I
Наҗия беренче класска укырга кергән елны Харис абыйсы җиденче классны тәмамлады. Сугыш еллары иде, югары классларда укулар октябрьда гына башланды. Наҗия беренче бишле билгесе алып, канатланып кайткан көнне әнисе Харисны бик каты орышты.
— Башыңа да китермә мәктәпне ташлауны, тиле! Әтиеңне шулай надан калып каршыларга телисеңмени? Кара аны, хатка әйтеп әтиеңә язармын үзеңне...
Харис абыйсына шулай еш кына эләгә иде әнисеннән. Беркөнне чалбар кесәсеннән тәмәке чыккан өчен дә бик каты ачуланды. Күнелсез була иде Наҗиягә андый вакытларда. Абыйсы Наҗияне еш кына атка утыртып йөри, Заготзернога барган җиреннән аңа чыра башына утыртылган тәмле кызыл әтәчләр дә алып кайта иде...
Әтисеннән озак кына вакыт хат килмәде.
— Әни, әтидән хат килсә, үзем укырмын, яме. Мин хәзер укый беләм инде,— ди иде Наҗия.
— Ярар, кызым, ярар,— ди иде әнисе. Абыйсы дәшми иде.
Бервакыт, әнисе дә, абыйсы да өйдә юк, эштә иделәр. Хат китерүче апа гадәттәгечә: «Бие, Наҗия сеңлем, бие! Биесәң хат бирәм,— димәде.
— Югалта күрмә, сеңлем, әниең кайткач та бирерсең, яме,— диде дә чыгып та китте.
Наҗия бик еш өйдә берүзе кала, идән себерә, тәлиякә-чынаяклар юа, хәтта бәрәңге дә пешерә ала һәм бервакытта да еламый иде. Кинәт, бу хатны кулына алгач, аңа нигәдер бик куркыныч булып китте, үзенең инде укый белүен дә онытып, үкси-укси елап җибәрде...
Яшел сандыкның әнисе үзе генә белә-торган яшерен бер төшендә саклана торган бу хатны хәзер Наҗия дә, әнисе дә күңелдән беләләр. (Хат белән бергә, кечкенә кызыл тартмада Ленин ордены һәм өч медаль дә саклана.)
«Куркусыз совет солдаты Җиһангир Юсуповның тиңдәшсез батырлыгын,— диелә ул хатта,— илебез халыклары белән бергә, тугандаш Венгрия халкы да мәңге онытмас. Аның Будапешт паркындагы каберен шәһәр халкы чәчәкләргә күмде...»
Аннары шунысы бик истә калган: хат килгән көнне әнисе дә, Наҗия дә бик еладылар, әмма абыйсы еламады. Күз ачкысыз буранлы суык көн иде ул, абыйсы урманга утынга киткән иде. Ул кар бабай кебек ап-ак булып ишектән килеп керде. Керүгә, чыбыркысын тоткан килеш, басып калды. Шактый озак шулай басып торгач, кесәсеннән кечкенә калай тартма һәм уч төбе кадәр генә итеп төрелгән газета кисәге чыгарып, өстәлгә .куйды. Аска гына карап, аннары кинәт ишеккә таба борылып, әйтте:
—Әни, мин моннан соң тартмыйм... Әни... ташлыйм... Әни...
II
Тиздән Харис абыйсы МТСта тимерче ярдәмчесе булып эшли башлады.
Хәзер инде әнисе Харисны бер дә орышмый иде. Аның эштән кайтыр вакыты җитсә, кабаланырга тотына:
— Кая, кызым, тизрәк ашарга өлгертик. Абыең ачыгып кайтыр. Токмачны бик яратып бетерми Харис, салма гына салырбыз.
Харис абыйсы кичен кайтып ашагач, чиста киемнәрен киенә дә ашыгып чыгып китә иде.
Бервакыт МТСтагы күзлекле бухгалтерның кызы Рәисә Наҗиягә әйтте:
— Абыең минем таракны алды. Белеп торсын, әгәр бүген дә бирмәсә, тотам да әниеңә әйтәм.
