СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәкыйп Каштанов "Маһия әби"

Автобус тигез юлда тузан туздырып алга чаба. Кинәт, җир астыннан үсеп чыккан төсле, юл читендә чандыр гына бер карчык күренде. Ул тузылдырып кәшимир яулык бәйләгән. Ә өстендә кызыл бәрхеттән тегелгән камзул белән бәби итәкле күлмәк. Боларның барысына да иш булсын дигәндәй, аягында да бизәкле читек-кәвеш иде. Менә ул таягын өскә күтәрде, янәсе, туктап мине дә утыртыгыз әле.
Шофер да ялындырып тормады. Автобусны әбинең борын төбендә үк китереп туктатты. Әби, үзалдына сөйләнә-сәйләнә, рәхмәтләр укый-укый, минем яндагы буш урынга килеп утырды. Итәкләрен рәтләп, як-ягына каранып алды.
Әби сүзгә бик оста булып чыкты. Арткы урында утырып барган чуаш агаена чатнатып чуашча җавап бирде. Мин татар әбиенең чуашча яхшы белүенә хәйран калып тыңлап барган арада, әби икенче берәүнең русча биргән соравына да шома гына русча җавабын кайтарды. Түзмәдем, сорап куйдым:
- Әби, син ничә тел беләсең соң?
- Ничә тел дип инде, балам... - Маһия әби яулыгын тозәткәли-төзәткәли, бармакларын бөгеп санап китте: - Татарча - монысы үз телем булганга, менәтерәк чуашча - күршеләр теле, русча белмәү гөнаһ инде, балам. Шуларга кушып гарәпчә дә укыштырам әле. - Һәм ул җәһәт кенә төенчегеннән гарәпчә язылган бер китап алып укып та күрсәтте. - Әле Казахыстан якларыннан кайтам. Сеңлем яши анда. Шунда казахлар белән дә рәхәтләнеп аралаштым. Тел бик кадерле нәрсә инде, балам. Тик менә кешеләр тел белән бер-берсен рәнҗетеп кенә ялгышалар.
Мин әбинең җыерчыклы йөзендә ниндидер хәсрәт сагышлары күрдем. Ул күзләрен бер ноктага төбәп уйланып барды-барды да, кинәт кенә миңа борылып, эч серен сөйли башлады. Мин ул сөйләгәннәрне түкми-чәчми сезгә дә сөйләргә булдым.
Маһия әбинең сугыштан бер генә улы әйләнеп кайта. Кайткач та авылның бик чибәр, ләкин усаллыгы белән даны таралган Зөлфия исемле кызга күзе төшә.
- Әни, син ризалык бирсәң, өйләнер идем мин, - ди улы көннәрдән бер көнне.
Маһия әби сагаеп кала һәм, улын рәнҗетмәслек итеп, сабыр гына:
- Сиңа тиңме соң ул, балам, ашыкма, бераз сабыр ит әле, - ди.
Кая ул сабыр итү! Кыз егетнең башын тәмам әйләндергән. Бер кичне клубтан туп-туры алар өйгә кайтып та керәләр.
- Әни, менә бу синең киленең инде, Зөлфия.
Буласы булган икән, дип, ана кеше хәленнән килгәнчә туен да үткәрә.
Туйлар үтә, улы үзенең иске тракторын ремонтлап колхозда эшли, аның уңганлыгын мактап сөйлиләр. Килене генә, ир тапканны ашап яши башлый. Хәтта йорт эшләрен дә каенанасына өя. Ул, ире эштән кайткан төшкә, бизәнеп- ясанып утыра, түр яктан чыкмый да. Маһия әби дәшми, үз көенә тормыш алып бара. Малаеның алай да сизгерлеге бар икән, ул хатынын колхоз эшенә кыстый башлый.
- Син, Зөлфия, бераз булса да колхозда эшләр идең. Кешеләр җитми анда. Көне буе тик утырып эчең пошмыймыни? Йортта әнигә дә булышмыйсың бугай.
- Нәрсә, сиңа әләкләп тә өлгердемени инде?! Җен карчыгы! - дип зәһәр чәчә килен, аннан соң юмагайланып иренә сыена.
