегә әйтәм. Бүген үк әйтәм,— диде.
Саилә түти, болар минеке, сезнең бәбкәләрне төлке ашаган, дип әрләшә башлады. Без барыбер ышанмадык. «Водокачканы» без көндез түгел, төнлә күрсәк тә таныйбыз. Биш чакрымнан да таныйбыз.
Бәбкәләребезне алып, сөенә-сөенә кайтып киттек.
Әхтәм шул көннән соң җен-фәләннәргә дә, күрәзәче Саилә түтигә дә ышанмый башлады.