СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Динис Бүләков "Гомеркәйләр төш кебек".

1нче бүлек
Мәрфуга ике юл чатына җитте дә аптырап туктап калды. Кайсы юл бара икән Хәзинә авылына? Кыз як-ягына каранды, сораулы күзләрен көрәнсу ак яланга төшерде. Ләкин буш ялан, себергән буранның елап-чыңлап туй үткәрүенә кинәнеп, гамьсез генә ята бирде. Аның өчен дала уртасында ялгызы басып торган бу кыз бар ни дә, юк ни. Әйдә, теләсә кайсы юлдан атласын, янәсе, тик мондый буранда иркенәеп йөрмәсен...
Көн кичке якка авышкан инде. Җил көчәйгәннән- кочәя. Моны Мәрфуга пәлтәсе аша ук сизеп тора: салкын тәненә кагылу белән ул калтыранып китә. Аяклары да өши башлады. Бармак очлары чәнчеп-чәнчеп ала. Киез итек түгел шул, җылы итекләр генә киеп чыккан иде. Ә жылы итек шәһәрдә генә әйбәт ул. Нинди генә салкында да бер кибеттән икенчесенә кереп, автобустан төшүгә трамвайга утырып, туңганыңны сизмисең дә. Ә мондый юлда... Хәер, көннең кинәт бозыласын каян белсен ул?
Икеләнеп озак торырга ярамаганлыкны аңлый Мәрфуга. Кышның үз холкы. Якты күздә барасы җиреңә җитеп котылмасаң, кыр уртасында туңып калуың да бар. Төнлә юл табармын димә. Бигрәк тә чит якта. Ә кызның бу төбәккә үз гомерендә тәүге тапкыр аяк басуы. Хөснулла булмаса, һәм ул аны кил дип чакырмаса, бәлки, Хәзинә дигән авылның җир йөзендә барлыгын да белмәс иде ул. «Хәзинә... һе, тапканнар кызык исем... Шулай да кайсы юлдан китәргә икән?» Хөснулла станциядән авылының үзенә хәтле автобус йөреп тора дип язгач, бу турыда кызыксынмаган иде шул Мәрфуга. Хәзинәгә җиңел генә барып җитәренә ышанган иде ул. Хәтта болайрак итеп күз алдына да китерде: менә ул автобустан төшә, кулында кечкенә генә сумкасы. Купшы итеп бизәнгән-төзәнгән, шәһәрчә киенеп куйган. Башында пәлтәсенең якасы кебек чәшке бүрек. Кыскасы, килмәгән җире юк. Автобустан төшкәч, фырт кына итеп ике-өч адым атлаячак та, елмаеп, тирә-ягына күз ташлаячак, әйдә, бөтенесе дә күрсен аның нинди чибәр, сылу икәнлеген. Хөснулла үзе шушылай өйрәткән иде аңа. Өйрәткән иде дип, бик үтенгән иде. Хат артыннан хат язып, кабат-кабат күндерде ул. Менә шул Хөснулласы аны йөгереп килеп кочаклап алачак, бөтен кеше алдында күтәреп әйләндереп йөртәчәк. Җитмәсә, ул (монысына Мәрфуга ышана) үбәргә дип тә омтылачак, ләкин Мәрфуга аны матур гына итеп читкә этәр. «Соңыннан, җаным. Күрмисеңмени, күпме кеше күзәтә», — дияр. Юк, Хөснулла барыбер түзмәс, сырпаланырга гына тора ул...
Шуннан соңгысын Мәрфуга күз алдына китермәде. Аның өчен килеп төшү вакыйгасы мөһимрәк иде. Тәҗрибәсезлекме, әллә акылсызлыкмы бу? Хәер, бөтенесе дә яшьлектән килә торгандыр. Кем уйласын инде кинәт буран чыгар да, Хәзинәгә баручы автобус кире борылыр дип. Бәлки, Мәрфугага да, башка пассажирлар кебек (алары да инде өч-дүрт карт-коры), автобустан төшмәскә кирәк булгандыр? Анысын уйлап тормады шул, кешеләрнең кисәтүенә карамастан, сумкасын селти-селти, җәяүләп китте дә барды. Кыр юлы беленә, һич тә булмаса, юл читендә тезелешеп үскән әрем сабакларын карап та билгеләргә мөмкин аны. Болай чокыр-чакырлы урыннарга көрт нык салган, автобус шуларны үтә алмады. Ә Мәрфуга өчен бу җип- җиңел. Хәтта юл читеннән атларга да мөмкин. Кар күтәрә хәзер. Үткән атналарда такырайтып туңдырганнан соң, ялан пыяла кебек ялтырап ята. Алты чакрым ара яшь кеше өчен күпмени ул?