Бу турыда сөйләгәч, Харис абыйсы шаркылдап көлде:
— Ах, мескен сабый, ай, бичара... Мә, илтеп бирә күр тизрәк, күз яшьләрен сөртсен...
Берәр көннән соң Рәисә Наҗиягә тагын абыйсын әләкләде:
— Тәртипсез синең абыең... Беркөнне клубта МТС директоры белән колхоз председателеннән көлеп җырлады...
Наҗия абыйсына бу турыда да кайтып сөйләде. Абыйсы бу юлы көлмәде, соргылт кашларын җыерып, сеңлесенә бик ачулы карап куйды.
— Тәртипсез, имеш,— диде.— Авылда нинди зур ымтыес бар, колхозның да хәленнән бик килә хәзер, ә шул клубны яхшылап ремонтларга берсенең бер кулы җитми.
— Тәртипсез, имеш... Тукта, күрсәтербез әле без... Без түгел, үзләре көлә алар яшьләрдән.
Бер ял ,көнне Харис абыйсы гадәттәгедән дә иртәрәк торды. Наҗия торырга түгел, ә болай гына уянган иде.
— Әни, ашарга берәр нәрсә әмәлләче. Өмәгә җыелырга сөйләшкән идек. Клубны ремонтлыйбыз,— диде абыйсы.
Озак та үтмәде, абыйлары ремонтлаган клубта театр булды. Театрга Наҗия дә барды.
Башына әтисенеңме, абыйсыныңмы зур хәрби фуражкасын киеп куйган бик әче тавышлы контролер малай ишек төбендә Наҗияне туктатты.
— Ооп! Игъланны укыдыңмы? Укысаң шул. Нәкъ уналты яшь тулгач килерсең. Тәртип!
— һе, әллә мине театр карарга килгән дип белдеңме? Бик исем китте ди менә кәмитегезгә! Харис абый янына килдем мин, беләсең килсә. Әни җибәрде.
Наҗия, хәрби фуражкалы малайга бик ачулы караш ташлап, залга узып китте. Мич арасына өелгән утын өстендә бик әйбәт һәм берәү дә капламый торган урын да тапты.
Баштарак Наҗия сәхнәдәге абыйсын танымый да торды. Аның соргылт кашлары кап-кара булган, бит урталары кып-кызыл, тавышы үзенекенә бер дә охшамаган, лампа куыгы аша сөйләшкән кебегрәк сөйләшә иде. Ә менә Рәисәне Наҗия шундук таныды. Аның да кашлары кап-кара, иреннәре кып-кызыл, шулай да танып була. Рәисә бер дә театр уйнамаганда да, урамда да шулайрак бизәнеп йөри.
Беренче пәрдә Наҗиягә бик ошады. Тракторчы егет булып уйнаучы абыйсы шундый батыр кеше була, берәүдән дә курыкмый, ярышта да иң алда бара. Әмма шуннан соңгысы Наҗиягә бөтенләй ошамый башлады. Абыйсы агроном кыз булып уйнаучы Рәисәгә бик каты гашыйк була. Тапкан яратырлык кыз! Анысы, дөрес, бу театр гына. Рәисә, чынлыкта, бер дә агроном кыз түгел. Шулай да... Барыбер аның абыйсы Рәисәне яратмаска тиеш. Аның ише әләкчене...
Харис абыйсы Наҗия кайтып ятканнан соң бик озак торгач кына кайтты. Аның ишек дөбердәткәнен ишетсә дә, Наҗия ишетмәмешкә салышып ятты. Әйдә, дөбердәтә бир, Рәисәң белән сөйләшеп туя алмыйча йөргәнсеңдер әле...
Ул арада әнисе тора башлады.
— Әни, торма, торма, үзем ачам.
Харис, аяк очларына гына басып кереп, өстәлдә әнисе ана дип калдырган сөт белән ипине ашарга утырды. Наҗия юрган астыннан аңа карап ятты.
— Җүләр син! — диде ул кинәт кенә һәм зыр итеп стенага таба әйләнеп ятты.
