Бүген безнең санаторий кешеләре цирк карарга киттеләр. Мин кичке ашны ашадым да, үземне кая куярга белмичә, паркның диңгез өстенә чыга торган почмагына юл тоттым.
Күктә шешенгән болытлар ургылып-ургылып ага, аста диңгез котыра, ил сакчыларының прожекторлары, нур кылычлары белән селтәнә-селтәнә, су өстен әле уңнан, әле сулдан кисеп-кисеп уза. Бүртенгән болытлар астыннан әллә нигә бер тулган ай калкып чыга, шул вакыт диңгез өстендә зур-зур дулкыннарның, берсен берсе куа-куа, ярга таба ашыгып чабуларын, ярга җитәрәк ак сыртларын тагын да кабарта төшеп, таш өсләренә гөрселдәп авуларын күреп калып була иде.
Мин циркны яратмыйм. Бала-чагаларымны ияртеп барырга туры килгәндә дә мәҗбүрән генә түзеп утырам. Музыкасы дөбер-шатырдан тора, һавада мәтәлчек атучы артистлар өчен куркып утырам, ә келәмдәге клоуннары мине көлдерә алмый.
Гөрс-гөрс килгән диңгез ягына карый-карый, ялгызлыктан эчем пошып, агачка сөялеп торган чагымда, минем яныма ниндидер бер шәүлә килеп туктады да:
— Хатыйп ага, сезме? — дип сорады.
Бу минем танышым башкорт егете Мөдәррис иде. Ул бүген кая басарга урын таба алмыйча йөри, чөнки өеннән хат алган, кечкенә кызы скарлатина белән авырып киткән, сабыйны больницага илтеп салганнар.
— Әйдәгез, эскәмиягә барып утырыйк, — диде ул миңа.
Утырдык. Менә тагын ай килеп чыкты. Шалама сыртлы дулкыннарның әүмәкләшеп, чабышып килүләре күренде. Тырпайган ботаклы декоратив куаклар, җилпәзә яфраклы пальмалар, ылыс исләре аңкыткан мәһабәт кедр агачлары күзгә чалынды.
Беркавым сүзсез утырганнан соң, Мөдәррис тирән генә сулап куйды. Ул мине, тугандаш милләт кешесе итеп,, якын күрүен әйтте һәм, тыңларга ниятем булса, байтак еллар үзенең күңелендә төерләнеп яшәгән бер серен сөйләп бирәсе килгәнен аңлатты. Сер сөйләрлек ышанычлы кешегә санавы өчен рәхмәт әйтеп, мин ризалык бирдем.
— Менә кеше шулай яши дә яши, — дип башлады ул үзенең сүзен. — Ашый, эчә, эшли, өйләнә, балалар үстерә, танышлары белән очрашканда елмаеп күрешә, сөйләшә. Ә шул кешенең эчен берәр кайгы өтәдер, аның җанын берәр нәрсә талыйдыр дип беркем уйламый.
Мөдәррис кинәт тынды, байтак гомер ул дәшми утырды, аннары ничектер кинәт кенә:
— Мин ул чакта яшь җилбәзәк егет идем әле, — дип. алып китте. — Кызлар мине бик яраталар иде. «Шадрасы бар вак кына, самый сөяр чак кына», дип төртеп-төртеп тә җырлыйлар иде. Бал эзләгән корт кебек, мин чәчәктән чәчәккә кундым, берәү дә кире какмады, берәү дә күңелемдә тирән эз калдырмады. Сугышның очына гына эләгеп, аның тышкы бизәкләрен генә йоктырып кайткан мин, хатын-кызның игътибарын казангач, үземне каһарман итеп хис иттем. Ул вакыт егетләр белән кызлар күбрәк эчүле мәҗлес оештыралар иде. Әллә мин генә шундыйлар тирәсендә йөрдем микән? Әмма шул рәвешле шашынып йөргән чагымда, үзем эшли торган контораны ремонтларга килгән эшчеләр арасында мин бер сылу кызны күреп алдым, мәгънәсезгә уздырган кичләремне онытып, шул кыз артыннан куа башладым. Башта ул минем белән сөйләшергә дә теләмәде. «Мин синеке түгел юлыма төшмә!» дип кырт кисте.
Ул каршы торган саен, мин ярсый бардым. Кайда эшләгәнен, кайда торганын белдем. Ул бер төзелеш конторасында эшли, тулай торакта яши булып чыкты. Бу сылуның исеме Сания иде. Әгәр аңа классик матурлык үлчәве белән карасаң, бәлки ул матур да булмагандыр, ләкин безнең кара тутлы башкорт кызлары арасында сирәк очрый торган зәп-зәңгәр күзләре, кызларны бик бизи торган озын керфекләре, ике якка үрелеп салынган ике сары толымы белән ул миңа гүзәлнең гүзәле булып тоела иде. Җитмәсә тагын, ун класс бетергән укымышлы кыз да булып, теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшеп тә булгач, мине тәмам үзенә гашыйк итте.