Тик менә юлның икегә аерылып китәсен башына да китермәгән иде Мәрфуга. Хәзер уйлап-уйлап торды да шуларның сулдагысы белән китте. Күпмедер үткәч туктады, артына борылып карады. Өшегән бит алмаларын учлары белән угалап алды, соңрак бармакларын тыны белән җылытты. Нигәдер аңа уңда калган юл Хәзинәгә алып барыр төсле тоелды. Чынлап та, ялгыш китәр дә йөрер дә йөрер. «Юк, кире борылырга кирәк».
Кыз юл чатына кабат килгәч янә икеләнде. Көчсезлегеннән күзләренә яшьләр килде. «Ичмасам, нигә Хөснуллага каршы алырга кушмадым икән?» — дип ачынды. Туңган аякларын бер-берсенә суккалады. Инде көн шак тый караңгыланган иде. Ни эшләргә белми торган Мәрфуганы трактор тавышы сискәндереп җибәрде. Кызның эченә җылы йөгерде. Әнә аның фараларының яктысы да күренә, алар караңгыда чыра яндырып болгаган кебек ялт- йолт итеп куя. Күрәсең, трактор кызу килә, чокырча кырда да әкренәеп тормый.
«Кайсы юлга борылыр икән трактор, — дип уйлады Мәрфуга, якынлашып килүче утларга өмет һәм ихтирам белән карап. — Хәзинәгәме? Шунда гына борылса ярар иде... Кабинасы, мөгаен, җылыдыр әле аның». Кыз тиз- тиз генә төзәтенеп алды, күз яшьләрен сөртте. Юл читендәге кар өеменең биегрәгенә менеп басты. Күрми үтеп китмәсеннәр, янәсе.
Трактор, аның янына җитү белән, ярсып килгән азау аргамактай туктап калды. Кабыргаларыннан — моторыннан әллә пар, әллә төтен бөркелде. Шул арада кабина ишеге ачылды, һәм майланып беткән күн башлык кигән трактористның башы күренде. Ул башта кызга аптырабрак карап торды, аннан соң башын чайкады.
—Күгәрченкәем, туңып үләргә чамалыйсыңмы әллә бу көндә, — дип, тәмәкесен пошкыртып сорады ул.
—Туңмаска иде дә бит, абый, — дип, өшегәнен сиздермәскә тырышып эндәште Мәрфуга. Үзе кәефе юклыгын сиздермәскә тырышса да, тавышы калтыранып чыкты.
Трактор такта белән тышланган чана таккан икән. Кар ябышкан олы брезент япманың чит-читләреннән ачылып, дистәләгән кеше башлары тышка сузылгач кына күреп алды моны Мәрфуга.
Теге кешеләр бөтенесе беравыздан:
—Әйдә, нигә катып торасың, утыр, болай да соңладык,— дип кычкырдылар.
Мәрфуга тәүдә утырырга дип кузгалган иде, янә егерме чакрым калды дип үзара сөйләшкәннәрен ишеткәч, туктап калды.
—Сез Хәзинәгәме соң?
Тракторист шунда ук тәмәкесен кар өстенә ыргытты.
—Бая ук шулай диләр аны... Без бит икенче якка... — Ул, кузгалырга әзерләнгән кеше кебек, тракторын гүелдәтеп алды. — Хәзинәгә юл әнә уң якка!..
Мәрфуга, сиздермәскә тырышып, күз төпләрен шыпырт кына сөртеп куйды.
Чанадагылардан берәү:
—Җәмәгать, мин аны, башлык кигәч, егет дип торам, ә ул кыз бала лабаса! — дип кычкырып җибәрде.
Шунда ук бөтен башлар яңадан калкынды.
—Чынлап та...
—Кара син аны, йөрәкле икән!
Тракторист та ишеген яңадан ачты.
—Туташ, кая юл тотам дидең әле? — дип кабатлап сорады ул бу юлы.
—Хәзинәгә бара идем лә мин...
Чанадагы бер хатын:
—Хәзинә эзләргә дипме? — дип аңламыйча, аптырап сорады.