Харис, ашавыннан туктап, Наҗиягә карап торды.
— Саташасыңмы соң син?
— Саташам ди... Син үзең саташасың. Җүләр син! Менә шул.
Наҗия борынын тартып куйды. Аның елыйсы килә иде.
— Абый... Яратма син шул Рәисәне... Бер дә яхшы апа түгел ул. Абый дим, яратма, яме...
Харис кашларын җыерды.
— Син үзең җүләр болай булгач. Театр гына ич ул. Вопще, синең эшең түгел бу, йоклавыңны бел... Телисеңме, үзеңә менә дигән трактор ясап бирәм. Чыннан да йөри торган итеп, йокла әйдә.
...Озакламыйча язгы чәчү башланып китте. Харис МТСта тракторчы булырга да укыган иде. һәм ул театрда гына түгел, ә дөрестән дә тракторчы булып эшли башлады.
III
Ул вакытлардан бирле инде шактый еллар утте. Харис абыйсы чираттагы армия хезмәтендә йөреп кайтты. Ул анда танкист булган. Әле хәзер дә абыйсы хәрби гимнастерка киеп йөри, йөргәндә, стройда барган кебек, каты-каты тигез басып атлый, гимнастерка якасына көнаралаш эчтән ап-ак чиста чүпрәк тегеп куя, хәтта, кордашлары-дуслары белән очрашканда, хәрбиләрчә честь биреп күрешә.
Кайтуга, абыйсы яңадан МТС мастерскоенда эшли башлады.
Хәзер МТС конторында машинистка булып эшләүче Рәисә әйтә:
— Бер дә эшләмәгән эше, белмәгән машинасы юк ул Харисның,—ди.— Берәр нәрсәне булдыра алмасалар, хәзер аның явына чабалар. Хәтта, беләсеңме, баш инженер Василий Илларионович та аның янына киңәшкә килә.
Рәисә хәзер Харисны бер дә яманламый, гел мактап сөйли иде.
Харис, армиядән кайткан елны ук, кичке мәктәпкә сигезенче класска укырга керде. Наҗия дә сигезенчедә иде. Шулай итеп, алар сабакташлар булдылар.
Харис күп кенә көннәрне эштән соң өйгә дә кайтып тормый, МТС ашханәсендә генә ашый да шуннан ук мәктәпкә йөгерә иде. Атнага ике көн аларның укулары булмый, ул кичләрне алар дәресләрен бергәләп хәзерлиләр, рус теленнән, немец теленнән Наҗия абыйсын өйрәтсә, физика, математикадан Харис үзе сеңлесенә укытучы була иде.
Унынчы класска күчкәч, абыйсы еш кына әйтә башлады:
— Сеңлем, әйдәме, бүген дәрес хәзерләргә мытыеска Василий Илларионович кабинетына барып утырабыз. Анда электр да яна, кирәк булса, карталар да бар.
— һәм...
— Нәрсә һәм?
— һәм барабыз,— ди Наҗия, үзе читкә борылып, кашларын җыерып «уя.
Мәсьәлә шунда, быел Рәисә дә кичке мәктәптә укый башлады, конторга, китапларын күтәреп, ул да килә иде.
Башта, тулы тынлык сакларга нык сүз куешып, һәркем үзе генә укый. Харис, кул сәгатен салып, өстәлгә куя:
— һәр академик сәгатьтән соң, биш минут тәнәфес, студент иптәшләр,— ди.
Аннары, укыганнарны сөйләү, аңламаганнарны бергәләп аңлашу башлана.
Ләкин еш кына бу тәртип бозыла. Монда күбесенчә Рәисә сәбәпче була.
— һай, бу косинусларның, котангенсларның җыенысын таш бәйләп суга гына салыр идем...— ди ул, башын кырын салып, бик каты хәсрәткә баткан тавыш белән, мескенләнеп кенә әйтә. Ә үзенең озын кара керфекле матур күзләрендә шаян да, иркә дә, хәйләкәр дә очкыннар чагылып китә.
