СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Михаил Туруновский "Кызчык һәм нәни Карават"

— Менә, бик шәп килеп чыкты бу! — диде җиһазлар ясаучы оста, эшен төгәлләгәч. Аннары, остаханә уртасында балкып торган яңа балалар караватына карап, сүзен: — Карават балаларга, һичшиксез, ошаячак, — дип дәвам итте.
Карават, чыннан да, бик яхшы килеп чыкты. Яңа лак белән йөгертелгәнгә, ул кояш нурында күз явын алырлык булып ялтырый иде. Ә яңа йомшак матрас бөтенләй үзенә тартып тора, әйтерсең ул: «Тизрәк минем яныма кил, рәхәтләнеп ял ит», — ди.
Икенче көнне инде бу карават җиһазлар кибетенә сатуга куелган иде. Шулвакыт кибеткә әти-әнисе белән бер Кыз килеп керде. Аңа яңа карават алырга вәгъдә иткәннәр икән.
— Менә монысы, менә монысы! — дип кычкырып җибәрде Кыз, әлеге ялтырап торган караватка төртә-төртә.
Кызның әти-әнисенә дә карават бик ошады, һәм тагын берничә сәгатьтән карават инде яңа хуҗаларның фатирында тора иде. Кыз, үз бүлмәсенә керү белән, яңа карават өстенә йөгереп менде дә, кулларын төрле якка болгый-болгый, бертуктаусыз сикерә башлады.
— Ай-ай-ай! Нишлисең син?! — дип кычкырды аңа Карават. — Минем бөтен җирем авырта!
Тик кешеләр караватларның сүзләрен ишетмиләр шул. Шуңа күрә Кыз, берни булмагандай, әле кайчан гына йомшак булып кабарып торган тигез матрас өстендә сикерүен дәвам итте. Хәзер инде ул матрас бөгәрләнеп, җыерылып беткән иде.
Кызганыч... Кыз пөхтәлеге белән аерылып тормый иде шул. Әле алай гына да түгел, ул бөтенләй шапшак булып чыкты.
Йоклар вакыт җиткәч тә, Кыз юынып тормады һәм, йокы күлмәген дә кимичә, урынына менеп ятты.
— Бу инде бернинди кысаларга да сыймый! — дип кычкырды Карават.
Тик Кыз ул сүзләрне дә ишетмәде. Йоклап киткәч тә, төш күрә-күрә, куллары, аяклары белән Караватны төеп, берөзлексез әйләнеп-тулганып ятты.
— Юк инде! — дип кычкырып җибәрде Карават һәм, бераз гына сулга бөгелеп, тәртипсез хуҗасын идәнгә егып төшерде.
— Бу начар Карават! — дип елый башлады идәндә утырган Кыз. — Хәзер үк аны кире кибеткә илтегез!
Икенче көнне бу Караватны кире кибеткә кайтардылар. Әле кичә генә шундый матур һәм шат күңелле булып күренгән Карават хәзер сәүдә залының бер почмагында өметсезлектән төссезләнеп тора иде. Әгәр караватлар елый белсәләр, ул, һичшиксез, үкереп елап җибәргән булыр иде.
Менә Караватка кемдер сак кына кагылды да йомшак итеп сыйпап алды. Карават матрасының җәелүен, тартылуын тойды һәм яңадан беренчел вакыттагы кебек янып, балкып тора башлады. Шунда ул:
— Шундый матур! — дигән таныш түгел, әмма бик-бик ягымлы балалар тавышын ишетте.
— Бу карават миңа ошый! Әтием, әнием, әйдә аны сатып алабыз, — диде кечкенә Кызчык. Бу гаилә дә кибеткә нәкъ менә балалар караваты эзләп килгән иде.
Әлеге Кызчык бүлмәсендә берүзе йокларга курка икән. Шунда әтисе аңа, яңа карават алып, аның белән чын-чынлап дуслашырга тәкъдим итте. «Карават синең якын дустыңа әйләнсен, — диде ул кызына. — Дуслар булганда, авырлыкларны да җиңеп чыгарга була».
Караватны күргәч тә, кызның әтисе белән әнисе:
— Әйе шул, бу карават чыннан да яхшы караватка охшаган, — диделәр һәм, аны сатып алыр өчен, кассага киттеләр.
Менә Карават яңа хуҗасының якты бүлмәсенә кереп утырды. Ә өстенә Кызчык яңа матур япма да ябып куйгач, аңа тагын да тынычрак, рәхәтрәк булып китте. Караватка көндезләрен, өйдә үзе генә калганда, күңелсез булмасын өчен, Кызчык аның өстенә яраткан йомшак уенчыкларын да утыртып куйды. Инде Карават бөтенләй тынычланып калды.
Менә кич тә җитте. Яхшылап юынып, яңа чиста йокы күлмәген кигәннән соң, Кызчык үзенең йокы бүлмәсенә керде, Ул яңа Караваты янына килде дә, аны назлап сыйпады.
— Син искиткеч! Әйдә дуслар булабыз, — диде ул аңа һәм, урынына менеп, җылы мамык юрганына төренеп ятты.
Карават яңа хуҗасыннан бик-бик канәгать иде, шуңа күрә аның Кызчыкка ниндидер яхшылык эшлисе килә башлады. Менә шунда инде ул аңа бер бик матур һәм кызык әкият сөйләргә уйлады.
Төнлә Кызчык онытылмас, искиткеч төшләр генә күрде. Бу бер могҗиза кебек иде, чөнки башка төннәрдә дә нәни дустыбыз бары тик яраткан Караваты сөйләгән кызыклы маҗараларны, яхшы кешеләрне генә күрә башлады. Карават бик күп матур әкиятләр белә булып чыкты. Хәзер инде һәрбер төн Кызчык өчен чын-чынлап тылсымлы һәм бүтән кабатланмас кебек тоелды.
Нәни дустыбыз төннәрен бүлмәсендә берүзе калудан курыкмый башлады, ә киресенчә, кич җитүен түземсезлек белән көтте. Чөнки һәр кич саен аны дусты, өр-яңа әкиятләр әзерләп, сагынып көтеп тора иде.