Башкалар көлеште.
—Юк шул, сеңелкәш, без Хәзинәгә бармыйбыз, — диде тракторист, бу юлы гафу үтенгән кеше кебек. — Ул авылга күп калмый инде...
Кыз икеләнде. Чанада бая сөйләнгән хатын:
—Сылукай, әйдә безгә утыр да, иртәгә буран басылгач, кайтырсың авылыңа, — дип кызганып эндәште.
—Ай-Һай, Хәзинәгә бездән йөрүче булмаса, кайтып җитәрме икән? — дип аптырады ир кеше.
Шулчак баядан бирле эндәшмичә әлеге тамашаны күзәткән һәм чанадагылар арасында бүрегенең колакчынын төшермәгән бердәнбер ир трактористка сүз кушты:
—Нәрсә, дус кеше, әллә Хәзинәсенә илтеп куйыйкмы үзен, турыга чыгарбыз. Болай калдырып китү...
Кинәт тынып калдылар. Тракторист, үзегез хәл итегез, миңа барыбер дигән төсле, чанадагыларга ымлады. Моны күргән башкалар бөтенесе берьюлы гүелдәшергә тотынды:
—Кыз бала жәл инде, тик безнең юл да озын бит...
—Өйдәгеләргә бүген кайтырмын дигән идем...
— Куй инде,— диде чанадагы бердәнбер хатын-кыз,—сыерымны саудылармы икән, әйтеп тә китмәгән идем бит . әле.
Шунда карлыкканрак бер тавыш:
—Ә син, энем, алай бик әйбәт булгач, үзең генә озат та куй сеңелкәшне,— дип, бүрек колакчынын төшермәгән әлеге иргә төрттерде,— Иртәгә буран тынгач, утыз чакрымны җәяүле ат белән сыпыртып кайтып та төшәрсең.
—Ха-ха!..
—Үзен утыртканга рәхмәт әйтми бит әле.
—Нәрсә, энем, Хәзинәне бергә эзләрсез. Хи-хи!..
—Йә-йә, мин туйга ашыгам! — дип, трактористка кычкырды баягы карлыккан тавышлы кеше.— Бу адәм үзе дә ят кеше. Кая барганын белгән юк. Рәхмәт әйтер урынга...
Шулчак көрт өстенә — Мәрфуганың аяк астына — портфель килеп төште. Шуннан соң, озак тормыйча, баягы ир үзе җиргә сикерде. Ул бернәрсә дә эндәшмәде, трактористка кул селтәде: «Әйдә, китегез!»
Чанадагылар эшнең болай килеп чыгарын көтмәгән иде, ахры, үзара шаулашырга керештеләр. Трактор кузгалды, һәм бераздан аларның тавышы ишетелмәс булды.
—Искәндәр, — диде ир кеше, Мәрфугага кулын сузып. Аның күзләре ялтырап китте, ераклашкан тракторга янә бер әйләнеп карады да, Мәрфуганың кулыннан кечкенә сумкасын алып, эндәшми-нитми генә алга чыгып, эре- эре адымнар белән атлап китте.
Мәрфуга, бу таныш түгел кешегә төбәлеп, урынында күпмедер басып торды. Эре сөякле ир кеше артына да борылып карамыйча барды да барды. Ул да аякларына ботинка гына кигән. Бер кулында портфель, икенчесендә Мәрфуганың сумкасы. Шуларны селти-селти атлый. Читтән бу бик мәзәк күренә. Үзен Искәндәр дип таныш тырган бу кешегә Мәрфуга шикләнеп карады. Бигрәк тә аның бая трактор чанасыннан төшкәч күзләренең ялтырап китүе күңелен шомландырды. Чынлап та, берәр нияте булмаган кеше, җитмәсә, мондый буранлы көндә, кичкә табан, син дә мин утырып барган трактор чанасыннан икенче кешене озатырга дип төшеп каламыни? Килер дә бәйләнер, кычкырырмын да димә. Хәер, шушындый буш далада сине кем ишетсен дә, кем ярдәмгә килсен...
Мәрфуга бөтенләй кайгыга төште. Хәтта туңуы да онытылгандай булды. Искәндәргә иярергәме, юкмы? Әллә артка калыбрак кына барыргамы? Янәшәңдә тере кеше барлыгын тою аны бары тынычландыра төшә иде.