Харис, китабыннан башын күтәрмичә генә, аңа йодрык күрсәтә.
— Юк, юк, бетте, суга салмыйм, алайса,— ди Рәисә.— кайткач, тотам да бал белән май сөртеп ашап карыйм әле үзләрен. Башыма кермәсләр микән.
Харис башын күтәрә. Аның йөзе ачулы, әмма күзләре астыртын гына, иркәләүчән итеп елмая.
— Кайда, кайсы җиренә тешең батмый, хәсрәт,— ди ул һәм теманы бик тырышып аңлатырга тотына.
Соңгы «академик сәгать»тә Наҗия Харис белән Рәисәгә немец теленнән тәрҗемә итәргә булыша. Рәисә, ике кулы белән йөзен каплап, иснәп куя.
— һай, бер минут йокылары мең алтын...— ди.
Ләкин бу юлы «укытучы» бик каты.
— Бар, кайт та йокла, мин берәүне дә тотмыйм,— ди Наҗия.
Беркөнне, язга таба, Казаннан филармония артистлары килде. Ялга каршы көн иде. Наҗия, абыйсы кайтуга, аны концертка барырга кыстый башлады.
— Карарбыз,— диде Харис. Ләкин бераздан бөтенләй икенче төрле сөйләргә тотынды.
— Беләсеңме, сеңлем, мин бүген сочинение белән утырырмын дигән идем. Бара алмам мин.
— И, иртәгә ял көне ич, абый, өлгерерсең әле. Барыйк инде.
— Иртәгәнең үз планнары бар. Беләсең бит.—Харис, уң кулы белән гимнастерка кесәсен капшап куйды. Анда аның ике-өч көндә нәрсәләр эшләргә тиешлеген язып бара торган зәңгәр тышлы блокноты ята иде.
Наҗия концертка үзе генә китте. Көндезен чалт аяз иде, зәп-зәңгәр күктән кояш чын яз шатлыгы белән елмайды, баскыч төпләрендә каз коенырлык сулар җыелды. Хәзер чиратып җибәргән, салкынча, шулай да, җылымса җил битне йомшак кына сыйпап үтә.
Клуб алдына инде шактый халык җыелган. Кайсылары әле кышкы пальтодан, кайберләре бөтенләй җиңелчә киенгәннәр. Рәисә дә килгән. Ул язгы пальтодан, башына кызыл юллар сызылган яшел йон яулыкны буш-җиңел генә итеп бөркәнеп куйган, аягында калын табанлы, ялтыр каптырмалы ботинка. Пальтосы да яңа, үзенә бигрәк ятып, ничек килешеп тора. Болай киенгәч, ул бүген тагы да зифа буйлы, тагы да чибәррәк күренә... Их, Наҗия дә үзе эшли башлагач, әнә шундый затлы пальтолар тектерер, әнә шундый көзгедәй ялтырап торган ботинкалар сатып алыр әле...
Тәнәфес вакытында Наҗия Рәисәне тагын күрде. Чем-кара чәчле бер егет белән көлешә-көлешә сөйләшеп йөриләр иде. Шунда Наҗия кинәт абыйсын искә төшерде. Монда ничек күңелле дә бит, ә абыйсы башын кашый-кашый сочинение язып утыра торгандыр әле. Ә Рәисәгә, күрәсең, тагы да күңеллерәк. Кара, ничек дөньясын онытып шаркылдый... Әй, бер дә килешми инде шулай кыланулар. Пальтосы да алай бер дә искитәрлек түгел икән лә. Җитмәсә, төймәләрен дә ычкындырып җибәргән булган. Зәңгәр бизәкле матур күлмәгемне дә күрсеннәр, янәсе... Хәзер бик шаркылдыйсың да шаркылдавын, ә иртәгә, мескенләнеп ялвара-ялвара, абыйдан сочинениесен күчереп алырга йөдәтерсең әле. Абыйсы да бит, башкаларга, шул исәптән Наҗиягә дә, нинди каты .булса да, Рәисәгә бер каршы сүз әйтә алмый, тәмам мәлҗери дә төшә. Кайтуга ук әйтәсе булыр үзенә, йөрмәсен күзе-башы әйләнеп...