- Балага уздым, Солтан. Авыр күтәрергә ярамый миңа.
Шул көннән соң килен Маһия әбигә теш кайрый башлый.
Бала тугач аның усаллыгы чамадан уза.
- Баланың чүпрәкләрен юып куй, идәнне себер, суга бар, ашарга пешер, - дип, аяк тибеп кенә кычкыра.
Әбинең күңеле сызланса да түзә, каршы сүз әйтми. Кибеткә дә йөгерә, суын да китерә, мал-туарны да карый.
Шулай, киленгә хезмәт итеп, гомер кичереп ятканда, Маһия әбинең башта биле, аннары аяклары авырта башлый. Алай да ул кулыннан эшен куймый. Әмма хәзер йорт эшләре күбрәк килен өстенә төшә башлый. Җитмәсә, бер гайбәтчесе: «Маһия әбинең аягы чери башлаган икән», - дигән сүз дә тарата. Бу сүзләр киленнең миен бораулый башлый. Каенанасының аксак аягына күзе төшкән саен уе арта. Әгәр әби аның кулына калса? Менә бәла. Урын-җирен юарга, ашатырга кирәк булачак бит! Тәмам йокысы кача киленнең: ашарга утырса да, торса да шуны гына уйлый.Беркөнне Маһия әби су күтәреп кайтканда билен кузгата. Билен тотып, уфтанып баскычтан менгәндә аякларын ток бәргән сыман була. Һәм ул кинәт кенә чиләк-көянтәсе белән баскычтан тәгәрәп төшеп китә. Тавышка өйдән килене йөгереп чыга. Чыкса ни күрсен, каенанасы баскыч төбендә тәгәрәп ята. Килен аны үлгән дип белеп:
- Убырлы карчык, теге дөньяга күптән вакыт иде инде сиңа, - дип пышылдый.
Маһия әби аның пышылдавын ишетеп тора. Ул хәлсезлектән башын гына күтәрә алмый. Ә килене, күз яшьләрен агызган булып, капканы ачып, күршеләрне ярдәмгә чакыра:
- Әни харап булды, әни үлде! Күршеләр, ярдәм итегез, зинһар, ярдәм итегез!
Ишегалдына кешеләр кереп тула. Маһия әбине әкрен генә күтәреп өйгә кертеп салалар. Кинәт бер хатын кычкырып җибәрә:
- Абау, исән ич ул! Керфекләре селкенә!
Маһия әби чынлап та күзләрен ачып җибәрә. Аннан хәлсез тавыш белән:
- Йа Хода, үлем шулай килә торгандыр инде, җан бирүеңне сизмичә дә каласындыр, - дип куя.
Хәзер инде Маһия әби түшәктән кузгала да алмый. Аяклары авыртудан да бигрәк, күңеле сыкрый аның. Бар юанычы - оныгы Салих кына йөрәк ярсуын баса ала. Әби оныгының нәни бармакларын үзенең учына салып сыйпый да:
- Такмак әйтәм, улым, тыңла, - ди.
- Идән астында май бар иде. Кем ашаган соң?
- Песи ашаган иде.
- Песи кайда соң?
- Салам астында иде.
- Салам кайда соң?
- Үгез ашаган иде.
- Үгез кайда соң?
- Пычак суйган иде.
- Пычак кайда соң?
- Тимерчедә иде.
- Тимерче кайда соң?
- Күмерчедә...
Әби, шулай оныгы белән мавыгып, аны санарга өйрәтә, әкиятләр сөйли, шулай итеп аз гына булса да кайгы-хәсрәтен онытып тора. Тик әбигә оныгы белән озак юанырга туры килми. Әбинең йогышлы авыруы бар, дип, килен баланы аңа якын да җибәрми башлый. Әбигә калдык-постык аш эләксә- эләгә, эләкмәсә юк. Ач ятып ул шыр сөяккә кала. Каенанасының түземлеге киленнең ачуын гына кабарта. Беркөнне ул, мәче алдындагы әчеп беткән ашны аның кулына тоттырып:
- Мә, тыгын! - ди.