Бу вакыт эчендә Искәндәр әллә никадәр китеп өлгергән иде. Кара син аны, ичмасам, артына да әйләнеп карамый бит. Шулчак Мәрфуга сумкасындагы акчаларын исенә төшерде. Үзе белән мул йөртергә гадәтләнгән ул. Җитмәсә, юлга чыкканда акча бик кирәк. Ә-ә... теге кеше аның сумкасын бушатып икенче якка тайса? Бик булыр. Юкмыни кешеләр арасында этлек турында уйлап йөрүчеләр?
Мәрфуга кинәт, үзен-үзе белештермичә, алга ташланды. Кара син аны, туктап нидер эшли түгелме соң? Әллә, чынлап та, аның сумкасын актарамы? Мәрфуга, коты алынып, як-ягына каранды. Ичмасам, берәр карачкы булса иде. Бары тик буран уйнап торган тоныклана баручы карлы ялан. Шул гына... Кычкырудан да файда юк. Нигә инде ул Хөснуллага каршы алырга кушмады. Станциягә килеп торса, буласы да бит... Мәрфуга эчтән үзен-үзе тиргәде.
Искәндәр янына җитү белән, кыз алдануын тоеп шып туктады. Ир кеше аңа таба борылды. Ул бүрегенең колакчыннарын төшереп маташа икән. Портфель белән Мәрфуганың сумкасы кар өстендә тыныч кына ята.
—Иә, сылукай, нигә алай артта каласың? — дип эндәште Искәндәр, ихлас елмаеп. — Арыдыңмы әллә?
Мәрфуга, аның елмаюына ышаныргамы, юкмы дигәндәй, сак кына аңа якынлашты. Үзе Искәндәрдән күзләрен алмый. «Ул-бу була калса, тешләшергә кирәк», — дип уйлады эчтән генә. Шулай да ир кешенең бәс каплап өлгергән йөзе яктырып киткәндәй булды. Бер-берсе белән кушы лып ук диярлек беткән кашлар, ара-тирә ялтырап китүче үткер күзләр, кырлы борын, текә маңгай, калын иреннәр, гомумән, ир кешенең үз-үзен иркен, ышанычлы тотуы, хәрәкәтләрендә гайрәте ташып торуы Мәрфугада соклану тойгысы тудырды, әлбәттә. Әмма бу тойгының кире ягы да бар бит әле... Пычрак уйлы кешеләрне нәкъ шулай сурәтлиләр бит китапларда. Шулай да, җавапсыз калмас өчен:
—Аруын арымадым да ул... — дип эндәште Мәрфуга.
Менә Искәндәр бүреген кашларына тикле батырып киде.
—Исемең кем әле, сылу?
—Мәрфуга...
—Мәрфуга? Матур исем, борынгы исем. Шулай да, Мәрфуга сылу, кил әле якынрак, бит очларың өшегән бит. Кыз кешегә алай ярамас, кыз кеше һәрчак матур булырга тиеш.
Шушы сүзләрне әйтеп, Искәндәр перчаткаларын салды. Кызның тез буыннарына хәтле тотмас булды. Карышырлык хәле юклыгын аңлап, күзләрен йомды. Ул арада
Искәндәрнең кайнар сулышы битенә бәрелде. Менә теге кеше аны бер кулы белән муеныннан кочаклады. Икенчесе белән, кулыннан сигарет исе аңкытып, битләренә кагылды. Мәрфута коты алынып тартылып куйды һәм кычкырырга дип авызын ачты...
—Йә-йә, сылукай Мәрфуга, түз, хәзер бетә ул, — дип сөйләнде Искәндәр. Кызның бит очларын кар өтеп алды.
Мәрфута куркып күзләрен ачканда, теге, киң елмаеп, аңа карап тора иде.
—Менә булды да...
—Рәхмәт, — дигәнрәк сүз әйтте шикелле Мәрфута, битләрен тоткалап карады. Күңеле тынычланды. Искәндәргә тагы бер тутырып карап куйды. Тегесе һаман тын гына көлә. «Әллә ни карт та түгел икән, япь-яшь ир...» — дип уйлап куйды үзе.
—Хәзер менә болай итәбез. -— Искәндәр муеныннан киң, озын шарфын чишеп алды да, бәләкәй балаларга охшатып, Мәрфуганың авызын, борынын каплап, кысып артка бәйләп куйды.