Наҗия кайтканда, әнисе инде яткан, Харис радиоалгыч тумбочкасы янына ук җайлап утырган да радио тыңлый, радиодан гаҗәп моңлы һинд көе яңгырый иде. Абыйсы баштарак Наҗия кайтканын күрми дә торды.
— Шәп булдымы концерт? — дип сорап куйды аннан соң.
— Әйбәт. Ләкин яңа номерлар бигрәк аз. һаман шул бер ишеткән җырлар.
— Менә монда аның концертның шәбе. Дөньяның бөтен атаклы артистлары җырлый.
— Әнигә йокларга да бирмисең инде син шул радиоң белән.
Харис дәшмәде. Тумбочка кырыена таянып, учы белән күзләрен каплаган да йокымсырап утыра кебек иде.
— Яхшы җыр бервакытта да кешегә комачауламый,— диде ул бераздан соң акрын гына.
«Күзләрең ачылыр әле, Рәисәңне сөйләп бирсәм»,— дип уйлап алды Наҗия.
Абыйсы башын күтәрде.
— Ә мин сочинениене язып бетердем. Начар чыкмады кебек. Павел Корчагин образына яздым.
Ул, урыныннан торып, идән буйлап йөренеп килде.
— Беләсеңме, Наҗия, ничектер сүлпән яшибез әле без. Павел Корчагиннар, Зоя Космодемьянская, Муса Җәлилләргә тиң көчле дәрт белән янып яши белмибез...
— Нигә алай дисең, абый?
— Безгә, данлыклы ата-бабаларыбызны да, алдагы бөек максатыбызны да ешрак, хәтта көн саен искә төшерергә кирәк, минемчә. Юкса, онытып җибәрәбез без... үткәнебезне дә киләчәгебезне дә... Юк-барга да сыкрана башлыйбыз.
Наҗия үзенең нигәдер кызара башлаганын сизде. Әллә абыйсы аның Рәисә турында сөйләргә җыенганын сизеп алды микән? Сөйлим ди менә, бик кирәге бар иде...
IV
Кулларга өлгергәнлек аттестатлары алып, чыгарыш кичәсеннән кайткан көнне, әнисе, бәйрәмнәрдә генә бөркәнә торган озын чуклы ап-ак шәл-яулыгын иңбашына салган килеш, урындыкка килеп утырды да әйтте:
— Рәхмәт, балалар, тырыштыгыз, мине дә бик шатландырдыгыз... Әтиегез сугышка киткәндә кат-кат әйтеп калдырды: укыта күр, Нәгыймә, балаларны, беләм, авыр булыр, әмма тырыша күр, ди. Соңгы тапкыр кул биргәндә дә сүзе шул булды.
Наҗия, әнисенең зәңгәрсу тамырлы кулларына, аның беләзек турысындагы күгәрчен күкәе зурлысында бетми торган коры шешенә сүзсез генә карап торды.
— Сине, кызым, бик тә врач итәсе килә иде аның...
Әнисенең күзләре яшь аралаш елмая иде.
— Үзең дә хәтерлисеңдер әле, бәлки,— диде ул бераздан,—врач апа булдым дип курчакларыңа дарулар эчертеп уйный башласаң, бигрәкләр дә кәефе килә иде әтиеңнең...
Бу турыда әнисенең беренче генә тапкыр сөйләве түгел инде, һәм врач булу Наҗиянең хыялына тирән үк кереп урнашкан. Ләкин бу хыялын берәүгә дә сөйләгәне юк иде әле аның. Шуңадыр, күптән түгел, укытучысы Наҗиягә: «Синнән бик яхшы зоотехник чыгар, минемчә, Юсупова»,— дигәч, Наҗиянең бик тә ачуы килде. Дөрес, Наҗия мәктәптә «Яшь терлекчеләр» түгәрәгенә бик яратып йөрде, аның колхозда шефка алган бозавы барысыныкына караганда да яхшырак үсте. Ләкин бит ул, Ахмаңгай, аның бозавы, үзе барысыныкына караганда да матуррак иде, аннары ул үзе дә Наҗияне бигрәк яратты. Шуңа күрә үсте инде...