Егетләр кызлар янында мактанырга, үзен бер дә харап кеше итеп күрсәтергә тырыша. Мин дә шундый идем. Үземнең җырлый белүем, аккордеонда уйнавым белән шаккатырмакчы булдым. Ул боларның барын да сүзсез генә елмаеп кабул итте, мин кычкырып шигырь сөйләгән чакларда, ул, ара-тирә ялгышларымны төзәтеп, мин туктаган урыннан үзе алып китә торган иде.
Ярты ел буена тилереп йөргәннән соң, мин моңа өйләнергә тәкъдим ясадым. Ул, гаҗәп кирелек күрсәтеп, каршы торды: «Юк, мөмкин түгел!» — диде. Мин аптырадым, яратмыйсың дип үпкәләдем. Ул: «Яратам, — диде.— мин хәзер синеке, мәңге синеке булырга ант итәм, тик ашыктырма гына», — дип үтенде. Инде үзе дә «мәңге синеке» дип ант иткәч, мин аны бөтенләй үземнеке итеп күрә башладым; өсте-башы ярлырак булуга да карамастан, кайда эшләгәнен әйтмичә генә, туган-тумача белән дә таныштырдым. Кыз бөтенесенә дә бик ошады, туйны ашыктыра башладылар. Кыз һич ризалыгын бирмәде.
Кыш килеп җитте, урамда йөрүләр кыенлашты, Саниянең өс-баш киемнәре бик җиңел иде.
Мин аны беркөнне иптәшләрем янына эчүле мәҗлескә алып бардым. Ул уңайсызланды, оялды, бик кыстагач, берничә тамчы кызыл аракы эчте, үзен бөтенләй дә «булдыксыз» итеп күрсәтәсе килмәде бугай, чая булып кыланды. Аннары кайтыр юлга чыккач: «Мине мондый җиргә кабат алып барма!»—дип елады.
Башка очрашыр урын тапмагач, үзебезнең техничка кичләрен контораны җыештырган арада, аның бүлмәсенә кереп утыра торган булдык. Болай очрашулар безне тагын да якынайта төште, ә Сания тормышка чыгудан һаман баш тарта: «Соңрак, соңрак, мин бит синеке, син дә минеке», — ди иде. Шулай кышны уздырдык. Май алдыннан өйләнешү хакында тагын сүз чыгардым, ул тагын сабырлык сорады һәм, отпуск алып, унбиш көнгә әниләре янына Стәрлетамакка кайтып китте.
Май бәйрәме вакытында иптәш егетем мине бер мәҗлескә алып барды. Анда мин тагын бер кыз белән таныштым. Кызый чибәр, үзе врач, үзе чая, Сания кайтып җиткәнче, мин моның белән тәмам мавыга яздым.
Сания каралып, суырылып кайтып керде, мин тагын өйләнешү турында сүз кузгаткач: «Мөдәррис, хәзер инде озак калмады, көзгә бергә булырбыз, әле минем туй ясап йөрер чагым түгел, сабыр ит!» — диде.
Минем ачуым килә башлады. Яратам, синеке генә, ләкин тормышка чыга алмыйм, имеш.
Шунда Мөдәррисне мин бүлдердем дә сорадым:
— Сәбәбен дә әйтмиме?
— Әйтми. Хәер, соңыннан ул миңа бераз ачылды: аның семьясында атасымы, әнкәсеме үлем түшәгенә егылган, шундыйрак хәл иде бугай...
Мөдәррис, эскәмиядән сикереп торып, кызу-кызу йөри башлады, аннары минем каршыма туктап дәвам итте:
— Сания белән без элеккечә очрашабыз, мин элеккечә үк аның толымнарын сүтеп үрәм, күкрәгемә кысам, иреннәреннән үбәм... Ләкин мин шул ук вакытта теге кыз белән дә күрешә идем... Тагын күпме вакыт узгандыр, мин Саниягә ультиматум куйдым: я хәзер үк безгә кайтабыз, я иртәгә мин башка кызга өйләнәм, дидем. Ул күзләрен тутырып миңа карап торды да: «Мөдәррис, нигә алай дисең? Яраткан кешеңне шулай мыскыл итү килешәмени? Син өйләнсәң, мин мәңгегә ялгыз башым калачакмын, бераз гына сабыр ит», — диде.
Иртәгесен мин Кәүсәрияне алып кайттым. (Теге врач кызның исеме шулай иде.)
Туй иттек, минем күңел бер дә борчылмады. Чөнки мин Сания намусына тап төшермәдем һәм минем күктә бер генә болыт та юк иде.
Көннәр әкренләп узып торды, Сания минем арттан йөрмәде һәм, инде тәмам оныттым дигәндә генә, бер кыз аша хат җибәрде...