—Куй, абый, кирәкми, — дип тарткалашты Мәрфуга.
—Тик кенә тор, — дип кырыс кына эндәшеп куйды Искәндәр. — Җылы сөяк сындырмый...
—Ә үзегез соң?
—Мин ир кеше, түзәрмен.
Шушы сүзләр белән Искәндәр Мәрфуганы җитәкләп алды.
—Хәзер әнә теге карачкыга хәтле йөгерәбез. Булдымы?
Мәрфуга, «әйе» дигәнне аңлатып, башын какты. Аңа да күңелле булып китте.
Йөгерә-йөгерә мышнап беткәч кенә адымнарга күчтеләр алар. Мәрфуга үзенең бөтен гәүдәсе җылынып киткәнен тойды. Хәзер аяклары да туңмый. Караңгы төшсә дә, ул үзендә курку сизми иде. Чөнки янәшәсендә атлап килгән Искәндәр бертуктаусыз кызыклы нәрсәләр сөйли. Бая аның турында начар уйлаганы өчен Мәрфуга үзен шелтәләп тә алды хәтта. «Искәндәр урынында аның Хөснулласы булса» дип хыялланды ул. Хөснулла да аның битләрен кар белән уар идеме икән? Уар иде, хәтта үбеп тә алыр иде. Ә бу агай... Мәрфуга, үз уеннан үзе оялып, Искәндәргә аз гына күтәрелеп карап куя. Тегесе моны сизә, янә елмая.
— Нәрсә, җылындыңмы?
—Хәзер җылындым,— дип ихластан җавап бирде Мәрфуга, һәм алар җиңел генә сөйләшеп киттеләр.
—Әйтәм бая төсләрең качкан иде.
«Синнән курыккан идем», — дип уйлады кыз, ләкин үзе:
—Туңган идем шул,— дип җавап бирде. Шуннан Искәндәргә борылып карады: — Абый, ә сез трактордан төшеп калганыгызга үкенмисезме?
—Үкенүдән хәзер файда юк. Берүзеңне калдырып китеп булмый бит инде.
Искәндәр кисәк Мәрфугага борылып карады. Аның күзләре шелтәле ялтырады. «Минем эшем юк идемени?» — ди иде карашлары. Кыз, кызарынып, башын түбән иде.
—Эш һәркемнең дә бар инде ул, сылу, — диде салкын тавыш белән ир кеше. — Беркем дә эшсез йөрми... Тик менә авылларда үз эченә бикләнеп яшәүчеләр еш очрый башлады. Дөньялары җитеш, акчасын да, игенен дә көрәп алалар. Андыйларның ишегалларында җиңел машина, бакчасында су сиптерү өчен электр насосы, өендә газ, суыткыч, телевизор... Җыеп әйткәндә, барысы да бар. Куа нып яшә генә. Ә рухи дөнья! Менә шул борчый мине. Аңлыйлар үз ихатасыннан читтәгене күрмәмешкә салыша. Кеше кайгысы өчен дә, шатлыгы өчен дә янмыйлар. Ваемсызлык, битарафлык... Әнә баягы трактор чанасында да бар иде алар...
Искәндәр тынды. Буран көчәйгәннән-көчәя. Инде иелебрәк атламасаң, бөтенләй барып булмый. Мәрфуга арый башлаганын сизә, тик сер бирергә теләми. Искәндәр белән янәшә атлый.
—Күп калдымы әле Хәзинәгә? — дип сорады Искәндәр.
—Әллә тагын, — дип җавап кайтарды Мәрфуга.
—Бәй, нәрсә, әллә тәүте килүеңме бу якка?
—Беренче генә шул.
—Әй сылукай Мәрфуга, — дип шаяртты Искәндәр. — Йөрәкле икәнсең...
«Хөснулла чакырды, өйләнешәбез», — дип әйтә алмый бит инде ул.
—Автобус йөреп тора дигәннәр иде. — Мәрфуга сүзне икенчегә борырга ашыкты.
—Мондый көндә автобус йөрми инде. Ә кемнәргә барасың? Кунаккамы?
—Кунакка. Апам Хәзинәгә күчеп килде, — дип күзен дә йоммый алдашты кыз. «Егетем янына барам, институттан соң шушы авылга эшкә җибәргәннәр иде, ике ел тулуын көтә. Соңрак Уфага күчәчәк», — дип, эченнән генә гафу үтенгәндәй, дөрес җавапны кабатлады үзе.