Беркөнне Рәисә дә Наҗиянең ачуын чыгарды. Бергәләп рус теленнән имтиханга хәзерләнгәндә, Наҗия ниндидер бер кагыйдәне аңлатып биргәч, Рәисә, гадәтенчә, нечкә кашларын сикерткәләп, әйтте:
— Әмма яхшы укытучы булыр идең син, Наҗия, бигрәк әйбәт аңлатасың.
Юк, берегез дә белмисез, Наҗия зоотехник та, укытучы да түгел, ә врач булачак, һичшиксез, врач булачак. Әтисе теләгәнчә... Иртәгә үк гариза җибәрергә кирәк.
...Институтка керү имтиханнары бирергә китәсе көнне әнисе бик озак кич утырып бер хат язды.
— Хәтерлисезме, сугыштан соң безгә бер абый кунакка кайткан иде. Доцент Әбүзәр Бакиров. Хәзер профессор инде ул. Бу хатны менә шуңа тапшырырсың, Харис улым. Әтиегезнең ахирәт дусы иде ул. Безнең авылда фельдшер булып эшләгән иде заманында. Әтиегез белән бергә авылда колхоз төзеп йөргән елларны кулаклар чак кына үтермәделәр үзен. «Шунда «Җиһангир булмаса, мпн дөньядан киткән идем инде, Нәгыймә»,— дип гел әйтә иде... Шуннан соң ул укырга китте. Туганнары юк иде аның, ятим үскән.
Каникул вакытларында да гел үзебезгә кайта иде. «Сез булмасагыз, мин укый да алмас идем, Нәгыймә»,— дия иде. Хәзер ул үзе врачларны укыта. Анда гына түгел, теләсә кайда сүзе үтә инде аның, профессор кешенең. Икегезгә дә ярдәме тими калмас. Ярдәм итәр. Бару белән тапшыра күр хатны, Харис.
Шәһәргә алар өчәүләшеп бардылар. Рәисә дә, Харис кебек үк, авыл хуҗалыгы институтына гариза җибәрде. Харис — механизация бүлегенә, ә Рәисә — зоотехника бүлегенә. Күрәсең, Харис абыйсы үгетләгәндер инде Рәисәне.
...Поездда барганда Наҗия нигәдер Акмаңгайны исенә төшерде. Хәзер кем карар икән инде аны, Наҗия киткәч? Шундый да шатланып, башын селки-селки каршы ала иде ул Наҗияне. Наҗия институттан кайтышка зур сыер булыр инде ул, үзенең дә бозаулары булыр...
Харис абыйсы белән Рәисә, көлешә-көлешә, нәрсәдер сөйләшәләр иде. Рәисә, көлүен көчкә тыеп, чын ачуланган кыяфәт белән Харисның чәченнән тарткалап куйды.
— Сары баш,— диде.
— Кара каш,— диде Харис та ачуланган кыяфәт чыгарып.
Ә Наҗия Рәисәнең ап-ак озын бармакларына юри генә түгел, ә чын-чыннан ачу белән карап торды... Әгәр Рәисә зоотехник булып кайтса, Акмаңгай да аның карамагына кала түгелме соң? Кемнәр ничек, ә Наҗия Акмаңгайны Рәисә кулына һич тапшырмас иде...
V
Көтелмәгән хәл: Наҗияне институтка алмадылар. Харис абыйсы да, Рәисә дә үттеләр, ә Наҗия — юк.
Конкурс бик зур иде. Өстәвенә, хезмәт практикасы булган кешеләрне беренче чиратта алалар икән.
Бу турыда ишеткәч, Харис абыйсы шундук әйткән иде:
— Менә, берәр ел эшләргә калмыйсыңмы, дидем мин сиңа, врач иптәш... Син дә, пакранемер, ышанычлырак атлап керер идең бу ишекләрдән.
— Әтинең васыятен онытма, абый.