Ә хәл белергә кергән күршеләргә:
- Кашыктан гына ашатып торам үзен, нинди тәмле азык бар, барысы да аныкы, - дип ялганлый, - теләсә күгәрчен сөте дә табып бирәм.
Бераз вакыт узганнан соң Маһия әбинең эчен боргычлап ала. Эченең авыртуына түзә алмыйча көч-хәл белән генә ишек янакларына тотына-тотына ишегалдына чыгарга мәҗбур була.
Маһия әбигә әллә урам һавасының шифасы тия, әллә ул терелүгә табан бара, шул көннән алып ул аякка баса. Озак кына уйланып йөргәннән соң бөтенләйгә сеңлесе янына, Казахыстанга китәргә җыена.
- Улым, мин Казахыстанга китәм, әйбәт кенә яшәгез, сеңлем дә үзенә бик чакыра, - ди ул.
Шулай итеп, әби Казахыстанга китеп бара.
Килен иркен сулап куя. Менә дөнья киңәеп кала! Чәй- шикәр бирсәң, кереңне дә, идәнеңне дә күрше хатын юар, мин тәмле ашап кына ятармын, дип хыяллана ул. Маһия әби китеп берничә ай узганнан соң гына балалар:
- Әни, әбиебез кайчан кайта инде? - дип аптыраталар. Бигрәк тә олы малае сагынып хатлар яза. «Әби, мин сине сагындым. Синнән башка әкият сөйләүче дә юк. Тизрәк кайт! Мин көтәм!» - дип өзгәләнә ул.
Хатка каршы Маһия әби дә хат яза. Өстәвенә посылка белән күчтәнәчләр җибәрә.
Әби китеп өч ел узгач, килен авырый башлый. Бернәрсә дә ярдәм итмәгәч, ире аны райүзәк больницасына алып барып докторларга күрсәтә.
- Терелерсез, - ди врач өметләндереп, - тик тиз генә булмас, сезгә шактый гына урында ятарга туры килер, сабыр итәргә кирәк.
Авыру хатынны Маһия әби җәфа чигеп яткан түшәккә кертеп салалар...
Көннәре алты почмаклы өйдә ялгызлыкта үтә башлый. Өй эче буп-буш, кеше яшәми диярсең. Ире эштә, балалар мәктәптә. Башка шомлы уйлар килә. Ни хәтле рәнҗетте бит ул каенанасын! Ничек тилмертте! Менә хәзер бер генә йотым су бирүче булсын иде. Күршеләр дә бизде, яратмыйлар Зөлфияне, каенанасының каргышы төшкән аңа, дип әйтәләр, ди.
Ярты төн уртасында ул, төрле куркыныч төшләр күреп, саташып елап уяна.
- Сиңа нәрсә булды, ник елыйсың, Зөлфия, - ди ире гаҗәпләнеп, - борчылма, терелерсең диде бит врач, әз генә түземле бул.
- Әни, әнием... Әй, әни, әнекәем, ничекләр генә түзде икән! Йа Ходаем, ничек түзде икән?!
Ә иртән өйдә тагын ялгызы гына калгач, яткан килеш, елый-елый хат язды...
Казахыстан якларында сеңлесендә яшәп яткан әбигә күз яшьләренә манчылган хат килеп төшә. Килен хаты.
Башта Маһия әби, ачыргамы-ачмаскамы дип, кулындагы хатны бик озак кына әйләндергәләп тора. Ниһаять, сеңлесе белән икәүләп хатны ачып укыйлар. Оныкларын сагынып сары сагышка баткан әбигә бу хат җитә кала, ул, сеңлесенең ай-ваена да карамыйча, шунда ук юлга җыена башлый.
- Киленне әйтәм, терелә алмам инде, әни, дигән, балакаем. Шулай әйтергә ярыймы соң? Гомердә булмаганны. Менә кайткач та әйбәтләп тәрбияләрмен үзен хәлемнән килгәнчә, төрле үләннәр белән, шифасы тимичә калмас, Алла боерса, - дип сүзен бетерде әби.
Мин аның күзләренә карап уйга чумдым... Булса да булыр икән ап-ак күңелле татар карчыклары!