—Ә-ә, — дип баш какты Искәндәр. — Алайса, шушы авыл егетенә тормышка чыккан инде. Шулаймы?
Мәрфуга җавап урынына елмаеп кына куйды. Искәндәр һаман сорашуын дәвам итте:
—Ә үзең кайда яшисең?
—Уфада.
—Уфада?! Мин дә шунда яшим бит. Менә очрашу, ичмасам.
Искәндәр беренче тапкыр кычкырып көлеп җибәрде. Аның тавышы калын, көр, яңгыравыклы иде. «Әзмәвердәй гәүдәсенә таман гына», — дип бәяләде Мәрфуга. Үзе:
—Тегү фабрикасында эшлим, — дип өстәде.
—Ә мин — инженер. «Сельхозтехника»ның республика берләшмәсендә...
Алар шулай сөйләшеп килә торгач, ниндидер агачлыкка җиттеләр. Монда буран басыла төшкән иде. Аның каравы тирә-юнь дөм-караңгы. Юл тын. Аның хәзер чуерташ түшәлгән булуын белүе дә кыен. Әллә дөрес баралар, әллә юк. Адашып китмәсәләр ярый инде.
Күпмедер баргач, алар туктады.
—Тәк-тәк, — дип сөйләнде Искәндәр. — Бер чакрым үткәнбездер бит инде. Юнәлешне билгеләп алыйк әле...
Мәрфуга, адашып куймыйк тагын дип, куркуга төште. Эндәшмәде. Инде янә калтырана башлаган иде. Балтырлары туңды, буыннары катты. Шуларны бер генә сыйпап алырга иде дә бит. Ир кеше алдында уңайсыз.
—Дүрт чакрымда өч-дүрт өйлек авыл кисәге булырга тиеш. Ишетүемчә, калганнары Хәзинәгә күченеп беткән,— дип сөйләнде Искәндәр, якасын күтәреп. — Син белмисеңме, сылу Мәрфуга?
Кыз сизеп тора: Искәндәр аның киңәшенә мохтаҗ түгел, шулай да аның күңелен күрергә тырышып сорый.
—Юк шул, — дигән булды Мәрфуга. Үзенең иреннәре калтыранды.
—Түз азрак, хәзер табабыз аны. — Ул, якын килеп, Мәрфуганы иңбашыннан кочаклап алды. — Бәй, бәй, син бөтен гәүдәң белән калтырыйсың икән... Яхшы түгел. Кил әле, үзеңне җылытыйм... — Шушы сүзләр белән Искәндәр пәлтәсенең төймәләрен ычкындырды. Кызны көчле куллары белән аркасыннан тотып күкрәгенә кысты һәм пәлтәсе белән яңадан каплады. Йон свитер җылы, Мәрфуга битен шуңа терәү белән тынычланды. Бераздан гәүдәсе калтыранудан туктады. Ул җылынып китте. Искәндәр аны сабый бала кебек селкетеп, тибрәндереп торды.
...Янә алга атладылар. Икесе дә шактый ук туңганнар иде. Ниһаять, ниндидер бер каралтыга килеп төртелә язгач кына, кыюсыз янган ут күреп алдылар. Якынрак баргач, бу утның мунча кебек кенә кечкенә өйнең тәрәзәләреннән төшүче унлы лампа яктысы икәнлегенә ышандылар. Икесе дә җиңел итеп сулыш алдылар.
—Килеп җиттек, — диде Искәндәр, өс-башын каккалап.
—Хәзинәме? — Мәрфуга күңеленнән Хөснулла яшәгән фатирны күзаллады. Ләкин Искәндәр аңа карап мут кына елмаеп куйды.
—Хәзинә шул. Хәзер апаларыңа кунакка барабыз, — дип шаяртты. Үзе шунда ук җитди итеп өстәп куйды: — Бу теге күченүчеләрдән калган дүрт өйнең берсе инде. Башка барып булмас, җылыга керик. Анысы якты күздә...
Мәрфуга, күңеленнән бик тә Хәзинәгә җитәсе килсә дә, бу буранлы төндә ары бару акылсызлык икәнлеген аңлап, Искәндәрнең тәкъдименә бик тиз риза булды. Җитмәсә, нык арыган, туңган иде ул.

Хикәянең ахыры 2 нче бүлектә.