— Анысы шулай... Я, әйдә тырышып кара. «Век живи, век учись» ди безнең Василий Илларионович.
Имтиханнардан котылгач, менә бүген өчәүләп опера театрына барырга сүз куешканнар иде. Тиздән Харис белән Рәисә килеп тә җитәрләр инде. Ичмасам, килмәсеннәр иде...
Наҗия институт бакчасының иң тын почмагына китеп утырды.
Сары түшле кычыткан чыпчыгы тәпие кебек кенә нечкә сирень ботагына кунган да тирбәнеп утыра. Ботак кырынрак тирбәнә башласа, кошчык «чьюк-чьюк» дип сайрап куя да икенче ботакка күчеп китә, үзе иренеп кенә яфраклардан нәрсәдер чүпли.
— Әй, бәхетле кошчык, синең бер кайгың да юк бит. Имтиханнар да бирәсең юк синең, башыңны иеп, теге кызыл тырнаклы секретарь кыздан документларыңны кире сорап аласың да юк синең...
Аллеяның теге башында таныш хәрби фуражка күренде. Абыйсы килә. Үзе генә. Рәисә юк.
Их, абый, абый! Шулай кирәген белеп үзең генә киләсеңдер әле син. Шулай кирәк булганга Рәисәне ияртмәгәнсеңдер. Беләсең шул син, абый... Беләсең, әмма бик үк белеп тә бетермисең әле. Абыем, кадерлем...
Наҗия, күз яшьләренә тыгылып, эскәмия артына капланды. Харис, бер суз дә дәшмичә, шыпырт кына аның янына килеп утырды.
— Наҗия, сеңлем...
Наҗия, тыела алмыйча, кинәт үкси үк башлады.
Харис тирән генә сулап куйды да тагын сүздән калды.
— Наҗия дим, сеңлем...— диде ул бераздан соң һәм кызу-кызу сөйләп китте:—Наҗия, беләсеңме, мин гаепле бит. Гаепле. Әни биргән теге хатны профессор Бакировка тапшырмадым мин. Тапшырмадым... Ләкин, беләсеңме... Булмый ул алай кеше канаты астына сыенып. Ярамый ул кеше канаты астына сыенып яшәргә. Тормышта үз юлыңны үзең салырга кирәк. Аңла син шуны, Наҗия... Сеңлем, дим...
Наҗия, елавыннан туктап, башын күтәрде.
— һәм сыенмам да кеше канатына! — диде ул чын ачулы тавыш белән.— Әллә син мине Рәисә дип беләсеңме? Рәисә генә ул... Беләм ич мин, унынчы классны да синең аркаңда гына бетерде ул. Институтка да синең аркаңда керде. Әллә белми дисеңме?..
Харис кашларын җыерды.
— Сөйләмә әле юкны,— диде ул каты гына.
— Юк ди менә... Әллә белми дисеңме? Мин, беләсең килсә, институтка керә алмавым өчен еламыйм да әле. Ә менә Рәисә кергән өчен елыйм мин... Бер дә исем китми, ичмаса, институтка кермәгәнгә. Тотам да чирәм җирләргә эшкә китәм мин. Менә шул.
— Харис кулына озын гына сарут үләне алган да шуны әле бер бармагына, әле икенчесенә чолгый иде.
— Әти исән булса, нәрсә дияр иде икән хәзер,— диде ул кулындагы сарутны өзгәли-өзгәли.
— Әти исән булсамы? Әти исән булса, синең Рәисә белән дуслашуыңны бер дә хупламас иде, беләсең килсә.
Харис елмаеп куйды да шундук җитди тес алды.
— Юк, мин ул турыда димим. Минем менә шулай әнинең хатын профеосор Ба,кировка тапшырмавымны белсә, нәрсә әйтер иде икән дим мин...
Каршыдагы сирень куагында мәш килүче кычыткан чыпчыгы, Харисның сүзләрен аңларга теләгәндәй, тып-тын калып тыңлап торды да, аңлый алудан өметен өзеп бугай, пырхылдап очып китте.