Гранит стенага бәрелгән дулкыннар чәчрәдеме, әллә яңгыр яварга җыена идеме, — битләребезгә салкын тамчылар сибелде. Юк, яңгыр башлана иде булса кирәк. Без үз корпусыбызга таба тиз-тиз китеп бардык.
— Шушында гына утырып торыйк әле, — диде Мөдәррис, вестибюльгә кергәч мине туктатты. — Саниянең хатындагы сүзләрне мин әле бүген дә хәтерлим, — дип дә вам итте ул. — «Мин сине бик сагындым, — дип язган иде. — Баштарак акылдан шашам дип торам, йокыдан, тамактан калдым. Мин сине китапларда очрый торган олы җанлы кешеләргә тиңләгән идем һәм көтәрсең дип ышанган идем. Син андый кеше булып чыкмадың. Бәхетле бул!» — дип язган иде ул.
Минем җен ачуларым чыкты, тупас итеп җавап язарга дип, кесәмдәге ручкама сузылганда, хат китерүче кызның,, аскы иренен тешләп, сытылып елап утырганын күрдем:
— Сеңелем, ник җылыйсың? — дидем.
— Безнең апа авырды, аны больницага салдылар, — дип, ул үксеп үк җибәрде.
Мин борчылмадым. Бу дөньяда кем авырмый, кемне больницага салмыйлар! Димәк, сеңелесе икән. Әйе, шул ук күзләр.
Мөдәррис папирос кабызып, тирән-тирән итеп берничә тапкыр суырды да, көлен таш савытка коеп төшереп, тагын сөйләп китте:
— Бер еллап мин бик тыныч һәм бик рәхәт яшәдем. Хатыным Кәүсәрия Сания кебек үк чибәр булмаса да, ачык кеше, эштән кайткач, гөлдер-гөлдер килеп өйгә ямь биреп тора, әни-әти дә үзен ярата иде. Беркөнне ул эштән бик күңелсезләнеп кайтып керде. «Мөдәррис, нигә син миңа үзеңнең Фәхриева Сания белән яратышканлыгының әйтмәдең, ул кыз харап булган бит», — диде. Мин эсселе-суыклы булып киттем. Шушы көннән башлап минем күңелемдә тынычлык, тормышымда матурлык бетте. Сания тилеләр йортына эләккән икән. Ул анда бик матур итеп мин җырлаган җырларны җырлый, мин укыган шигырьләрне сөйли икән. Кәүсәрия больницага консультация белән барган булган. Сания, минем хатынны танып, аңардан минем белән очраштыруын үтенә башлаган. Әмма хатыным миңа аның белән күрешергә кушмады. «Белмәссең, ниятендә берәр усаллык ятса», дип куркытты. Шуннан соң Сания мине врачлар ярдәмендә бер тапкыр телефонга чакыртты. Ул мине күрешергә теләмәвем өчен шелтәләде, аңа бөтенләй хас булмаган рәвештә бик тупас сөйләште, ахырда кычкырып елап җибәрде. Минем күңелем жу итеп китте. Безне өзделәр.
Мөдәррис туктады, тәмәке төпчеген савытка төртеп, яңасын үрләтте. Тышта коеп яңгыр ява башлаган иде.
— Санияне Казанга күчерделәр, — диде ул. — Миңа Казан турында ишетү ләззәтле газап... Сезнең Казаннан икәнегезне белгәч, күңел җәрәхәтем тагын яңарды. Пыскып яткан ут тагын дөрләп китте. Сезне күргән көннән бирле, күңелем телгәләнә... Хәзер инде минем үземнең өч балам бар. Өчесе дә кыз бала бит! Аларның берсе белән шундый хәл булса, дөньяда ничек яшәмәк кирәк! — Ул бераз сүзсез утырды да:—Юк, хәзер мин үземне аңлыйм!— дип дәвам итте. — Саниянең бәхетсезлегенә фәкать мин генә гаепле. Яраткан кызымны мин икенчесен артыграк сөйгән өчен алмашмадым, ул врач булганга алмаштым. Ул врач, ә мин үзем урта белемле техник, ә Сания штукатурчы кыз иде... Минем күңел төбендә шул ятты, мин шуны истә тотып эш иттем, ләкин ул чакта бу хакыйкатьне ачкан кешенең мин башын сугып ярган булыр идем, чөнки бу фикер әле минем үзем өчен дә ачыкланып бетмәгән иде...
Мөдәррис, бик арыган кыяфәт белән, сөйләвеннән туктады да маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен кулы белән сөртеп атты. Шул вакыт ишек алдына автобус кайтып туктады, цирк караучылар, чыр-чу килеп, вестибюльгә йөгерешеп керделәр.
— Менәбезме? — дип, мин югары катка алып менә торган киң баскычка ымладым.
— Юк, мин әле бераз йөреп керәм, — диде Мөдәррис, коеп яуган яңгыр астына чыгып китте...